Тылсымлы су

(Мәктәпкә әзерлек төркемендә белем бирү эшчәнлеге)

Гүзәлия ВӘЛИЕВА, Алсинә ӘХМӘТШИНА,

Казандагы 126 нчы балалар бакчасы тәрбиячеләре

Максат. Балаларны  су һәм суның  төрле халәте белән таныштыруны дәвам иттерү.

Бурычлар:

– табигатьтә су әйләнеше турында белемнәрен ныгыту;

– гади тәҗрибәләр аша балаларның су үзенчәлекләре турындагы белемнәрен тирәнәйтү;

– яз һәм кыш көннәрендә боз өстендә, термос белән эш иткәндә куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлату;

– балаларның күзаллауларын, игътибарлылыкларын, мөстәкыйль фикер йөртә белү сәләтен үстерү;

– суга сакчыл караш гадәте тәрбияләү;

– балаларда үз сәламәтлекләре  турында кайгырту хисе тәрбияләү.

Җиһазлау. Рәсемнәр, пиктограммалар, ширма, магнитофон, диск, балык рәсемнәре, төсле картоннан ташлар, су үсемлекләре, күк төстә тукыма; өстәлләр; бейджиклар. Һәр бала алдында өстәлдә: салфетка, салфеткага куелган чиста сулы 0,33 л лы шешә, 2 чиста буш пластмасс стаканнар, бер стаканда сөт, ике кашык, пумала, трубочка. Өстәл уртасында төсле буяулар, шикәр комы, төсле боз кисәкләре. Тәҗрибә үткәрүче тәрбияче өстәлендә дә шул ук предметлар һәм өстәмә предметлар: 1 л лы савытта су, төрле формадагы буш савытлар, зәңгәр һәм сары төсле су, төрле материалдан ясалган предметлар; кайнар су белән термос, көзге; лимонның эфир мае; фокус өчен стаканда су һәм тыгыз кәгазъ бите.

Методик алым һәм ысуллар: әдәби сүз (табышмаклар, шигырь),уен, сөенечле мизгел, сорау-җавап, сөйләү, күрсәтү, аңлату, ял минуты, техник чара, гамәли эш, рәсемнәр һәм пиктограммалар куллану, мактау, мөстәкыйль эш.

Алдан башкарыла торган эш: шигырьне яттан өйрәнү, атрибутларны әзерләп кую.

Эшчәнлек барышы

Тәрбияче. Балалар, минем яныма якынрак килегез әле. Балалар, бүген нинди кояшлы, матур көн! Бер-беребезнең кулларыбыздан тотынышыйк, бер-беребезгә карап елмаешыйк, үзебезнең күңел җылыбызны бүләк итик:

Кулларга без  тотындык,

Бер-беребезгә елмайдык.

Җылы күчте кулларга,

Рәхәт булды дусларга.

– Балалар, ә хәзер мин сезгә табышмак әйтәм. Тыңлагыз әле:

Без – җыелып торган күлләвектә,

Иделдә һәм диңгездә,

Каткан боз кисәгендә,

Урманның томанында,

Кайнап чыккан чәйнектән

Чыгабыз без пар булып.

Чәй, шикәр салсаң безгә,

Әйләнәбез баллы чәй булып.

– Балалар, сүз нәрсә турында бара? (Су турында.)

– Әйе, дөрес. Бүген без  су турында сөйләшербез. Искә төшереп үтик әле, су кешеләргә ни өчен кирәк? (Юынырга, ашарга пешерергә, кер юарга, гөлләргә сибәргә, идән юарга һ.б.)

– Әйе, дөрес. Балалар, ә сез ничек уйлыйсыз, су кешегә генә кирәк ме? (Юк, табигатькә, үсемлекләргә, чәчәкләргә, хайваннарга, кошларга,  бөҗәкләргә.)

– Дөрес. Су бөтен тереклек ияләренә дә кирәк шул.

– Менә, балалар, күз алдыгызга китерегез әле, әгәр җирдә су бетсә, нәрсә булыр иде? (Су бетсә, җирдә тереклек үлеп  бетә.)

