Урман – зур байлык
Гөлнур МОСТАФИНА,
Казан шәһәре Мәскәү районының КФУ каршындагы Ш.Мәрҗани исемендәге 2 нче татар гимназиясенең мәктәпкәчә яшьтәге төркемнәрендә эшләүче тәрбиячесе
Балаларны Татарстан урманнарында яшәүче җәнлекләр белән таныштыру, табигатьнең гаҗәеп бер сихри дөнья булуын төшендерү һәм аңа сакчыл караш тәрбияләү, табигать кочагында үз-үзеңне дөрес тоту кагыйдәләрен ныгыту, сүзлек запасын баету һәм сөйләм телен үстерү максаты белән мин мәктәпкә әзерлек төркемендә экология темасына бер шөгыль үткәрдем. Ул түбәндәгечә оештырылды.
Шөгыльгә алдан ук әзерлек эшләре алып барылды, балаларга кайбер сүзләрнең мәгънәләре аңлатылды (мәсәлән, җир-ана, табигать, тыю, кислород, кыштырдавы, тукылдавы һ.б.) Урманда яшәүче кыргый җәнлекләр турында рәсемнәр, слайдлар булдырылды, хикәяләр укылды, кошлар тавышы тыңланылды. Табигать, кошлар, җәнлекләр турында шигырьләр, табышмаклар өйрәнелде.
Шөгыль барышы
(Урман шаулавы, кошлар сайравы яздырылган язма уйнатыла. Шул көйгә балалар әкрен генә бүлмәгә керәләр.)
Тәрбияче.
Әйдәгез, урманга
Һәм кырга,
Табигать китабын
Укырга.
Бу китап гаять зур,
Гаять бай.
Анда бар: Җир, Су, Күк, Кояш, Ай.
(Җ.Тәрҗеманов)
– Балалар, без сезнең белән бүген табигать кочагына сәяхәткә барырбыз. Ә иң элек менә шушы паннога игътибар белән карагыз. Әйтегез әле, безнең урманга нәрсәләр җитми?
Балалар. Җәнлекләр җитми.
Тәрбияче. Сез нинди урман җәнлекләрен беләсез?
Балалар. Аю, бүре, төлке, куян, тиен, керпе…
Тәрбияче. Әйе, тагын кабан дуңгызлары һ.б. Бу җәнлекләр Татарстан урманнарында да яши. Инде җәнлекләргә урманда үз урыннарын алырга булышыйк. Моның өчен җәнлекләр турында өйрәнгән табышмакларны искә төшерергә кирәк. (Балалар табышмаклар әйтешәләр һәм һәр җәнлекнең рәсемен паннога урнаштыра баралар.)
- Ул өстенә җәй дә, кыш та
Энәле күлмәк кия.
Шулай да аны әнкәсе:
“Йомшагым”, – дип сөя. (Керпе)
- Урманнан чыгар,
Корсак асты чуар.
Койрыгы сырлы,
Хәйләсе күптөрле. (Төлке)
3.Төсе соры, ләкин бүре түгел,
Зур колаклы, куян да түгел,
Тоягы бар, ат түгел.
Урманда яши, печән ашый. (Поши)
- Кош түгел, оча,
Ябалактан курка,
Чикләвекне ярата,
Сызгырса, урманны яңгырата. (Тиен)
- Сорыдыр төсе,
Үткендер теше,
Урманда йөри,
Бозаулар эзли. (Бүре)
- Җәен урманга патша,
Җиләкләр, бал ярата.
Кышын кардан да аста,
Кыш буе йоклап ята. (Аю)
- 7. Җәен соры, кышын ак,
Аңа шулай яхшырак. (Куян)
Тәрбияче. Менә хәзер урман инде моңаймас,ул ятим түгел, җәнлекләрнең барысы да үз урыннарын алды. Әйдәгез әле, балалар, урманның эченәрәк үтик. Беренче карашка урман тып-тын. Ул бөтенләй буш кебек. Ә инде игътибар белән карасаң, колак салып тыңласаң, урманда тормыш кайнап тора. Ул күп катлы йорт кебек: нәрсәләр генә юк анда. Әйдәгез, урман авазларын, кошлар сайравын тыңлыйк. (Язма куела.)
Ишетәсезме, урманда әнә ничек матур итеп кошлар сайрый, агачлар шаулый, керпеләр кыштырдый. Анда һәрнәрсәнең үз урыны, үз эше бар. Мисал өчен яфрак кортын гына алыйк. Ул яфракта яши, әкрен генә шуыша, үзе, бик тәмләп, үткен тешләре белән яфрак кимерә. Җирдә тычкан да үз эше белән шөгыльләнә. Бодай башакларын оясына ташый, шулай итеп, ул үзенә кышка азык әзерли. Ә агач кайрысы астында агач корты тамак туйдыра. (Тәрбияче панно буенча сөйли.)
