Тылсым иленә сәяхәт

(зурлар төркемендә тикшеренү эшчәнлеге конспекты)

Ильмира ГАЙФУТДИНОВА,  

Яңа Чишмә районы

Зирекле авылы балалар бакчасы

тәрбиячесе

Максат. Балаларны табигать күренеше – вулкан, аның төзелеше һәм атылу сәбәпләре белән таныштыру.

Бурычлар.

Белем бирүче. Балаларны вулкан күренеше һәм аларның атылу сәбәпләре белән таныштыру, проблемаларны күрергә һәм гомумиләштерергә өйрәтүне дәвам итү, салават күпере күренеше турында белемнәр бирү.

Үстерү бурычы. Экспериментлар вакытында сәбәптән ңәтиҗә  ясау сәләтен үстерү; вулкан, кратер, лава, лаборатория, экспериментлар сүзләре хисабына сүзлек запсын баету, күзәтүчәнлек, кызыксыну, уйлау, хәтер, сөйләм, логик фикерләү сәләтен үстерү.

Тәрбия бирү бурычы. Балаларның эксперименталь эшчәнлеккә кызыксынуларын арттыру.

Материаллар һәм җиһазлар. Сулы графин, кызыл буяу, сода, савыт-саба, лимон кислотасы, үлчәр өчен стаканнар, поднос, вулкан моделе, чәй кашыгы, салфеткалар, лабораториядә үзеңне тоту һәм вулканнар турында презентация, алъяпкычлар, проектор, интерактив такта, ноутбук.

Эшчәнлек барышы.

Оештыру моменты

Тәрбияче. Исәнмесез, балалар, сезне күрүемә бик шатмын. Минем кәефем яхшы, сезнең кәефегез яхшымы? Без искиткеч команда! Бүген  дустым профессор белән танышу өчен, экспериментлар иленә кызыклы сәяхәткә китәрбез. Сез анда бик күп яңа һәм кызыклы әйберләр белерсез. Эксперимент нәрсә ул? Алар гадәттә кайда үткәрелә? Сез экспериментлар  яратасызмы? Бергәләп фәнни лабораториягә барырга тәкъдим итәм. Лабораториядә үзеңне дөрес тоту кагыйдәләрен искә төшерик. (Слайдларда)

  1. Рөхсәтсез приборларга һәм инструментларга кагылмагыз.
  2. Таныш булмаган әйберләрне иснәп һәм ашап яки эчеп карарга ярамый.
  3. Билгесез экспериментлар ясамагыз.

Тәрбияче. Сәяхәткә әзерләнеп махсус кием киик, чөнки чын фән лабораториясендә сезгә махсус киемнән эшлиләр.  (Махсус киемнәр кию.)

“Фиксиләр” мультфильмыннан көй яңгырый.

Тәрбияче. Күзләрегезне йомып, 10га кадәр саныйбыз һәм без  профессор Чудаковның фәнни лабораториясендә! Исәнмесез, профессор! Сәер, нигә ул монда түгел?  (Телефон шалтырый, тәрбияче сөйләшә) Кая чакырдылар?  Илебезнең төп лабораториясенә? Аңладым, ярар, хуш. Балалар, профессорга җитди эш кушканнар икән бит. Ул безгә конверт калдырдым диде. Экспериментларны башлар алдыннан,  биремнәрне үтәргә кирәк. Күрәсезме берәр конверт? (Балалар конвертны табалар) .

Тәрбияче. Биремнәрне башлар алдыннан сезгә ике командага бүленергә тәкъдим итәм. Беренче биремдә табышмак чишик.

Шул дуганы, буем җитсә,

Эх, тотар идем алып.

Гөлчәчәкләр ясар идем

Төрле төсенә манып.  (Салават күпере)

– Әйе, салават күперендә ничә төс бар? (җаваплар)

Тәрбияче. Дөрес, җиде. Бу нинди төсләр? Кызыл, кызгылт сары, сары, яшел, зәңгәр, индиго, кызгылт. Бу төсләрнең барысы да билгеле бер тәртиптә барлыкка килә. Салават күперенең ничек һәм ни өчен барлыкка килүен беләсегез киләме? (слайд) Салават күпере кояш нурлары яңгырдан соң кечкенә тамчы су чагылдырганда барлыкка килә. Алар һавада йөзәләр һәм төрле төсләр белән ялтырыйлар. Салават күперен безнең бүлмәдә күрергә телисезме?  Моның өчен безгә гади компьютер дискы һәм фонарь кирәк булачак. Фонарь белән дискка яктыртырбыз һәм аны ак кәгазьгә куеп карыйбыз. (Балалар эксперимент ясыйлар.) Үзегез салават күперен ясарга телисезме?