– Әйе, дөрес әйтәсез, балалар. Сусыз яшәп булмый шул: кеше ашамыйча 3 – 4 атна яши, ә сусыз 3 – 4 көн генә яши ала. Шуңа күрә суны сакларга, кирәгенчә генә файдаланырга, су краннарын ачык калдырырмаска кирәк.

– Без сезнең белән су турында шигырь өйрәнгән идек, кайсыгыз сөйләп күрсәтә?

(Бер бала шигырь сөйли.)

Табигатьтә су әйләнештә һәрчак:

Әле кар булып ята,

Әле бозга әйләнә,

Әле су булып җирдән яңадан ята.

Ул ага таулардан,

Ул ага чишмәләрдән,

Тирә-якка карагыз –

Бар җирдә тылсымлы су!

(Шигырь сөйләгән вакытта телефоннан СМС  килә.)

– Балалар, ишеттегезме, хат килде, карыйм әле. (Телефонын ала, укый.) Безнең шәһәрдә балалар өчен яңа тәҗрибәләр үзәге ачылган икән. Безне шунда чакыралар.

– Барабызмы, балалар? (Әйе.) Моның өчен безгә тылсымлы сүзләр генә әйтергә кирәк.

Йомшак суны алабыз,

Күзләрне йомабыз,

Рәхәтләнеп бер әйләнеп,

Тәҗрибәләр үзәгенә килеп чыгабыз.

(Бер почмакта өстәлләр куелган, тәҗрибәләр өчен кирәкле материаллар әзерләнгән; ширма – зәңгәр тукыма белән бизәлгән, ташлар, үсемлекләр, балыклар. Су тавышы кабызыла.)

– Менә килеп тә җиттек, балалар! (Су тамчысы булып киенгән бер тәрбияче ширма артыннан чыга.)

– Хәерле  көн, балалар! Мин сезне көттем, тәҗрибәләр үзәгенә рәхим итегез! Балалар, мин беләм, сез су турында күп белем тупладыгыз, ә без сезнең белән суның төрле серле үзлекләре турында белгәннәребезне ныгытырбыз. «Су нинди була?» дигән сорауга бергәләп җавап эзләрбез. Яшь тәҗрибәчеләр буларак мин сезгә бейджиклар әзерләдем, аларны муенга тагабыз һәм эш урыннарына басабыз.

– Балалар, сез юлдан килдегез, сусагансыздыр, эчәсегез дә киләдер. Сезнең алда – чиста сулы шешә. Буш стакан алып, үзегезгә эчәр өчен су салыгыз. Балалар, менә сез суны саласыз, ә су нишли? (Ага.) Әйе, су ага. Ни өчен ага? (Чөнки сыеклык, ә сыеклык ага.) Ә хәзер, әйдәгез, суны эчеп карыйк инде. Суның нинди дә булса тәме бармы? (Юк, чиста суның тәме юк.) Ә без суның тәмен үзгәртә алабызмы соң? Әйдәгез, суга бер кашык шикәр комы салып болгатыйк. Шикәр комы суда нишли? (Эри.) Ә хәзер суны яңадан эчеп карыйк. Суның тәме турында нәрсә әйтә аласыз? (Балланды.) Дөрес, су балланды. Тормышта без баллы суны кайсы очракларда кулланабыз? (Чәй эчкәндә, компот кайнатканда һ.б.) Дөрес, балалар.

– Балалар, хәзер суны иснәп карыйк әле. Чиста суның исе бармы икән? (Балаларның җаваплары тыңлана.) Ә хәзер күзләрегезне йомыгыз, мин кечкенә генә тылсым ясыйм. (Тәрбияче лимонның эфир маен тамызып чыга.) Ә хәзер шул ук суны яңадан иснәп карыйк әле. Суның исе турында нәрсә әйтә аласыз? (Инде суның исе бар.) Димәк, чиста суның исен үзгәртеп була икән.

– Тәҗрибәләр ясауны дәвам итик. Сезнең алда – сөт салынган савытлар. Сөт нинди төстә? (Ак төстә.) Дөрес. Кашыкларның берсен – сөткә, икенчесен суга салабыз. Ике стаканны да күз алдына, өскәрәк күтәреп карыйбыз. Нәрсә әйтә аласыз? (Балалар җавабы тыңлана.) Дөрес, сөттә кашык күренми, ә суда күренә, чөнки су үтә күренмәле, төссез. Ә менә хәзер шушы үтә күренмәле чиста суга төсле буяулар кушсак, суыбыз нишләр икән? (Буяу эреп, суның төсен үзгәртте.) Димәк, суның төсен үзгәртеп була. Әйдәгез, бергәләп нәтиҗә ясыйк: чиста суның тәме, исе, төсе юк, ләкин суда кайбер матдәләр эреп, аның тәмен, исен, төсен үзгәртә ала!

