Убырлы белән Мырау Яңа ел бәйрәмендә

№ 186

(Мәктәпкә хәзерлек төркемендә бәйрәм тамашасы)

Гөлнара ЗАКИРОВА,

Казандагы 355 нче «Сабыйлар иле» балалар бакчасының I квалификация категорияле музыка җитәкчесе

Тамаша барышы

(Зал уртасында бәйрәмчә бизәлгән чыршы тора. Балалар Яңа ел көенә йөгереп керәләр дә чыршы тирәли басалар. Яңа ел, Кыш бабай, чыршы турында шигырьләр сөйлиләр, җырлыйлар.)

Алып баручы. Балалар, Кыш бабай белән Кар кызы күренми. Әллә адашып йөриләрме икән? Ялгышып, башка бакчага китә күрмәсеннәр. Әйдәгез, телефоннан шалтыратыйк! (Алып баручы телефон эзли, аңа балалар да булыша. Тик таба алмыйлар.) Утырып уйлашыйк әле, берәр фикер килмәсме?.. (Балалар урындыкларга утыра. Кара мәче керә.)

Мәче. Мяу! Телефоныгызны мин алдым. Сез беркая да шалтырата алмыйсыз. Хи-хи-хи! Бәйрәмегез дә булмый! Кыш бабай сезнең турыда әллә кайчан оныткан инде. Карт кешенең хәтере юк аның.

Алып баручы. Кем син? Кайдан килеп чыктың?

Мәче. Мин – Убырлы карчыкның мәчесе. Көннәр буе мич башында йоклап ятам. Кирәк булганда Убырлыга булышам… Ә-ә, мин бит аннан хәбәр алып килдем. Тыңлагыз әле!

Убырлы карчык (тавышы ишетелә). Нәрсә, Кыш бабайны көтәсезме? Көтегез, көт! Ул быел килми. Әнә, минем Мыравым белән Яңа елны каршылагыз. Ха-ха-ха!

(Мәче чыршы янындагы бүкәнгә барып утыра.)

Мәче. Әйдәгез, миңа шигырьләр сөйләгез, җырлагыз, биегез. Минем күңелне күрегез.

Балалар. Юк, без Кыш бабайны көтәбез.

Мәче. Ярар, көтегез. Ә мин шушында йоклап алам. (Мәче идәнгә утыра, башын бүкәнгә куеп йоклый.)

Алып баручы. Балалар, нишләргә инде? Телефон да юк, Кыш бабай да юк. Әллә Мырауны уятып карыйкмы? Кайда безнең музыкантлар? Уйнагыз матур итеп, мәче уянырлык итеп! (Оркестр. Балалар уен коралларында уйныйлар. Көй тәмамлангач, басып калалар. Алып баручы мәчене барып карый.)

Алып баручы. Юк, уянмаган. Әйдәгез, куркытыйк! (Оркестрда уйнаган балалар, аяк очларына басып, Мырау янына киләләр дә: «Прес!» – дип кычкыралар. Мәче куркып, сикереп тора, ә балалар урындыкларга таба йөгерә.)

Мәче. Аһ, сез шулаймы? Мин барысын да Убырлыга сөйлим. («Әби, әби!», – дип кычкырып, залдан чыгып китә. Убырлы карчык керә.)

Убырлы карчык. Кара син боларны! Ник минем мәчемне рәнҗетәсез? Мине бәйрәмгә чакырмыйлар, мәчемне куып чыгаралар…

Алып баручы. Тукта, тукта, Убырлы. Ник алай тузынасың? Без бит бу бәйрәмне ел буе көттек: җырлар, биюләр, шигырьләр өйрәндек. Матур итеп киендек, кунаклар чакырдык. Ә синең мәчең безнең телефонны алган…

Убырлы карчык (телефонны кесәсеннән чыгарып). Менә монымы?

Алып баручы. Әйе, бу – безнең телефон. Бир аны безгә!

