Урман бабаенда кунакта

(5 – 6 яшьлек балалар өчен экологик тәрбия бирү эшчәнлеге)

Әлфия САФИУЛЛИНА,

Байлар Сабасындагы 2 нче “Әллүки” балалар бакчасы тәрбиячесе

Максат:

– балаларның урман турындагы белемнәрен, урманда йөрү кагыйдәләрен ныгыту;

– сөйләм телен, игътибарлыкны үстерү, күзәтүчәнлекләрен арттыру;

– алаларда урманнарны сакларга омтылыш уяту, туган як табигатенә, суга, һавага, андагы тереклеккә, үсемлекләргә сакчыл караш, кайгыртучанлык, мәхәббәт хисе тәрбияләү.

Төп белем бирү өлкәсе: танып-белү/

Интеграль белем бирү өлкәләре: аралашу, сөйләм үсеше, социаль-коммуникатив үсеш, физик үсеш.

Матениал: “тәртипсезлек күренеп торган алан”ны сурәтләү: куаклар, агачлар, гөмбәләр, чәчәкләр кую, шулай ук бер урында — берничә агач ботагы, калай банка савытлары, кәгазьләр, ертык целлофан пакетлар һ.б. ята), урманда йөрү кагыйдәләре төшерелгән рәсемнәр, аудиоязмада – кошлар тавышы, Урман бабае, интерактив тактада урман күренеше.

Алдан башкарылган эшләр: И.Шишкинның “Зима”, “Утро в сосновом бору” рәсемнәрен карау, җир-су, табигать, урман турында әңгәмәләр үткәрү, дару үләннәре белән танышу, хикәяләр, шигырьләр уку, табышмаклар әйтү.

Сүзлек эше: тереклек, могҗиза.

Җиһазлар: аудиоязма, ноутбук, экран-проектор.

Методик алымнар: сюрприз момент, әңгәмә, сорау-җавап, уен, ял минуты, кабатлау, рефлексия.

Көтеләчәк нәтиҗә: урман турындагы белемнәрен арттыру, ныгыту, истә калдыру; ярдәм иткәч, сөенү; тагын кемгә дә булышасы килү теләге тудыру.

Эшчәнлек төзелеше

  1. Психологик көйләү
  2. Төп өлеш
  3. Сюрприз моменты.
  4. Үстерешле диалог.
  5. Актуализация: Урман бабаена ярдәм итү теләге тудыру.
  6. Нинди эшләр башкарылачагын санау, аланны “чистарту”.
  7. Урманда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен искә төшерү.
  8. Ял минуты: “Тәкыя үрәм” җырлы-хәрәкәтле уены.
  9. Урман бабаеның киңәшләрен тыңлау.
  10. Табышмакларга җаваплар табу.
  11. Ял минуты: физминутка.
  12. Куянкайның авырткан аягына киңәш бирү.
  13. Урман бабаена рәхмәтләр әйтеп, саубуллашып кайтып китү.

III. “Исендә тот!” шигырен тыңлап кайту

  1. Йомгаклау (рефлексия)

Эшчәнлек барышы

Оештыру өлеше

(Балалар, түгәрәкләнеп, паласка тезелеп утырганнар.)

Тәрбияче.

Хәерле көн, балалар!

Кәефләрегез ничек?

Балалар.

Кояшлы иртә кебек,

Хуш исле саф һаваны

Сулап туймыйбыз кебек.

Тәрбияче. Бик яхшы, балалар, әйдәгез, үзебезнең яхшы кәефебезне бер-беребезгә дә тапшырыйк, куллар белән тотышыйк.

Төп өлеш

(Шул арада, ишек шакыган тавыш ишетелә, тәрбияче барып ишекне ача, аннан йөзе канәгатьсезлек белдергән Урман бабае килеп керә, кәефсез генә исәнләшә.)

Тәрбияче. Нәрсә булды, Урман бабай? Сине болай кем үпкәләтте?

Урман бабае. Кичә ниндидер балалар урманга ял итәргә килгәннәр иде. Ял иттеләр, уйнадылар, чәчәкләр җыйдылар, шул арада тирә-якны туздырып, аланны чүпләп киткәннәр. Алай гына да түгел, кош ояларын туздырып, агачларны сындырганнар. Сез аларны күрмәдегезме?

