Урман – безнең байлыгыбыз

№ 143

(VII сыйныфта мөмкинлекләре чикле балалар өчен биология һәм татар теле фәннәреннән катнаш дәрес)

Фәридә НАСРЕТДИНОВА,

Апас районы Апас урта мәктәбенең югары квалификация категорияле география-биология укытучысы

Максат. Урман, аның әһәмияте турында белемнәрне һәм күнекмәләрне ныгыту өчен шартлар тудыру.

Бурычлар:

– балаларның урман, анда яшәүчеләр турында күзаллауларын киңәйтү;

– урманда үсемлекләрнең күптөрлелеге турында күзаллау булдыру;

– кышлаучы һәм җылы якларга очучы кошлар турында күзаллау  булдыру;

– яңа материалны үзләштерү; дәреслек, сүзлек белән эш итә белү;

– табигатькә җаваплы һәм сакчыл караш формалаштыру;

– коллективта бердәм булып эшли белүгә ярдәм итү.

Җиһазлау. Презентация, видеофильмнар, үсемлекләр һәм кошлар фотосурәтләре төшерелгән карточкалар, төсле карандашлар, ручкалар, фломастерлар, гади карандаш.

Дәрес барышы

Укытучы. Исәнмесез, укучылар!  Бүгенге дәрестә без сезнең белән «Урман һәм анда яшәүчеләр» темасын өйрәнүне дәвам итәрбез.

Урман ул – безнең байлыгыбыз, горурлыгыбыз. Урман һәрвакыт кешенең тугры дусты, туендыручысы, дошманнардан ышанычлы яклаучысы булды. Бүген мин сезне гаҗәеп урман дөньясына сәяхәткә чакырам. (Урман темасына видеофильм күрсәтү.)

Укытучы. Шулай итеп, без сезнең белән урманда – кунакта. Сез урманны ни дәрәҗәдә яхшы беләсез икән? Әйдәгез әле, хәзер мин табышмак әйтәм, ә сез тасвирламасы буенча агачларның исемен атагыз.

Табышмаклар

Язын шаулый, җәен җиләсләндерә, көзен сыйлый, кышын җылыта. Нәрсә ул? (Урман)

Нинди агач җилсез дә шаулый? (Усак)

Җәен дә, кышын да бертөсле күлмәк кия. (Чыршы, нарат)

Тәлгәш алкаларын тагып, ап-ак кулмәген кигән сылукай. (Каен)

Укытучы. Афәрин, укучылар! Әйтегезче, хәзер елның нинди фасылы?

Укучылар. Кыш.

Укытучы. Кыш башка ел фасылларыннан нәрсә белән аерыла соң?

Укучылар (чиратлашып). Кыш калган ел фасылларыннан чиста һавасы, кырыслыгы, салкыны, кары, бураны һ. б. сыйфатлары белән аерыла.

Укытучы. Дөрес. Кыш кошлар тормышында да аеруча авыр чор булып тора. Кышын безнең якларда калучы кошларны кышлаучы кошлар дип атыйлар. Алар агач һәм куаклар орлыклары һәм җимешләре белән туклана, кешеләрнең йорты яныннан азык эзлиләр. Еш кына кышын кайбер кошлар ачлыктан үлә. Шуңа күрә кышын аларны ашатырга кирәк. Шулай итеп, беренче чиратта без нәрсә эшләргә тиеш?

Укучылар. Җимлекләр ясап, аларны агач, куакларга элеп куярга һәм көн саен анда орлык, ашлык һ. б. салырга тиешбез.

Укытучы. Әйе, бик дөрес, укучылар. Карагыз әле, безнең дә җимлек бар, бу җимлек безнең гади генә түгел, ә тылсымлы. Безнең җимлеккә дә төрле кошлар килгән, бу кошлар арасында кышлаучы кошлар да, шулай ук җылы якларга очучы кошлар да бар икән. (Укучылар җимлек янына җыела.)

Укучылар, игътибар белән биремне тынлагыз. Безнең тылсымлы җимлек янына килгән кошлар арасыннан кышлаучы кошларны гына җимлек янында калдырыгыз. (Укучылар кошларны аера, дөреслеген тикшерә.)

