«Урман җәнлекләре бездә кунакта»

№56

(Башлангыч сыйныфлар өчен инглиз теленнән дәрес эшкәртмәсе)

Гөлчәчәк ГАЯНОВА,

Лаеш районы Имәнкискә урта мәктәбенең I квалификация категорияле инглиз теле укытучысы

Максат. Инглиз телендә урман  җәнлекләренең исемнәрен дөрес әйтелешен актуальләштерү һәм системалаштыру. Укучыларның инглизчә сөйләм телен үстерү. Уен аша инглиз сөйләм телен үстерү барышында балаларның                     юл йөрү кагыйдәләрен белүләрен ныгыту, белмәгәннәрен формалаштыру, терек табигатькә мәхәббәт тәрбияләү.

Җиһазлау. Магнит тактасы, юл йөрү кагыйдәләренә нигезләнгән плакатлар, схема-карта, рәсемнәр, магнитофон, телеграмма, яшелчә, җиләк-                 җимешләр муляжы, урман җәнлекләре  сурәтле уенчыклар.

Предметара бәйләнеш: татар теле, рус теле, инглиз теле, ТИН, сынлы сәнгать, музыка.

Дәреснең төре: гомумиләштерү дәресе.

Дәрес барышы

Укытучы. Исәнмесез, балалар! Кәефләрегез ничек? Good morning, boys and girls. How are you?

Балалар. Hello! We are fine thanks.

Укытучы. Бик яхшы, дисезме?! Димәк, дәресебезне башлап җибәрергә дә була. Әйдәгез әле, үзебезнең традицион җырыбызны җырлап алыйк әле. («Say hello» җыры җырлана.)

(Ишеккә кемдер шакый.)

Укытучы. Туктагыз әле, сыйныф ишеген кемдер шакый, дәрес вакытында кем йөрер икән болай борчып?

(Ишектән урман җәнлекләре булып киенгән балалар  керә.)

Җәнлекләр. Исәнмесез, исәнмесез. 

Балалар. Hello, hello.

Укытучы. Сез кемнәр?

Җәнлекләр. Үзебезнең Имәнкискә урманыннан без: бүре, куян, төлке, тиен…

Балалар. I am а wolf. I am а rabbit. I am а squirrel. And I’m а fox.

Укытучы. Ник болай дәресне бозып йөрисез монда?

Куян. Безгә сезнең ярдәмегез бик кирәк иде, сездән башка эш харап.

Укытучы. Яхшылап аңлатыгыз әле, нинди ярдәм кирәк иде соң?

Керпе. Урман почтасына бер телеграмма килеп төште, без, барлык урман җәнлекләре, җыелышып баш ватсак та, аңлый алмадык. Ярый әле, саескан ярдәмгә килде, сезнең янга килергә киңәш итте. «Алардан башка бу тирәдә әлеге  сүзләрне аңлаучылар булмас, ярдәм итсәләр, алар гына ярдәм итәр», – диде ул. Шуннан-шул, сезнең янга килергә булдык. Бәлки, укучылар безгә ярдәм итә алыр?!

Укытучы. Нишлибез соң, балалар, ярдәм итеп карыйбызмы?

Балалар. Ярдәм итәбез, ярдәм итәбез.

Укытучы. Ягез, телеграмманы укып күрсәтегез әле, нәрсә диелгән анда?

Төлке. Әйттек бит инде, берни дә аңлый алмыйбыз дип, инглиз телендә икән ул, сезнең ярдәмгә генә өмет итәбез.

Укытучы.  Әйдәгез, балалар, телеграмманы тәрҗемә итеп карыйк әле.

Телеграмма.

Dear friends!

We invite you to visit London. You can find the way only

 looking on the  map. Animals from the zoo. (Балалар телеграмманы тәрҗемә итә.) «Кадерле дусларыбыз! Сезне Лондон шәһәренә кунакка чакырабыз. Ничек килергә икәнне сызымнан укып белерсез. Зоопарк җәнлекләре.»

Укытучы. Менә аңладык та, инде сезгә хәерле юл телисебез генә калды.

Балалар. Сау булыгыз!

Куян. Ә инглизчә ничек була соң сау булыгыз дигән сүз? Лондонга  баргач, дусларыбыз белән саубуллашканда әйтә белергә кирәк булыр бит.

Балалар. Good bye! Bye-bye!

Тиен. Әй, баш та инде үзеңдә, Куянкай! Безнең Лондондагы дусларыбыз инглизчә сөйләшә бит, без ничек итеп аңлашырбыз икән соң алар белән? Балалар, бәлки, сез дә безнең белән кунакка барырсыз?

Укытучы. Нәрсә, балалар, кунакка барабызмы соң?

Балалар. Барабыз, барабыз.

Төлке. Инде бергә-бергә кунакка да бараcы булгач, әйдәгез, танышыйк, безнең  исемнәребезне дә инглизчә әйтеп чыксагыз, без дә белеп калыр идек.

(Балалар үзләренең исемнәрен татарча, аннан соң инглизчә әйтеп таныштыралар.)

Балалар. Минем исемем –Ләйсән.   My name is Leisan.

Минем исемем – Алсу. My name is Alsu.

Минем исемем – Линар. My name is Linar.

Минем исемем – Дамир. My name is Damir.

Минем исемем –Алмаз. My name is Almaz.

Ә хәзер, әйдәгез, сез дә үз исемнәрегезнең инглизчә яңгырашын истә калдырыгыз.

(Балалар һәрбер җәнлекнең исемен башта – татарча, аннан соң инглизчә әйтә.)

Синең исемең – Куян. –You are a rabbit.

Синең исемең – Тиен. – You are a squerrel.

Синең исемең – Керпе.  — You are a wolf.

