Ул көннәрнең даны мәңгелек (1нче сыйныфта уздырылган тәрбия сәгате)

Ул көннәрнең даны мәңгелек

(1 нче сыйныфта уздырылган тәрбия сәгате)

Асия НИЗАМОВА,

 Казандагы 167 нче урта мәктәпнең

башлангыч сыйныфлар укытучысы

 

Максат: М.Рәхимов иҗаты белән балаларны таныштыру.

                 Балаларда патриотик хисләр, сугыш һәм тыл ветераннарына хөрмәт  тәрбияләү. Сөйләм телен үстерү.

Материал: М.Рәхимов рәсемнәре, газета һәм  журналлардан алынган материаллар. Балаларның әби-бабалары турында истәлекләре.

Укытучы. Укучылар, кәефләрегез яхшымы?  Әйдәгез, матур итеп, бер-беребезгә елмаеп алыйк  әле. Бүгенге тәрбия сәгатебезнең уңышлы үтәчәгенә мин ышанам, балалар.

Таң җилләре

Арыш башларыннан

Чык бөртеген коеп искәндә,

Тыныч күңел белән колхозчылар

Җырлый-җырлый эшкә киткәндә,

Илебезнең армас эшчеләре

Төнге сменадан кайтканда,

Кара диңгез өстен таң нурлары

Ак яктылык белән япканда,–

Фашист пиратлары

Илебезнең

Гадел тынычлыгын боздылар;

Карак эт шикелле,

Качып-посып,

Чигебезгә борын суздылар.

 

  • Җәйге матур төн. Сызылып кына таң атып килә. Тирә-юньдә үзәкләрне өзәрдәй кошлар сайрый. Бу 1941 елның 22 июнь таңы. Туган илебезгә немец илбасарлары һөҗүм иткән көн.

(Стенадагы сәгатьне күрсәтү.)

  • Балалар,  менә шушуы сәгатькә игътибар итегез әле. Бу сәгатьтә вакыт нәкъ сугыш башланган мизгелдә туктап калган. Әниләренә сыенып, тәмле төшләр күреп, нәни сабыйлар изрәп йоклаган чак. Шушы вакытта Германия, сугыш игълан итмичә, безнең илебезгә һөҗүм итә. Сугышның беренче көненнән үк илебез халкы, бердәм күтәрелеп, дошманга каршы чыга. Бу сугыш Бөек Ватан сугышы дип атала.
  • Балалар, Бөек Ватан сугышы турында  ишеткәненегез бармы? Ул озак барганмы? Сез бу сугыш турында кайдан ишеттегез? (Балаларның җаваплары тыңланыла.)
  • Әйе, укучылар, бу сугыш турында безгә дәү әниләребез, дәү әтиләребез, әти-әниләребез сөйли. Тагын без кинофильмнар карыйбыз, китаплар укыйбыз.

–Сугыш еллары бик авыр еллар була. Бу дүрт ел дәвамында күп шәһәрләр, авыллар, завод-фабрикалар җимерелә, миллионлаган кешеләрнең гомерләре өзелә. Бу елларда бик күп балалар ачлыкта яши, ятим калалар.

(Балалар шигырьләр сөйлиләр.)

 

 

1 нче укучы.  Сугыш…

Шушы сүздән хәтта алмагачлар

Уйчанланып калды ул көнне.

Яшь бөреләр хәтта чиркангандай,

Калтыранып куйды ул көнне.

 

2 нче  укучы.  Сугыш…

Моннан зуррак хәвеф, зуррак афәт

Булдымы икән җирдә тагын да.

Ач балалар килә күз алдыма

Шул сүз ишетелгән чагында.

 

–Хәтәр сугыш елларында илебезне сакларга Татарстаннан 560 меңнән артык кеше күтәрелә. Укучылар, безнең сыйныфыбызда 25,  мәктәптә 900 бала укый. Чагыштырып карагыз әле, безнең мәктәбебездәге укучыларга караганда ничә тапкыр артык күбрәк кеше фронтка киткән?

  • Әйдәгез, бу вакытлар турында Азатның дәү әнисе ничек сөйләгән икән, тыңлап карыйк әле. (Азатны тыңлау.)
  • Сугыш башланганда, минем дәү әниемә 16 яшь була. Әгәр инде 17 тулган булса, аны башкалар белән фронтка җибәргән булырлар иде. Авылда барлыгы 350 йорт була, шуларның һәрберсендә өч-дүрт ир-егет яши. Аларның барысы диярлек сугышка китә, ә кире биш кеше генә кайта. 1942 елдан дәү әнием шахтада эшли, башка кызлар белән окоплар казый. Ул сугыш елларындагы тырыш хезмәте өчен медаль белән бүләкләнгән.
  • Безнең солдатларыбыз батырларча дошманга каршы сугышкан вакытта, тылда калган әниләр, әбиләр, балалар фронтка киткән туганнарына булышу өчен бик күп эшлиләр.

     (Алияне тыңлау.)

–Минем дәү әнием  Сәлимә тылда эшләгән, окоп казыган, иген иккән. Ә кичләрен җылы бияләйләр, оекбашлар бәйләп, фронтка озатканнар. Аның кечкенә энесенә дә тик ятарга вакыт булмый. Ул башка балалар белән бергә  сыер җигеп, җир сукаларга булыша.

