Укучыларның дәрестән соң эшчәнлеген оештыруда квест-уен технологиясе

№ 153

(Мастер-класс)

Луиза НӘБИУЛЛИНА,

Раушания НИЗАМБИЕВА

Әгерҗе районы Тирсә урта мәктәбенең туган тел һәм татар әдәбияты укытучылары

 

Кереш сүз.

Теманың актуальлеге. Федераль стандартлар буенча укучыларның дәрестән тыш эшчәнлеген оештыру мөһим урын алып тора. Дәрестән тыш эшчәнлеккә укучыларны тарту, аларны әлеге эшчәнлек белән кызыксындыру өчен нишләргә? Укучыларны җәлеп итә, кызыксындыра торган нинди яңа технология, алымнар кулланып була? Бигрәк тә укучыларны музей эшчәнлеге, туган як тарихын өйрәнүгә укучыларны нинди юллар белән җәлеп итәргә?Бүген укучыларда  мөстәкыйль эзләнеп белем алу күнекмәләре формалашканмы?Ә бүгенге көндә үз халкыңның тарихын, мәдәниятен, гореф- гадәтләрен, төбәгеңнең күренекле шәхесләрен өйрәнү һәм алар турында мәгълүматлы булу бик кирәк. Димәк, бүгенге чыгышыбызның темасы актуаль дип саныйбыз.

Үткәрү формасы: мастер- класс

Структурасы. Мастер -классике өлештән тора. Беренче өлештә квест-уен технологиясе турында теоретик  мәгълүмат бирелә. Икенче өлештә практик рәвештә әлеге технологияне куллану үзенчәлекләре күрсәтелә.

Тема:  Квест –уен технологиясе нигезендә “Музей буенча экскурсия”. Музей-квест.

Максат:

Квест-уен технологиясе нигезендә  музей  буенча экскурсияне кызыклы итеп оештыру юлларын күрсәтү, укучыларны эзләнү эшчәнлегенә җәлеп итү;

— мәктәп музее экспозицияләре , анда тупланган материаллар нигезендә  квест –уенның төрле актив формаларын  кулланып ,  укучыларда туган як , туган мәктәп турында мөстәкыйль белем алуга, үткәнне өйрәнүгә кызыксыну уяту .

Бурычлар:

— квест – уенның эчтәлеге һәм оештыру принциплары турында мәгълүмат бирү ;

—  квест – технологияне куллану буенча практик тәкъдимнәр бирү;

— укытучыларның иҗади потенциалын, үзүсешен үстерүгә шартлар тудыру;

— укучыларның мөстәкыйль эшчәнлеген үстерү.

Үткәрү формасы: интеграль (теория-практика) .

Мастер класс барышы:

1 нче өлеш. Теоретик өлеш.

—                     Безнең уйлавыбызча, квест- технология – креатив, мавыктыргыч һәм заманча технология. Бу технологияне  дәресләрдән тыш эшчәнлектә  куллану кулай һәм кирәкле дип саныйбыз.

  • Беренчедән, квест – технология – сәяхәт уенның бер варианты, ә уен укучыларны активлаштыра.
  • Икенчедән, квест – уен вакыт  барышында укучыларның актив танып- белү, эзләнү эшчәнлеге оештырыла. Димәк, нәрсә ул квест-уен ?

Квест – сәяхәт- уен барышында төрле каршылыклар кичеп, билгеләнгән максатка ирешү

Квест –  төркемнәрдә эшчәнлек. Командалар станцияләр буенча биремнәрне үтәп баралар. Иң  мөһиме: бер бирем эшләгәннән соң, икенче биремнең нәрсә турында булачагы ачыклана.Бу укучыны мотивлаштыруның эффектив ысулы булып тора.
Димәк, укучыны иҗади һәм эзләнү эшчәнлегенә тартуда да бу технологияне куллану кирәклеге күренә.

Квест- технологиянең төп төшенчәләре:
Квест  — ингл. Quest — «эзләү, предмет  эзләү,  маҗаралар эзләү»;
Квест – билгеләнгән максатка ирешү өчен, куелган нәтиҗәгә каршылыкларны үтеп килеп җитү.
Квест  төшенчәсе команда, эрудиция, иҗади фикерләү, җитезлек кебек сүзләр бәйләнешендә карала.
Квест уенның бурычлары:
белем бирү—һәр баланы  актив иҗади процесска тарту. Бирелгән тема буенча индивидуаль һәм төркемнәрдә эшли белү.
Үстерелешле —  кызыксыну уяту, эзләнү эшчәнлеген үстерү, яңалыкка омтылу; эзләнү эшчәнлеге күнекмәләре формалаштыру ,чыгыш ясарга өйрәтү.
Тәрбияви—  толерантлык, бирелгән эшкә шәхси җаваплылык хисе тәрбияләү.

