Укучыларның танып белү эшчәнлегендә туган як тарихын өйрәнүнең роле

 

Чулпан СӘЙФУЛЛИНА,

Мамадыш районы Көек-Ерыкса урта  мәктәбенең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы

 Туган авыл. Туган җир. Туган нигез. Бу изге сүзләр һәркемгә таныш һәм кадерле.  Туган якны өйрәнү укучыларның танып белү эшчәнлегенә зур йогынты ясый. Яшь кеше милләт җанлы, үз халкының улы булып җитлегә алсын, анда милли аң ышанычлы формалашсын, танып белү күнекмәләре барлыкка килсен өчен   төрле эшләр башкарыла:

– тарихи төбәкне өйрәнү, аның тарихи үткәне турында материаллар туплау;

– укучыларда район, авыл тарихы турында күзаллау булдыру;

– яшь буында туган төбәгенә, аның хөрмәткә лаек шәхесләренә ихтирам, мәхәббәт тәрбияләү;

– районыбыз, авылыбыз тарихына бәйле шәхесләрне өйрәнү һәм эзләнү күнекмәләрен формалаштыру;

– рухи-әхлакый сафлыкка ия булган иҗади шәхес тәрбияләү;

– иҗадилык, эзләнүчәнлек, проект төзү технологияләрен белү, проектны яклый алу;

– балаларда үз халкына,тарихына, гореф-гадәтләренә, мәдәниятенә карата кызыксыну уяту, үз милләте тарихына, яшәешенә битараф булмаска өйрәтү;

– балаларда үз халкы белән горурлану хисе тәрбияләү.

Авыл тарихын, авылыбызның күренекле шәхесләрен ачыклыйбыз, авылым эчендәге һәм тирә-яктагы тау, чокыр, болын, елга һәм башка географик объектларның атамаларын өйрәбез. Күркәм йолалар, борынгы гореф-гадәтләрне яңарту максатыннан халык авыз иҗаты туплыйбыз. Киләчәк буын өчен авыл тарихын өйрәнүгә материал туплау бик мөһим. Архивларда күп кенә материаллар юкка чыккан, безгә тарихны сөйләп калдыручы өлкән яшьтәге кешеләрнең саны көннән-көн кими. Алар буыннан-буынга сөйләнеп килгән хатирә-вакыйгаларны үзләре белән алып китә. Милли гореф-гадәтләребез онытылып бара. Шушылардан чыгып, эзләнү эше алып барабыз. Мамадыш районы һәм Көек-Ерыкса, Яңа Комазан авыллары тарихын өйрәнү, бүгенгесен барлау, авылның истәлекле урыннарына, чишмәләргә экскурсиягә бару, мәктәп тарихын өйрәнү, данлыклы һөнәрчеләре, сәнгать сөючеләре белән очрашу оештыру аша дөньяга караш, фикерләү, танып-белү формалаштырабыз. Авылыбыздан чыккан күренекле шәхесләр аз түгел. Атказанган мәдәният хезмәткәре Гөлнәзирә Талипова, Минзәлә театрын оештыручы Мулланур Мостафин, язучылар Миркадәм Матшин, Амур Фәләх, ветеран укытучыбыз, язучыбыз Рәсимә апа Галиева, “Ватаным Татарстан” газетасы журналисты Люция Фаршатова һәм күп кенә башка шәхесләр – горурлыгыбыз. Без балаларны милли үзаңга һәм гражданлык хисенә ия булган шәхесләр, Ватанның лаеклы уллары, кызлары итеп тәрбияләүне күз алдында тотабыз. Ватанпәрвәрлек – үз илеңә, туган җиреңә, халкыңа, табигатькә, милли традицияләргә, мәдәнияткә мәхәббәт ул. Гармунчылар, Сәхригә чыгып, берсен-берсе уздырып уйнап, авылның үзенә генә хас такмакларын җырлауларын сөйләгәч, укучыларга бик кызыклы булып китә.

Үз тарихын белмәгән халыкның киләчәге юк. Моның өчен һәр бала үз гаиләсенең тарихын белергә, шуның аша халыкка якынаерга тиеш. Шәҗәрәне өйрәнү нәсел-ыру традицияләрен, гореф-гадәтләрен, йолаларын, әдәп-әхлагын, шөгыль-кәсепләрен белү һәм дәвам иттерү өчен дә кирәк. Авылыбызда әдәбиятчы ветеран укытучыбыз Рәим ага Гобәй шәҗәрәләр өйрәнә. Ләкин ул да иң беренче чиратта укучыларның әби-бабаларыннан сораштырып алып килгән шәҗәрәләр белән таныша. Шәҗәрәләрен өйрәнгәндә балалар үзләре өчен кызыклы фактларга да тап булалар. Мәсәлән, Илназ Әхәтов фамилиясенең башка төрле булырга тиешлеген, берәүләр партадашының дүртенче буын туган икәнлеген белергә мөмкиннәр. Шәҗәрә ясый башлаганда иң якын буыннарны өйрәнәбез. Әти-әнисе, әби-бабасы, әби-бабасының ата-анасын тикшерәбез. Аннары гына тирәнгәрәк, инде исемнәре онытылган буыннарга күчәбез. Бабайның атасы исемен белүчеләр дә калмаска мөмкин бит. Җитешергә кирәк!  Өлкән буын кешеләреннән мәгълүмат туплыйбыз. 1929 – 1933 елгы авылдашларыбызның өйләрендә булып, колхозлашу чорлары, сугыш һәм сугыштан соңгы еллар турында белешеп, укучылар авылыбыз тарихы Россия тарихы белән тәңгәл килүен аңлыйлар. Тарихи төбәкне өйрәнү һәм аның тарихын язу – энә белән кое казуга тиң. Авылның үткәне турында язма чыганаклар юк диярлек, чөнки аларны язып баручы булмаган. Бердәнбер чыганак – өлкән яшьтәгеләрнең истәлекләре, буыннан-буынга сөйләнеп килгән хатирә, вакыйга, бәет, мөнәҗәт, риваятьләр. Матди чыганаклар юкка чыгып беткән диярлек.  Тарихчыбыз Алмаз Гыйльман улы Әһлиев, ак әбиебез Нурания Садыйк кызы Рәхимовадан, Хафизә әби Саматова, Газизә әби Мәүлетовадан сөйләтеп алган мәгълүматлар бик кызыклы һәм төгәл. Пугачев восстаниесендә авылдашларның да катнашуы, аклар һәм кызыллар сугышы, Яңа Комазан зираты өстендә окоплар булуы, инеш буасында электр станцисенең булуын белгәннән соң, балаларда кызыксыну тагын да арта. Бөек Ватан сугышы чорында Яңа Комазан һәм Көек-Ерыкса авылларындагы тормыш, мәктәп, уку-укыту мөмкинлекләре… Тулы булмаган мәгълүмат…  Укучылар үзлектән сораша, эзләнә башлыйлар.

