Укучыларның бәйләнешле сөйләмнәрен үстерүдә мнемотехника алымын куллану

№ 187

(Осталык дәресе)

Чулпан БАҺАВЕТДИНОВА,

Аксубайдагы 2 нче урта мәктәпнең I квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Максат. Мнемотехника алымы белән таныштыру, мастер класста катнашучыларда мнемотехника турында күзаллау булдыру, төрле биремнәр аша мнемотехника алымын   аңлауларына шартлар тудыру. Мастер класста катнашучыларның актив булуына, үз фикерләрен әйтә алуларына ирешү.

Осталык дәресе барышы

Укытучы. Хәерле көн, хөрмәтле коллегалар! Мин сезне осталык дәресендә күрүемә бик шатмын.

Сезнең каршыгызда Өмет аланы сурәтләнгән. (А3 форматта тактага беркетелә.) Ләкин ул буш, без аны бергәләп бизәрбез. Сезнең алдыгызда рәсемнәр бар, сез бу рәсемгә бер сүз белән генә бүгенге мастер-класстан нәрсә көтүегез турында язарга тиеш буласыз. (Үзара аңлашу.)

Эшебезне табышмак әйтүдән башлап җибәрик әле.

1 нче төркемгә.

Көйдергән дә ул,

Сөйдергән дә ул,

Иң ачы да ул,

Иң татлы да ул.

Ул нәрсә?

Җавап: тел.

Укытучы. Дөрес. Ә хәзер, 2 нче төркемдәгеләр, чираттагы табышмагыбыз сезгә.

Ул кирәк икән Римга да илтә.

Җавап. Тел. (2 нче слайд)

Укытучы. Тел, тел дибез, нәрсә соң ул тел?

Рөстәм Миңнеханов 2021 елны Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы дип игълан итте. «Телебез – рухи яктан берләштерүче зур көч», – диде ул.

Мин сезгә серле тартма алып килдем. (Тартма алып чыгыла. Аның эчендә – портрет.) Әлеге тартмада татар әдәби телен үстерүгә зур өлеш керткән күренекле кешеләрнең портретлары. Алар туган телебез турында бик матур фикерләр әйткәннәр:

«Без – татарлар, телебез – татар теле, мөстәкыйль һәм камил тел ул». Бу сүзләр кемнеке? (К.Насыйри)

«Туган телне өйрәнү – бөек эш. Яшәсен халык әдәбияты! Яшәсен туган тел!». Бу сзләрне кем әйткән? (Г.Тукай) 

Укытучы. Туган телне өйрәнү – бөек эш, дигән Г.Тукай. Сез аның белән килешәсездер дип уйлыйм. Телне саклау,  укучыларга телне өйрәтү, телгә мәхәббәт уяту без – укытучылардан  күп хезмәт сорый. Эшебез нәтиҗәле булсын өчен без дәрестә нинди алымнар, технологияләр кулланабыз? (Җаваплар тыңланыла.)

– Ә хәзер экранга күз салыгыз, анда ике алфавит бирелгән, алар бер- берсеннән нәрсәсе белән аерылып тора?

Көтелгән җавап.  Рәсемле булуы белән.

– Истә калдыру өчен кайсы  алфавит уңайлырак?

Көтелгән җавап. Рәсемле алфавит. Йөз тапкыр ишеткәнче, бер тапкыр күрүең яхшырак, дигән борынгылар.

– Әйе, рәсемле булганга күрә истә калдырырга җиңелрәк. Менә әлеге алым – мнемотехника алымы дип атала.

Димәк, бүгенге осталыкдәресемнең темасы – «Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә мнемотехника алымын куллану».

Мнемотехника – истә калдыруны җиңеләйтә торган махсус ысуллар тупланмасы. Мнемотехника ул – грек теленнән тәрҗемә иткәндә, «истә калдыру, хәтер үстерү технологиясе» дигәнне аңлата. Мнемотехника барлыкка килгәнгә 2000 елдан артык.

Мнемотехника алымын уйлап табучылар – Пифагор, Аристопель, Александр Македонский.

Мнемотехника  җиңел юлдан авырга таба төзелә.

Бу алым безгә эшебездә ничек ярдәм итәр соң? Башта кыскача аңлатып китәм. Аннан соң бергәләп эшләп карарбыз. (6 нчы слайд)

Мнемотехника структурасы:

 

Мнемошакмак         Мнемоюллар                     Мнеотаблица                         

 

Мнемашакмак бер сүз яки сүзтезмә булырга мөмкин (мәсәлән, кояш нинди? сары, түгәрәк, якты, нурлы).

 

Мнемоюллар – бер җөмлә яки шигырьнең бер юлы. Мәкаль, табышмак булырга мөмкин.

Табышмак. Печән ашый, май ташый. (Сыер)

 

Мнемотаблицалар. Тулы бер шигырь я әкият керергә мөмкин.

