Тылсымлы дөнья

Чулпан МАЛИКОВА,

Чаллыдагы 53 нче  балалар бакчасы тәрбиячесе

 

Максат. Рәсем эшчәнлегендә ата-аналарның компетентлыгын арттыру. Ата-аналарны уртак эшчәнлеккә җәлеп итү. Традицион булмаган рәсем техникасы буенча ата-аналар өчен  осталык дәресләре.

 

Бурычлар:

– традицион булмаган рәсем ясауның төрле төрләре һәм техникасы белән таныштыру, үзеңнең иҗат җимешеңне күрсәтергә мөмкинлек бирү; сәнгать эшчәнлегенә кызыксынуны үстерүгә ярдәм итү;

– ата-аналарда балаларның рәсем шөгыльләрендәге эшчәнлегенә карата кызыксыну уяту, иҗади сәләтләрне үстерү.

Җиһазлар:

  1. Шәмнәр, акварель, поролон губкалар, киң пумалалар, сулы банкалар, акварель өчен кәгазь.
  2. Кәгазь, гуашь буяулары салынган мискалар; яшелчәләрдән: суган, кишер, бәрәңге штамплары; шырпы тартмалары, бөкеләр, бөкләнгән газета, клеенкалар, тастымаллар.
  3. Акварель өчен кәгазь, гуашь, тастымал, пумала (каты щетиналы пумала) .

Мастерклассның барышы

Кереш сүз.

– Исәнмесез, хөрмәтле әти-әниләр. Бүген мин сезне рәсем ясауның кайбер традицион булмаган ысуллары белән таныштырам. Белгәнегезчә, балада теләсә нинди мәсьәләне чишүгә иҗади якын килү, бары тик педагог аны чишүнең күп төрле ысуллары һәм вариантлары белән баланы таныштырган очракта гына барлыкка килә.

Рәсем эшчәнлеге мәктәпкәчә яшьтәге балалар эшчәнлегенең иң кызыклы төре дияргә була.  Бу бик файдалы эш, аның ярдәмендә бала буяулар, карандашлар, чуклар, акбур серләрен өйрәнә. Ул балага тирә-юньдәге тәэсирләрен сурәтләү образларында чагылдырырга, аларга карата үз мөнәсәбәтен белдерергә мөмкинлек бирә. Шул ук вакытта сурәтләү эшчәнлеге балаларның һәрьяклы шәхси, эстетик, әхлакый, хезмәт һәм танып белү үсеше өчен бәяләп бетергесез әһәмияткә ия. Рәсем ясауның эмоциональ, ихтыяр өлкәсе, игътибар, хәтер, фикерләү һәм шәхеснең башка файдалы сыйфатлары, күнекмәләре һәм аның үсеше өчен мөһим булуы турында. Гомуми белем бирү дәресләрендә балалар белән эшләгәндә балаларның рәсем ясау күнекмәләрен үстерәм, әмма традицион рәсем техникасына традицион булмаган рәсем техникасын кулланып шөгыльләнү дә бик яхшы өстәмә булып тора. Сурәтләү күнекмәләрен камилләштерү,  аңа кызыксыну уяту, иҗади активлыкны үстерү шартларының берсе – эштә традицион булмаган материалларның киң спектрын куллану.

Традицион булмаган рәсем ясау – ул гадәти булмаган предметлар һәм гадәти булмаган ысул ярдәмендә рәсем ясарга өйрәтү методикасы. Рәсем ясауның бу төре белән шөгыльләнү вак моторика, тырышлык, хыял, фикерләү үсешенә күбрәк ярдәм итә. Традицион булмаган техникадан файдалану мөмкинлеге мәктәпкәчә яшьтәге балаларның яшь үзенчәлекләре белән билгеләнә. Бу юнәлештә эшне бармак, кул белән рәсем ясау, кәгазь ертудан башларга кирәк, әмма мәктәпкәчә яшьтә шул ук техника катлаулырак: кляксография, монотипия  һ.б. ярдәмендә иҗат ителә торган сәнгать образын тулыландырачак. (үрнәкләрне күрсәтү)

Балалар кул яки бармаклар белән рәсем ясарга бик яраталар, кулны буяуга манабыз яки буяу тәлинкәсенә бармакларны батырабыз һәм кәгазь битенә эз ясыйбыз. Бу пар штрихларда төрле персонажларны күрергә була: Алтын балык, әтәч. Түгәрәк буенча берничә эз – кояш.

Бик матур һәм эффектлы ысул: яфраклар белән эз: – флоротипия, моның өчен без коелган яфракның арткы ягына (тамырлары күренеп торган җирдә) гуашь салабыз – әйләндерәбез һәм эз калдырабыз. Агачларны сурәтләүнең бик тиз һәм, әллә ни әзерлек таләп итми торган ысулы килеп чыга.

Куллануда шактый гади, әмма зур булмаган әзерлек таләп итә торган шаблон ярдәмендә традицион булмаган рәсем ясау ысулы. Шаблоннарны картоннан мөстәкыйль рәвештә ясап була, алар сатуда да бар  (җәнлекләр, яшелчә, җиләк-җимешләр  һ.б.).

Сурәтләүнең тагын бер ысулы – “Трафарет белән басу”. Буяу салынган штемпель мендәргә мөһер яки поролон тампон басып, кәгазьгә трафарет ярдәмендә эз төшерергә кирәк. Төсне үзгәртү өчен, башка тампон һәм трафарет алына.

“Коры пумала белән рәсем” техникасы. Кәгаз, гуашь, каты пумала һәм бернинди су да юк! Бу техника ярдәмендә чәнечкеле керпе, йонлы мәче, чәчәкләр, үлән сурәтләргә була. Иң мөһиме – пумаланы нык итеп тотарга.

Рәсем ясауның әлеге ысулы балаларда “Балавыз акбур + акварель” уңай эмоцияләр  тудыра. Бала ак кәгазьгә төсле балавыз акбур яисә ак шәм белән рәсем ясый. Аннары кәгазь акварель белән бер яки берничә төскә буяп куя. Рәсем акбур яки шәм белән буялмаган булып кала.

Яшелчә һәм җиләк-җимеш мөһерләре белән тамга. Сурәт килеп чыксын өчен, өйдә кул астында булган теләсә нинди яшелчә яки җиләк-җимештән балага ошаган теләсә нинди фигураны кисеп алырга кирәк. Бала печатьне буяулы штемпель мендәргә баса һәм кәгазьгә эз сала. Башка төс алу өчен миске дә, печатка да үзгәрә.

Традицион булмаган рәсем ясауның тагын бик күп ысуллары бар.

Хәзер, мин сезгә традицион булмаган рәсем техникасын практикада үзләштерергә тәкъдим итәм, үзеңнең сәнгать иҗатыңны теләсә нинди ошаган рәсем техникасы белән күрсәтергә була.

Практик эш.

Мастер-классны йомгаклау.

– Хөрмәтле әти-әниләр! Безнең мастер-класс ахырына якынлашты. Мин гадәти булмаган техникада искиткеч эшләр күрәм. Сез аларны балаларыгызга күрсәтә аласыз, һәм мин сезнең иҗатыгыз аларга охшар дип ышанам! Өйдә сезгә һәм сезнең балаларыгызга рәсем ясауда ниндидер яңалыкны сынап карау кызык булыр һәм бу вакытны кызыклырак, бай һәм төрлерәк итеп уздырырга мөмкинлек бирер.  Бүгенге очрашу истәлегенә фотога төшәргә тәкъдим итәм. Барыгызга да игътибарыгыз өчен рәхмәт!