Тылсымчы рәссам

№ 114

(Уртанчылар төркемендә традицион булмаган техник алымнар белән сынлы сәнгать эшчәнлеге)

Сиренә БУЛАТОВА,

Казандагы 54 нче балалар бакчасының I квалификация категорияле тәрбиячесе

Максат. Балаларны сынлы сәнгать эшчәнлегендә, традицион булмаган техник алымнарын кулланып, табигать күренешләре белән таныштыру.

Бурычлар:

балаларга әкият аша табигать күренешләре турында башлангыч белем бирү;

– традицион булмаган сынлы сәнгать алымнары белән таныштыру;

– күзәтүчәнлек һәм игътибарлылыкны үстерү;

–  күмәк эштә бердәмлек, дустанә мөнәсәбәт тәрбияләү;

– табигатькә карата кызыксынуны ныгыту.

Җиһазлау: табигать күренешләре белән презентация, агач ботакларыннан букетлар, ак төстәге ком, җилем, ак һәм зәңгәр төстәге буяулар, картон, альбом бите, ватман, җеп, төсле ком.

Эшчәнлек барышы

Тәрбияче. Исәнмесез, хөрмәтле кунаклар, балалар! Хәерле көннәр сезгә!

Балалар.

Исәнмесез!

Хәерле көн, агачлар,

Хәерле көн, кошлар,

Хәерле көн, табигать,

Хәерле көн, дуслар!

Тәрбияче. Балалар, телисезме, мин сезгә кызыклы әкият сөйлим. Әйдәгез, шушы йомшак урыннарга җайлап кына утырыйк та, игътибар белән мине тыңлагыз. Әкиятем минем бер рәссам турында булыр. Алдан әйтегез әле, рәссам кем ул?

Балалар. Рәссам ул – рәсем ясаучы.

Тәрбияче. Рәссам рәсемне нәрсәдә ясый?

Балалар. Кәгазьдә.

Тәрбияче. Ә кәгазьдә нәрсә белән ясый?

Балалар. Буяу, пумала … белән.

Тәрбияче. Әйе, дөрес. Менә мин сөйли торган әкият героем башка рәссамнарга охшамаган булган. Әзерме сез?

«Борын-борын заманда яшәгән, ди, бер рәссам. Бу рәссам, башкалар кебек рәсемнәрен кәгазьдә буяу, пумалалар белән ясамаган. Ул рәсемнәрен кул астына нәрсә очрый – шуңа ясый торган булган. Бу – башка рәссамнарга бер дә ошамаган, һәм алар аңа: «Мондый рәссам буламыни?» – дип әйтә торган булганнар. Ә рәссам моңа нык үпкәләгән: көннәрдән-беркөнне ерак-еракка китеп барган. Шулай итеп, тылсымчы рәссам үзе генә белгәнчә рәсемнәрен әле дә булса ясый икән. Ә без ул рәсемнәрне гел күреп торабыз. Рәссам табигать күренешләрен ясый башлаган: ап-ак кыш айларында агачларга бәс яудыра, тәрәзә пыяласына төрле-төрле бизәкләр ясый, кар бөртекләрен бер-берсенә охшамаган итеп ясый. Җәй айларында һавада салават күперен сузып җибәрә. Тылсымчы рәссамның рәсемнәрен кешеләр исләре китеп күзәтә, соклана».

Шуның белән әкиятем дә тәмам. Ошадымы сезгә, балалар?

Балалар. Әйе.

Тәрбияче. Балалар, сезнең дә тылсымчы рәссам буласыгыз киләме?

Балалар. Әйе, килә.

Тәрбияче. Безгә чын тылсымчы булыр өчен, менә шушы башлыкларны кияргә кирәк. Хәзер чын тылсымчы рәссамнар булдык.

Ай! Карагыз әле, тылсымчы рәссам түгелме соң бу?! Ул үзе безгә килгән, әйдәгез, үзен каршы алыйк, исәнләшик.

Рәссам. Исәнмесез, балалар! Мин сезнең әкиятегезне ишетеп килдем, шундый куандым һәм берничек тә килмичә булдыра алмадым.

Тәрбияче. Без бик шат, тылсымчы рәссам. Син безгә үзеңнен тылсымлы рәсемнәреңне ничек ясавыңны күрсәтерсең бит?

Рәссам. Бик рәхәтләнеп.

Тәрбияче. Балалар, менә без сезнең белән – тылсымлы әкияттә. Шушы әкияттә генә табигать күренешләре могҗизадан ясала да инде. Мәсәлән: бәсне ничек ясый икән рәссам?

Рәссам. Бик теләп күрсәтәм, килегез әле бирегә.

Тәрбияче. Карагыз әле, балалар, өстәлдә нинди матур букетлар! Бу букетлар нәрсәдән ясалган?

Балалар. Агач ботакларыннан.

Тәрбияче. Ә нинди агачлардан соң алар?

Балалар. Ылыслы һәм яфраклы агачлардан.

Тәрбияче. Сез нинди ылыслы агачлар беләсез соң?

Балалар. Нарат, чыршы.

Тәрбияче. Ә нинди яфраклы агачларны беләсез?

