Тылсымлы кулчатырлар

(Зурлар төркеме өчен көзге бәйрәм сценарие)

Эльмира ХӘЙДӘРОВА, Әминә УСМАНОВА,

Казандагы 186 нчы «Перспектива» күппрофильле лицееның мәктәпкәчә бүлекчәсе татар теле тәрбиячеләре

 

Максат:

– балаларга табигатьтәге көзге үзгәрешләр, көзге уңыш турында мәгълүмат бирү, яшелчәләр (кыяр, помидор, кишер) турындагы белемнәрен ныгыту;

– шигъри әсәрнең эчтәлеген аңларга, аны истә калдырырга һәм сәньгатьле итеп сөйләргә өйрәтүне дәвам иттерү;

– балаларның аңга алуларын, хәтерен, игътибарларын үстерү; көзге матурлыкка соклану хисе, күзәтүчәнлек тәрбияләү;

– балаларда бәйрәмдә катнашу, җырлау, бию теләге уяту.

Бәйрәм барышы

(Музыка уйный. Балалар залга керәләр һәм ярымтүгәрәккә басалар. Алып баручылар чыга. “Волшебная осень» композициясе яңгырый.)

1 нче бала.

Үтте-китте матур җәйләр,

Көзләр килеп җиттеләр.

Ак каенның яфраклары

Саргаешып киптеләр.

2 нче бала.

Җиргә яфрак коелган,

Сап-сары келәм булган.

Яфракларны без җыярбыз

Букет ясап куярбыз.

3 нче бала.

Көз көннәре бик күңелле,

Бик күп җимешләр пешә.

Помидор, карбыз өлгерә,

Алмалар өзелеп төшә.

4 нче бала.

Яфракларны күр әле,

Алтын төскә кергәннәр.

Бар дөньяны күмгәннәр,

Һәм җиргә сибелгәннәр.

(«Яфрак бәйрәме» (Л.Лерон сүзләре, Р.Еникиев көе) җырын җырлау. Җил тавышы ишетелә.)

Алып баручы. Ишетәсезме җил тавышын. Безнең янга Җил килә. Әйдәгез, балалар, җилдән качыйк тизрәк. (Балалар чүгәләп утыралар, битләрен куллары белән каплыйлар. Җил булып киенгән малай залга керә, балалар арасында йөгереп йөри.)

Җил.

Мин – Җилбатыр, Җилбатыр

Дөнья гизеп очамын.

Яфракларны җиргә коеп,

Яңгырлар яудырамын.

Алып баручы.

Әй, Җилбатыр, Җилбатыр!

Тынычлан син, исми тор.

Җилдән җитез балалар

Куркып тормаслар алар.

(Балалар урындыкларга йөгереп барып утыралар.)

Җил.

Мин – Җилбатыр, Җилбатыр

Китәм илләр гизәргә.

Алып баручы.

Тукта, китмә, кал бездә

Алтын көз бәйрәмендә.

Җил.

Ярый, сезнең бәйрәмдә

Каламын мин бик теләп.

Түгәрәккә басыйк та,

Уен уйныйк бергәләп.

(Балалар түгәрәккә баса. “Көз” сүзле-хәрәкәтле уены уйнала.)

Алып баручы.

И балалар, күрегез,

Тышта әнә килә көз!

Балалар.

Әйе, әйе, күрәбез,

Көз килгәнен беләбез.

Алып баручы.

Я, әйтегез, сөйләгез,

Ничек килә икән көз?

Балалар.

Кошлар оча көньякка,

Канат кагып еракка.

Аюлар өн казыды,

Бик тирән итеп базны.

Балыклар да тындылар,

Су төбенә чумдылар.

Агачлар ялангачлар,

Җилләрдә чайкалалар.

Тик безгә күңелле көз,

Без бакчага йөрибез.

Алып баручы.

Көз урам буйлап йөри

Көз урман буйлап йөри.

Көзне без дә көтәбез,

Әйдә, көзне чакырыйк

Балалар (бергә).

Көз, көз, кил безгә!

“Алтын көз” бәйрәменә.

(Җил тавышы килә. Көзге яфраклар коела.)

Алып баручы. Балалар, карагыз әле, безнең янга көзге яфрак төште. Яфракка нәрсәдер язылган да әле:

“Исәнмесез, балалар! Сезнең янга ашыгам, ләкин әле килеп җитә алмыйм. Эшләрем бик күп: урман-кырларны алтынга буйыйсым бар, кошларны да җылы якка озатырга кирәк. Ә сез мине көткән арада тылсымлы кулчатырлар  белән уйный торыгыз. Тиздән мин дә килеп җитәрмен.

Алып баручы. Күрегез әле, балалар, нинди матур кулчатырлар.Алар гади түгел, тылсымлы икән. Бик кызык, яле берсен алып карыйм, чынлап та, тылсымлымы икән? (Серле музыка яңгырый.)

