Укучыларга күпмәдәниятле белем бирү өчен уңай шартлар булдыру

№55

Дания ХӘКИМУЛЛИНА,

Казандагы 36 нчы гимназия директорының милли мәсьәләләр буенча урынбасары

Венера ИСМӘГЫЙЛЕВА,

Казандагы 36 нчы гимназиянең I квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Тел кеше тормышында зур урын тота. Ул – тормыш чыганагы, белем чишмәсе. Тел кешеләргә бер-берсе белән аралашырга, аңлашырга, бер-берсенең теләк-максатларын, уй-фикерләрен белергә ярдәм итә. Бөек рус педагогы К.Ушинский: «Халыкның теле – аның бөтен рухи тормышының иң яхшы, беркайчан да шиңми, мәңге яшәреп тора торган иң матур чәчәге. Телдә бөтен халык һәм аның Ватаны җанлы рәвештә гәүдәләнә», – дигән. Шуңа күрә татар теленә өйрәтү барышында укучыларны татар әдәбияты һәм мәдәнияте белән кызыксындыру, ә рус телен үзләштергәндә, рус әдәбияты һәм мәдәнияте белән таныштыру гамәлгә ашырыла. Ә безнең 36 нчы гимназиядә ике дәүләт теленнән башка әле тагын немец һәм инглиз телләре дә укытылу, кабинетларның хәзерге заман таләпләренә туры килерлек итеп җиһазландырылган булуы – укучыларга  күпмәдәниятле белем бирү өчен өстәмә уңай шартлар булдыруда мөһим күренеш. Ә гомумән, республикабыз халыкларының телләре һәм мәдәнияте бер-берсе белән тыгыз бәйләнештә үсә һәм камилләшә, бу – үз чиратында, күпмилләтле республикада төрле халыклар үзара килешеп яшәвенә илтә.

 Рус балаларына белем һәм тәрбия бирүдә файдаланыла торган материал татар һәм рус халкы тормышының үзенчәлекләрен чагылдырырга тиеш. Чөнки әлеге уку-укыту материалы укучылырның тел һәм аралашу компетенцияләрен булдыру һәм үстерү чарасы гына түгел, ә туган ил, ватан турындагы белемнәрен формалаштыру чарасы да булып  тора.

Татар телен өйрәнгәндә, әлбәттә, шул телнең шәхесләрен, тарихын, әдәбиятын, мәдәниятен өйрәнү күздә тотыла. Шуңа күрә төрле буын татар әдипләрен өйрәнүгә күп урын бирәбез. Укучыларга үз милләтенең шәхесләре турында чит телдә сөйләшү дә кызыклырак була. Мәсәлән, татар теле дәресләрендә А.С.Пушкин турында укып тәрҗемә итү, аралашу сүзләрне тиз истә калдыру мөмкинлеге тудыра, һәм ул лексиканы башка танылган, шул исәптән, Г.Тукай кебек шәхесләргә куллану даирәсен, һичшиксез, киңәйтә. Бу хакта Г.Тукай һәм А.С.Пушкинның тормыш юлларын, иҗатларын чагыштырып өйрәнгән дәресләрдән чыгып әйтә алабыз.

Күп еллардан бирле Казан шәһәре мәгариф идарәсе һәм Германиянең Брауншвейг шәһәре арасында төзелгән килешү буенча ел саен укучылар арасында тәҗрибә алмашу булып уза. Бу – инде  күптәннән килгән яхшы гадәт, чөнки безнең гимназиядә немец теле II сыйныфтан тирәнтен өйрәнелә башлый. Укучыларыбыз ел саен Германиягә берничә айлык стажировкага бара, ягъни алар берничә ай немец гаиләләрендә үзләренең яшьтәшләре белән бергә яши. Андагы традицияләрне, гореф-гадәтләрне, бәйрәмнәрне үз күзләре белән күрәләр, өйрәнәләр. Алар белән бергә мәктәпкә укырга йөриләр, аралашалар, Германиянең төрле истәлекле урыннарына экскурсияләргә баралар. Соңыннан алар безгә килә, татар яки рус гаиләләрендә яшиләр, ике дус халыкның йолалары, гореф-гадәтләре белән танышалар. Безнең укучылар  белән бергә дәресләрдә утыралар, сыйныфтан тыш чараларны карыйлар. Алар,  башкалабыз Казанның музей һәм театрларында гына булып калмыйча, Татарстан буенча сәяхәткә дә  чыгалар, бик күп истәлекле урыннар белән  танышалар.

Делегация кунаклары өчен безнең татар теле укытучылары да дәресләр күрсәтә. Дәресләрнең берсе «Татарстанда яшәүче халыкларның милли бәйрәмнәре» дигән темага булды. Дәрестә укучылар милли бәйрәмнәр турындагы мәгълүматны башта татар телендә тыңладылар,  аннары рус теленә тәрҗемә иттеләр, видеоматериаллар карадылар, соңыннан шуны ук немец телендә дә аңлатып бирделәр. Татар халкының милли бәйрәме – Сабантуйның Германиядә дә үткәрелүе ачыкланды. Бу турыда килгән кунакларыбыз бик зур ихтирам һәм кызыксыну белән сөйләде. Соңыннан немец халкының үз бәйрәмнәре турында да укучылар бергәләшеп сөйләштеләр, фикер алыштылар.

Иң ахырдан, татар халкының гимнына әверелгән  Г.Тукайның «Туган тел» җырын җырлаганда, гимназия укучылары татарча, русча җырлаганнан соң, кунаклар да торып басып, немец теленә тәрҗемә ителгән сүзләрен интерактив тактадан укып, бергәләп кушылып та башкардылар. Бу – дәреснең  иң сокландыргыч, дулкынландыргыч моменты булды, чөнки бөек шагыйребезне республикада яшәүче халыклар гына түгел, башка милләт халкының да аны олылавын, хөрмәтләвен күрдек. Дөньяда яшәүче барлык халыклар да менә шулай бер-берсенең милли мәдәниятен, сәнгатен, гореф-гадәтләрен, йолаларын, бәйрәмнәрен белеп, хөрмәтләп, дус һәм тату яшәсеннәр өчен, бүгенге көн укытучысы заман белән бергә атларга, һәрвакыт эзләнүдә, күпкырлы талант иясе булырга, укучыларны толерант шәхес итеп тәрбияләргә тиеш.

Гомумән, федераль дәүләт стандартларын гамәлгә ашыруның бер юнәлеше буларак, күпмәдәниятле белем бирү өчен ана теленә һәм чит телгә өйрәтүдә билгеле бер норма белән генә чикләнеп калмыйча, тәрбия һәм белем бирүнең яңа алымнарын кулланырга, заманча технологияләрдән отышлы файдаланырга кирәк.