Тукай яши безнең йөрәкләрдә

№ 211

Розалия ЗИЯТДИНОВА,

Бөгелмәдәге 2 нче «Батыр» балалар бакчасы тәрбиячесе

Максат: мәктәпкәчә яшьтәге балаларда Габдулла Тукайның әсәрләренә, татар теленә, туган теленә, мәдәниятенә, сәнгатенә, гореф-гадәтенә мәхәббәт тәрбияләү.

Кичә барышы

(Сәхнә артына шагыйрь портреты һәм плакатка аның туган көне язып эленә: «26 апрель, 1886 ел». Залда китапларыннан, балаларның иҗади эшләреннән күргәзмә ясала.)

Алып баручы. Хәерле көн! Бүген без бөек шагыйребез Габдулла Тукай туган көнне билгеләп үтәбез. Моннан 136 ел элек, 1886 нчы елның 26 нчы апрелендә дөньяга килеп, 109 ел элек, ягъни 1913 нче елның 15 нче апрель иртәсендә дөньядан китеп тә барган  Тукай бүген дә безнең арабызда кебек. Аның иҗаты, аның геройлары безнең күңелләрдә.

Г.Тукай дөньяда бары тик 27 ел гына яшәгән, бары 8 ел гына иҗат иткән. Шулай булса да, ул гаять зур, бәя биреп бетерә алмаслык рухи байлык калдырган. Аның тормышы һәм иҗаты – халкыбыз тарихында иң якты, иң изге сәхифәләрнең берсе.

Г.Тукай безгә бик зур байлык – шигырьләр, җырлар, әкиятләр, хикәяләр язып калдырган. Аның балачагы бик авыр булган, ул кечкенәдән ятим калып, төрле гаиләләрдә тәрбияләнеп үскән. Ул яшәгән урыннарны гына күздән кичерсәң дә, дистәгә якынлаша: Кушлавыч, Өчиле, Сосна, Кырлай, