Тылсымлы балык

№ 161

(Өлкәннәр төркемендәгеләр өчен шөгыль)

Сиринә ШӘРИПОВА,

Казандагы 377 нче «Алтын балык» балалар бакчасының I квалификация категорияле тәрбиячесе

Максат. Балаларны балыклар һәм аларның тышкы төзелешләре белән таныштыру. Чуртан, шыртлака, алабуга балыклары турында булган белемнәрен тирәңәйтү. Су астының матурлыгын күрә белү, балыкларга карата сакчыл караш тәрбияләү. Сүз байлыгын арттыру: чуртан, шыртлака, алабуга, тәңкә, йөзгечләр.

Алдан үткәрелгән эш төрләре. Балыкар турында китаплар уку; аквариум турында әңгәмә уздыру; табышмаклар чишү; иллюстрацияләр карау һ.б.

Җиһазлау. Балыклар рәсемнәре, аквариум макеты, алдан әзерләнгән балык контуры, төрле төсле кәгазьләр, пластилин һәм киселгән җепләр, пумала, җилем, салфеткалар һ.б.

Шөгыль барышы

Тәрбияче. Хәерле көн, балалар! Кәефләрегез ничек? Әйдәгез әле, елмаегыз. Елмаю кәефләрне күтәрә, гомерләрне озайта.

Тәрбияче. Балалар, бу нәрсә?

Балалар. Карта.

Тәрбияче. Дөрес, бу – безнең планетабыз. Ә кешеләр җирдә кайда яши?

Балалар. Коры җирдә.

Тәрбияче. Ә коры җир картада нинди төсләр белән бирелә?

Балалар. Сары, яшел, көрән төсләр белән.

Тәрбияче. Игътибар белән карагыз әле, картада нинди төс күбрәк?

Балалар. Зәңгәр төс.

Тәрбияче. Ә зәңгәр төс белән нәрсә белдерелә?

Балалар. Сулыклар.

Тәрбияче. Нинди төр сулыкларны беләсез?

Балалар. Елгалар, диңгезләр, океаннар, күлләр.

Тәрбияче. Ә хәзер бер табышмак тыңлагыз әле:

Көмеш тәнле, ите тәмле,

Тәне тулы тәңкәсе,

Елга – аның әнкәсе.

Нәрсә икән бу?

Балалар. Балык.

Тәрбияче. Дөрес, балалар, балык. «Балык – су баласы» дигән әйтем дә бар. Балыклар елга, диңгез, океан суларында яши. Елга суы – төче, ә диңгез суы тозлы була. Су астында яшәүче балыклар саны бик күп. Сезнең балык тотарга барганыгыз бармы соң? Балык тотарга яратасызмы? Нинди балык исемнәрен беләсез?

Балалар. Алабуга, чуртан, шыртлака һ.б.

Тәрбияче. Ә балыклар нәрсә белән тукланалар? Ә бу балыклар арасында иң куркынычы кайсысы?

Балалар. Чуртан.

Тәрбияче. Чуртанны елга бүресе дип йөртәләр. Ул ташлар арасына качып тора да вак балыкларга ташлана. Әгәр бик ач булса, зуррак балыкларны да ашый. Елга өстендә йөзгән үрдәк, каз бәбкәсен дә тота ала. Ул бик җитез. Чуртан – елга санитары. Ул чирле балыкларны ашый һәм елгаларны төрле авырулардан саклый.

Балалар, карагыз әле: бу рәсемдә нинди балык? (Шыртлака рәсеме күрсәтелә.)

Балалар. Шыртлака (ерш).

Тәрбияче. Ул керпегә охшаган. (Алабуга рәсеме чыга.) Ә бу балыкны таныйсызмы?

Балалар. Алабуга.

Тәрбияче. Алабуга – бик матур балык. Аның йөзгечләре кызыл төстә. Ул кечкенә балыклар белән туклана. Алабуга аларның артларыннан куа. Тегеләре су өстенә сикерәләр, ә ул аларның кире төшкәнен көтеп тора һәм тотып ала.

Тәрбияче. Менә бүген без балыклар турында күпме яңалык белдек. Мин сезгә күчтәнәч алып килдем – аквариум.

Хәзер без сезнең белән тылсымчыларга әйләнәбез һәм аквариумга серле балык рәсемнәре ясыйбыз. Урыннарыбызга утырабыз, карандашларыбызны кулга алабыз, алдыгызда – ак битләр. (Тәрбияче диңгез тавышы кабыза, балалар мөстәкыйль төстә балык контурын ясыйлар.)

Тәрбияче. Балалар, сезнең балыкларыгыз нинди өлешләрдән тора?

Балалар. Башы, ике күзе, авызы, канатлары, тәңкәләре бар.

Тәрбияче. Алар ни өчен кирәк?

Балалар. Канатлар – руль дә, тормоз да. Балыклар алар ярдәмендә су өстенә йөзеп чыга, су астына йөзеп төшә, ә моторы булып балыкның койрыгы тора. Ул, аны селкеп, кирәкле якны сайлый.

Тәрбияче. Балыклар бик шома, балалар. Бу – балыкларның тәнен каплап алган лайлалы матдә белән бәйле. Шома булганга күрә балыклар йөзә алалар. Тагын бу матдә аларның тәңкәләре аша тәннәренә төрле микроблар керүдән саклый. Балалар, балыкның баш өлешендә саңаклары бар. Алар ник кирәк икән соң?

Балалар. Суларга.

Тәрбияче.  Дөрес, балалар – суларга. Ә хәзер ял итеп алыйк. «Балыклар» дигән хәрәкәтле уен уйнарбыз. (Уен уйныйлар.)

Тәрбияче. Ә хәзер ясаган балыкларыбызны бизик инде. Аларны ничек бизәп, буяп була?

Балалар. Буяулар белән, пластилин белән, төсле кәгазь белән, җепләр белән һ.б.

Тәрбияче. Мин сезгә материаллар әзерләдем, хәзер үзегез теләгән материал белән балыкларыгызны бизибез һәм аларны аквариумыбызга җибәрәбез.

Балаларның мөстәкыйль эше

Тәрбияче. Балалар, ясап бетергәч, рәсемнәрне аквариумга беркетәбез һәм тылсымлы сүзләр әйтәбез. (Проекторда балыклар аквариумда йөзеп йөри торган видео күрсәтелә.)

Тәрбияче. Менә, балалар, сез ясаган балыклар ничек матур йөзәләр.

Балалар, сезгә шөгылебез ошадымы? (Балалар җавбы.)