Бурычларны үтәүдә түбәндәге принципларга таяныбыз:
1. Биремнәрнең кыенлык дәрәҗәсе.
2. Биремнәрнең бер- берсенә логик бәйләнешле булулары.
3. Биремнәрнең уен формасында булуы.
4. Биремнәрнең бирелгән вакытка туры килүе.
5. Укучыларның эшчәнлек төрләрен төрләндерү.
6. Кире бәйләнеш һәм каршылыкларны үтеп нәтиҗәгә ирешү.

Квест структурасы.
Уен этаплары . Уен барышында биремнәрне үтәп бару.Биремне төгәл үтәгәндә генә икенче этапка күчеп була.
Командада эшли белү. Укучылар командаларга берләшеп, үзара хезмәттәшлеккә нигезләнеп эшли.
Инструктор  һәм уенчылар. «Инструктор – ярдәм итүче.
 Квест- технологиянең әһәмияте:
1. Укучыларны активлаштыра, актив эзләнү эшчәнлегенә этәрә.
2. Укучыны мавыктыра.
3. Командада үзара хезмәттәшлеккә нигезләнеп, киңәшләшеп эшләргә өйрәтә.
4. Кирәкле мәгълүматны уен аша истә калдырырга ярдәм итә.

2. Практик өлеше.

— Ә хәзер квест- уен технологиясен  практик таныштыру этабына күчәбез. Без хәзер сезнең белән мәктәбебездә оештырылган музейлар буенча сәяхәткә чыгарбыз.

Оештыру өлеше

—                     Исәнмесез, укучылар! Музейлар буенча сәяхәтебезне башлыйбыз.Максатыбыз: уен- сәяхәттә,мөстәкыйль рәвештә эзләнеп, туган авылыбыз Тирсә, аның халкы, гореф- гадәтләре, күренекле авылдашлар, мәктәбебез тарихы турында белем алу. Шуның өчен без сезнең белән музей-квестта катнашырбыз.Аның өчен бу уенда безгә бирелгән карточкалар буенча төрле биремнәр , башваткычлар чишәргә, ягъни эзләнергә кирәк булыр, ә барлык мәгълүматны сез мәктәп стендларында , музей залларында таба аласыз. “Эзлим, табам, беләм.”Бу сүзләр сезгә сәяхәтегездә юл күрсәткече булыр .

Беренче станция “Мәктәп рекреацияләре”. Мәгълүматны сез мәктәп тарихына бәйле стендларда күрә аласыз. Биремле карточкалар тәкъдим итәбез.

  1. Яңа мәктәп бинасы кайчан ачыла ? ___________ (2007нче ел )
  2. “Бөтен  кешедән өйрәнегез, ә берсенә дә тиңләшмәгез” дигән сүзләрнең тәрҗемәсен табыгыз, авторын атагыз? ____________(«Учитесь у всех, не подражайте никому». Максим Горький)
  3. Мәктәпкә кергәндә кемгә мемориаль такта куелган? Сез аның турында нәрсәләр беләсез? ______________ (Фатыхов Раушан Альберт улы)
  4. Эмблемадагы атка утырган кеше икенче төрле ничек атала?  (Җайдак)
  5. Эмблемадагы кешенең исемен атагыз . (Әгерҗе)
  6. Әгерҗе районы туграсында тимер юл символын нәрсә белдерә?  ________________________ (Алтын канат )

Ачкыч сүзне  әлеге җавапларның беренче хәрефләре белдерер, Моның өчен ребус чишәргә кирәк 52-34- (ӘГЕРҖЕ) .Бу сүз — Әгерҗе.

— Тирсә мәктәбенең беренче директоры кем булган? Аның турында мәгълүматны кайдан белергә була?__________________________ (Адылов Гыйният Каримович) .

2 нчестанция

“Мәктәп тарихы музее”  станциясенә рәхим итегез. Мәгълүматнымәктәп тарихы музее стендларыннан һәм андагы экспонатлардан табарга мөмкин.

— Безнең авылда революциягә кадәр уку йорты ничек аталган? _________ (мәдрәсә)

— Революциягә кадәр бу  уку йортында кызларга кемнең әнисе белем биргән?  Бу шәхес турында язылган китапны табыгыз. (мәдрәсә, Заһирә Байчурина)

“Өмет йолдызлары” дигән әлеге китап сезгә авылдашыбыз, күренекле шагыйрә, укытучы Заһирә Байчурина турында белергә ярдәм итәр. Димәк, икенче  станцияне үтәргә биремнәр дә шунда яшерелгән .

—                     Заһирә Байчурина  кайда белем алган?

3 нче станция.«Мәдрәсә» станциясе

  1. Безнең авылда мәдрәсә кайчан ачылган? (1815нче ел )
  2. Нинди фәннәр укытылган ? ( 1. Әлифба, имла, уку  ; 2.Хисап 3. Иман шарты; 4. Хәфтияк; 5. Сүрәләр ятлау.)
  3. Рус – татар башлангыч мәктәбе кайчан ачылган  ? ( 1882 нче ел)
  4. Табышмакның җавабы дүртенче тукталышка ачкыч булыр .

