Урман – безнең байлыгыбыз

№ 124

(VI сыйныфта (рус мәктәбенең татар төркеме) татар әдәбиятыннан сөйләмне үстерү дәресе)

Миләүшә АНДРЕЕВА, 

Баулыдагы 7 нче  урта мәктәпнең югары квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы

ПРЕЗЕНТАЦИЯ

Дәрес темасы: «Урман» темасына багышланган картина буенча эш.

Максат һәм бурычлар:

урманның матурлыгын cүз сәнгате ярдәмендә күрсәтү;

– И.Шишкинның «Кояшлы көндә нарат урманы» картинасы белән таныштыру;

– укучыларның сөйләм телен  үстерү;

– урманга сак караш, мәхәббәт тәрбияләү.

Дәрес тибы: катнаш.

Дәреслек: Хәсәнова Ф.Ф., Сафиуллина Г.М., Гарифуллина М.Я. Татар әдәбияты, 6нчы сыйныф.

Җиһазлау: аудиоязма, компьютер, проектор, экран, слайдлар, картина; шигырь юллары, мәкальләр язылган карточкалар.

Планлаштырылган нәтиҗәләр:

шәхси УУГ: шәхеснең әхлакый-рухи сыйфатларын (туган як табигатенә мәхәббәт, сакчыл караш) камилләштерү;

танып-белү УУГ:

– мөстәкыйль рәвештә теманы, күтәрелгән проблеманы ача белү, фикер йөртү;

– укучының үз эшчәнлеген мөстәкыйль рәвештә оештыра белүе, бәяләве;

– уку мәсьәләсен чишүдә логик фикерләү;

коммуникатив УУГ:

– сыйныфташлары һәм укытучы белән уку эшчәнлеген оештыруда хезмәттәшлек итү;

– тыңлый белү, коллектив фикер алышуда катнашу;

– төрле фикерләрне исәпкә алып эш итү;

– үз фикереңне тулы һәм төгәл итеп әйтә белү;

– күмәк эш вакытында уртак фикергә килү;

регулятив УУГ:

– проблеманы аңлый белү, гипотеза чыгару;

– үз фикерләрен раслау өчен дәлилләр сайлый белү;

– укытучы белән бергәләп, үз эшеңне,  җавапларыңны бәяләү.

Дәреснең технологик картасы

Дәрес этаплары Укытучы эшчәнлеге Укучы эшчәнлеге
I. Оештыру өлеше Исәнләшү  – Хәерле иртә, укучылар! Уңышлар сезгә Исәнләшү
II. Өй эшен тикшерү Әниләре турында буклетларны карау, тикшерү – Дәресебезне өй эшен тикшерүдән башлап китәрбез. Сезгә әниләрегез турында буклет әзерләргә кушылган иде. Хәзер шуларны бер-берегезгә  күрсәтик.Берничәгезнең кыскача җавабын тыңлап үтәрбез

–Яхшы, укучылар, эшләрегезне парта почмагына куйдык, дәрес ахырында җыярбыз

Әниләре турында кыскача сөйләү
III. Мотивлаштыру «Керим әле урманнарга» җырын тыңлату – Укучылар, хәзер аудиоязма тынлап китәрбез– Җырны тыңлаганда, үзегезне кайда дип хис иттегез?

– Кайсы вакыт дип  уйлыйсыз ?

Җырны тыңлау, дәрес темаcын ачыклау
IV. Актуальләштерү   Урман турында әңгәмә оештыру Урман дигәч, нәрсәләр күз алдына килде?– Нәрсә турында искә төшердегез?

– Ни өчен безне урман үзенә тарта, чакыра?

Сорауларга җавап бирү
V. Уку мәсьәләсен кую. Чишәсе проблеманы ачыклау (урманның матурлыгын сүз сәнгате ярдәмендә күрсәтү) Рәссам И.И.Шишкин турында кыскача мәгълүмат бирү – Урман, табигать турында кайсы рәссам бик күп картиналар язган?– Әлбәттә, Иван Шишкин, аның турында сөйләргә әзерләнергә бер иптәшегезгә кушылган иде, хәзер сүзне аңа бирәбез һәм экранга карыйбыз

– Шишкин урманның матурлыгын ничек, нәрсәләр ярдәмендә күрсәткән? (Рәсем сәнгате)

– Әйе, рәсем сәнгате аша курсәткән, ә без ничек, нәрсә ярдәмендә күрсәтә алабыз? (Сүз, сүз сәнгате)

– Димәк, безнең максат: …

Презентация карау, 1 укучыны тыңлау 

 

 

 

 

 

 

 

 

Сорауларга

җавап бирү

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Дәреc максатын билгеләү (урманның матурлыгын сүз сәнгате ярдәмендә күрсәтү)

VI. Уку мәсьәләсен чишү өстендә беренчел эш Уку мәсьәләcен чишүгә юнәлтү 

 

 

 

– Бүген без И.Шишкинның «Кояшлы көндә нарат урманы» картинасы буенча эшләрбез–Табигать сурәтләнгән картина ничек атала? (Пейзаж)

– Әлеге пейзажда нинди төсләр кулланылган?

– Картинада нәрсәләр сурәтләнгән?

– Тасвирлау өчен нинди сыйфатлар кулланып була?

 

Картина белән танышу

 

Сорауларга җавап бирү

VII. Картинаны тасвирлау (төркемнәрдә эшләү) Картинаны тасвирлату1) кереш өлеш

2) таcвирлау

3) сезнең мөнәсәбәт

– Укучылар, картина буенча сөйләүне төркемнәрдә оештырырбыз1 нче төркемгә – кереш өлеш, 2 нче төркемгә – тасвирлау өлеше, 3 нче төркемгә йомгаклау өлешен әзерләргә

– Бергәләп эшлисез һәм сөйләүчене сайлыйсыз

Картинаны төркемнәрдә тасвирлау, сөйләүчене сайлау, тыңлау
Ял итү вакыты Онытма, туган җир бер генә,Кадерләрен аның бел генә…

Дәвала аның һәр ярасын,

Син бит  табигать баласы!