Эчтәлекне сөйләгәндә мнемотаблицаларга таянып сөйләү. Укучылар барлык анда катнашучыларны күрәләр, җөмләне дөрес итеп төзеп, билгеле бер эзлеклелекне саклап сөйлиләр. (Мәсәлән, Әминә Бикчәнтәеваның «Туп» шигыре.)

 

 

 

Укытучы. Ә хәзер инде сезнең белән төркемнәрдә биремнәр эшләп карабыз.

1 нче бирем. Бирелгән табышмаклардан мнемотаблицалар төзергә.

– Минем кулымда ике конверт, аларның эчендә табышмаклар һәм шул табышмакларның эчтәлегенә туры килгән рәсемнәр бар. Сез, өстәлдәге ак кәгазьләргә шушы рәсемнәрне ябыштырып, мнемотаблицалар төзисез. Төзеп бетергәч, табышмаклар үзегездә кала, төзелгән мнемотаблицаларны төркемнәр белән алмашып, шушы мнемотаблицаларга таянып, табышмакны әйтәсез, җавабын табарга.

1 нче төркем

Түгәрәк – ай түгел,

Сары – май түгел,

Койрыгы бар – тычкан түгел. (Шалкан)

2 нче төркем

Кош түгел, оча,

Ябалактан курка,

Чикләвек ярата,

Сызгырса, урманны яңгырата. (Тиен)

Укытучы. Төркемнәр эшләгән арада без сезнең белән шундый ук биремне үтәп карарбыз. (Печән ашый, май ташый (тактада бирелә.)

Ә хәзер эшебез авыррак. Мнемошакмаклар белән эшләрбез.

2 нче бирем. Мнемотаблица буенча сөйләргә.

Мин сезгә әзер мнемотаблицалар бирәм. Бирелгән схема буенча шигырьне сөйләп күрсәтәсез.

1 нче төркемнең шигыре

Яратам

Яратам мин өемне,

Әти белән әнине,

Абый белен энемне,

Бишектәге сеңлемне.

Яратам мәктәбемне.

Укытучы апамны,

Дусымны, иптәшемне,

Уйнап йөргән бакчамны. (Шәйхи Маннур)

2 нче төркемнең шигыре

Әни кирәк

Көннәр якты булсын өчен,

Әни кирәк.

Йокы татлы булсын өчен,

Әни кирәк.

Җил-яңгырдан саклар өчен,

Әни кирәк.

Усаллардан яклар өчен,

Әни кирәк.

Ашлар тәмле булсын өчен,

Әни кирәк.

Дөнья ямьле булсын өчен

Әни кирәк. (Роберт Миңнуллин)

Укытучы. Төркемнәр эшләгән арада сезнең экранда бирелгән рәсемнәр буенча шигырьне сөйләп күрсәтегез.

(Әминә Бикчәнтәеваның «Туп» шигыре. (Тамашачылар белән эш.)

Укытучы. Ә хәзер төркемнәрне тыңлап карыйбыз.

Төркемнәргә сорау. Шулай итеп, Мнемотехника алымын нинди эш төрләрен эшләгәндә куллана алабыз? Бу эш алымы нинди нәтиҗә бирәчәк?

Мнемотехника:

– истә калдыруны җиңеләйтә, хәтерне арттыра, гомумән, балаларның уйлап сөйләү эшчәнлеген үстерә;

– сөйләм телен үстерү буенча дидактик материал булып тора;

– аларның сүзлек запасын баетканда һәм сөйләм телен үстергәндә кулланырга мөмкин;

– хикәя төзегәндә һәм эчтәлек сөйләгәндә шигырь ятлаганда һәм табышмакларга җаваплар эзләгәндә кулланырга мөмкин.

Укытучы. Мастер-классыбызның ахырында Өмет аланына әйләнеп кайтыйк. Сезнең алдыгызда рәсемнәр бар, шул рәсемнәргә сез мастер-класс башында язган өметләрегезнең аклану-акланмавын язарга тиеш буласыз. Сез нәрсә көттегез, шул булдымы? Сездә нинди хисләр, тәкъдим, киңәшләр туды? Шулар турында язып, фикерләрегезне безгә дә җиткереп, рәсемнәрне әлеге аланга ябыштыруыгызны сорыйм. (Фикерләр тыңланыла.)

Укытучы. Татарстаныбыз – күпмилләтле дәүләт. Туган телебезне саклау өчен бөтен мөмкинлекләр дә бар.

Әйдәгез, бергәләп экранда  яшеренгән җыр юлларын искә төшерик әле.

Мин яратам сине, Татарстан

Мин яратам сине, Татарстан,

Ал таңнарың өчен яратам,

Күк күкрәп, яшен        яшьнәп яуган

Яңгырларың өчен яратам.

Мин яратам сине, Татарстан,

Тугайларың өчен яратам,

Тукайларың, Сәйдәшләрең өчен,

Җәлилләрең өчен яратам.

(Бергәләп әлеге җырны башкаралар.)