Акчасыз керәсең , хәзинә алып чыгасың (ачкыч сүз–мәктәп)

4 нче станция «Мәктәп»  тукталышы

—  Авылыбыздагы беренче совет мәктәбе кайсы өязгә карый? (Алабуга өязе)

— Кайсы авылда укытучылар әзерләү курсы ачыла   ? ( Мордывый)

— Кайсы елда башлангыч мәктәп җидеелык итеп үзгәртелә  ? ( 1926нчы ел )

-Урта мәктәпнең беренче директоры? (Харисов Райен Газизович)

— 2004 нче елдан “Әгерҗе хәбәрләре “ газетасында баш мөхәррир булып эшләгән журналист , мәктәбебез һәм авылыбыз горурлыгы .Ул кем? (Зарипова Рамзия Сабир кызы)

—                     Ачкыч сүзне  төшеп калган хәрефләр буенча “Әгерҗе хәбәрләре “ газетасында язылган мәкаләдән табарсыз (Тирсә)

5 нче станция. Тирсә авылы . «Дан залы»станциясе.

— Бу залда авылыбызның күренекле хезмәт һәм сугыш батырлары , тарихи вакыйгалар турында мәгълүматалып була.

— Бөек Ватан сугышында безнең авылдан ничә кеше катнашкан ? ______(390)

— Тыныч тормышта тырыш хезмәте өчен кем Ленин ордены белән бүләкләнгән?   ________________ (Шәмсетдинов  Йөзленур Шәмсетдин улы )

-XVIIIгасырда ничә Тирсә восстаниесе була? Ничәнче елларда?  (2 , 1742-1744; 1764-1767)

Беренче санның суммасы икенче станциягә җитәргә ярдәм итәр. Чыккан сан – адым саны.

6 нчы станция. “ Халкыбыз көнкүреше” музее.

Алдагы станция авылыбызның көнкүрешенә багышлана.

—                     XXгасыр башында хатын-кызлар үтүк буларак нинди предмет кулланганнар. Шул предметны табыгыз һәм исемен атагыз. ( бәләк)

  1. Икенче бирем шул предметның артында . Зәки Нуриның шигырь –табышмагы ярдәм итәр.

Толыбы өйдә,

Җиңе урамда.

Саклый ул безне

Салкын буранда.

     (Мич)

  1. 2.                Татар өендәге үзенчәлекле җиһаз .Табышмакны  тыңлагыз һәм җавабын  музейдан табыгыз. 

Бар бер матур агач сарай,

Әйләнәсе суккан калай.

андык).

  1. Мичтә нинди милли ризыклар әзерләнгән?   (бәлеш , өчпочмак,  өлеш, коймак, пәрәмәч, бөккән, гөбәдия, кыстыбый и һ.б.)
  2. Үзе җырлый, үзе сыйлый.  ( Самавыр)

— Татар халкы гомер-гомергә кунакчыл халык булган. Кунакны чәй  белән сыйлау –татар халкының якты йөзе, яшәү рәвеше, милли сыйфаты.

Ачкыч сүзне көзге ярдәмендә табарсыз

 (Музей)

—                      Сезнең кулыгызда ачкыч сүзләр: Әгерҗе , мәктәп, Тирсә , музей. Шушы сүзләр белән сәяхәтебезгә нәтиҗә ясыйбыз.

Рефлексия этабы.

-Димәк, мәктәптә нинди  музейлар бар? Музейда нинди мәгълүмат алырга була? Сез туган як, туган авыл, туган мәктәп турында нинди яңа мәгъләмат алдыгыз? Музейга сәяхәт-уен сезнең өчен файдалы булдымы? Үзбәя.

Нәтиҗә. Димәк, сезнең өчен музей туган як турында, мөстәкыйль эзләнеп, белем һәм мәгълүмат алу чыганагы була ала. Без сезнең белән музейга сәяхәт итеп, туган мәктәбебезнең , авылыбызның тарихын , анда яшәгән авылдашларны һәм халкыбызның гореф-гадәтләрен искә төшердек һәм алар турында яңа мәгълүмат алдык.

Йомгаклау сүзе.

Квест-уен формасында экскурсия –ул белем һәм уен эшчәнлеген үзенчәлекле берләштерү. Әлеге уен барышында укучылар туган авылы , аның тарихы турында яңа фактлар белән таныша. Сайланган тема буенча кирәкле мәгълүматны укучы экскурсоводтан, аның чыгышыннан түгел, ә мөстәкыйль рәвештә эзләнеп ала. Шулай итеп,  укучыларның тарих белән кызыксынуы маҗаралы уен- сәяхәт ярдәмендә үстерелә, кызыклы музей экспонатлары  укучы күңеленә  эмоциональ тәэсир итә,  шуңа күрә мөстәкыйль һәм эзләнеп  алынган белем- мәгълүмат онытылмый.

Квест-уен технологиясен укучыларның дәрестән тыш эшчәнлеген оештыруда куллану укытучыга укучыга шәхси якын килергә, аның интеллектуаль һәм рухи үсешен стандарт булмаган алымнар белән үстерергә ярдәм итә.