Тәрбияче. Ай-һай, тәрбиясез балалар булганнар болар. Урман бабай, безнең балалар мондый тәртипсез түгелләр. Без аны хәзер җыештырырбыз, сиңа ярдәм итәрбез. Әйдәгез, балалар, урманга барып, Урман бабайга ярдәм итик. Балалар, сез урманга ярдәм итәргә әзерме? Урман балалар бакчасыннан шактый ерак, шунлыктан без анда “автобус” белән барырбыз. Урындыкларга утырышыйк. Юлыбыз кыскарак булсын өчен сөйләшеп барыйк. (Әңгәмә оештырыла.)

– Ә урман кешегә ни өчен кирәк соң? (Балалар җавабы.)

– Әйе, балалар, урманда төрле-төрле агачлар үсә. Агачлардан кешелеккә күп кирәкле әйберләр җитештерәләр: урындыклар, өстәлләр, шкафлар, караватлар, тәрәзә рамнары, уенчыклар, чаңгылар, чаналар, көймәләр, каләмнәр һәм башкалар. Сез яза торган кәгазьне дә агачлардан ясыйлар.

– Урманнан кешеләр җиләкләр, гөмбәләр, файдалы үләннәр алып ашыйлар.

– Анда яшәүче җәнлекләрнең тиресеннән киемнәр тегәләр.

– Урман һавасында тузан бик аз. Урман һавасы сәламәтлек өчен бик тә файдалы. Шуның өчен урманнар арасында балалар өчен лагерьлар, ял йортлары һәм санаторийлар урнаштыралар.

– Урманнан кешеләр үзләренә яшәү өчен бөтен кирәкле әйберләрне дә ала алалар.

Тәрбияче. Менә урманга килеп тә җиттек. (Тактада урман күренеше ачыла, аудиоязмада кошлар тавышы ишетелә, ә идәндә агачлар куелган, шулар артында ачыклык (аланлык) – берничә агач ботагы, калай банка савытлары, кәгазьләр, ертык целлофан пакетлар һ.б. ята.)

Урман бабай. Менә күрәсезме? Агач ботакларын сындырганнар, кош оясын туздырганнар, бөтен җирдә чүп-чар. Мин аларның кайтып киткәнен күрми калганмын шуууул.

Тәрбияче. Балалар, безгә нинди эшләр башкарырга кирәк?

Балалар.

– Кош оясын урынына куярга.

– Агач ботакларын җайлап бәйләп куярга.

– Чүпләрне җыеп, чокырга күмәргә яки җыеп алып кайтып яндырырга кирәк.

Тәрбияче. Бик дөрес сөйләдегез, балалар. Әйдәгез, эшкә керешик, аланны чистартыйк. (Балалар аланлыкны тәртипкә китерәләр.)

Урман бабае. Балалар, мин сезгә бик рәхмәтле, сез бик акыллы, тәртипле балалар икәнсез. Шуның өчен, мин сезгә үземнең матур аланымда ял итәргә рөхсәт бирәм. Рәхәтләнеп бер уйнап, урманымның саф һавасын сулап ял итегез.

Тәрбияче. Менә хәзер ял итсәк тә була инде. Урманда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен искә төшерик әле.

– Агачларны сындырмаска.

– Чәчәк, үләннәрне кирәгеннән артык өзмәскә.

– Кырмыска ояларын, кош ояларын туздырмаска.

– Урманны чүпләмәскә.

– Кошларны, җәнлекләрне өйгә алып кайтмаска, кыерсытмаска.

– Урманда учак якмаска.

Урман бабае. Рәхмәт, балалар. Сез урманның чын дуслары, табигатьне яклаучылар икән.

(Балалар белән “Тәкыя үрәм” җырлы-хәрәкәтле уены уйнала. Балалар түгәрәк ясап басалар, тәрбияче уртада кала. Баланың һәрберсенә чәчәк исеме бирелә. Кайсы чәчәк исеме әйтелә, шул уртага чыга. Алып баручы белән “кыңгырау чәчәге”, икесе ике якка йөгереп китеп, буш урынны алырга тырышалар. Уен шулай дәвам итә.)

Мин йөрим урманда,

Чәчәкләр күп монда,

Чәчәк җыям, тәкыя үрәм.

Кыңгырау чәчәк,

Бер елмаеп көл әле,

Кочагыма кер әле.

Урман бабае. Рәхмәт, балалар, миңа да бик күңелле булып китте. Менә мин дә сезгә берничә генә киңәшемне әйтеп китим әле.

