Тыл батырлары

№ 148

Рәмзия ТӘХАУТДИНОВА,

Яшел Үзәндәге 10 нчы “Йолдызлык” прогимназиясенеңIквалификация категорияле тәрбиячесе

Мин туып-үскән Апас ягы да танылган һәм танылып килүче шәхесләргә бик бай.Әмма мин “Тыл батырлары” дигән язмамнысугыш чорында фронттан еракта бөтен авырлыкларны үз җилкәләрендә күтәргән, ачлы-туклы хәлдә тырышып, сугыш чорында тылда үзләренең кеше ышанмаслык авыр, фидакарь хезмәтләре белән Җиңү көне җитүенә чиксез зур өлеш керткән хатын-кызларыбыз, әниләрнең батырлыкларына багышларга булдым.

Хатын-кыз һәм сугыш. Болар – бер-берсенә ят төшенчәләр, аларны янәшә куеп, узара бәйләнештә әйтүе сәер. Ләкин, без илебез тарихыннан Ватаныбыз иминлеген саклап яуга күтәрелгән хатын-кызларыбызның батырлыкларын белергә тиешбез.

“Әй апалар сугыш елларында Теңкәгезгә тиде авырлык.

Заман авырлыгын күтәрергә, зур кайгылар баштан үткәрергә

Кайдан тылсымлы көч таптыгыз да, кайдан алдыгыз сез сабырлык.

Сезнең сабырлыкка, батырлыкка, мәңге-мәңге хайран калырлык”

Бу теманың актуальлеге шунда,быел Бөек Җиңүнең 75 еллыгы,соңгы вакытта яшь буынга патриотик тәрбия бирүгә зур игътибар бирелә, алар җиңүне халкыбыз фронттагы батырлык белән генә түгел, ә тылдагы батырлык белән дә яуланганың аңларга тиеш.

Үзалдыма бурычлар куйдым:

тылда батырлыклар күрсәткән якташларның авыр хезмәте турындагы истәлекләрен саклауга өлеш кертү;

— кече Ватан һәм аның киләчәге өчен хезмәт куйганнар белән бакча балаларын да таныштыру һәм алар белән горурлана алырлык хисләр уяту.

 

Мин Апас район үзәгендәге туган якны өйрәнү музеенда булдым. Андагы документлар, шул чорны яктырткан танылган журналист Азат Сункишев, тарихчы Әсхәт Садриев,шул вакыттагы Апас райкомы секретареБари Мифтахов истәлекләре белән таныштым һәм әлбәттә шул тарихның тере шаһитлары булганәбиләрнең истәлекләрен саклаган  апалар, әбиләр белән аралаштым:

“1941 елның сентябрь аенда Татарстанга куркыныч яный башлый. Кичләрен ут кабызулар да тыела. Октябрь аенда Казанда Оборона комитеты төзелә. Халык телендә “Казан каймасы” дип кереп калган Казан оборона чиге ярымбоҗрасы безнең Апас аша Болгар шәһәренә кадәр казыла. Безнең районда гына 1941 елның сентябреннән 1942 елның мартына кадәр ун меңгә якын хатын-кыз шул авыр хезмәттә, окоп казу хезмәтендә катнаша. Татарстан тарихына үзенең героик һәм фаҗигале битләре белән кереп кала.

Килүчеләрне фатирларга урнаштыралар. Бер йортта 20-30 кеше яшиләр. Окопчылар иртәнге караңгыдан окоп казырга ашыгалар, эш кораллары көрәк, лом, кәйлә, носилка, ә эшләүчеләрнең 70-75 проценты хатын-кызлар була.”[1]—  диелә Бари Мифтахов истәлекләрендә.

— Авылдан тугыз-ун кызны ат арбасына төяп Апаска алып киттеләр. Менә шуннан башланды инде безнең хезмәт. Аның шулкадәр коточкыч авыр буласын күз алдына да китермәдек. Барыбыз да яшүсмерләр, өскә-башка юньле кием юк, ашау такы-токы. Ничек кенә булсаң да эшләргә кирәк иде. Ул елны кыш бик салкын булды.Җир туңган, ватып булмый. Кәйлә, кувалдалар белән ваттык. Ярты метр казып төшәсең генә, икенче көн килгәндә җир тагын катып киткән була. Ә планны үтәргә кирәк. Ломны туң җиргә бөтен көчең белән бәрсәң дә чикләвек кадәр җир чыга. Аннан учак ягып җирне җылыта башладылар. Ябалак авылында фатирда ун кыз тордык. Барыбыз да бетләп беттек. Ике айдан соң авылга җибәрделәр, берникадәр өйдә торгач, тагын окоп казырга килдек. Ерак районнардан килүчеләрнең хәлләре аеруча авыр булды. Бик күпләр салкын тиеп авырдылар. Бик тә йөрәкләргә уелып калды инде ул еллар, Әнинең пәлтәсен, итеген киеп йөрдем, башка киер әйбер юк иде бит. 40-45 градус салкында өшеп үлүчеләр дә булды… Мондагы окопны казып бетергәч Тәтеш районына «Янбахты»га җибәрделәр. Анда өч ай эшләдек. Үзебез ач, җитмәсә шуның өстенә бет тә безне ашый. Киемнәребез бозланып ката, фатирга кайткач та аны киптерергә урын юк. Ягарга утын юк, иртә белән юынырга өйдәге бозлы суны ватып ала идек. Шул галәмәт-газапларга ничек түзелгәндер инде, — диеп сөйли Гөлсинә әби.