– Балалар, игътибар итегез әле, төсле сулар арасында нинди төс юк? Дөрес, яшел төсле су юк. Ә хәзер мин сезгә кечкенә генә тылсым күрсәтәм: сары һәм зәңгәр төсле сулар алам, аларны кушам, нинди төс килеп чыкты? (Яшел су килеп чыкты.) Дөрес. Әгәр дә сезнең яшел төсегез бетеп китсә, аны ничек алырга икәнен беләсез хәзер.

– Ә хәзер минем өстәлгә игътибар итегез. Менә монда буш савытлар, һәрберсенең үз формасы бар, ә суның формасы бармы икән? Тикшереп карыйк әле. Суны төрле формадагы савытларга салып чыгыйк. Су формасы турында нәрсә әйтә аласыз? (Суны нинди формадагы савытка салсак,ул шул форманы ала икән.) Димәк, балалар, суның үз формасы юк, чөнки ул – сыеклык.

– Хәзер бу термосны ачып карыйк әле, анда нәрсә икән? (Кайнар су.) Хәзер мин көзге алам, игътибар итегез: көзге чиста, коры. Тагын бер тапкыр мин аны сөртеп алам, кайнар су өстенә куям. Әйдәгез, бишкә хәтле саныйк, Карагыз әле, көзгедә нәрсә барлыкка килде? (Пар.) Термосның капкачын ачкач, кайнар судан пар өскә күтәрелде, ә көзге безгә ул парны күрергә ярдәм итте. Шулай бит, балалар. Пар ул – су тамчылары. Сез өегездә чәйнектәге суның кайнап чыкканын күргәнегез бар бит.

– Балалар, минем алда кечкенә генә бассейн, ә анда төрле материалдан ясалган әйберләр. Кайсыгыз әйтә, без хәзер нинди тәҗрибә ясый алабыз? (Балалар фикерек тыңлана.) Әйе, кайсы әйберләр бата, ә кайсылары батмый һәм ни өчен шулай булуын ачыклый алабыз. Әйдәгез, миңа булышыгыз. (Кайсы әйбернең батканы, ә кайсысының калыкканы, аларның нинди материалдан эшләнгән булуы ачыклана.)

– Хәзер эш өстәленә кире кайтабыз. Өстәлдә нәрсә күрәсез? (Төсле бозлар.) Дөрес. Бозны тотып карыйбыз. Боз нинди? (Салкын, шома, юеш.) Бозны тоткач, бармакларыгыз нишләде? (Юешләнде.) Ә ни өчен юешдәнде? (Боз ул – каткан су. Ул җылыда эри.) Ә табигатьтә боз ничек барлыкка килә? (Кышкы салкыннарда елга-күлләрнең суы бозланып ката, ә яз җиткәч, кояш җылыта башлагач, боз эри. Суны тагын суыткычларның  туңдыру камерасында катырып була.) Без сезнең белән тагын нәтиҗә ясый алабыз: су сыек, каты, пар хәлендә була икән!

– Балалар, менә стакандагы суга игътибар итик әле. Су өсте нинди? (Тыныч, тигез.) Ә хәзер су өстенә өрәбез. Су өстендә нинди үзгәрешләр күрәсез? (Су өстендә дулкыннар барлыкка килде, безнең авыздан чыккан һава хәрәкәте су өстендә җил барлыкка китерде, ә җил искәндә су өстендә дулкыннар барлыкка килә. Җил көчлерәк булган саен, дулкыннар да биегрәк була.) Көчлерәк итеп өреп карыйк әле. Ә хәзер трубочкаларны алабыз, трубочка аша су өстенә һава өрәбез, трубочканы суга тыгып өрәбез. Су өстендә нәрсәләр барлыкка килде? (Күбекләр.) Ә нәрсә ул күбекләр? (Һава. Һава судан җиңелрәк, шуңа күрә без өргән һава өскә калкып чыга.)

