Укытучы хезмәте – чиксез иҗат чыганагы

№ 196

Розалия ХӘБИПОВА,

Әлмәттәге Ризаэддин Фәхреддин исемендәге 1 нче татар гимназиясенең югары квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Җәмгыять тормышының башка өлкәләреннән аермалы буларак, белем алу киләчәккә юнәлтелгән. Ун-унбиш елдан илебез нинди булыр? Бүгенге көн укучысы тормышта үз урынын таба алырмы? Бүген мин шушы сорауларга җавап эзлим. Чөнки хәзерге заман мәгарифенең төп максаты – шәхеснең, җәмгыятьнең һәм дәүләтнең актуаль һәм перспектив ихтыяҗларына туры килгән, үз иленең төрле яктан үсеш алган, җәмгыятьтә социаль адаптациягә, үз-үзеңне белүгә һәм камилләштерүгә сәләтле гражданын әзерләү. Ә мөстәкыйль уйлаучы, үз эшчәнлегенең нәтиҗәләрен фаразлаучы һәм белем бирү процессын модельләштерүче педагог куелган максатларга ирешүнең гаранты булып тора. Нәкъ менә шуңа күрә хәзерге вакытта укытучы квалификацияле, көндәшлеккә сәләтле, иҗади фикерле, заманча, динамик үзгәрүчән дөньяда шәхес  тәрбияләргә сәләтле булырга тиеш. Хәзерге заман укытучысы өчен ирешелгәннәрдә туктап калмау, һичшиксез, алга бару бик мөһим, чөнки укытучы хезмәте ул – чиксез иҗат чыганагы.

1994 елдан бирле мин Әлмәттәге Ризаэддин Фәхреддин исемендәге 1 нче татар гимназиясендә хезмәт куям. Узган гасырның 90 нчы елларында ачылган милли мәктәпләр арасында ул хәзер үзе генә калып бара. Милли уку йорты буларак төп максатыбыз – балаларны үз телләрен хөрмәт итәргә, аны бөтен нечкәлекләре белән белүгә омтылырга, халкыбызның тарихын, гореф- гадәтләрен, йолаларын хөрмәт итәргә һәм яратырга өйрәтү. Үз телен камил белгән кеше башка телләрне дә хөрмәт итә һәм өйрәнә. Әгәр без үз телендә укый-яза белмәгән, фикерләмәгән балалар тәрбиялибез икән, безнең киләчәгебез юк. Әйе, бүген күп дәресләр ике телне күз алдында тотып алып барыла. Замана таләбенә сылтап, бу юлдан киткәнне сизми дә калдык кебек. Әмма соңгы елларда туган телебезгә карата булган сәясәт вакытында гимназия үзенең асылын саклап кала алды. Мөгаен, бу – безнең милли тәрбиядән, сыйфатлы татар теле дәресләреннән бервакытта да тайпылмавыбызның нәтиҗәседер. Кайбер мәктәпләрдә туган тел дәресләреннән баш тартканда, без 100 процент баланың бу дәресләрне укуына ирешә алдык. Монда гимназия администрациясенең дә, ата-аналарыбызның да, туган тел укытучыларының да өлеше зур. Бүгенге көндә гимназиябездә 1036 бала белем ала. Аларга 70 мөгаллим белем һәм тәрбия бирә. Коллектиыбыз бер максатны күз алдында тотып эшли: рухи-мәдәни традицияләргә, халык педагогикасына нигезләнеп, яшь буында милли үзаң тәрбияләү, зыялы  татар шәхесләре үстерү.

«Әгәр педагогик коллективта талантлы, үз эшенә гашыйк педагог бар икән, тәрбияләнүчеләр арасында сәләтле һәм талантлылар, һичшиксез, булачак. Яхшы педагог булмаса – талантлы укучылар булмый», – дип язып калдырган күренекле совет педагогы В.А.Сухомлинский. Хәзерге заман укытучысы өчен ирешелгәннәрдә туктап калмау, алга бару бик мөһим, чөнки укытучы хезмәте – ул чиксез иҗат чыганагы. Бүген укытучы өчен аның һөнәре – үз максатларыңны тормышка ашыру, канәгатьләнү һәм танылу чыганагы ул. Хәзерге заман укытучысы – елмаерга һәм әйләнә-тирәдәгеләр белән кызыксынырга сәләтле кеше, чөнки укытучы балага кызыклы булганда гына мәктәп яши. Гимназиябездә сәләтле мөгаллимнәр байтак. Минем аларның берничәсенең исемнәрен атап үтәсем килә. Болар: математика укытучысы, Россия халык мәгарифенең мактаулы хезмәткәре Тәнзилә Хаҗи кызы Әшрәпова, чит телләр укытучысы Айгөл Мизхәт кызы Әхмәдиева, рус теле һәм әдәбияты укытучысы Лариса Әмирҗан кызы Гуро, татар теле һәм әдәбияты укытучысы Рания Газизҗан кызы Гыйниятуллина, технология укытучысы Рамил Хөснетдин улы Яһудин, физик тәрбия укытучысы Галимҗан Муллаян улы Хәйдәров һ.б. Алар бар сәләтләрен  үз укучыларына бирә. Алар – музыкант һәм җырчы да, биюче һәм рәссам да, скульптор һәм нәфис сүз остасы да, артист һәм режиссер да, һәм боларның барысын да үзләрендә берләштерә алалар икән, димәк, гимназия тәрбияләгән балалар үзләренә биргән бар нәрсәне сеңдерә. Димәк, без салган орлыклар аларның һәркайсында калачак. Киләчәктә кем генә булмасыннар, алар үз сәләтләрен күрсәтәчәкләр әле!