Уку-укыту эшчәнлегендә информацион-коммуникатив технологияләр куллану

№ 197

Фәридә ГАЛӘВИЕВА,

Казандагы 171 нче урта мәктәпнең югары квалификация категорияле биология укытучысы

Галина ГОМӘРОВА,

Казандагы 171 нче урта мәктәпнең югары квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Гасырлар алышынганда кешелек узганга нәтиҗә ясый, киләчәккә планнар кора. Бу традиция белем бирү сферасын да читләтеп узмый. Бүген үк инде белем бирү системасын камилләштерү, белем сыйфатын үстерүнең төрле юллары эзләнелә.

Җәмгыятькә талантлы, иҗади фикерли, аралаша белүче, инициативалы гражданнар сорала. Укып алган диплом гына тормышта үз урыныңны табуга гарантия була алмый. Мәктәп бусагасын атлап чыгучы кешенең  җаваплылык хисе, дисциплина, белем күтәрүгә омтылыш, эзләнүчәнлек кебек сыйфатларга ия булырга тиешлеген бөтенебез белә. Мәктәпләрдә шундый шәхесләр тәрбияләүгә укучы шәхесенә юнәлдерелгән яңа педагогик технологияләр куллану ярдәм итә.

Бүгенге көндә илебездә дөнья мәгариф тирәлегенә керүгә юнәлтелгән мәгариф системасы урнаша бара. Бу эш укыту-тәрбия процессына зур үзгәрешләр кертүне таләп итә. Белем бирү программалары үзгәртелә, белем эчтәлеге яңа күнекмәләр белән баетыла, мәгълүмат туплауның гадәти ысуллары – телдән һәм язма сөйләм компьютер чаралары белән алмаштырыла. Яңа технологияләр ярдәмендә белем бирү укучыны тагын да активлаштыра, анда мөстәкыйльлек тәрбияли. Ә инде компьютер технологияләрен куллану фәнне югары дәрәҗәдә үзләштерү, максатка омтылучанлык, информацион технологияләр дөньясындагы  яңалыклар белән кызыксыну теләге уята.

Заман таләпләре бүгенге көндә татар телен укыту процессында зур үзгәреш сорый. Мәктәптә белем бирүче мөгаллимнәр  алдында бик тә җаваплы һәм әһәмиятле бурыч тора. Беренчедән, белем  һәм тәрбия бирү бурычы булса, икенчедән, фәнне өйрәнүгә кызыксынуны бетермәү, киресенчә, бу кызыксынуны үстерү бурычы тора. Бу укытучыдан зур һөнәри осталык, түземлелек һәм заман таләп иткәнчә, югары технологияләрдән, мәгълүмати чаралардан хәбәрдар булуын таләп итә. Бүгенге көн укытучыдан иҗади эшли белүне таләп итә. Педагогик эшчәнлектә иҗадилык – бу, беренче чиратта, яңалыкка, үзгәрүчәнлеккә омтылу. Җәмгыятьтәге үзгәрешләрне уңай кабул итү өчен, укытучының заман белән бергә атлап баруы мөһим. Тәҗрибә педагогик эшчәнлекнең нигезе булса, яңалыкка омтылу үсеш-үзгәрешне тәэмин итә. Бүген укытучы, иҗади шәхес буларак, күп укырга, төрле өлкәдәге яңалыклар белән таныш булып кына калмыйча, яңа педагогик технологияләрнең иң нәтиҗәлесен сайлап алып, үзләштереп, эшли белергә дә тиеш. Заманча технологияләр файдаланып белем бирү түбәндәге мөһим бурычларны үтәргә ярдәм итә: укучыда фәнгә кызыксыну уята; аның танып белү активлыгын үстерә; укучыларның иҗади мөмкинлекләрен камилләштерә; белемнәрне тирәнәйтә.

Дәресләрендә информацион-коммуникатив технологияләр кулланып укытуның максатлары булып түбәндәгеләр тора:

– белем биру процессының нәтиҗәлелеген үстерү;

– укыту нәтиҗәләре өчен җаваплылыкны, белем алуга кызыксынуны арттыру;

– укучыларны  киләчәк тормышка әзерләү.

Яңа мәгълүмати технологияләрдән файдалану фәннилек, күрсәтмәлелек, аңлаешлылык, активлык һәм мөстәкыйльлелек кебек дидактик принципларны гамәлгә ашыру мөмкинлеге бирә. Бу очракта укытуның телдән сөйләү, күрсәтмә һәм гамәли методлары кулланыла.

Яңа мәгълүмати технологияләр куллану кызыксынучанлыкны арттыра, белем сыйфатына, уку-укыту нәтиҗәлелегенә, укучының шәхес булып тәрбияләнүенә йогынты ясый. Бу җәһәттән, яңа мәгълүмати технологияләр үзләре үк танып белү, белем туплау коралына әверелә, гомумиләштерү, эзләнү, үстерү, дәртләндерү, тәрбияви һәм контрольгә алу, төзәтмәләр кертү функцияләрен үти. Әмма әлеге яңа мәгълүмати технологияләр телне үзләштерүне тулысынча алыштыра алмый, ә бары тик дәрескә файдалы өстәмә, укучылар һәм укытучылар өчен үзлектән белем алуда үтемле чара булып тора ала.