– Укучылар, сезгә таратылган юллардан Р.Вәлиеваның  «Табигать баласына» шигыренең бер строфасын төзергә–Строфаны төзеп бетергән төркем торып баcа Киңәшләшеп, строфаны төзү 

 

 

Физминуткаүткәртү «Урман аланында» Шаулы урманга килдек,Матур аланга җиттек.

Яшел тун кигән каен – уңда,

Ямь – яшел чыршы – сулда.

Тал мамыклары оча,

Әйләнеп җирне коча.

Урманда рәхәт булса                   да,

Балалар, кайтыйк өйгә

Физминутка «Урман аланында» ясау 

 

 

 

Утыргач, «Табигать баласына» шигырен уку

VII. Әңгәмә Экологик темага әңгәмә оештыру – Укучылар, хәзерге вакытта урман язмышы куркыныч астында.Нинди экологик проблемалар килеп туды соң? Слайдларга карыйк әле Слайдларны карау, үз фикерләрен, киңәшләрен әйтү
Девиз тәкъдим итү – Укучылар, без сезнең белән нәтиҗә итеп, cлайдтагы сүзләрне тормышта девиз итеп алыйк әле.Сакларбыз үсемлекләрне,

Өзмәбез чәчәкләрне,

Кош оясына тимәбез,

Сакларбыз бөҗәкләрне.

Агач-куаклар утыртып,

Урманнар үстерербез.

Чишмә-күлләрне һәрвакыт

Без чистартып торырбыз

 

 

 

 

Уку, девиз буларак истә калдыру

IX. Күзәтүчәнлекне тикшерү Урман турында әңгәмәне дәвам иттерү – Ә сезнен урманда булганыгыз бармы?– Сез булган урман нинди иде? Үзләре булган урманны сурәтләү
X. Синквейн  төзү (индивидуаль эш) Үзләре булган урман турында синквейн төзетү – Укучылар, хәзер үзегез булган урман турында cинквейн төзерсез:1 нче юл – Урман

2 нче юлга ике сыйфат язасыз

3 нче юлга 3 фигыль язасыз

4 нче юлга темага карата мөнәсәбәтегезне белдерүче җөмлә язасыз

5 нче юлга темага карата бер синоним сүз (нәтиҗә ассоциация) язарга

– Берничә җавапны  тыңлап үтәрбез

– Укучылар, эшләрегезне парта почмагына куйдык, дәрес ахырында җыярбыз

Индивидуаль эш

 

Урман турында фикерләрен кыскача белдерү

XI. Иҗади эш. Кластер ясау (төркемнәрдә эш) Төркемнәрдә эш оештыру, кластер төзетү:1) Нәрсә ул урман

2) Урманның файдасы

3) Урманны сакларга өндәү

 

– Укучылар, cезгә иҗади эш – плакат ясарга тәкъдим ителә,  таратылган битләрдә төркемнәрдә бергәләп эшлисез:3 нче төркемгә тема:  «Нәрсә ул урман?» (ассоциацияләр)

2 нче төркемгә – «Урманның файдасы»

1 нче төркемгә –  «Урманны саклау» Киңәшләр

Төркемнәрдә эш 

Кластер ясау

 

Кластерны яклаучыларны тыңлау

 

Нәтиҗәләр ясау

XII. Урманның төрле вакытын хикәяләү   Хикәяләү:1. Кышкы урман

2. Язгы урман

3. Көзге урман

– Укучылар, без сезнең белән җәйге урман турында сөйләштек, ә бит урман бик төрле була 

 

Урманның төрле чоры турында сөйләү
XIII. Урман турында мәкальләр (төркемнәрдә эш) Мәкальләр белән таныштыру –Укучылар, төркемнәрдә эшне дәвам итәбез. Һәр төркемгә бирелгән мәкальләрнең мәгънәләрен аңлатырга кирәк– Бер агачтан унау үскән, ун агачтан урман үскән.

– Урманга кергәнче

чыгар юлыңны кара.

–Урманы үсмәгән,

агачы кисмәгән

Төркемнәрдә эш

 

 

 

 

 

Мәкальләрнең мәгънәләрен аңлату

 

XIV. РефлексияМаксат: сорауларга җавап биреп, үз эшчәнлекләренә бәя бирү

 

Җөмләләрне язып бетерергә – Укучылар, хәзер мин сезгә тараткан кәгазь битләренә бүгенге дәрес турында фикерләрегезне язуыгызны үтенәм:– Урманның матурлыгын ничек күрсәтеп була?

– Табигатьне cаклауга син үз өлешеңне кертә аласыңмы?

– Сиңа дәрес ошадымы?

– Нәрсә кызыклы булды?

– Нәрсә авыр булды?

– Син үзеңә нинди билге куяcың?

– Яхшы, укучылар, үзбәя битләрен парта почмагына куегыз, мин үзем җыеп алырмын һәм билгеләрне журналга куярмын

Үз хезмәтен бәяли белү
XV. Өйгә эш Өйгә эшкә өч төрле бирем бирү – Укучылар, өйгә эшне сайлап алаласыз: «Урманнарны саклау» темасы  буенча1) рәсем ясарга

2) мәкалә

3) миниатюр cочинение язарга

Үз мөмкинлекләреннән чыгып биремнәрне сайлап алалар
XVI. Дәресне йомгаклау Дәреcкә йомгак ясау