Укытучы. Афәрин, укучылар, чөнки калган кошлар җылы якларга очалар. (Укытучы җылы якларга китүче кошларны курсәтеп, атап китә. Шулай ук кышлаучы кошларны да карап, укучылар алар турында «Бу кошлар кыш көне нәрсәләр белән туклана?» дигән сорауга кыскача мәгълүмат бирә.)

Укучылар.

– Кызылтүш миләш, гөлҗимеш, шулай ук көнбагыш орлыкларын өстен күрә.

– Саескан – ялтыравыклы әйберләргә бик кызыгучан кош. Кимерүчеләр, бөҗәкләр, кош балалары, йомыркалар, усемлек орлыклары белән туклана.

– Песнәк бодай, кабак орлыгы, чикләвек, пешкән һәм чи ит, тозсыз сало белән туклана.

– Тукранны тозсыз сало яки сыр, ит белән сыйларга була.

Укытучы. Укучылар, безнең якта шушы кошлар гына кышларга каламы?

Укучылар. Юк. Күгәрчен, чыпчык, карга, чәүкә һ. б. кошлар да кышларга кала.

Укытучы. Ә хәзер мин сезгә конвертлар таратам. Алар эчендә – хәрефләр. Әлеге хәрефләр белән сез  «Урман» темасына бәйле сүзләр төзеп. бирелгән ак битләргә җилем белән ябыштырып, башка укучыларга күрсәтергә тиеш буласыз.

ч а г а (агач)

ә л е җ н к (җәнлек)

ь а ә г к г (кәгазь)

о к ш а р л (кошлар)

Укытучы. Афәрин, укучылар, сез бу биремне дә тиешенчә үтәп чыктыгыз. Бу сүзләрнең урман белән бәйләнүе белән сез килешәсезме?

Укучылар. Әйе.

Укытучы. Ә «кәгазь» сүзе «урман» сүзе белән ничек бәйләнештә?

Укучылар. Кәгазьне агачтан ясыйлар.

Укытучы. Бик дөрес. Безнең мәктәп укучылары да, ел саен макулатура җыеп, күпме агачның гомерләрен саклап кала.

Физкультминут

Менә кошлар очып килде (очу хәрәкәтләре ясыйлар)

Җимлеккә.

Әй, сөенде алар анда (сикергәлиләр)

Җим күпкә.

Әй, чукыйлар алар җимне (башлары белән чукыган хәрәкәтләре ясыйлар)

Җимлектән.

Сөенешеп тыпырдыйлар (бер урында тыпырдашалар)

Җимлектә.

Укытучы. Сәяхәтебезне дәвам иттерәбез. (Партага «якын, урман, дустыбыз, безнең» дигән сүзләр куела.) Балалар, бу сүзләрдән ярты минут  эчендә җөмлә төзергә тиешсез. («Урман – безнең якын дустыбыз» дигән җөмлә килеп чыгарга тиеш. Музыка яңгырый.)

Укытучы. Афәрин, укучылар! Ә хәзер сезгә урманнарны саклау кагыйдэләре буенча видеофильм карарга тәкъдим итәм. Игътибар белән карагыз. (Видеофильм күрсәтелә. Анда урманда үз үзенне тоту кагыйдәләре чагыла.)

Укытучы. Балалар, хәзер без сезнең белән табигатьне саклау кагыйдәләрен искә төшереп, уйнап алабыз. Уенның кагыйдәләре болай: мин сезгә җөмләләр әйтәм, әгәр дә сез бу җөмләләр белән килешәсез икән, урыннан торасыз, килешмисез икән, урыныгызда утырып каласыз. Игътибарлы булыгыз! Уенны башладык:

Әйтеләсе җөмләләр Әйе Юк
Эссе көнне коры чакта урманда ут якмагыз +  
Кош ояларын туздырмагыз +  
Агачларны сындырыгыз  
Чүп-чар ташламагыз +  
Урманда йөргәндә тавышланыгыз  

 

Йомгаклау

Укытучы. Ә хәзер алдагы биремнәрдән, шулай ук видеофильмның эчтәлегеннән чыгып, урманны саклау буенча үз фикерләрегезне, парта өстенә куелган ак битләргә рәсем итеп төшерәбез. (Укучылар рәсем ясый. Музыка яңгырый. Дәрес ахырында билгеләр куела.)