Тылсымлы китап турында әкият

Гөлнара ГАЛИУЛЛИНА,

Казандагы З94 нче балалар бакчасының өлкан тәрбиячесе

Шөгыль барышы

(Урман аланы. Күбәләкләр оча. Музыка яңгырый. Күбәләк костюмында дүрт кыз матур хәрәкәтләр ясап әйләнәләр.)

Альш баручы. Яшел нарат урманының иркен аланында бик нәфис, назлы кыңгырау һәм энҗе чәчәкләр үсеп чыкканнар да, кояш нурлары астында ләззәтләнеп чәчәк атып, тирә-якка елмаеп, талгын җилдә тибрәлеп, хозурланып утыралар.

Алан янында төрле төстәге күбәләкләр очып уйнап мәш киләләр икән. Кинәт аланга куян килеп чыга…

Куян. Абау ла, бигрәк матур икәнсез! Исәнме, кыңгырау чәчәк, исәнме энҗе чәчәк!

Чәчәкләр. Исәнме, куян!

Куян. Бик тә ошыйсыз сез мина, әйдәгез бергәләп дус булыйк.

Чәчәкләр. Ә ничек сон ул дус булу? (Елмаялар.)

Альш баручы. Куян җавап бирергә дип авызын ачкан гына икән агачлар арасыннан төлке килеп чыга, куян агач артына поса. Төлке телефоннан сөйләшә.

Төлке. Һай, ахирәтем, исәнме-саумы? Туган көн елга бер тенә була, хәзер килеп җитәрмен.

Бигрәк матур алан,

Сихри дөнья диярмен,

Күрче бу чачакларне –

Матур булыр бәйләмем.

Альш баручы. Төлке чәчәкләрне өзмәкче була, өлгерә алмый, ниндидер тавыш ишетелә. Тиз генә агачлар артына поса. (Аланга бер малай килеп керә, кулында – Кызыл китап, аланны фотога төшерә)

Малай.

Яшел китап, бәрхет китап,

Чыкты Кызыл китап та.

Югалуы мөмкин төрлар,

Анда барысы хисапта.

Чәчәге дә, киеге дә

Үләне дә, бөҗәге дә.

”Саклап калыйк!” – дип куелган

Игьтибар үзәгенә.

Альш баручы. Малай фотога төшергандә чыршы төбендә куянны күрә. Куян төлкене күрсәтә (төлке белән куян яшеренгән урыннан чыгалар).

Төлке. Ахирәтемнең туган көне, чәчәк бәйләме җыям. (Чәчәкләргә үрелә.)

Куян. Тукта, тукта, кагылма! Алар – минем дусларым!

Малай.

Кыңгырау чәчәк, энҗе чәчәк

Алар бик аз калганнар,

Кызыл китапка кертелгәннәр,

Аларны сакларга кирәк!

Кыңгырау чәчәк.

Әйдәгез, дуслашыйк!

Дуслык ул – яхшылык,

Дуслык ул – яктылык,

Дуслык ул кояштай нур чәчә.

Яшәүне яклаучы,

Яшә син, куян дус, мең яшә!

Энҗе чәчәк.

Әй, рәхәт, күңелле,

Кояшның шулай шат көлүе!

Мин беләм дуслыктан,

Куаныч-шатлыктан

Җыр булып чыңлавы күңелнең!

Төлке. Мине дә үзегезгә дуслыкка алыгызчы! Башка беркайчан да, беркемне дә ранҗетмәс идем.

Малай. Алыйк аны үзебезгә дуслыкка.

Бергәләп. Алыйк, алыйк!..

(Балалар, ахырдан түгәрәккә басып, дуслык турында жырлы-биюле уен уйныйлар.)