Уеннар аша балаларны туган телдә сөйләшергә өйрәтү

 

Юлия АМАДЕЕВА,

Ольга АЛЕКСЕЕВА,

Казандагы

411 нче балалар бакчасы

тәрбиячеләре

 

Мәктәпкәчә тәрбия учреждениеләренең төп бурычы балаларны рухи яктан бай, физик яктан сәламәт итеп үстерү. Алар төрле юллар белән тормышка ашырыла. Шулар арасында иң әһәмиятлесе – уеннар. Уен ярдәмендә балаларда зирәклек, оешканлык, коллективта үзен тота белү, җитезлек кебек матур сыйфатлар тәрбияләнә. Уеннарның бала психикасына уңай йогынтысы турында күренекле педагоглар Л.С.Выготский, А.Н.Леонтьев, Д.Б.Эльконин, А.В.Запорожец, А.П.Усов та үз хезмәтләрендә язганнар. Уен – ул бала эшчәнлегенең, тормышының аерылгысыз өлеше. Уеннар кешегә яшәве күңеллерәк булсын өчен кирәк. Әйе, җитез, өлгер, зирәк булып үсүе өчен төрле характердагы уеннар балалар тормышының аерылгысыз юлдашы булырга тиеш. Яшь буын тормышның төрле җайсызлыкларына бирешмәскә, уңышсызлыкларыннан җебеп төшмәскә тиеш дибез. Моңа яшьтән үк балаларның төрле уеннар уйнаулары аша ирешергә мөмкин. Дидактик уеннар – балаларны уйланырга, эзләнергә, фикер тупларга, берләштерергә, күнекмәләрне, гадәтләрне тормышта кулланырга өйрәтүче һәм тәрбия бирүче көчле чараларның берсе.

Дидактик уеннар гадәттә 3 төп төргә бүленә: 1) предметлар һәм табигый материаллар белән уеннар; 2) өстәл уеннары; 3) сүзле уеннар. Предмет белән уеннар вакытында уенчыклар һәм реаль предметлар кулланыла. Уен вакытында бала предметларны чагыштырырга, охшаш һәм аерым якларын ачыкларга өйрәнә; предметларның үзенчәлекләре: төсе, зурлыгы, формасы, сыйфаты белән таныша. Соңыннан уенның эчтәлеге катлауландыра. Өстәл уеннары – боларга парлы картиналар, лото, домино уеннары керә. Сүзле уеннар тәрбия чарасы буларак отышлы, чөнки алар барышында күмәклек, дуслык, игътибарлылык, ярдәмләшү кебек матур сыйфатлар, шулай ук бала күңелендә туган телне, халкыбызның үткәнен, гореф-гадәт, йолаларын ихтирам итү, үз милләте белән горурлану хисләре тәрбияләнә. Сүзле уеннарның шигырь калыбына салынган булуы балаларда эстетик зәвык тәрбияли, бәйләнешле сөйләм күнекмәләрен үстерергә ярдәм итә. Режиссёрлык уены – уенчыклар ярдәмендә сюжет уйлап табу, тиешле яссылыкны күз алдына китерү. Бу уен өчен образлы уенчыклар (персонажлар) һәм аларга туры килә торган предметлы тирәлек кирәк. Рольле уен – персонажлар исеменнән сюжет уйлап табу һәм шул сюжет буенча уйнау. Роль өчен атрибутлар: костюм һәм аксессуарлар, сәхнә җиһазлары булдыру кирәк. Кагыйдәле уеннар – махсус җиһазлар кулланып уйнала торган хәрәкәтле уеннар һәм өстәл уеннары (лото, домино, өстәлдәге футбол, хоккей). Сюжетлы уен баладан теге яки бу эшнең реаль, кулга тотарлык продуктын таләп итми. Бала тормышта чын чүкеч белән кадак тотмаса да, бу уен вакытында («Без –төзүчеләр») уенчык чүкеч белән кадак та кага ала. Уен аша төрле ситуацияләрдә бала үзен ничек тотар, кайсы яктан күрсәтер икәнен ачык күреп була. Төрле предметлар, уен атрибутларын кулланып уйналган бу уеннарда балаларның үзара аралашу дәрәҗәсе, сүзлек байлыгы һәм диалогта бәйләнешле сөйләме үсә, үз-үзләрен тоту күнекмәләре формалаша. Уен вакытында баланың акыл үсешендә генә түгел, шәхес буларак формалашуында да алга китеш күренә. Уендагы төрле рольләргә кереп, бала, реаль тормыштагы кешеләрнең эш-гамәлләрен кабатлый, алар арасындагы мөнәсәбәтләрне, эмоцияләрне һәм кичерешләрне уенга күчерә.