Балалар. Усак, каен, имән, тал, юкә…

Тәрбияче. Балалар, әйтегез әле, кыш көнне агачлар нишли?

Балалар. Йоклыйлар.

Тәрбияче. Әйе, бик дөрес. Кыш көне агачларның барысы да йокыга тала, ял итә. Әйдәгез әле, шушы ботакларда бәс ничек ясалганын карап үтик әле. Моның өчен шушы ботакларны җилемгә манабыз да өстенә ясалма кар бөртекләре (ак төстәге ком) сибәбез. Бу ботакларга карагыз әле, нинди матур итеп бәс кунды. Кунакларга да күрсәтик. (Рәсемнәрне күрсәтәләр,)

Тәрбияче. Балалар, без сезнең белән агач ботакларына ничек бәс кунганын белдек, ә хәзер бергәләп кышкы агач ясап карыйбызмы? Моның өчен безгә төсле картон, ак төстәге буяу һәм таякчыклар кирәк булачак. Без бу агачны буяуны таякчык белән өреп ясяячакбыз. Игътибар белән карап торыгыз, аннан соң һәрберегез үзе эшләп карар. Күрдегезме? Ә хәзер эшләп карыйк. Алдан таякчыкка өреп карыйк әле, буламы? Бик яхшы, булдырдыгыз. Нинди искитмәле бәсле агачлар булды! Рәсемнәребез азрак кибә төшсеннәр, аннан соң кунакларга да күрсәтеп китәрбез. Кулларыгызны сөртегез, менә сезгә салфеткалар.

Дәвам итәбезме? Әйтегез әле, бик каты салкыннарда тагын нинди табигать күренешләрен күзәтергә була?

Балалар. Тәрәзәләргә бизәкләр төшә.  

Рәссам. Әйе! Бик матур күренеш! Бизәкләрне төшерергә өйрәнәсегәз киләме?

Балалар. Бик килә!

Рәссам. Моның өчен  урталай бекләнгән альбом бите, буяуга манылган җеп кирәк була. Беренче эш итеп альбом битен ачабыз, буяуга манылган җепне алып, битнен ярты ягына бормалап салабыз, тотып тора торган очын озынрак итеп чыгарып калдырабыз, битне ябып, бер кул белән тотабыз, икенчесе белән җепне тартып алабыз. Алынган җепне буяу тәлинкәсенә салабыз, аннан альбом битен ачабыз. Бик матур бизәкләр ясала, шулаймы? Хәзер кулларыгызны сөртегез. Кунакларга да бизәкләрегезне күрсәтегез әле.

Тәрбияче. Булдырдыгыз балалар! Әйтегез әле, тагын нинди табигать күренешләрен беләсез?

Балалар. Томан, салават күпере, яңгыр, яшен.

Тәрбияче. Ә тагын нинди тылсымлы рәсемнәр ясап карыйсыгыз килә?

Айрат. Минем салават күперен ясап карыйсым килә.

Тәрбияче. Бик кызыклы! Ә салават күперендә ничә төс бар сон?

Айрат. Җиде.

Тәрбияче. Әйдәгез, бергәләп атап үтик әле аларны.

Балалар. Кызыл, кызгылт-сары, сары, яшел, зәңгәрсу, куе зәңгәр, шәмәхә.

Тәрбияче. Ясап карыйбызмы? Тик без аны нәрсә белән ясарбыз икән соң?

Рәссам. Ә мин сезгә менә нәрсә алып килдем. Карагыз әле.

Тәрбияче. Нәрсә соң бу, балалар?

Балалар. Төсле ком.

Рәссам. Бу ком гади генә түгел, могҗизалы. Нишләп шулай?

Балалар. Чөнки төсле-төсле.

Тәрбияче. Менә шушы кәгазь битенә ясыйбызмы? Балалар, тактага күз төшерик әле, төсләр бер-бер артлы ничек урнашканын шуннан карап эшләрбез.

Рәссам. Мин сезгә үземнең тылсымлы пумалам белән җилем сылап торам, ә сез төсләрне урнаштырыгыз: 1 нче төс – кызыл, 2 нче төс – кызгылт-сары (оранжевый), 3 нче төс – сары, 4 нче төс – яшел, 5 нче төс – зәңгәрсу, 6 нчы төс – куе зәңгәр, 7 нче төс – шәмәхә.

Тәрбияче. Менә булды, бик матур! Карагыз әле, хөрмәтле кунаклар, сезгә дә ошадымы?!

Балалар, бүген без сезнең белән табигать күренешләре белән таныштык. Искә төшереп үтик әле, нинди табигать күренешләрен ясарга өйрәндек?

Балалар. Бәс, тәрәзәдә бизәкләр, салават күпере.

Тәрбияче. Бәсне, тәрәзәдәге бизәкләрне кайсы ел фасылында күзәтәбез?

Балалар. Кыш көнендә.

Тәрбияче. Салават күперендә ничә төс бар?

Балалар. Җиде.

Тәрбияче. Әйе, бик дөрес, булдырдыгыз! Тылсымчы рәссам, сиңа бик зур рәхмәт, без бүген бик күп яңалык белдек. Күп төрле рәсем ясау ысулларына төшендек.

Шуның бн шөгылебез тәмам, сау булыгыз!