Тылсымлы гыйлем дөньясында

(Мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен шөгыль)

 

Гөлүсә КАБИРОВА,

Яшел Үзән районының  Олы Ачасыр  авылындагы

«Гөлчәчәк»  8 нче  балалар бакчасы  тәрбиячесе

 

Максат: Мәктәпкәчә яшьтәге балаларны К.Насыйри хезмәтләре нигезендә белемле, тырыш, тәрбияле булырга өндәү;  аларның  хыял  дөньясын баету; балаларның сөйләм телен үстерү;

Җиһазлау: Каюм Насыйри портреты,  ул язган  канатлы  сүзләр, Әбугалисина белән Әбелхарис рәсемнәре, интерактив такта, аңлатмалы сүзлек, музыка.

Шөгыль  барышы

Тәрбияче: Хәерле  иртә, балалар

Балалар: Хәерле  иртә.

Тәрбияче: Мәгърифәтче, язучы, галим, халык  авыз  иҗатын  өйрәнүче, педагог. Портретта кем сурәтләнгән?

1 нче  бала: Каюм  бабай.

Тәрбияче: Әйе, безнең якташыбыз, бөек  шәхес – Каюм Насыйри. Бүгенге  кичәбез   аның  иҗатына  багышлана .

(Әбугалисина  һәм Әбелхарис булып   киенгән  2 бала  залга керә)

Әбугалисина: Исәнмесез! Безгә  дә  катнашырга  рөхсәт  итегез  әле?

Әбелхарис: Безнең  дә  тирән  гыйлемгә ия буласыбыз килә.

Тәрбияче: Балалар  нәрсә  дип   әйтә  бит. Әбелхарис  белән  Әбугалисинаны бу  белем  алу  шөгылендә  катнаштырабызмы?

Балалар: Әйе, катнаштырабыз.

Тәрбияче: Алайса  башлыйбыз. Тыңлагыз, тыңлагыз! Ишетмичә калмагыз. Бүген,  менә  хәзер, балалар  бакчасында  Каюм Насыйрига  багышланган  әдәби  кичә  була. Белемнәрегезне  арттырырга  менә  дигән  мөмкинлек. Дөрес  итеп  сорауларга  җавап бирсәгез, ул ачылыр. Әйдәгез, бергәләп, сорауларга  җаваплар  эзлик.

1 нче  сорау: Без Каюм Насыйриның  быел  ничә  еллыгын  билгеләп  үттек?

Балалар:  200 еллыгын  билгеләп  үттек.

2 нче сорау: Каюм  Насыйриның туган  авылы  ничек атала?

Балалар: Кече  Шырдан  авылы

Тәрбияче: Әйе, Зөя  өязе Кече  Шырдан  авылы.

3 нче сорау: Ул чагында Каюм Насыйри  музее  ни  сәбәпле  Олы  Ачасыр  авылында  ачылган соң?

Әбелхарис: Бәлки Каюм  бабай   васыять  әйтеп  калдыргандыр…

Тәрбияче: Юк шул.

Балалар: К.Насыйриның йортын  Ачасырда  яшәүче бер  кеше  сатып  алган булган.

Тәрбияче: Әйе, дөрес. Шул  өйдә  соңыннан  музей  ачканнар.

Чираттагы  сорау: К.Насыйриның  кушаматларын  беләсезме?

Әбелхарис: Шырдан  түгелме икән?

Әбугалисина: Туганым, син белмәсәң, дәшми тор.

Тәрбияче: Безнең  балалар белә.

Балалар: Аны сукыр Каюм, урыс Каюм дип тә йөрткәннәр.

Тәрбияче: Дөрес. Хәзер игътибарны  өстәлгә  юнәлтәбез. Монда  төрле  әйберләр  куелган. Шулардан Каюм Насыйри тормышы белән бәйле булганнарын сайлап алыгыз әле.

(Өстәлдә календарь, үләннәр, урындык, киемнәр һәм балаларны бутар өчен хәзерге заман әйберләре куелган.)

Тәрбияче: Әйдәгез, беренче Әбугалисина  белән  Әбелхарис  чыксын.

Әбелхарис: Каюм Насыйри әйберләрен без  минут эчендә сайлап алабыз.

Әбугалисина: Туганым, ашыкма, уйлыйк. Җиде кат үлчә, бер кат кис, дигәннәр бит. (Әбугалисина белән Әбелхарис дөрес сайламыйлар.)

Тәрбияче: Әбугалисина белән Әбелхарисның  Ачасыр авылындагы Каюм Насыйри исемендәге этнографик  музеенда  булмаганнары  күренеп  тора. Безнең балалар әнә  бу музейга еш баралар. Тылсымлы сандыктагы әйберләрне, музейдан китерелгән экспонатларны кем дөрес сайлап алыр икән?