Уенга карата педагогик тәэсир итүнең максаты – балаларда уйный белү күнекмәләрен формалаштыру, сюжетның эчтәлеген аңлату һәм аралашу культурасын булдыру. Күпъеллык күзәтүләр һәм тәҗрибәләр күрсәткәнчә,1,5-3 яшькә кадәрге балалар уенчык һәм әйбер – алыштыручы белән шартлы рәвештә аңлашалар. Ә уендагы иптәшләре белән аралашу кыска вакытлы була. 3–5 яшьтә уендагы рольләрне бүлешеп һәм алышынып уйныйлар, предметлар кулланып диалогик сөйләм аша аралашалар. 5–7 яшьтәге балалар уенда бара торган хәлләрне чиратлаштыралар (эпизодлар), 2 –3 баланың фикерен һәм уйлап табу сәләтен эшкә җигеп, сюжет төзиләр. Кешелекнең күптөрле эшчәнлеге кебек үк, сюжетлы-рольле уеннар үзеннән-үзе килеп чыкмый. Уенга баланы, ул уенны уйный белүче кеше (тәрбияче, зуррак бала, әти-әни, күрше баласы һ.б.) өйрәтә. Урамда – ишегалдындагы зуррак балалар, күршеләр, дуслар, күпбалалы гаиләләрдә – олы кешеләр өйрәтсә, балалар бакчасында тәрбияче – гаиләдәге бердәнбер балага абый-апаны, җитеп бетмәгән өлкән буын кешеләрен дә алыштыра. Туган телгә өйрәтү, сөйләм үстерү бурычларын чишкәндә, белем бирүнең төрле алымнары кулланыла. Дүрт яшьтәге балалар белән оештырылган эшчәнлек уен характерын ала. Шундый формаларның берсе булып бармак уеннары тора. Бармак уеннары баланың акыл, фикер эшчәнлеген үстерүдә, дөньяны танып белергә өйрәтүдә бәя биреп бетергесез тәрбия чыганагы. Чөнки әлеге уеннар аша бала әхлакый-этик кагыйдәләр белән дә таныша башлый. Бармак уеннары өлкәннәр белән балаларның үзенчәлекле аралашу, күңел ачу чарасы. Бишек җырлары баланы тынычландыру, юату өчен кулланылса, бармак уеннары, киресенчә, баланың күңелен күтәрү, кәефен яхшырту, көлдерү чарасы булып тора. Ул баланың бармак хәрәкәтләре үсешенә дә ярдәм итә. Балаларның психикасын өйрәнүче галимнәр «бармак хәрәкәтләре үсеше нормада була» дип саныйлар. Димәк, бармакларның сөйләм үсешенә дә тәэсире зур. Бармаклар белән төрле күнегүләр ясау, аларны төрлечә хәрәкәтләндерү – баланың сөйләмен үстерүдә уңай шарт булып тора. Еш кулланыла торганнардан «Бу бармак – бабай, бу бармак – әби…», «Без, без, без идек…» кебек бармак уеннарын атап китәргә була. Төрле татар шигырьләренә кул хәрәкәтләре кушып уйнау да балаларга бик ошый. Мәсәлән, Н.Гайсинның «Юышырга кил, мәче», Х.Халиковның «Гөлнур», З.Гомәрованың «Ул шуңа кечкенә», Ш.