Тәҗрибә 1: “Үсүче салават күпере”

  1. Ак шнурны рәсемдә күрсәтелгәнчә төсле фломастерлар белән буягыз.
  2. Бөтен ягын да төсле итәр өчен бераз борыгыз.
  3. Шешәне билгеләнгән сызыкка кадәр су белән тутырыгыз.
  4. Шнурны суга төшерегез.
  5. Эчкә төшмәсен өчен, шнурның буш очын шешә муенына бәйләгез.
  6. Нәтиҗәне карагыз.

Тәрбияче. Сезне тагын бер гаҗәеп табигый күренеш белән таныштырасым килә дип язган профессор Чудаков. Монда тагын бер табышмак бар.

Гомерен йоклап уздыра,

Тик бермәлне тузына.

Тузан, төтен белән бергә,

Кайнарлыгын чыгара

(Вулкан)

Вулкан нәрсә ул ни өчен атыла дип уйлыйсыз? ( җаваплар) Чын вулканны бездә күреп булмый, шуңа күрә профессор Чудаков безгә видео калдырган. (видео күрсәтелә)

Тәрбияче. Вулкан нинди геометрик формага охшаган? (конус) Тау башында нәрсә күрәсез? Бу зур савытка охшаган урын кратер дип атала. Әйдәгез барыбыз бергә бу яңа сүзне кабатлыйк. Вулкан эчендә җиргә тирән төшеп китүче зур чокыр бар. Бу вулкан кратеры. Вулканның төбендә магма дип аталган кайнар, эрегән матдә бар. Бу магма. Вулканнар төрле була. Актив һәм сүнгән. Кайвакыт вулканнар йөзләрчә ел тик торалар, аларны сүнгән дип атыйлар. Кешеләр, кайчандыр коточкыч лава, ташлар, көл һәм төтен тирә-якны каплап алуын онытып, өйләр төзеп яши башлыйлар. Бераз ял итеп алыйк әле.

Ял минуты” Вулкан”  

Вулкан уйный башлады,

Лавасы кайнап чыкты.

Куркыныч булып күкрәп,

Ташлар, тузан очырды.

Көне буе ул янгач,

Аруы да тиз булды,

Соңгы тапкыр уфылдап

Озак йокыга талды.

Тәрбияче. Вулкан атылуын күрергә телисезме? Ничек итеп сүнгән вулканны активлаштырып була, уйлап карыйк  (җаваплар) Профессор Чудаков вулкан ясауның серен безгә язып калдырган.  Нәрсәләр алабыз?  (сода, кызыл төсле гуашь, лимон кислотасы, савыт-саба юу өчен сыеклык)

Тәрбияче. Вулкан атылуы лаваны чыгара. Тау башыннан агып төшкәч,  лава нинди хәлдә була? (Сыек). Шулай итеп, безгә тау эченә сыеклык салырга кирәк. Мәсәлән (Су) гади су салсак, ул агып китәрме? (юк)  Суны ничек итеп чыгарып була? (Без матдәләрне кушарга тиеш.) Профессор киңәшен схемада күрсәткән.

  1. Ике савытны алып, яртылаш су белән тутырыгыз.
  2. Беренче савытка 3 чәй кашыгы сода, берничә тамчы савыт-саба юу өчен сыеклык һәм кызыл буяу кушыгыз. Барысын да яхшылап болгатыгыз.
  3. Икенче савытка 1 чәй кашыгы лимон кислотасы кушып, яхшылап болгатыгыз.
  4. Беренче савыттагы сыеклыкны вулкан кратерына салыгыз, аннары икенче савыттагы сыеклыкны бу катнашмага өстәгез һәм тамашаны күзәтегез.

Тәрбияче. Балалар, безнең вулкан “терелде” Сез нәрсә күрәсез? Карагыз, безнең вулкан ничек атыла? Нигә шулай булды? Сезгә бу эксперимент кызык булдымы?

Йомгаклау.

Тәрбияче. Барыгыз да игътибар белән тыңладыгыз һәм профессор Чудаковның барлык эшләрен башкардыгыз, вулканга “уянырга” булыштыгыз. Хәзер сез вулканның нәрсә икәнен һәм ничек атылуын беләсез. Үскәч, мөгаен, галим булырсыз! Хәзер балалар бакчасына кире кайтырга вакыт. Күзләрегезне йомыгыз  һәм 10га кадәр саныйбыз.