Урман җәнлекләре бүләкләре

№ 128

(Икенче кечкенәләр төркемендәге балалар өчен көз бәйрәме сценарие)

Гөлфия ШӘРАПОВА,

Казандагы 28 нче катнаш төрдәге балалар бакчасының I квалификация категорияле музыка җитәкчесе

Катнашучылар: төлке, куян, керпе рольләрен мәктәпкә әзерлек төркеме балалары башкара.

Алып баручы – тәрбияче.

Бәйрәм барышы

(Балалар күңелле көй астына залга керәләр, түгәрәккә басалар.)

Алып баручы. Балалар, без бүген сезнең белән зур бәйрәмгә җыелдык. Табигатьтә барлык үсемлекләр, әйтерсең лә, берсеннән-берсе матуррак күлмәк кигән: агачларда сары-кызыл яфраклар.

Менә җәй дә үтеп китте,

Көз айлары килеп җитте.

Бала-чага бик шатлана,

Балалар (бергә).Көзге бәйрәм башлана!

Алып баручы.

Ясыйк матур түгәрәк,

Җырлап алыйк бергәләп.

(«Көз килде» җыры (Г.Шәрапова сүзләре һәм көе) башкарыла.)

«Көз» темасына физкульминутка

Алып баручы.

Йә, балалар, сөйләгез,

Ничек итеп килә көз?

Балалар.

Кошлар очты көньякка –

Канат кагып, еракка. (Кулларын кошлар канатлары кебек болгыйлар.)

Алып баручы.

Аюлар өн казыды,

Бик тирән итеп базны. (Җир казу хәрәкәтләрен ясыйлар.)

Алып баручы.

Балыклар да тындылар,

Су төбенә чумдылар, (Чүгәлиләр.)

Алып баручы.

Агачлар ялангачлар,

Җилләрдә чайкалалар. (Кулларын өскә күтәреп чайкыйлар.)

Алып баручы.

Тик безгә күңелле көз –

Без урманда йөрибез! (Йөрү хәрәкәтләре белән.)

Алып баручы. Бу урманда нәрсәләр яши икән? Әйдәгез әле, утырып карыйк!

(Балалар урыннарга утыра. Музыка яңгырый, төлке чыга.)

Төлке.

Мин – төлке! Килдем сезгә

Бәйрәмне матурларга.

Кәрзинемдә бүләкләр –

Кызыл, сары яфраклар!

Аларны кулга алып

Бергәләп биеп алыйк!

(«Яфраклар белән бию» (Ф.Шәймәрданова көе) башкарыла.)

Алып баручы.

Биюебез булды әйбәт,

Яфраклар өчен …

Балалар. Рәхмәт!

Төлке. Сәламәт булыгыз! Ә миңа китәргә вакыт җитте. Сау булыгыз, балалар!

Балалар. Сау бул, төлке!

(Төлке китә. Куян көе яңгырый.)

Алып баручы. Балалар, ишетәсезме, безнең яңга тагын бер кунак килә! Колаклары сөңге-сөңге, аяклары дөңге-дөңге. (Хәрәкәтләрен күрсәтеп сөйли.) Нәрсә ул?

Балалар. Куян!

(Куян килеп керә.)

Куян. Исәнмесез, балалар!

Алып баручы (балалар белән бергә). Исәнме, куянкай!

Алып баручы. Ә без бит синең турында шигырь беләбез. Әйдәгез әле, балалар, куянны сөендереп, сөйләп бирик! (Балалар хәрәкәтләр күрсәтеп, Н.Исәнбәтнең «Куян» шигырен сөйлиләр.)

Әй, куян, куян,

Кечкенә генә.

Бик йомшак кына,

Бик куркак кына.

Ике колагы

Озынкай гына.

Аягы җиңел,

Мамыктай гына.

Куян.

Рәхмәт, балалар! Килдем сезгә

Бәйрәмне матурларга.

Кулчатыр кулларымда,

Әйдә, дуслар, уйнарга!

Алып баручы.

Кояш нурларын сипсә,

Без чыгабыз уйнарга!

Күңелле итеп биибез,

Урман буйлап йөрибез. (Йөрү хәрәкәтен күрсәтә.)

Болыттан тамчы тамса,

Көзге яңгыр башланса,

Кулчатырны алабыз

Һәм астына качабыз! (Кулчатырны ачып, качып күрсәтә.)

(«Кояшкай һәм яңгыр» уены уйналав.)

Алып баручы.

Уеныбыз булды әйбәт,

Кулчатыр өчен …

Балалар. Рәхмәт!

Куян. Сәламәт булыгыз! Ә миңа китәргә вакыт җитте. Сау булыгыз, балалар! (Куян китә.)

Алып баручы.

Ә сукмакта, сукмакта

Гөмбәле кәрзин тора!

Кем урман буйлап йөргән

Һәм кәрзинен югалткан?

Балалар, әйдәгез, бергәләп шалтыравыкны яңгыратыйк әле! Бәлки, кәрзиннең хуҗасы безне ишетеп килер.

          («Шалтыравык» дигән җыр (М.Бикбова сүзләре көе) яңгырый.)

(Керпе килеп керә.)

Керпе. Исәнмесез!

Алып баручы (балалар белән бергә). Исәнме, керпекәй!

Керпе.

Урманда озак йөрдем,

Кәрзинемне югалттым.

Матур көйне ишеттем,

Ашыгып, йөг(е)реп килдем!

Алып баручы. Кайгырма, керпекәй! Менә синең кәрзинең!

Керпе.

Мин сезгә рәхмәт әйтәм,

Зур гөмбә бүләк итәм!

(Зур гөмбәне кулга алып, алып баручыга тапшыра.)

Алып баручы.

Бу гөмбә – ул тылсымлы,

Эче бик тәмле, баллы!

(Гөмбәне ачып, кәнфитләрне чыгара һәм керпе белән балаларга тарата)

Алып баручы.

Бүләгең булды әйбәт,

Керпе, сиңа зур …

Балалар. Рәхмәт!

Алып баручы. Ә безгә урманнан кире балалар бакчасына кайтырга вакыт җитте.

Балалар белән бергә. Сау бул, керпекәй!

Керпе. Сау булыгыз, балалар!

(Күңелле көй яңгырый, балалар, татлы кучтәнәчләр тотып, музыка залыннан чыгып китәләр.)