 

(М.Рәхимов рәсемнәрен карау. «Тыл язмышы», «Ана улы кабере янында».)

– Без монда сугыштан улы кайтканын көтүче Ана рәсемен күрәбез. Аның йөзе бик борчулы, кайгы баскан. Икенче рәсемдә сугыш елларында кырларда эшләгән техника сурәтләнгән. Арба, трактор, агач мичкәләр…

 

  • Авыр сугыш елларын шагыйрьләребез шигъри юлларда, композиторларыбыз, рәссамнарыбыз үзләренең иҗатларында чагылдырган.

 

  • Бөек Ватан сугышы геройлары Муса Җәлил, Абдулла Алиш портретларына игътибар итегез. Алар да сугышта дошманнарга каршы көрәшкән һәм кире әйләнеп кайтмаганнар. Без сезнең белән аларның бик күп әсәрләрен уку дәресләрендә өйрәнербез.

(Укучыларга А. Алишның, М. Җәлилнең китапларын күрсәтү.)

 

Хәзер мин сезгә Муса Җәлилнең бер шигырен укып күрсәтермен. М.Җәлил,  сугышта әсирлеккә  төшеп,  Моабит төрмәсендә утырганда да иҗат иткән, шигырьләр язган. Аның бу шигырьләре, күп еллар узгач та, төрле юллар белән туган илебезгә кайткан һәм «Моабит дәфтәре» дигән китап булып бастырылган. («Төрмәдә төш» шигырен уку.)

Төштә миңа нәни кызым килде,

Чәчләремнән сыйпап тарады.

Ай-һай, әти, озак йөрдең, – диеп,

Күзләремә сөеп карады.

Мин кызымны кыстым күкрәгемә,

Шатлыгымнан шашып, исереп.

Шунда сиздем нинди көчлелеген

Мәхәббәт һәм сагыш хисенең.

 

– Мансур ага Рәхимов Бөек Ватан сугышыннан исән-имин кайткан әдипләребезнең дә портретларын ясаган. Алар әле сугыштан соң да күп еллар иҗат иткәннәр (Мәхмүт Хөсәен, Мөхәммәт Садри, Зәки Нури). Мансур абый үзе дә – сугыштан исән-имин кайтып, менә шушылай күп рәсемнәр ясаган ветеран. Балалар өчен язылган китапларга рәсемнәр төшергән. Менә Нури Арсланов портреты. Аның оныгы, кечкенә Әкимнең истәлеген тыңлап үтик.

  • Минем әниемнең бабасы Нури Газиз улы Арсланов ике сугышта катнашкан. Финнарга каршы сугышта махсус миномет батальонында хезмәт иткән, Бөек Ватан сугышында рота командиры булган. Ржев шәһәре өчен барган көрәштә авыр яраланган. Бу сугыштагы батырлыклары өчен ул Кызыл Йолдыз ордены, «Батырлар өчен» медале белән бүләкләнгән.
  • Илебездә ел саен 9 нче майда Җиңү көнен бәйрәм ителә. 1945 елның 9 нчы Май көне – сугыш беткән көн, Бөек Җиңү көне. Ул җиңү көненнән соң инде 80 елга якын вакыт үтеп бара. Шулай да без ул көнне зурлап, күңелле итеп, сугышта катнашкан туганнарыбызны искә алып уздырабыз.

Укытучы. Әйдәгез, Җиңү бәйрәме турында шигырьләр тыңлап үтик әле.

 (Балалар бәйрәм турында шигырьләр сөйлиләр.)

1 нче укучы. Бәйрәмнең тагын да

Матуры, олысы.

Кояшлы май кебек

Яктысы, җылысы.

Бабамның сугышта

Кан коеп алганы –

Зур Җиңү бәйрәме

дигәне бар әле.

 

2 нче укучы. Өр-яңа күлмәген,

Иң матур костюмын

Кия дә бабаем

Ул көнне өстенә.

Сандыктан ала да

Күптөрле орденнар,

Медальлар тага ул

Пиджагы түшенә.

 

3 нче укучы. Кирәкми безгә сугыш!

Булмасын бер куркыныч,

Булсын бөтен ил тыныч!

 

4 нче укучы. Кирәкми безгә кан кою,

Кирәкми безгә сугыш.

Безнең теләк якты, матур

Тыныч хезмәт һәм тормыш.

 

5 нче укучы. Дәшәбез сезгә, өлкәннәр,

Без – дөнья балалары!

Балаларның сарылары,

Аклары, каралары.

 

6 нчы укучы. Сез «чәчәкләр»дисез безне,

Чәчәкләр сулмасыннар.

Җир йөзендә бәхетсезләр,

Ятимнәр булмасыннар!

 

7 нче укучы. Кояшлы булырга тиеш

Безнең һәрбер иртәбез.

Без сездән Тынычлык белән

Бәхет таләп итәбез!

Укытучы. Сез якты, матур мәктәпләрдә укысынга, әти әниләрегез эшләсен, барыбыз да бәхетле яшәсен, балалар елмайсын, күк аяз булсын өчен җир шарында тынычлык кирәк.

Әйдәгез, бүгенге дәресебезне тынычлык турындагы җыр белән тәмамлыйк.

«Һәрвакыт булсын кояш» җыры күмәк башкарыла.