– Тылсымлы кулчатыр астына чакырам. (Балалар чиратлап кулчатыр астында шигырь сөйлиләр.)

1 нче бала.

Ни арада җәй үтте,

Алтын көз килеп җитте.

Шатлык тулы бу бәйрәмне

Балалар күптән көтте.

2 нче бала.

Сандугачлар, карлыгачлар

Очып китте еракка.

Торналар да ялга китте,

Җылы якка – көньякка.

3 нче бала.

Кем ничектер, мин үзем

Яратам елның көзен.

Бик еш болытлар каплап

Торса да саф күк йөзен.

Иссә дә ачы җилләр,

Койса да салкын яңгыр.

Нигъмәткә бай алтын көз

Ямьлерәк күк барыбер.

Алып баручы. Чынлап та, тылсымлы икән. Икенче кулчатырны да алып карыйм әле, ул нәрсә дияр? (Икенче кулчатырны әйләндерә.) Ул сезне уен уйнарга чакыра.

 “Кулчатыр һәм күлләвек” хәрәкәтле уены

(Балалар, ике төркемгә бүленеп, бер-бер артлы баса. Алда – ике күлләвек. Чиратлап, кулчатыр тотып, күлләвекне әйләнеп узалар. Тизлеккә уйнала.

Алып баручы. Ә өченче кулчатыр безгә җыр алып килгән.

(“Көз килә” җыры башкарыла. Тылсымлы музыка яңгырый. Көз керә.)

Балалар.

Исәнме, көз, алтын көз!

Безне сагынып көттеңме?

Агачларга, куакларга

Алтын чуклар элдеңме?

Көз.

Саумы, нәни дусларым!

Сезне сагынып килдем мин.

Сезгә, аяз көннәргә

Яңгыр алып килеп килдем мин.

Балалар.

Яңгыр, яу, яу, яу!

Бар табигать юынсын,

Тирә-як көлеп торсын!

Уңышлар мулдан булсын!

Көз.

Яу-яу-яу! – дип, яңгыр телисез,

Ә үзегез качып йөрисез!

“Көз һәм яңгыр” уены

(Балалар түгәрәккә баса. Көз яңгыр яудырып йөри. Балалар кулчатыр астына качалар. Уеннан соң балалар урыннарга утыра. Ишек шакыйлар.)

Алып баручы. Безгә кунаклар килгәнме әллә, ишек шакыйлар.

(Музыка астында Малай белән Кыз керә.)

Малай.

Кәрзиннәрне алабыз,

Без бакчага барабыз.

Бабайга булышабыз,

Әбигә булышабыз.

Кыз.

Өлгерүен өлгерде

Яшелчәләр мул булып.

Тик нигәдер бәхәс бара,

Араларында җәйдән үк.

(Балалар, яшелчә маскалары киеп, уртага чыга.)

Суган.

Суган кадәр суганнан да

Файдалырак нәрсә бар?

Авыруларга дәва бирәм,

Ясыйм тәмле салатлар.

Сарымсак.

Суган, суган, тукта әле,

Мактанасың нигә син?

Мине дә үз итәләр,

Әллә бер дә күрмисең?

Бәрәңге.

Шулай дисезмени сез,

Әллә мине белмисез?

Бәлеш, өчпочмак, кыстыбый

Булмый бит бәрәңгесез!

Кишер.

Ә кишер күп ашасаң,

Күзләрең яхшы күрә.

Кишердәге витаминнар,

Буйга да зур үстерә.

Кабак.

Карагыз әле бер генә

Менә миңа – кабакка,

Турап куйсагыз, мин сыймыйм

Хәтта тугыз табакка.

Көз.

Инде күптән вакыт сезгә

Бәхәсне туктатырга.

Белмәгән берәү дә юктыр.

Файдалы барыгыз да!

Алып баручы.

Дус-тату булса барысы да,

Яшәү бит күңеллерәк.

Әйдәгез, биик, җырлыйк,

Күңел ачыйк бергәләп.

(Күмәк бию башкарыла.)

Көз.

Рәхмәт сезгә – барчагызга!

Зурлап кунак иттегез!

Менә минем алмалардан

Тәмләп авыз итегез!

Алып баручы.

И матур көз, алтын көз!

Киләсе елга да син

Тагын килерсең безгә.

Әйдәгез, бергәләп, балалар,

Рәхмәт әйтик без Көзгә.

Бергә. Рәхмәт!

Көз. Сау булыгыз, балалар, киләсе елга кадәр!

Алып баручы. Бәйрәмебез тәмамланды. Барыгызга да зур рәхмәт! Балаларга да, килгән кунакларга да. Ә хәзер, әйдәгез, Көз күчтәнәчләреннән авыз итик!