Күптөрле җәнлекләр, бөҗәкләр агач, үлән, яфраклар белән туклана. Ирек куйсаң, урманны юкка чыгарырлар сыман. Ләкин бу – алай түгел, чөнки төрле үткен күзләр урманга зарар китерүчеләрне күзәтеп кенә торалар. Песнәк, мәсәлән, ботактан-ботакка күчеп, яфрак кортын чүпли. Ләтчә исә тычкан оясын сагалый.
Ә агач башында тукран, башын кыңгыр салып, колакларын агачка куеп, нидер тыңлый, аннары көчле томшыгы белән агачны тукылдата башлый. Ул шулай итеп кайры астындагы бөҗәкләрне чүпли, агачны дәвалый. Тукранны “урман табибы”диләр. Ә ләтчә, песнәк, тукраннарны башка – зуррак “аучылар” күзәтә. Лачыннар, карлыгачлар вак кошларны эзәрлеклиләр, ә ләтчәне төнлә белән ябалак аулый. (Тәрбияче боларның барысын да рәсемнәрдә күрсәтеп, аңлатып сөйли, аннары тактада рәсемнәрдән туклану чылбыры төзи.)
Тәрбияче. Карчыгаларга – песнәкләрсез, песнәкләргә – яфрак кортларыннан башка, ә яфрак кортларына яфраксыз тормыш итүе авыр, чөнки аларның барысына да тамак туйдыру, яшәү өчен урман кирәк. (Балалар мөстәкыйль рәвештә туклану чылбыры төзиләр. Һәркайсына рәсемнәр конверт белән өстәлгә куелган.)
Тәрбияче. Табигатьтә җәнлекләр, кошлар, үсемлекләр дә бер-берсеннән аерым яши алмый. Әгәр экология чылбырыннан үсемлекләрне алып ташласак, нәрсә булыр иде?
Балалар. Бөҗәкләр җәнлекләр үлеп бетәр иде.
Тәрбияче. Әгәр кошларны алып ташласак?
Балалар. Бөҗәкләр күп үрчеп, үсемлекләрне юк итәр иде.
Тәрбияче. Әгәр бәҗәкләрне алып ташласак?
Балалар. Үсемлекләр, чәчәкләр серкәләнмәячәк, шуңа күрә үсемлекләрнең җимешләре, орлыклары да булмаячак.
Тәрбияче. Балалар, үсемлекләргә үсәр өчен нинди шартлар кирәк?
Балалар. Су, һава, кояш кирәк.
Тәрбияче. Шулай булгач, инде туклану чылбырының үзәк өлешенә кояшны куегыз. Кояш – яшәү чыганагы. Ә хәзер, әйдәгез, торып басыйк та, кояшка мөрәҗәгать итик.
Балалар.
Кояш, син баш өстемдә яктыртасың,
Кош-кортларга, җәнлекләргә яшәү көче бирәсең,
Су, син җир-ананы юасың.
Мин – кеше – табигатьнең бер өлеше,
Мин яшәү өчен җаваплы.
Тәрбияче. Балалар, мин сезгә бер табышмак әйтәм, уйлап карагыз әле.
Без нәрсә эшләп армыйбыз?
Балалар. Сулыш алып, һава сулап армыйбыз.
Тәрбияче. Сез беләсез инде, урманда сулыш алуы да иркен. Ни өчен?
Балалар. Агачлар кислород бүлеп чыгара. Шуңа урманда һава саф, чиста сулавы иркен.
Тәрбияче. Урман ул – кислород чыганагы гына түгел, ә матурлык, гүзәллек чыганагы да. Шуңа инде шагыйрьләр яшел урман турында матур-матур шигырьләр иҗат иткәннәр. Шуларның берничәсен искә төшерик әле. (Балалар урман турында белгән шигырьләрен сөйлиләр.)
Тәрбияче. Урманнар – безнең зур байлыгыбыз. Аларны сакларга кирәк. Тик кайбер кешеләр моны онытып җибәрә. Ә хәзер табигатьтә үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен искә төшереп үтик.
Балалар.
– Агачларны сындырмаска!
– Чәчәкләрне өзмәскә, үләннәрне таптамаска!
– Кырмыска ояларын туздырмаска!
– Урманны чүпләмәскә! (Балалар санап чыгалар.)
Тәрбияче. Шуның белән шөгылебез ахырына якынлашты.