Синең исемең – Төлке. – You are a fox.

Укытучы. Ә хәзер, әйдәгез, юлга кузгалдык.

Төлке. Ә ничек һәм кая барабыз? Без сызымны да аңлый алмадык . Әйдәгез, шәһәргә барганчы, сызымны  һәм юлны монда өйрәнеп алыйк әле.

(Магнит тактасына сызым эленә.)

Railway station à bus à traffic light à crossroads à turn to the right à subway à Post office à turn to the left à Botanic street à subway à traffic light à cross the way à Zoo.

Тәрҗемәсе:

Вокзал à автобус à светофор à перекресток à уңга борыласы à җир асты кичүе (переход) à почта à сулга борыласы à Ботаническая урамы à җир асты кичүе à светофор à юлны чыгасы à зоопарк.

Куян. Ярар, алай җентекләп карап утырмыйк инде. Шәһәргә  барып җиткәч, кем ничек булдыра, шулай барыр.

Укытучы. Балалар, Куян дөрес әйтәме, бер дә белмәгән шәһәрдә алай йөрергә ярыймы?

Балалар. Юк, алай йөрергә ярамый.

Укытучы. Әйдәгез әле, дусларыбызга шәһәрдә, шәһәр урамында үз-үзеңне ничек тотарга икәнен аңлатыйк әле.

1 нче укучы. Таныш түгел шәһәрдә берүзең генә йөрергә ярамый.

2 нче укучы. Теләсә кайдан урам аша чыгарга ярамый, аның өчен махсус  урыннар була.

3 нче укучы. Светофорны да карап кына чыгарга кирәк.

4 нче укучы. Сорау туса, регулировщиктан (полициядән) сорарга кирәк.

Керпе. Ә нәрсә соң ул светофор?

(Балалар светофорның нәрсә икәнен, нинди ут янганда нәрсә эшлисен аңлата. Шулай ук зебра, полицейский һ.б.ш. турында тулы мәгълүмат бирәләр.)

Укытучы. Балалар, әйдәгез, бу төшенчәләрнең инглизчәсен дә әйтеп китегез әле, я берәрсе шәһәрдә адашып калыр да берни дә аңламас.

(Балалар берәм-берәм төшенчәләрне санап тәрҗемә итәләр.)

светофор – тraffic light

кызыл – red

яшел – green

сары – yellow

чыгарга ярый – go

чыгарга ярамый – stop

әзерләнеп тор – prepare

переход – crossing

угол – corner

тротуар – pavement

дорога – road

юл билгесе – road sing

свисток – whistle

полицейский – policeman

Тиен. Никадәр яңалык белдек, ятабыз икән урманда надан булып. Әле ярый дусларыбыз ярдәмгә килде.

Укытучы. Кунакка барасыз да… Күчтәнәчегез бармы соң? Кунакка бит  күчтәнәчсез бармыйлар.

Тиен. Бар-бар. Менә мин кипкән  гөмбәләр  җыйдым, гөмбә инглизчә   ничек була әле ул?

1 нче бала. Mushroom.

Куян. Ә менә мин эре-эре кишерләр алдым.

2 нче укучы. Кишер инглизчә Carrot  була, белеп тор.

Керпе. Ә минем энәләремдә бик матур алмалар.

3 нче укучы. Алма инглиз телендә – Apple. Шулай яңгырый.

Куян. Без инде кунакка барабыз дип әзерләнеп килдек, күчтәнәчләрне  дә алдан әзерләгән идек. Ә менә сезнең күчтәнәчләрегез дә юктыр инде, кунакка барасыгызны белмәдегез бит.

Укытучы. И бездәге күчтәнәчнең исәбе-хисабы юк. Без бүләк итеп шигырьләр, җырлар, рәсемнәр алып барырбыз.

Куян. Без үз күчтәнәчләребезне күрсәттек, сезнекен дә күрәсе килә бит.

(Балалар инглиз телендә светофор, юл йөрү кагыйдәләре, юл билгеләре турында дүртьюллык шигырьләр сөйли, җырлар җырлый, шушы темага ясалган рәсемнәрен, «Светофоровичта кунакта» дигән мини-инсценировка күрсәтә.)

Down at the station.

Down at the station

Early in the morning

See the little puffer trains all in a row,

See the little driver pull the little handle

Toot – toot – chuff – chuff.

Off we go.

             ***

Road safety.

You should cross the street at the crossing.

You should cross the street when the light is green.

You should first look right when you cross the street in Great Britain.

                   ***

The traffic light.

It’s a pity, a little boy

Quickly runs down the street.

May be he doesn’t know,

But may be doesn’t see

A traffic light is already red.

The traffic light begins to be angry with the boy,

And takes the boy’s ears so strongly.

That he becomes as red

As an angry traffic light.

              ***

The train *

1. The wheels of the train go round,

Clickety clack, clickety clack.

The wheels of the train go round and round,

Clickety, clickety clack.

2. The engineer toots his horn,

Toot, toot, toot…

3. The people on the train get bumpet around.

Bumpety bump… һ.б.ш.

Керпе. Карагыз әле, моның кадәр күчтәнәч белән кая барсаң да оят түгел, ай-һай, булдыклы балалар икәнсез үзегез. Бер ел эчендә никадәр нәрсәләргә өйрәнгәнсез. Сезнең белән, бер дә курыкмыйча, теләсә нинди юлга да  чыгарга була икән.

Укытучы. Әйдәгез, укучылар, кунаклар, хәерле юлга!

Балалар. Сау бул, мәктәбем! Good bye my school!

Җәнлекләр. Сау бул, урманым! Good bye our forest!

Барысы (бергә). Исәнме, сәяхәт! Хәерле юлга! Hello, Journey! Lucky way