– Балалар, бүгенге тәҗрибәләребез ахырына якынлашып килә. Мин сезгә бер фокус өйрәтәсем килә. Мин сулы стакан, кәгазъ бите алам. Сулы стаканны кәгазъ бите белән томалыйм. Тиз генә стаканны өстен аска әйләндерәм. Кәгазъ төшеп китми. Ни өчен икән? Бу сорауга җавап табуны мин сезгә өй эше итеп бирәм. Өйдә әти-әниләрегез белән бергә җавап табарсыз дип уйлыйм. Ә хәзер безгә саубуллашырга вакыт. Без әле сезнең белән киләчәктә бик күп тәҗрибәләр ясарбыз, табигатънең бик күп серләренә төшенербез. Барыгызга да рәхмәт! Бик тырышып катнаштыгыз. Сау-сәламәт булыгыз! Табигатьнең чын дуслары булып үсегез! (Саубулашып ширма артына кереп китә.)

Тәрбияче. Балалар, ә безгә инде кире – балалар бакчасына кайтырга вакыт. Моның өчен тылсымлы сүзләребезне әйтик:

Йомшак суны алабыз,

Күзләрне йомабыз.

Рәхәтләнеп бер әйләнеп,

Балалар бакчасына килеп чыгабыз.

– Менә, балалар, үз бакчабызга кайтып та җиттек. Ә хәзер паласка утырып, бераз ял итеп, «Табышмак әйтәм – җавабын тап!» дигән уен уйнап алыйк. (Суның төрле халәте турында табышмаклар әйтә, рәсемнәрен күрсәтеп бара.)

1. Йолдыз-йолдыз вак кына,                 2. Ишегалдында таш була,

Ак мамык сыман гына,                               Өйгә керсә, су була. (Боз)

Өс киеменә куна,

Тәнгә тисә, су була. (Кар бөртеге)

3. Җәйге эссе көннәрдә                         4. Элек үзе судан туды,

Мине сагынып көтәләр.                        Хәзер үзе су тудыра.

Мин аз гына күренсәм,                            Ак мамык кебек,

Качып-посып бетәләр. (Яңгыр)              Ялтырый алмаз кебек. (Кар)

5. Тама-тама таш яра. (Тамчы)                6. Уты юк, төтене бар. (Томан)

7. Өй артында ак тана:

«Мөгезем бар!» – дип мактана. (Боз сөңгесе)

8. Башы – тауда,

Аягы – диңгездә. (Елга)

– Ә хәзер «су» белән уйнап алыйк. («Йомшак су, йөгерек су» физкультминуты үткәрелә.)

Йомшак су, йөгерек су!               (Балалар кул-аякларын

Син мине чиста ю!                       юу хәрәкәтләре ясыйлар.)

Бер тап та калмасын,               (Битләрен

Битләрем аллансын.                         юалар.)

Кулларым агарсын,         (Кулларын юалар.)

Тешләрем тазарсын.        (Теш чистарту хәрәкәтле ясыйлар.)

Йомшак су, йөгерек су,          

Барын да чиста ю! (Баштан алып аякка хәтле гәүдәләрен кул белән сыпырып төшерәләр.)

– Булдырдыгыз, балалар! Икенче уеныбыз «Булсаң зирәк – укы тизрәк!» дип атала. (Пиктограммалар кулланып, җөмләләр уку.)

– Әйе, балалар, юыну өчен су безгә  көн дә кирәк, чөнки без сәламәтлегебез турында уйлыйбыз, гел кайгыртып торабыз. Әйдәгез әле, сәламәтлегебезне ныгытып алыйк. (Музыка куела.)

Сәламәтлендерү гимнастикасы

– Менә булды. Балалар, ә сезгә тәҗрибәләр үзәгендә ошадымы соң? (Әйе, ошады.) Балалар, без бүген нәрсә турында сөйләштек? (Су турында.) Әйе, су турында без бик күп нәрсәләр белдек. Мин сезне табигатьнең чын дуслары булырсыз дип уйлыйм.

– Шуның белән бүгенге эшчәнлегебез тәмам. Сез бик тырыштыгыз, актив булдыгыз, рәхмәт сезгә, балалар!