Музей фондында шул елларда 2 секретарь булып эшләгән Бари  Мифтахов язып барган материалларда сакланган.Ул анда һәр көнне нинди һәм күпме эш эшләнгәнен язып барган.

Бөек Ватан сугышы елларында авылларда бөтен авыл хуҗалыгы эшләре, шул исәптән ирләр башкара торган эшләр хатын-кызлар, балалар картлар җилкәсендә була. МТСларда (Апас районында алар өчәү була) трактор, комбайн, машина белән идарә итәргә өйрәнү курслары оештырыла. Алар бер караңгыдан икенче караңгыга кадәр ачлы-туклы фронт өчен икмәк игәләр.

Апас район үзәгендә сугыш чорында эшләгән хатын-кыз тракторчыларына һәйкәл төзелә. Стелада 171 тракторчы хатын-кызларның исеме уелып язылган.

Сугышка киткәч Кайбыч ягында өйрәнүләрдә булган бабам янына азык алып җәяү ике көн барган, аннан мең михнәтләр белән кире кайткан, бер стакан тозны 200 сумга сатып алган, булган кадәр малын балаларын коткарып калу барәбәренә  өшегән бәрәңгегә алмаштыру кебек дәү әниемнекедәйтарихлар һәр авылда бардыр.

Бу аналарга бит әле ачлыкка тилмереп алабута үрәсе, кар астында ятып, туңып черегән бәрәңгедән кычыткан, ашарга яраклы барлык үләнне тутырып пешергән ашны да күз ачып йомганчы ашап бетергә әзеркүпсанлы ач балаларына дөрес тәрбия бирү, аларны игелекле, кешелекле иттереп үстерү бурычы да йөкләнгән була.

Әнә шундый коточкыч шартларда яшәвенә дә карамастан, хатын-кыз, аналар Ватанына, гаиләсенә тугры булып тулы бер киләчәк буынны ачлыктан, ялангачлыктан саклап кала, аларга кешелеклелек орлыкларын югалтырга ирек бирмичә матур тәрбия дә бирергә өлгерәләр. Шуның белән бергә үзенең кешелеген, изге рухи дөньясын саклап кала. Күрәсең, коточкыч киеренке шартларда кешенең рухи хис-кичерешләре алгы планга чыга торгандыр.

Бүгенге мул тормышта дипрессияга бирелеп, проблемаларның күп булуыннан зарланып яшәргә яратучы буынга гыйбрәт алырга безгә мисаллар бик күп.  Сугыш фаҗигасе сындырмаган тыл батырлары – никадәр хатын-кызлар, сынмыйча-сыгылмыйча, башларына төшкән кайгы хәсрәтләрне, югалту күңел җәрәхәтләрен җиңеп киләчәккә ышанганнар.

Шушы хатын-кызларыбыз куллары белән илебез сугыш хәрәбәләреннән торгызылган, иген кырлары башакланган, балаларның шат тавышларыяңгыраган, тормыш яңадан дәвам иткән!

Бүгенге тыныч, мул тормышның кадерен белеп, шундый тормыш өчен мәгърур халкыбызга, тыл батырларына рәхмәтле булып яшәсәк иде.

Инде олы яшьтәге, балачагында сугыш ачысын татыган әниемнең“Балам, сугышлар гына булмасын”дип әйткән сүзе бер күңелдән китми.

Кулланылган әдәбият:

1. А.Сункишев «Минем Хәтер китабым» (3 томда, К., РИЦ «Школа», около300 очерков,  зарисовок и статей о ветеранах войны тружениках тыла Апастовского и Кайбицкого районов, на тат и рус. яз., общий  объем — 704 стр.) 2009.

2.Ә. Садриев “Сугыш шулай башланды”  2012.

3.  М.Х. Хәсәнов. Татар энциклопедиясе, 2008 ел.

4.Б.Мифтахов Социалистик Татарстан. “Шинельсез солдатлар” 1980ел, №209.

5. Хәлим Гайнуллин “Апасым-гомер бишегем”,Казан-2000.

6. Музей материаллары.

7. ”Йолдыз” район газетасының архив материаллары.



[1]Бари Мифтахов. Социалистик Татарстан. “Шинельсез солдатлар” 1980ел, №209