Урамга чыксак, дуслар, күңелле үтәр кышлар!

№ 142

(Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары өчен шөгыль)

Фәйрүзә ХӘБИБУЛЛИНА, Миләүшә МАКАРОВА, Резидә ШӘРИФУЛЛИНА,

Азнакайдагы 18 нче балалар бакчасы тәрбиячеләре

Хәрәкәтле уеннарны кыш көннәрендә урамда үткәрү бик мөһим. Кышкы саф һавада хәрәкәтләнү баланың авырулар белән көрәшүчәнлеген һәм ныклыгын арттыра, аның организмына уңай тәэсир итә.

Максат. Хәрәкәтле уеннар, физик күнегүләр, спорт һәм халык уеннары ярдәмендә балаларның, яшь үзенчәлекләренә ярашлы рәвештә, хәрәкәт активлыгын үстерү. Спортка карата кызыксыну, мәхәббәт тәрбияләү.

Шөгыль барышы

(Акбай белән Мияу балалар янына йөгереп килә һәм эндәшә.)

Мияу. Кемнең сәламәт буласы килә? Уйнарга ашыгыгыз!

Алып баручы. Без балалар белән сезнең телеграммагызны алдык. (Күрсәтә.) Кышкы уеннар уйнарга барыбыз да килде.

Мияу белән Акбай. Исәнмесез, дусларым! Безнең кебек чыныккан, көчле, җитез буласыгыз килсә, без сезне кышкы уеннарда актив катнашырга чакырабыз. Сез ризамы?

Балалар. Без риза.

Акбай. Алайса беренче кышкы уенны аңлатып китәм.

Балалар, сез чана шуарга яратасызмы? Ә менә уенчык Мияу белән Акбайны чанага утыртып узышканыгыз юктыр әле.

Мияу.

Их, шундый рәхәт кыш көнендә

Чанада узышырга.

Бер-береңне узышып,

Карга батыт йөгерергә.

(Балалар, ике командага бүленеп, чанага уенчык Мияу белән Акбайны утыртып ярышалар.)

Акбай. Уеныбыз дәвам итә. Икенче уеныбызда ике командадан да берәр бала сыңар аякка чаңгы киеп ярышыр.

Мияу.

Ярыш бүген, ярыш бүген!

Шундый кызык күңелле!

Ник чыкмаска ярышларга?

Мин соң сәламәт түгелме?

Акбай. Уеныбыз кызганнан-кыза бара. Балалар, сез хоккей уйнарга яратасызмы? Яратсагыз – кулларыгызга кәшәкәләрегезне һәм шайбагызны алыгыз, уенны башлыйбыз. (Ике командадан да балалар бер капкага шайбалар бәреп кертә. Кайсы команда капкага күбрәк шайба кертә, шул җиңүче була.)

Алып баручы. Ә хәзер бергәләп «Ике суык» уенын уйныйбыз. (Акбай белән Мияу борыннарына кызыл һәм зәңгәр төстәге борыннар кияләр. Ике кырыйга басалар. Уртага балалар баса.)

Мияу белән Акбай.

Без икебез – бертуган,

Ике суык, җил-буран!

– Мин – Суык – кызыл борын,

– Мин – Суык – күмгәк борын.

Юлга чыгып китәргә

Кем курыкмый, әйтегез?!

Юлда очраучыларның

Өшетәбез барысын.

Балалар.

Без суыктан курыкмыйбыз,

Йөгерәбез, уйныйбыз!

Шуңа да без туңмыйбыз.

Алып баручы. Балалар, сезнең көрәкләрегез бармы?

Балалар. Әйе.

Алып баручы. Без сезгә ике боҗра әзерләдек. Шул боҗрага көрәк белән карны күп итеп тутырырга кирәк. Кемнең тавы зуррак – шул җиңүче була! Мияу белән Акбайны да йөгертик әле. (Балалар, ике командага бүленеп. кар ташыйлар.)

Алып баручы. Балалар, кышкы уеннарыбыз азагына якынлаша. Кышка рәхмәт әйтик, безгә бик күп кызыклы уеннар алып килде ул.