Урман

№ 91

Алсу ШӘМСЕТДИНОВА,

Казандагы 177 нче лицейның I квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы

(III сыйныф. Татар теле дәресе)

Максат:

1.      Укучыларда урман темасына кагылышлы сүзләрне сөйләмдә дөрес куллануны камилләштерү; кыргый хайваннарны, агачларны, үсемлекләрне аера, белергә өйрәтү

2.      Балаларның сөйләм телен, логик фикерләү сәләтен үстерү

3.      Укучыларда укуга кызыксыну, урман һәм анда яшәүчеләргә карата җылы мөнәсәбәт уяту, файдалы үләннәргә сакчыл караш тәрбияләүне дәвам итү.

Планлаштырылган нәтиҗәләр:

Шәхескә кагылышлы нәтиҗәләр: сөйләмеңне камилләштерергә омтылу; урман хайваннарын ярату; төркемнәрдә эшләгәндә бер-береңә игътибарлы булу; җаваплылык хисе булу.

Метапредмет нәтиҗәләр:

Танып белү УУГ: уй-фикерне әйтмә формада аңлап һәм ирекле оештыру.

Коммуникатив УУГ: үз фикереңнене төгәл җиткерә һәм дәлилли белү; татар теле грамматикасы нормаларына туры килерлек итеп сөйләү

Регулятив УУГ: уку мәсьәләсен куя, максатны билгели, эшне планлаштыра белү, эшчәнлеккә үзбәя

Предмет нәтиҗәләр:урман лексикасына караган сүзләрне тану;ишетеп аңлый; сүзләрне дөрес әйтә, сөйләмдә куллана белү

Дәрес тибы: кабатлау дәресе

Җиһазлау:Фәтхуллова К.С. Татар теле һәм уку китабы: рус телендә башлангыч гомуми белем бирү мәктәбе 3нче сыйныфы өчен дәреслек (рус телендә сөйләшүче балалар өчен): ике кисәктә. – Казан: Татар.кит. нәшрияты,  2013.; smart такта, презентация, карточкалар, кәрзин.

I. Оештыру, мотивлаштыру (1 нче слайд)

Исәнмесез, укучылар! Барыгызга да уңышлы эш көннәре телим.Матур итеп утырдык. Дәресебезне башлыйк.

Фонетик зарядка(2нче слайд)

– Укучылар,хәзер игътибар белән тыңлыйбыз һәм кабатлыйбыз.

Җе-җе-җе-Җәмилә белән Энҗе

Җи-җи-җи-Наҗия белән Таҗи

Җә-җә-җә-Җәмилә җиләк җыя

Җы-җы-җы-җәен бик җылы/

II. Актуальләштерү

1.Сорауларга җавап бирү

– Хәзер мин сезгә сораулар бирәм, ә сез игътибар белән тыңлап җавап бирегез.

– Синең исемең ничек?

– Сиңа ничә яшь?

– Син ничәнче сыйныфта укыйсың?

– Син ничәнче лицей укучысы?

– Син кайда яшисең?

– Бүген ничәcе?

– Атнаның ничәнче көне?

– Хәзер елның кайсы вакыты?

– Көз көне кәрзиннзргә нәрсә җыялар?(Смарт -1 нче слайд )

– Ә без сезнең белән бүген кәрзиннәргә сүзләр  җыярбыз.Беренче кәрзиннең исеме – Белем көне. Икенче кәрзиннең исеме – Сәламәтлек. Өченче кәрзиннең исеме юк эле. Сез уйлый торыгыз, соңыннан әйтерсез.

сүзлек, китап, дәрес, яза; дару,авырган, табиб, сызлый; чыршы, нарат, каен, имән.

(Ике укучы тактага чыга, беренче һәм икенче кәрзиннәргә сүзләр җыялар. Өченче кәрзиннең сүзләре кала.)

– Сүзлек, китап, дәрес, яза сүзләрен ни өчен Белем көне исемле  кәрзиненә салдың?

– Дару,авырган, табиб, сызлый сүзләрен ни өчен Сәламәтлек исемле кәрзингә салдың?

– Чыршы, нарат, каен, имән –болар нәрсәләр?

– Алар кайда үсәләр?

– Шулай булгач, өченче кәрзинебезнең исеме ничек булачак?

– Бүген без сезнең белән нәрсә турында сөйләшербез?(Урман)

– Ә нәрсәгә өйрәнербез?

(Урман турында җөмләләр төзергә, бер –беребезгә сораулар бирергә, урман турында сөйләргә.)

– Әйе, бик дөрес, укучылар!

Белем һәм күнекмәләрне ныгыту (3-10нчы слайдлар)

1.Сүзлек өстендә эш. Урман темасына сүзләрне искә төшерү.

– Укучылар, бүген безгә дәрестә нинди сүзләр кирәк булыр икән? Аларны белүөчен хәзер без ребуслар чишәрбез.

– Укучылар, без бу сүзләрне беләбезме? Әйдәгез әле тәрҗемәләрен табыйк.(Русчадан татарчага,татарчадан русчага тәрҗемәләрен табалар, сүзләрне кабатлыйлар.)

Сайрыйлар–поют

урман табибы – лесной доктор

тукран –дятел

һава –воздух

саф,чиста – чистый

сакларга кирәк –надо беречь

файдалы үләннәр – полезные травы

поши – лось

җыя – собирает

2. “Кем өлгер ?” уены (Укучылар смарт тактада сүзтезмәләр төзиләр)смарт-2 нче слайд

Хәзер  “Кем өлгер ?” уены уйнап алабыз. Сез бирелгән сүзләргә туры килерлек сүзләрне сайлап, аларны янәшә куерга тиеш буласыз.