Убырлы карчык. Ха, юк инде. Җыр-бию өйрәнгәннәр, имеш, матур итеп киенгәннәр, имеш, Кыш бабайны көтәләр… Былтыр көчем җитмәде, быел бәйрәмегезне бозам. Тылсымлы себерке белән сихерлим:

Фухры-чухры-чунды-чух

Матур кызлар монда күп.

Минем янга килсеннәр,

Убырга әйләнсеннәр!

(Сихерләгән тавыш ишетелә. Убырлы карчык себеркесе белән кызлар яныннан уза, кызлар, себеркегә тотынып, Убырлы артыннан китәләр. Чыршы артында киемнәрен алыштыралар.)

Алып баручы. Кызлар, туктагыз! Малайлар, кызларны коткарыгыз, аларны куып җитегез! (Малайлар чыршы тирәли әйләнеп килә.)

Малайлар. Кызларны тапмадык.

(Кызлар башкаруында «Кечкенә Убырлылар» биюе. Бию ахырында идәнгә ятып калалар.)

Алып баручы. Болар бит безнең кызлар.

Малайлар. Алар бик ямьсез һәм усал.

Алып баручы. Ә без аларга матур сүзләр әйтик. Яхшы сүз бозны да эретә.

Малайлар. Кызлар, сез матур, сез әйбәт, сез тырыш, сез гүзәл… Без сезне яратабыз! (Малайлар әйткәндә, кызлар ямьсез киемнәрен салалар. Лирик бию башкаралар. Бию беткәч, залга Убырлы карчык керә.)

Убырлы карчык. Кайда минем матурларым, сихерләнгән кызларым?

Малайлар. Безнең кызларга тимә! (Малайлар, ямьсез киемнәрне җыеп, Убырлы карчыкка тоттыралар. Кызларны кулларыннан тотып, урындыкларга утырталар.)

Убырлы карчык. Аһ, сез шулаймы? Мин сезне утсыз калдырам.

Фухры-чухры-чунды-чух!

Якты утлар монда күп.

Чыршы утлары сүнсен! (Сүнә.)

Залдагы утлар сүнсен! (Сүнә.)

Монда караңгы булсын! (Сихерләгәч, Убырлы карчык залдан чыгып китә.)

Алып баручы (пышылдап). Балалар, сез кайда?

Балалар. Без монда!

Алып баручы. Нишләргә инде хәзер?

Бала.

Йолдызлар күп һавада,

Якты булып яналар,

Якты булып яналар,

Безне куандыралар.

Төшегез сез бирегә,

Ярдәм итегез безгә!

(Кызлар башкаруында «Йолдызлар биюе». Залда утлар яна.)

Алып баручы. Рәхмәт, йолдызлар.

(Залга Убырлы карчык белән Мырау  керә.)

Убырлы карчык. Я, Мырау, әйт, кем сине рәнҗетте?

Мәче (бер балага күрсәтеп). Ул минем тәпиемә басты.

Убырлы карчык (себерке белән төртеп). Кил монда!

Мәче (икенче балага күрсәтеп). Ул минем мыегымны тартты!

Убырлы карчык. Кил монда!

Мәче. Ул минем койрыгымны йолкыды!

Убырлы карчык. Кил монда!

Балалар. Без тимәдек! (Тик алар, таякка буйсынып, Убырлы карчык янына чыгалар. Мәче аларның кулларын мишура белән әйләндереп ала.)

Алып баручы. Син нәрсә, Убырлы? Безнең балалар мәчегә тимәделәр, җибәр аларны.

Убырлы карчык. Тимәделәр? Хәзер тикшерәбез! Минем өч теләгемне үтәгез! Гаепсез булсалар – җибәрәм, гаепле булсалар – үзем белән алып китәм.

Беренче теләгем – минем турыда җырлагыз! (Музыка җитәкчесе сайлаган, Убырлы карчык турында җыр башкаралар. Җыр беткәч, бер баланың мишурасы төшеп китә һәм ул урынына утыра.)

