Уен мәйданчыгы

№80
(Уртанчылар төркемендә төзү эшчәнлеге)

Лениза ШИШКОВА,
Мөслим районы “Карлыгач” балалар бакчасы тәрбиячесе

Максат:
Схемага таянып төзергә, төрле корылмаларны бер сюжетка берләштерергә өйрәтү.
Светофор буенча булган белемнәрен ныгыту.
Бурычлар:
Белем бирү бурычлары:
LEGO конструктор белән төзегәндә балаларның сөйләмнәрен үстерү, кул, бармак чукларының мускулларын ныгыту, схеманы дөрес кулланырга өйрәтү.
Үстерү бурычлары: Балаларның иҗади күзаллауларын, диологик сөйләмнәрен үстерү.
Тәрбия бурычлары: Күмәк эшләү вакытында бер-берсенә карата хөрмәт һәм дуслык хисләре тәрбияләү.
Җиһаз: LEGO конструктор ярдәмендә төзелгән мультфильм, LEGO конструктор, схема, экранда светофор рәсеме.
Эшчәнлек барышы
Кереш өлеш.
Тәрбияче. Исәнмесез балалар, мин сезгә буш кул килмәдем, ә күчтәнәч алып килдем. Беләсегез киләме нинди күчтәнәч икәнен, балалар?
Балалар. Әйе.
Тәрбияче. Әйдәгез, экранга карагыз.
(Балалар мультфильм карыйлар. Лего конструктор ярдәмендә төшерелгән мультфильм. Азат белән Алсу юлда уйныйлар).
Тәрбияче. Балалар, минем күчтәнәч сезгә ошадымы? Азат белән Алсу кайда, нишлиләр?
Балалар. Юлда уйныйлар. Машина бәрә язды.
Тәрбияче. Әйе, юлда иркен, тигез бит. Дөрес эшлиләрме соң алар?
Балалар. Юк.
Тәрбияче. Ни өчен?
Балалар. Чөнки юлда уйнарга ярамый, анда машиналар йөри. Тапталырга мөмкин.
Тәрбияче. Алар ни өчен юлда уйныйлар соң?
Балалар. Чөнки аларның уен мәйданчыгы юк.
Тәрбияче Балалар, ә кайда уйнарга ярый, сез кайда уйныйсыз?
Балалар. Ишегалдында, паркта һ.б.
Тәрбияче. Уен мәйданчыгында нәрсәләр була?
Балалар. Атынгычлар, карусельләр, таулар һ.б.
Тәрбияче. Ә менә Азат белән Алсуның уйный торган җирләре юк. Аларга ярдәм итәбезме?
Балалар. Әйе.
Тәрбияче. Без аларга ничек ярдәм итә алабыз соң? Мин сезгә LEGO конструктор алып килдем, сезнең мондый конструкторларыгыз бармы? Алар белән нәрсә эшләргә була?
Балалар. Төзергә.
Тәрбияче. Без аларга булышыр өчен нәрсә төзи алабыз?
Балалар. Уен мәйданчыгы.
Тәрбияче. LEGO конструкторда кирпичләр, безгә төзергә кирәкле детальләр бар. Һәм схемалар бирелгән. Әйдәгез, үзегез төзисе килгән схеманы сайлап алыгыз.
(Балалар схеманы сайлап өстәлләргә киләләр.)
Төп өлеш.
Тәрбияче. Схемага игътибар белән карап, үзегезгә кирәкле детальләрне, төсләрне сайлап, бер-берегезгә комачауламыйча гына төзибез.
(Балалар төзиләр, тәрбияче ярдәм итә.)
Тәрбияче. Балалар, әйдәгез, үзегез төзегән корылманы шушы пластинага урнаштырыгыз.
(Балалар һәрберсе үзенең эшен урнаштыра.)
Тәрбияче. Карагыз әле, без сезнең белән нинди матур уен мәйданчыгы төзедек. Сезгә ошыймы балалар?
Балалар. Ошый.
Тәрбияче. Алсу белән Азатка да ошар дип уйлыйм, булдырдыгыз балалар!
Тәрбияче. Алсу белән Азат юл йөрү кайгыйдәләрен белмәгәнгә юлда уйнаганнар. Ә сез беләсезме балалар?
Балалар. Беләбез.
Тәрбияче. Белсәгез әйтегез әле, светофорның ничә күзе бар?
Балалар. Өч күзе.
Тәрбияче. Нинди төстә алар?
Балалар. Кызыл, сары, яшел.
Тәрбияче. Кызыл төс нәрсәне аңлата? Яшел? Сары?
Балалар. Кызыл — туктарга, сары — әзерләнергә, яшел — йөрергә ярый.
Уен “Сфетофор”.
Тәрбияче. Әйдәгез, “Сфетофор”уены уйнап алабыз. Кызыл ут янса — урында тик торабыз, сары төс янса — урында атлыйбыз, яшел төс янса — йөгерәбез.
(Электрон хат килгән тавыш ишетелә.)
Тәрбияче. Балалар, безнең электрон почтабызга хат килде, карыйк әле.
(Мультфильм куела.)
Тәрбияче. Бу хатны безгә Азат белән Алсу җибәргән бит. Алар без төзегән уен мәйданчыгында уйныйлар, үзләре шат, башка балалар да килгән.
(Лего конструктор ярдәмендә төшерелгән мультфильм. Азат белән Алсу уен мәйданчыгында уйныйлар).
Йомгаклау.
Тәрбияче. Без сезнең белән бүген нәрсәләр эшләдек? Сезгә уен мәйданчыгы төзү ошадымы? Юлда уйнарга ярыймы? Рәхмәт, балалар, булдырдыгыз!