…  урман

…. үләннәр

…  һава

… хайваннар

… кошлар

… агачлар

… чәчәкләр

3. “Чылбыр” уены(11-17 нче слайдлар)

– Алдагы уен “Чылбыр” уены дип атала.Сез бирелгән сүзләрдән җөмләләр төзергә тиеш буласыз.

1)Урманда агачлар,чәчәкләр, үләннәр үсә.

2)Урманда чыршы, нарат, каен,имәннәр күп.

3)Әбием урманда файдалы үләннәр җыя.

4)Урманда кыргый хайваннар яши.

5)Урманны сакларга кирәк.

6)Урманда урман табибы тукран яши.

3.Текст өстендә эш(аудирование-18 нче слайд)

– Мин сезгә аудиобирем тәкъдим итәм. Текстны игътибар белән тыңлыйбыз. Ә соңыннан мин сезне тикшереп карыйм. Без сезнең  белән яраткан уеныбызны уйнарбыз. “әйе”, “юк”(19 нчы слайд)

Бу-урман.Урманда агачлар,чәчәкләр,үләннәр үсә. Анда чыршы,нарат, каен, имән агачлары күп.Әбием урманда файдалы үләннәр җыя. Анда  кыргый хайваннар да бар. Болар:аю,бүре, куян, төлке, керпе, поши.Урманда төрле кошлар сайрый.Анда урман табибы тукран яши. Урманның һавасы саф,чиста. Аны сакларга кирәк!

– Текстны аңладыгызмы? Текст нәрсә турында?

– Урманда агачлар,чәчәкләр үсә.(әйе)

– Урманда чыршы, нарат, каен, имән агачлары үсми.(юк)

– Урманда йорт хайваннары яши.(юк)

– Бүре, аю, куян, төлке, поши –кыргый хайваннар.(әйе)

– Урманда кошлар сайрый.(әйе)

– Керпе-урман табибы. (юк)

– Урманның һавасы саф,чиста.(әйе)

– Урманны сакларга кирәк.(әйе)

2)Текстны укып чыгу.(20 нче слайд)

3)Бер укучыдан текстның русча эчтәлеген сөйләтү.

4.Физкультминутка

Укучылар,ә хәзер әйдәгез бераз ял итеп алыйк. (Җыр җырлау)

Ла-ла-ла-ла-ла! 
Эх күңелле урманда!
Аю йөри лап-лап-лап,
Куян сикерә һап-һап!
Тиен чикләвек ашый,
Керпекәй гөмбә ташый.
Тик бүре генә елый —
Биек айга менә алмый.
У-у-у!

–Хәзер матур итеп утырдык, дәресебезне дәвам итәбез .

5.Диалогик сөйләм күнекмәләрен формалаштыру. (Төркемнәрдә эш)

 Төркемнәр арасында бер-берсенә сораулар бирү.

 Укучылар сезнең алда әле генә тыңлап узган текст. Әйдәгез әле текстны бер кат укып чыгыйк.  Хәзер төркемнәрдә эшлибез. Беренче төркем икенче төркемгә сорау бирә, икенче төркем җавап бирә.

6. Скажи, что уены

 Бу уенның биремнәре менә шушы кәрзиндә. Хәзер һәр укучы берәр бирем ала.

-В лесу живут дикие животные.

-В лесу растут дубы, берёзы, сосны и ели.

-В лесу чистый воздух.

-Лесной доктор дятел живет в лесу.

-В лесу живут волки, медведи, лисы, зайцы, ежи и лоси.

-В лесу собираем ягоды, орехи, грибы.

-Моя бабушка в лесу собирает полезные травы.

-Надо беречь лес!

-В лесу растут травы, деревья, цветы.

— Перед лесом есть поляна.

 — В лесу поют птицы.

— В лесу не живут домашние животные

7.Монологик сөйләмне камилләштерү(Төркемнәрдә эш. -22 нче слайд)

1)Бирелгән җөмләләрдән һәр төркем үзенең текстын төзи һәм укый.

         Кичә мин әбием белән урманга бардым. Анда саф һава. Агач башларында кошлар сайрый,тукран тукылдый. Әбием урманда файдалы үләннәр җыйды. Болар: сары мәтрүшкә, мәтрүшкә, кычыткан һәм гөлбадран.Сәламәтлек өчен файдалы үләннәрне җыярга кирәк.

2) Берничә укучыдан төрле рәсемнәр буенча урман турында сөйләтү

Рефлексия(смарт 3нче слайд)

-Укучылар,безнең дәресебез ахырына якынлаша. Әйдәгез белемнәребезне бәялик әле.Хәзер без сезнең белән агачны төрле төстәге яфраклар белән бизәрбез.

Йомгаклау

-Укучылар, мин сезнең белән бик  канәгать. Сезгә бары тик әфәрин дип кенә әйтергә кала. Ә бугенге дәрескә укучылар көз сезгә урманнан күчтәнәч җибәрде. Бер кәрзин алмалар.

-Укучылар, шушы рәсемдәге кебек  көннәрегез һәрвакыт аяз, якты булсын.

Дәресебез тәмам. Саубулыгыз.(28 нче слайд)