Информацион-коммуникатив технологияләрне дәресләрдә уңышлы куллану өчен кирәкле җиһазлар, компьютерда эшли белү осталыгы, электрон өйрәтү материаллары һәм Интернеттан алынган материалларның булуы  кирәк. Дәрестә укыту формаларын һәм ысулларын төрләндерү дәреснең  эчтәлеген баерак һәм кызыклырак итә. Бүгенге көндә мәктәпләрдә мөмкинлекләргә ия булган интерактив такталар җиһазландырылган компьютер сыйныфлары бар. Без бу өлкәдә булган яңалыклар белән танышып, аларны үз эшебездә кулланырга тырышабыз. Әмма һәрбер дәресне дә информацион технологияләр кулланып үткәреп булмый, мондый дәрескә әзерлек укытучыдан күп вакыт та таләп итә.

Дәресләрдә информацион технологияләрне куллануның өстенлекле яклары күп. Бу метод укучыларны компьютер белән эшли белергә, текст процессоры ярдәмендә төрле документлар, график программалар, иллюстрацияләр әзерләргә, гади программалар төзергә, электрон почтадан һәм интернеттан дөрес файдаланырга өйрәтә.

Дәресләрдә басма күрсәтмә материаллар күп булмаганда, укучылар интернет челтәренә чыгып, сайтлардан төрле кызыклы материаллар бастырып алалар. Белемнәрне тикшерү дәресләрендә файдалану өчен төрле программада тестлар әзерләүдә дә укучылар ярдәм күрсәтәләр. Тестны эшләп бетергәч, компьютер нәтиҗә ясап, билге куя.

Дәресләрендә куллану өчен презентацион программалар бик кулай. Power Paint программасында төрле иллюстрацияләр эшләргә, принтер аша чыгарып, һәр укучыга таратып та бирергә була. Бу эшләрне дә укучылар бик теләп башкара. Укучылар мөстәкыйль презентацияләр эшли. Шулай ук видеотехниканы куллану да отышлы. Түбән сыйныф укучылары мультфильмнар карарга бик ярата. Компьютер презентацияләреннән файдалану күрсәтмә материалны куллануны үстерә, предметара элемтәне ныгыта, дәреснең җитештерүчәнлеген арттыра, укытучы һәм укучы мөнәсәбәте ныгый. Информацион технологияләрне катнаш дәрестә, дәрес-лекциядә, проект яклаганда, семинар-дәрестә дә кулланырга була.

Шуны да әйтергә кирәк: дәрестә компьютер куллану белән артык мавыгырга да ярамый, чөнки ул укытучы белән укучының үзара аңлашуын, аралашуын алыштыра алмый. Компьютер соңгы елларда уку процессында актив кертелгән яңа һәм иң мөһим чараларның берсе булып тора. Аны куллану яңа информацион технологияләр барлыкка килүгә ярдәм итә. Компьютер технологиясе – компьютер мөмкинлекләрен файдаланып, өйрәнүчегә информацияне әзерләү һәм тапшыру процессы ул.

Алда әйтелгәннәрдән нәтиҗә ясап, шуны әйтергә була: педагогика фәнендә укыту-тәрбия процессы сыйфатын үстерергә булышлык итүче технологияләр шактый. Укытучының бурычы – яңалыклар агымында югалып калмыйча, дөрес юнәлеш алу, укытуның һәр этабы өчен уку материалын аңлатуның иң уңышлы вариантын табу. Шул ук вакытта аларның бер-берсе белән ярашырга тиешлеген дә онытмау зарур. Дәресләрендә мәгълүмати технологияләрне куллануньң өстенлеге бәхәссез. Барыннан да элек, алар – шәхескә юнәлтелгән ныклы һәм вариатив. Төрле технологияләр, компьютер, мультмедиа технологияләре күрсәтмәлелекне, контрольлекне тәэмин итеп һәм күп мәгълүмат биреп, укытуның сыйфатын күтәрергә ярдәм итә, этәргеч бирә.  Заман таләбе буенча, укучыларның компьютер технологияләренә булган кызыксынуларын истә тотып, дәресләрендә компьютер технологияләрен куллану бик отышлы дип саныйбыз. Информацион технологияләрне куллануның өстенлекле яклары күп: дәрес материалы югары күрсәтмәле дәрәҗәдә була, укучының шәхси сыйфатын ачыкларга мөмкинлек бар, төрле дәресләрнең үзара бәйләнешен булдыру, дәрес укыту формаларын һәм ысулларын төрләндерү дәрес эчтәлеген баерак һәм кызыграк итә.

Дәресләрендә  информацион һәм коммуникацион технологияләр куллану укучыларда фәнне тагын да ныграк өйрәнүгә  кызыксыну уята һәм  мәгълүмати җәмгыятьтә яшәргә әзерлек булып тора.