Убырлы карчык. Икенче теләгем – Гномнарны чакырыгыз, күңелемне ачсыннар! (Малайлар башкаруында «Гномнар биюе». Бию ахырында икенче  баланың мишурасы төшеп китә һәм ул урынына утыра.)

Убырлы карчык. Ярар, булдырдыгыз. Өченче теләгем – минем белән уйнагыз!

Уен. (Балалар ике командага бүленәләр. Беренче команда – Убырлыны, икенче команда Мырауны чыршы кебек бизи. Уен ахырында өченче баланың мишурасы  төшеп китә һәм ул урынына утыра.)

Убырлы карчык. Эх, күңелле булды. Кайда теге балалар? Берсе дә калмаган. Димәк, Мырау, син мине алдагансың? Сине берәү дә рәнҗетмәгән?!

Мәче. Юк, мин шаярдым гына.

Убырлы карчык. Син мине күпме кеше алдында оятка калдырдың. Кил әле монда! (Убырлы карчык Мырауны себеркесе белән куып чыгара.)

Убырлы карчык. Балалар, сез миңа ачу сакламагыз инде. Шул шаян Мырау мине гел оятка калдыра. Китәм, сезне борчымыйм, бәйрәмегезне дә бозмыйм. Кыш бабайга әйтә күрмәгез… (Бер-ике адым ясый да кире әйләнеп килә.) Менә, телефоныгызны да алыгыз. Кыш бабайга гына әйтә күрмәгез! (Убырлы карчык чыгып китә.)

Алып баручы. Балалар, телефон бездә! Кыш бабайга шалтыратыйк тизрәк. (Телефонда номер җыйган була.) Кыш бабай, исәнме? Без сине бик көтәбез. Адаштыгымы әллә? … Юк, син икенче урамга кереп киткәнсез. Хәзер уңга борылыгыз, безнең бакчаны күрерсез…. көтәбез. (Телефонны куя.)

Балалар, Кыш бабай белән Кар кызы якында. Безне тизрәк тапсыннар өчен кычкырып чакырыйк аларны.

Балалар. Кыш бабай! Кыш бабай! Кыш бабай! (Кыш бабай белән Кар кызы керә.)

Кыш бабай. Ау-ау… ишетәм сезне, балаларым. Исәнмесез, оныкларым! Сез мине көткәнсез икән. Нинди матур чыршы бизәп куйгансыз.

Алып баручы:  Әйе, бабай, бизәдек. Тик аның утлары янмый: Убырлы карчык сихерләп сүндерде.

Кыш бабай: Убырлы сихеренә каршы тылсымлы таягым бар минем.

Чыршы  утлары янсын, бөтен залны яктыртсын! (Таягы белән чыршыга кагыла,  утлар яна.)

Бала : Эй, Кыш бабай, Кыш бабай,

Хуш киләсең, уз бире.

Шатланышып, җыр белән

Каршылыйбыз без сине.

Кыш бабай турында җыр башкарыла.

Алып баручы:  Утыр, бабай. Юлдан арыгансыңдыр. Ә безнең балалар сиңа шигырьләр сөйләрләр.

Шигырьләр сөйлиләр.

Кар кызы:Бабай, ничек хәлең?

Кыш бабай: Әйбәт, кызым.

Кар кызы: Кулларың бөгеләме?

Кыш бабай: ( бөгеп карый) Бөгелә, кызым.

Кар кызы: Аякларың селкенәме?

Кыш бабай: ( селкетеп карый) Селкенә, кызым.

Кар кызы: Димәк, биергә вакыт җиткән.

Кыш бабай Кар кызы бииләр.

Кыш бабай: Бик күңелле уйнадык, биедек тә, җырладык. Шундый акыллы балаларга бүләк өләшер вакыт.

Балаларга бүләк өләшеп, Кыш бабай белән Кар кызы хушлашып, залдан чыгып китәләр.