Балалар: Мин  (балалар дөрес сайлый).

5 нче сорау: Шагыйрә Э.Шәрифуллинаның К.Насыйрига багышланган  нинди поэмасын  беләсез?

Әбелхарис: Мөгаен, К.Насыйри дип аталадыр. Син ник дәшмисең Абугалисина?

Әбугалисина: Мин төгәл белсәм генә әйтәм. Сиңа да шулай эшләргә киңәш итәм.

Тәрбияче: Әбелхарисның  җавабы  дөрес түгел.  Дөрес җавап ничек була балалар?

Балалар: Каюм коесы.

Тәрбияче: 6 нчы сорау. Язып утырып арыса, Каюм бабай  нишләгән?

Балалар: Физик эш эшләгән. Балта остасы булган. Урындык, өстәл, китап шкафларын үзе ясаган.

Тәрбияче: Без дә ардык. Ял итеп, күнегү  ясап  алабыз. (Төрле хәрәкәтләр ясыйлар.)

Безгә бакчада бик рәхәт                         Аю кебек йөрибез,

Менә болай биибез,                                Куяндай сикерәбез,

Менә болай иеләбез,                               Күнегүләр эшләгәндә

Менә болай йөрибез.                               Бар шартын китерәбез.

Тәрбияче: Чираттагы   сорауны әйтәм. Каюм Насыйри җәйге чорда Казаннан  авылга  кайткан, авылда  яшәгән. Җәй буе ул нәрсәләр эшләгән икән?

Әбелхарис: Җәй көне җиләк, мунча себеркесе  җыялар, кышка утын әзерлиләр.

Тәрбияче: Болары тормыш  мәшәкатьләре. Ул халык мәнфәгатьләрен кайгырткан.

Әбугалисина: Монысын балалардан сорыйк. Миңа калса, алар барысын да беләләр.

1 нче бала: Күрше авылларга чыгып, авыллар тарихын өйрәнгән

2 нче бала: Халык авыз иҗатын җыйган

3 нче бала: Табигатьне күзәткән, кешеләрдән сорашкан. Киләчәктә календарь чыгарыр өчен материал туплаган.

Әбугалисина: Хикмәт, К.Насыйри галим, язучы кеше булган икән.

Әбелхарис: Сезне тыңлаган саен К.Насыйрига хөрмәтем арта.

Тәрбияче: К.Насыйри – киң кырлы шәхес. Фәннең  бик күп өлкәләрен колачлаган. Тәрбия бирүгә  нык игътибар иткән. Аның акыллы сүзләре бик күп. Мин берсен генә әйтәм:«Тәрбия – һәр нәрсәнең ачкычы, аның белән һәрнәрсәне хәл итеп була, ул – кешене кеше итүдә иң дөрес юл». Балалар, тәрбия өлкәсеннән тыш галим фәннең тагын кайсы тармакларында эшли?

 Балалар: татар теле һәм рус теле, география, математика, медицина, халык авыз иҗаты.

Тәрбияче: Дөрес, балалар.

Әбугалисина: Ай-яй К.Насыйри чыннан да талантлы, оста кеше булган икән.

Әбелхарис: Бер кешедә никадәр һөнәр! Моның кебекләр җир йөзендә башка булмастыр.

Әбугалисина: К.Насыйри турында балалар бик күп беләләр икән. Без Әбелхарис белән авыз ачып утырабыз.

Әбелхарис: Әйе, минем дә, балалар, сезнең кебек сорауларга оста җавап бирәсем килә.

Әбугалисина: Шактый белем алдык,  рәхмәт сезгә. Безгә әле белем багаҗын даими арттырырга кирәк. Мәгарәгә белем алырга китәбез. Сау булыгыз балалар.

Тәрбияче: Балалар, сез бу геройларны таныдыгызмы?

Балалар: К.Насыйриның “Әбугалисина” әсәре геройлары алар.

Тәрбияче: Дөрес. ул китап минем кулымда. Без бүген  “Әдәби сәхифә”дә шушы китаптан өзекләр укырбыз. Кунакларның сезгә кайсысы күбрәк ошады?

Балалар: Әбугалисина.

Тәрбияче: Ни өчен ошады?

Балалар: Ул тәрбиялерәк.

Тәрбияче: Тәрбия ни өчен кирәк соң?

Балалар: К.Насыйри кешене тәрбия кеше итә дигән.  Тәрбия – ул матурлык, матурлыкны бөтен кеше ярата; тәрбияле булсаң, гел мактыйлар, үзеңә  дә рәхәт.

Тәрбияче: Бүгенге  шөгыльдә актив катнашканыгыз өчен рәхмәт балалар. Тәрбияле булганыгыз өчен бер-беребезгә рәхмәтләр әйтик әле.