Тылсымлы аланга сәяхәт
№ 125
(II сыйныф. Класс сәгате)
Фәридә ШАДЫБАЕВА,
Зәй районы Югары Шепкә төп мәктәбенең I квалификация категорияле башлангыч сыйныфлар укытучысы
Максат: табигатькә сакчыл караш булдыру; күзәтүчәнлекне, экологик культураны үстерү.
УУГ:
предмет: туган якның табигатенә уңай караш булдыру;
шәхескә кагылышлы: укуның үзеңә кирәклеген аңлауны формалаштыру, уңайлы психологик халәт тудыру;
метапредмет: табигать һәм кеше эшчәнлегенең үзара бәйләнешен күрсәтү, уку максатын куя һәм чишә белергә өйрәнү. Табигатьне саклау, җаваплылык хисе тәрбияләү.
Җиһазлау: презентация, кошларга җимлек, күрсәтмә материаллар.
Сыйныф сәгате барышы
I. Оештыру өлеше
II. Уку мәсьәләсе кую
– Укучылар, әгәр дә экрандагы хәрефләрдән дөрес сүз укысагыз, бүген кая сәяхәт итәчәгебезне белерсез.
МАРУН (УРМАН)
– Әйе, без сезнең белән урманда булабыз. Безнең сыйныф сәгатенең темасы «Тылсымлы аланга сәяхәт» дип атала.
Без урманга ни өчен барырбыз икән? (Табигать белән танышырга.)
– Әйе, безне бүген төрле тукталышлардан торган мавыктыргыч сәяхәт көтә. (Тукталыш исемнәре карап чыгыла.)
III. Уку мәсьәләсен чишү
Сәяхәткә чыгу.
– Күз алдына китерегез. Тар сукмактан барабыз. Аяк астында үләннәр кыштырдый. Алдыбызда киң елга. Агач күперне чыгабыз. Әнә агачлар шаулый. Урманга килеп җиттек.
Урман юлы буе – бөрлегәннәр
Тәлгәш-тәлгәш булып тезелгән.
Күңел күтәренкелеген сизеп,
Сәламли безне һәр чәчәк,үлән.
1 нче тукталыш – «Аланлык»
Укытучы. Аланлыкка килеп чыктык, балалар. Елмаеп кояш карый, яңгыр да явасы килә. Тыңлап үтик әле, алар нәрсә сөйләшерләр икән?
(Г.Тукайның «Яңгыр илә кояш» шигырен видео күрсәтү.)
– Нинди нәтиҗә ясый алабыз, балалар?
– Үләннәр, үсемлекләр үсү өчен су, җылылык , яктылык кирәк.
2 нче тукталыш – «Кызыклы уеннар аланлыгы»
«Ярый-ярамый» уены.
– Һәрберегез укып чыга. Ничек уйлыйсыз? Җөмлә ахырында «ярый» яки «ярамый» дип укырга тиеш буласыз.
– Агачларның ботакларын сындырырга … (ярамый).
– Болындагы чәчәкләрне таптарга … (ярамый).
– Сукмактан гына йөрергә … (ярый).
– Күп итеп чәчәк бәйләмнәре җыярга … (ярамый).
– Урманда чүп-чар калдырырга … (ярамый).
– Урманда учак ягарга … (ярамый).
– Урманны янгыннардан сакларга … (ярый).
– Урманда таышланырга, кычкырырга … (ярамый).
– Кош ояларын туздырырга … (ярамый).
– Күп итеп агачлар утыртырга … (ярый).
– Кырмыска ояларын туздырырга … (ярамый).
(Урманда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре буенча әңгәмә уздыру.)
3 нче тукталыш – «Җәнлекләр патшалыгы»
Укытучы. Бу тукталышта сезне табышмаклар көтә:
а) Кишер белән кәбестәне
Ул бик нык ярата,
Озын колагын тырпайтып,
Сикереп урманга кача. (Куян)
ә) Бер нәрсә тегә белми,
Энәләр тагып йөри. (Керпе)
б) Кош түгел – оча,
Ябалактан курка.
Чикләвекне ярата,
Сызгырса – урманны яңгырата. (Тиен)
в) Нечкә билле, көлтә койрыклы. (Төлке)
4 нче тукталыш – «Үсемлекләр илендә»
– Үсемлекләргә нәрсәрләр керә?
Бирелгән карточкаларны өч төркемгә (агачлар, куаклар, үләннәргә) бүләргә.
Һәр төркемгә алдан карточкалар таратыла. Агачлар, куаклар, үләннәргә аерырга.
– Укучылар, ромашка, тузганак, кычыткан, тигәнәк нинди үләннәр дип йөртелә?
– Урманны ни өчен сакларга кирәк? Урманга нинди куркыныч яный? (Янгын, урман кисү.)
5 нче тукталыш – «Кошлар – безнең дусларыбыз»
– Рәсемдә нинди кош сурәтләнгән
Төркемнәрдә эш. Хәрефләрдән кош исемен төзиләр. Һәр төркем үзенә туры килгән кош турында сөйли.
Ябалак – бик кирәкле кош. Ул ауга төнлә чыга. Бер төнгә 7 – 8 тычканны юк итә. Аның гаиләсе елга 10000 тычканны юк итә. Шуның белән 20 тонна икмәкне саклап кала.
Сандугач – башлап җырлаучы кош. Аның турында: «Урман оркестрында беренче скрипка – иң нечкә кыллы, иң яңгыравык», – диләр.
Тукраннар сәгатьләр буе агачта тукылдый. Агач кәүсәсе эченә 20 см га кадәр чукып керә ала. Менә шулай аннан зарарлы бөҗәкләрне чүплиләр.
– Кыш килә. Тиздән салкын көннәр башлана. Кышлаучы кошларга нинди ярдәм күрсәтә алабыз. Менә мин сезгә җимлекнең шушындый ысулын күрсәтәм. Әйе, укучылар, җимлекләр ясап элеп куярга кирәк. Сезгә бүләк итәм.
Җимлек ясарга әти-әниләрегез ярдәм итәр.
6 нчы тукталыш – «Балалар телендә экология»
Укытучы. Нәрсә ул экология? (Табигатькә сакчыл караш тәрбияләү. Табигатьне саклау.)
Мин сезгә берничә бирем тәкъдим итәм. Бу биремдә сүз кем һәм нәрсә турында барын әйтеп бирегез.
– Бу кешеләр җәнлекләрне кыерсыталар, тиеш булмаган урыннарда балык тоталар. (Браконьер)
– Бу урында кешеләр ял итә. Анда табигать матур, үләннәр үсә, таганнар булырга мөмкин. (Ял паркы)
– Монда бөтен нәрсәне утырталар, ул булганда агачта яфраклар үсә. (Туфрак)
– Бу урында хайваннар һәм кошлар кешеләрдән курыкмыйча яши. Кешеләргә анда керергә һәм нәрсәдер эшләргә ярамый. (Заповедник)
IV. Рефлексия
Укытучы. Укучылар, шуның белән сәяхәтебез тәмам.
– Ни өчен табигатьне сакларга кирәк? (Балаларның җаваплары тыңланыла.)
Күренекле рус язучысы М.Пришвин бик матур сүзләр язган: «Балыкка – су, кошларга – һава, хайваннарга – кыр һәм урман, ә кешегә яшәргә Туган иле кирәк. Табигатьне саклау ул – Туган илеңне саклау дигән сүз».
Кеше урманга бурычлы. Ә урман аланында сезне күчтәнәч көтә.