Урман ул – балалар, күп катлы йорт. Урманда, гомумән, табигатьтә җәнлекләр, кошлар, үсемлекләр бер-берсеннән башка яши алмыйлар. Мәсәлән, яфрак кортын гына алыйк. Ул яфракта яши, әкрен генә шуыша, яфракны кимерә. Аны юк итсәк, кошларга ризык бетә, чөнки кошлар бөҗәкләр белән тукланалар. Ә бөҗәкләр арасында файдалылары да бар. Сез ничек уйлыйсыз? Алар нинди бөҗәкләр? (Балалар җавабы.)

– Әйе, бал кортлары, бал җыеп, кешегә зур файда китерсә, ә тырыш кырмыскалар урмандагы корткыч бөҗәкләрне юк итәләр, шулай итеп урманны саклыйлар. Урманда җәнлекләрнең дә әһәмияте бик зур. Мәсәлән, бүрене генә алыйк. Бүре үзенә ашау өчен авыру җәнлекләрне тота. Шуның белән ул урманда төрле авырулар таралуга киртә куя. Монда үзе бер могҗиза инде, балалар! Мондагы тереклекнең бер-берсенә ничек бәйләнгәнен мин сезгә бераз булса да аңлаттым бугай. (Урман бабае тәрбияче колагына нидер пышылдый.)

Тәрбияче. Дөрес әйтәсең, Урман бабай. Әле бит урманда күпме файдалы үсемлекләр һәм җиләк-җимешләр үсә. Әйдәгез әле, балалар, Урман бабайга белгәннәребезне әйтик. (Тәрбияче табышмаклар укый, балалар җавап бирәләр.)

  1. Утырабыз урманда

Ап- ак эшләпә киеп.

Киптерә дә кыздыра

Кешеләр безне җыеп. (Гөмбә)

  1. Конфетка да яхшы мин,

Компотка да яхшы мин,

Беләсеңме, ни өчен

Витаминнар хәзинәсе

Минем һәрбер җимешем? (Гөлҗимеш)

  1. Баллы түгел – ул җиләк,

Үзе безгә бик кирәк.

Сокланалар матурлыгына,

Азык була миләш чыпчыгына. (Миләш)

Ял минуты

Тәрбияче. Балалар, әйдәгез урманда тагын бер уйнап алыйк.

Без зур урманга бардык (“алан” буенча йөрү)

Матур урыннар күрдек (кулны як-якка җәю)

Тун кигән каен – уңда,

Ямь-яшел чыршы сулда. (кул белән күрсәтү)

Күбәләкләр очалар (очу хәрәкәтләре)

Әйләнеп, җир кочалар. (әйләнеп, чүгәлиләр)

(Ул арада Урман бабае почмакта басып торучы куянны күреп ала, ни булганын сораша.)

Урман бабае. Иии, куянкай, аякны дәвалау һич кенә дә авыр эш түгел ич, хәзер сиңа менә бу акыллы балалар нишләргә кирәклеген әйтеп бирерләр. (Бер бала аякка чиста бака яфрагын куярга киңәш итә, Куян рәхмәт әйтә.) 

Тәрбияче. Урман бабай, безгә кайтырга вакыт. Без синең киңәшләреңне истә тотарбыз. Урманның безнең зур байлыгыбыз икәнлеген һәм аны сакларга кирәклеген истән чыгармабыз.

Урман бабае. Балалар, сез миңа бик нык ярдәм иттегез. Рәхмәт сезгә балалар. Сау булыгыз, урманга тагын кунакка килегез.

Тәрбияче: Балалар, автобуска утырышыйк, кайтыр юлга кузгалыйк, ә кайтканда мин сезгә бер шигырь укыйм, тыңлагыз.

Бик күңелле урманда, табигать кочагында,

Менә шуны истә тоту кирәктер шул чагында.

Агачларны сындырмагыз, кош оясын ватмагыз,

Суларны да пычратмагыз, пыяла-чүп атмагыз.

Табигать – ул зур байлык, табигатьне саклагыз!

Йомгаклау өлеше (рефлексия)

Тәрбияче. Менә балалар бакчасына кайтып та җиттек. Сез ничек уйлыйсыз, кешегә урманның нинди файдасы бар? Ни өчен өлкәннәр, балалар урманга барырга яраталар? (Балалар җавабын тыңлау. Аннан тәрбияче нәтиҗә ясый.)

– Әйе, урман – саф һава, чиста су, төзелешкә төзү материалы, утын бирә, төрле урман җимешләре: җиләкләр, гөмбәләр, чикләвекләр, дару үләннәре чыганагы да ул. Болын-кырларга җилдән ышык урын. Кешеләр урманда ял итәләр, үзләренә көч җыялар.