Укыту-тәрбия процессында музей мөмкинлекләреннән файдалану

Лира ЛАТЫЙПОВА,

Мөслим районы Баек төп мәктәбенең I квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы  

Татар халкының гасырлар буена тупланып килгән мирасын, күңел бизәкләренең матурлыгын балаларга җиткерү, алар күңелендә милли мәдәнияткә мәхәббәт тәрбияләү – изге эш ул. Халкыбызның сәнгатен, көнкүрешен, тарихын өйрәнгәндә балаларда туган җиргә мәхәббәт, үткәннәргә хөрмәт хисләре уяна, буыннар арасында элемтә, бәйләнеш туа.

Мәктәбебездә «Туган якны өйрәнү» музее эшли. Аңа 1965/1966 уку елында нигез салынды һәм 1999 елда рәсми таныклыкка ия булды.

Музеебыз эшчәнлегенең төп максаты – татар халкының гореф-гадәтләренә, йолаларына, тормыш-көнкүреш әйберләренә, аның мәдәниятенә караган документлар җыю; музей предметлары аша укучыларны белемле, тәрбияле, әхлаклы шәхесләр итеп үстерү.

Безнең музейда 840 экспонат бар. Алар, бик озын юллар, күп куллар аша үтеп, музейда үз урыннарын тапкан.

«Туган якны өйрәнү» музеенда һәрбер әйбер бай һәм тарихи әһәмияткә ия. Чөнки һәр экспонатта ата-бабаларыбызның күңел җылысы, аларның рухы, изге хатирәләре саклана. Безнең музей балаларда гына түгел, өлкән яшьтәге кешеләрдә кызыксыну уята. Балалар өчен андагы экспонатлар яңа әйбер булса, олылар өчен – якты хатирәләр… Алар тәэсирләнеп, балачакларына, яшьлекләренә кире кайткан кебек хис итүләрен сөйли.

Элек-электән оста куллы хатын-кызларыбы, мавыктыргыч кул эшләренә бар тырышлыкларын куеп, зәвык белән милли киемнәр теккән. Кышкы озын төннәрдә кызлар, яшь киленнәр, «Аулак өй»ләрдә кич утырып, йон эрләгәннәр, оекбаш-бияләй бәйләгәннәр. Өрсәң очып китәрдәй мамык шәлләр бәйләргә дә оста булганнар. Өйне бизәү өчен төрле бизәкләр төшереп, ефәк җепләр белән ашъяулыклар, сөлге-тастымаллар, намазлык, аяк чолгаулары чиккәннәр.

Безнең музейда да борынгы татар хатын-кызларының һәм ир-егетләренең киемнәре бар. Шулар белән беррәттән, чигелгән калфак, кәләпүш, милли бизәкләр төшерелгән читек, чүәкләр урын алган. Чигелгән, тукылган сөлге-тастымаллар, ашъяулыклар күз явын алып тора. Сабантуйлары, никах туйлары һәм башка милли бәйрәмнәр хатын-кызларыбызның күңел җылысын, күз нурын сеңдергән сөлгеләрдән башка узмаган. Буыннан-буынга күчә килгән бизәкләрнең мәгънәләре югалса да, аларның матурлыгы саклана. Бу сөлгеләр күңелгә ятышлы матур төсләре белән көнкүрешебезне бизәп тора.

Музеебызда: самовар, ипи көрәге, кисәү агачы, күмер савыты, күмер кыскычы, комганнар, чуен, чүлмәк һәм башка табак-савытлар, бала бишеге, сәгатьләр коллекциясе, үтүк кебек көнкүреш әйберләре урын алган.

Туку станогы элементлары, эш кораллары да кешеләрдә зур кызыксыну уята. Бигрәк тә башлангыч сыйныфларда укучы балаларның бирердәй сораулары күп, музей экспонатларын тотып карыйсылары килә. Үткәннәребез турында сөйләгәндә аларның күзләрендә очкыннар кабына. Димәк, ата- бабаларыбыздан калган мирас буыннан-буынга күчәр, югалмас.

«Туган якны өйрәнү» музеенда түбәндәге экспозицияләр эшли: «Татар халкының көнкүреш әйберләре», «Эш кораллары», «Милли киемнәр», «Сәнгатьле чигү, тегү» һ.б.

Мәктәп укучылары, укытучылар, ата-аналар һәм башкалар – безнең хөрмәтле кунакларыбыз. Музей үзенең эшен мәктәбебезнең татар теле һәм әдәбияты укытучылары белән тыгыз бәйләнештә алып бара.

Мәктәп музейлары тәрбия эшендә зур әһәмияткә ия. Анда тупланган экспонатлар, материаллар ярдәмендә укучыларны актив эшчәнлеккә юнәлтеп, аларның күңелендә мәрхәмәтлелек, шәфкатьлелек хисе уятырлык күп төрле чара үткәрергә була. Музейда лекция-әңгәмәләр, викториналар,очрашулар һәм фәнни-гамәли конференцияләр уздырыла. Халкыбызның «Сөмбелә», «Нәүрүз», сабантуй, «Каз өмәсе», «Аулак өй» бәйрәмнәрендә үткәрелгән төрле-төрле уеннар тәрбия чарасы буларак зур әһәмияткә ия.

Музей экспонатлары җансыз әйбер генә булып калмый, алар татар халкының милли бәйрәмнәрендә балаларга гына түгел, авыл халкына да күрсәтелә. Киләчәктә музей эшен тагын да киңәйтергә, аның фондын баетырга уйлыйбыз. Халык тормышын, көнкүрешен тирәнрәк өйрәнү максатыннан түбәндәге темалар буенча эзләнү-тикшерү эшләре алып барабыз:

– Әби-бабаларыбызның тамырлары, үткәннәре.

– Борынгы кешеләр ничек дәваланганнар?

– Крестьян өе, җир эшкәртү, мал-туар асрау һ.б. һөнәрләр.

– Идел буе халыкларының кием-салымы.

– Милли йолалар, бәйрәмнәр.

«Ватан-ана хакына».

– Авылыбызның үткәне, бүгенгесе.

– Авылыбызның күркәм кешеләре.

Музеебызның матди-техник базасын ныгыту өстендә эшлибез.

Төрле өй кирәк-яраклары: савыт-саба, чигелгән, тукылган әйберләр, борынгы кием-салым элементлары, борынгы китаплар, сәгатьләр, уен кораллары – боларның барысы да музей экспонатлары буларак безнең өчен зур тарихи әһәмияткә ия. Сандык төпләрендә яткан, чормаларда тузан җыеп торучы, үзебезгә кирәк булмаган әйберләребезгә һәрчак музеебызда урын табыла.

Шулай итеп, музеебыз 50 ел буена шактый баеды, яңартылды. Җыеп әйткәндә, балаларга алдагы буыннарның бай тормыш тәҗрибәсен өйрәтү, тарихы, гореф-гадәтләре, йолалары белән таныштыру, фикерләү сәләтен үстерү, язма һәм сөйләм культурасын баету, мөстәкыйльлек тәрбияләү кебек төп максатларга ирешү өчен музей материаллары – чиксез бай хәзинә.