Тарихи төбәкне өйрәнгәнгәндә авыл атамаларына да игътибар итмичә мөмкин түгел. Көек-Ерыкса һәм Яңа Комазан  авылларына караган атамалар  арасында бик күптәннән исемләнеп, үзгәрешләр кичермичә, буыннан-буынга күчеп, ерак гасырлар аша безнең көннәргә килеп җиткәннәре дә, әле генә атала башлаганнары да бар. Күбесе – борынгы атамалар. Алар безгә борынгы бабаларыбызның тормыш-көнкүреше, һөнәрләре гореф-гадәтләре, тарихы, теле, төбәкнең табигате, географик үзенчәлекләре, авыл халкының этник  составы, кәсебе, булып узган вакыйгалар һәм башкалар турында мөһим мәгълүматлар бирә. Минем уйлавымча, туган авыл табигатенең һәр географик объекты кешеләрнең яшьлек эзләрен, кадерле хатирәләрен саклау белән бергә, һәрбер җирле атама – үзенең килеп чыгышы, барлыкка килү мәгънәсе белән чал тарих хәбәрчесе ул. Әйтик, Кот чокыры – безнең авылның иң беренче урыны. Явыз Иван чукындыруыннан качып киткән татарлар урнашкан була.

“Явыз Иван яуларыннан качып,

Бире килеп чыккан бабайлар.

Сазлыкларны кичеп, урман кисеп,

Авылымның нигезен салганнар”, – дип яза Рәим ага Гобәй.

Файзә чишмәсе, Солтан чишмәсе, Могыйн чишмәсе, Өлфәт тавы… Кешеләр, аларның язмышлары белән бәйле. Кәрәкә күле, Киндер күл, Долгый күле, Әүрән күл, Батыра күл,  Сай йөзек, Өч тирәк аланы, Имән күпер, Мотал күпере, Ушма өе, Зойка өе, Яшь килен үзәне, Олы чокыр …  Бу атамалар укучыларның игътибарын аеруча җәлеп итә.

Туган як тарихы ул – шунда яшәгән кешеләр тарихы. Кешенең тарихта тамырлары гаиләсенең традицияләрендә, халкының, туган ягының үткәнендә.       Туган як тарихын өйрәнү укучыларга үз төбәкләрендә яшәгән кешеләр турында күбрәк белергә, якыннан танышырга мөмкинлек бирә. Аларның тормыш-яшәешләре укучыларда соклану һәм горурлану хисләре уята, өлкән буын кешеләренә карата хөрмәт тәрбияли. Без үсеп килүче буынга үзенең әтисе, гаиләсе, бабалары эшләрен дәвам итүче икәнен, аның тормышы, нәселе дәүләтнең һәм, ниһаять, илнең бер кисәге икәнен аңлатырга тиешбез. Тарихны сөйләп кенә бала күңеленә сеңдереп булмый. Бала эшчәнлеккә үзе катнашканда гына, үз күзләре белән күреп, үз куллары белән тотып караганда гына үзе өчен ачышлар ясый һәм белмәгәннәрен бүтәннәргә җиткерә ала. Шуңа күрә эзләнү-тикшеренү эшләре эшлибез, мәктәптә укучылар бер-берсе каршында чыгышлар ясый. Нәтиҗәләр булып, азмы-күпме материаллар җыелып, тупланып барыла. “Авылыбызның күренекле шәхесләре”, “Туган илебезне саклаучылар”, “Авылым фольклоры”, “Авылда мәгариф” һәм башка күп кенә папкалар укучылар белән берлектә җыелды. Кирәк чакта әйләнә-тирә, тарих дәресләрендә, сыйныфтан тыш чараларда кулланабыз, табылган мәгълүматлар белән тулыландырып торабыз.

Туган якның тарихын өйрәнүдә каршылыклар да юк түгел: өлкән буын кешеләрнең сафлары сирәгәя бару, пандемия вакытында эшнең тукталып диярлек торуы, авыл мәктәпләрендә укучылар санының азаю да…