Галиевның «Дәү әнигә күчтәнәч» һәм «Әбием коймагы» кебек шигырьләр. Балалар белән эшләү дәверендә төрле предметлар тотып биюләр, хәрәкәтле, аз хәрәкәтле һәм җырлы-биюле уеннар, физкультминуткалар, санамышлар кулланыла. Мәсәлән, «Куян», «Җитез балалар», «Мәче һәм тычканнар», «Очкычлар», «Кошлар» (хәрәкәтле уеннар), «Нәрсә яшерелде?», «Төймә салыш», «Аррта кем тора?», «Сәгать» (аз хәрәкәтле уеннар), «Ак калач», «Без унике кыз идек», «Чума үрдәк, чума каз» (җырлы-биюле уеннар), «Чәбәк-чәбәк», «Үсәм», «Минем тубым», «Кышкы урманда» (физкультминуткалар), «Әке, пәке, эремчек», «Кошкайлар» (санамышлар) һ.б. «Туган телдә сөйләшәбез» дип исемләнгән аудиоязмалар җыентыгына кергән кайбер җырларны балалар яратып тыңлыйлар һәм сүзләрен яттан беләләр. Болар исәбенә «Йомшак су, йөгерек су», «Туп», «Бу – мин», «Матрёшкалар җыры», «Тукран», «Песи» кебек җырлар керә. Атнага бер яисә ике тапкыр татарча мультфильмнар карарга тырышабыз. Соңыннан балалар белән мультфильмның эчтәлеге, аңлашылмаган сүзләре буенча әңгәмә үткәтүне, сорауларга җавап бирүне сөйләм телен үстерүнең иң отышлы алымы дип табам. Кечкенәләрнең сөйләм телен үстерүдә театральләштерү дә зур роль уйный. «Кабартма», «Теремкәй», «Чуар тавык», «Шалкан» әкиятләрен балалар бик яратып сәхнәләштерәләр. Бу очракта өйрәтү-методик комплект эченә кергән маскалар безгә ярдәм итә. Әзер маскалар педагогларның эшен җиңеләйтә, дәрес һәм уеннарны кызыклы, мавыктыргыч итә. Безнең яшәешебезгә компьютер елдан ел ныграк үтеп керә, аның белән бергә информацион коммуникатив технологияләр дә. Информацион коммуникатив технологияләр – ул җәмгыятьнең информацияне җыю, саклау, эшкәртү һәм тарату өчен кулланыла торган алымнар, җайланмалар һәм процесслар җыелмасы. Белем һәм тәрбия бирү эшчәнлеген әлеге технологияләрсез күз алдына китереп булмый. Мин дә балаларны туган телгә өйрәтүдә, аларның сөйләмен үстерүдә яңалыклар кулланырга тырышам. Презентацияләр, мультимедия технологияләре дәресләрне җанландыра, балаларда кызыксыну уята. Матур әдәбият, халык иҗаты, күрсәтмәлелек, предметлар белән уен хәрәкәтләре, кошларның, җәнлекләрнең образларын имитацияләү – болар барысы да нәниләрне туган телгә өйрәтүдә, аларның сөйләмен үстерүдә зур әһәмияткә ия. Балаларның психологик үзенчәлекләрен истә тотып, уен эшчәнлеген оештыруда берничә төп юнәлешне күрсәтәбез: баланың фикерләү, күзаллау сәләтен үстерү; уенны баланың һәр төр эшчәнлегенә,режим моментларына кертү; һәр баланың характерын, темпераментын, шәхси мөмкинлеген, теләген истә тоту.

