Укучыларны киләчәк тормышка әзерлибез

№ 174

Илнур ШАКИРҖАНОВ,

Мамадыш районы Урта Кирмән урта мәктәбенең I квалификация категорияле ТИН һәм география укытучысы, IX сыйныф җитәкчесе 

Мәктәптә дөрес һөнәри тәрбия бирү – бик мөһим мәсьәлә. Чөнки ул мәгариф системасын – илнең икътисади системасы, ә укучыларның теләкләрен һәм мөмкинчелекләрен киләчәкләре белән бәйли. Җәмгыятьнең алга таба үсеше һәрбер чыгарылыш сыйныф укучысының тормышта үз урынын табуга, дөрес һөнәр сайлап, алга таба илебезгә файда китерүеннән һәм үзенең дә эшеннән канәгатьлек табуына бәйле.

Безнең Урта Кирмән урта мәктәбендә укучыларга һөнәри юнәлеш бирү буенча тыгыз эш алып барыла. Һөнәр сайлау – бик җитди эш. Укучыларга профессия сайлауда дөрес юл күрсәтүче буларак, сыйныф җитәкчесенең дә роле зур. Сыйныф  җитәкчеләре, балаларның яшь үзенчәлегенә карап, һөнәри тәрбия буенча эшчәнлек алып баралар. «100 юл – шуның берсе синеке», «Мин һәм минем киләчәк һөнәрем», «Хыялларны ничек чынга ашырырга?», «Кешеләр тормышта нәрсәгә омтыла?» һ.б. темаларга сыйныф сәгатьләре үтә. Һөнәр сайлау юнәлешләрен билгеләү максатыннан тестлар, анкеталар үткәрелә. Мәктәп китапханәсендә ел дәвамында һөнәри тәрбиягә багышланган китап күргәзмәсе эшли. Мәктәбебездә районыбыз башлыгы Анатолий Петрович Иванов башлангычы белән булдырылган «Тормыш дәресләре» дигән муниципаль проект киң кулланылыш тапты. Әлеге дәресләрнең төп максаты: балаларда туган якка мәхәббәт, рухи-әхлакый ориентир, лидерлык сыйфатлары, хезмәт һәм һөнәри үзаң тәрбияләү, кече яшьтән үк тормышка яраклашырга, дөрес юл сайларга өйрәтү. Укучылар һәр атнаның җомга көнендә үткәрелә торган «Тормыш дәресләре»ндә районыбыздагы һәм республикабыздагы сәнәгать тармагы предприятиеләре эшчәнлекләре белән танышалар,  алардагы һөнәр ияләре турында  мәгълүмат туплыйлар. Укучылар мәктәпне тәмамлагач, кем булып, кайда эшләргә мөмкин икәнен белеп үсә. Шулай ук һөнәр сайлауда укучыларның әти-әниләре белән дә «Баланың дөрес һөнәр сайлавында гаиләнең роле» дигән тема буенча эшчәнлек алып барабыз. IX – XI сыйныф укучыларына төрле уку йортларында белем алучы элеккеге еллар чыгарылыш укучылары белән очрашулар, сайланган уку йортларына «Ачык ишек» көннәренә барулар оештырыла.

Әле күптән түгел сыйныфыбыз белән һөнәри белем бирүче Мамадыш политехник көллиятендә экскурсиядә булдык. Укучылар көллиятнең музеенда булдылар, белем бирү кабинетларын, гамәли дәресләр уздырыла торган лабораторияләрне, остаханәләрне карадылар. Шулай ук студентларның гомуми торакта яшәү шартлары, ял вакытларында спорт белән шөгыльләнергә, буш вакытларын файдалы итеп үткәрергә мөмкинлекләрнең зур булуы белән таныштылар. Көллияттә лицензия буенча авыл хуҗалыгын механикалаштыру, җәмәгать туклануы продукциясе технологлары, икътисад һәм бухгалтерлык хисабы, автомобиль транспортына техник хезмәт күрсәтү һәм ремонтлау, эретеп ябыштыручылар, шулай ук башка һөнәрләргә укырга мөмкин.

фото рффото рф 1

 

Сыйныфыбыз белән «Азык-төлек программасы» ҖЧҖ нең Түбән Ушмыдагы терлекчелек комплексында, Мамадыш шәһәрендәге колбаса ясау цехында, Отаркада урнашкан ит эшкәртү комбинатында да булып кайттык: аларда укучыларыбыз яңа төрле һөнәрләр белән таныша алды.

фото рф3

фото рф 4

 

Укучылар экскурсиядән канәгатъ калды. Мәктәп, район тафыннан оештырылган экскурсияләр –  балаларга алга таба һөнәр сайлауда үзе бер зур ярдәм шул.

Балаларга дөрес һөнәри юнәлеш бирү – тормышыбызның иң мөһим өлкәсе. Сыйныф җитәкчесе буларак, безнең мәктәп балалары киләчәктә үз hөнәрләренең осталары булып үсәрләр дигән өметтә яшим.