Балаларның уенын оештыруда педагогларга берничә файдалы киңәш тәкъдим итәбез. 1. Уенны башка шөгыль белән алыштырырга тырышмагыз. 2. Уенны бала тормышының барлык өлкәләрендә дә кулланыгыз. 3. Бала сезне уенга чакырса, шатланыгыз, димәк ул сезне үз итә һәм сезгә ышана. 4. Бала белән уйнаганда, үзегезнең олы кеше икәнлегегезне онытыгыз. 5. Балага уеннан «мәхрүм итү җәза»сын бирмәгез 6. Уен кагыйдәләрен бозган балага тынычрак карарга тырышыгыз. 7. Уен вакытында рольләрне мәҗбүри такмагыз. 8. Чираттагы эш көненә әзерләнгәндә, һәр яңа уенның балага иң яхшы бүләк икәнен исегездән чыгармагыз!

Бу материалларны сөйләү кирәк түгел дип уйлыйм. Без барыбыз да моны яхшы белә. Бездә шундый зур проблема бар.Балаларның бик азы гына татарча сөйләшә, чөнки өйдә әти-әниләр бала белән урыс телендә аралаша. Юк, ата-ана татар теленә каршы түгел, киресенчә, күбрәк татарча сөйләшегез, өйрәнсен, безне дә өйрәтер дип шаяртып әйтеп куярга була. Ә менә төп башлангычы булган балада ана телебезгә мәхәббәт, хөрмәт уяту өчен күп көч куярга туры килә.

Мин сезгә үземнең эш тәҗрибәмнән берничә уенны күрсәтеп китәсем килә. 3 яшьлек бала бакчага килгәч, аралашырга, дуслашырга бик кыенсынып тора. Бу балага ярдәм итү өчен менә бу уенны кулланам.«Бармак театры» курчаклары кулланып исәнләшү, исемен атау, сораулар бирү алымы белән баланы аралашуга чакыру. Шарт  – бала геройны үзе сайлап ала.(мин бүген – Аю булам. Хәтта тәрбиячегә геройны тәкъдим итә. Өлкәннәр төркемендә «Әкият уйнау»ны кулланырга була. Бу уен вакытында бала тулы җөмләләр куллана, сүзлек байлыгы арта, төрле интонация куллана, тавышны үзгәртеп сөйләргә өйрәнә.

2 нче  уен «Салават күпере».

  1. Оригами алымнарын куллану
  2. Төсләрне тану.
  3. Санау күнекмәләрен үстерү
  4. Сөйләм телен үстерү
  5. Салават күпере төсләрен истә калдыру(чиратлылыгын)
  6. Авызларны дөрес билгеләү. (кызыл – к. Кабак. Кызыл тасмага куябыз)

3 нче уен. «Тылсымлы сүзләр»

Максаты: 1. Балаларны матур сөйләм белән сөйләргә күнектерү.

  1. Тылсымлы сүзләрне дөрес һәм урынлы кулланырга өйрәтү.
  2. Олыларга, иптәшләреңә һәм кечкенәләргә ихтирам көчен уяту.

Мәктәпкәчә кече яшьтәге балаларның төп эше, төп шөгыле – уен. Уйнаган вакытта балада бик күп сораулар туа, нәкъ уенда ул актив, күп сөйләшә.

Шөгыльләрдә танышкан яңа сүзләрне актив сөйләмгә кертү, балаларның сүзлеген аныклау, тулыландыру эшен тәрбияче төрле режим вакытларында алып бара.

Балаларның сүзлеген фигыль, сыйфатлар белән баетуда дидактик уеннарның роле әйтеп бетергесез. Бу уеннар нинди дә булса җиһазлар таләп итә яисә сүзле дидактик уеннар.

Сүзлекне исемнәр белән баету өчен «Бер сүз белән әйт!», «Нәрсә юкка чыкты?», «Дүртенчесе артык», «Нәрсә үзгәрде?», «Предметларны мин әйткән тәртиптә тез!» уеннары уйнарга була. Уенны 2 – 3 уенчык яки предмет белән башлап, баланың хәтере яхшырган, игътибары арткан саен арттыра барырга кирәк. Шулай ук тематик лотолар, рәсемле доминолар, табышмак чишү, кроссворд, сканвордлар (балалар өчен) чишү сүзлекне исемнәр белән баета.

Балаларның сөйләме фигыльләргә бик ярлы. Алар кыздыру, кайнату диясе урында да пешерү; чигү, бәйләү, төймә тагуны тегү; юыну, юындыру, тузан сөртүне дә юу диләр. Шуңа күрә фигыльләрне төгәл, нәкъ тиешле, дөрес мәгьнәләсен кулланырга өйрәтергә кирәк. «Икенче төрле итеп әйт!» кебек тәкъдимнәр белән балаларга тиешле сүзне табарга булышырга. «Нәрсә ничек кычкыра?», «Нәрсә оча, йөзә, йөгерә», «Ялгышны төзәт!», «Табын әзерлә!», «Кем нишли» кебек уеннарны балалар бик теләп уйныйлар.

Балаларның сүзлеген сыйфатлар белән баету, актив сүзлек запасын булдыру өчен «икенче төрле итеп ничек әйтеп була, башкача әйт» дип тиешле сүзне табарга ярдәм итү кирәк.

«Киресен әйт!» (матур – ямьсез, зур – кечкенә, ак – кара һ.б.).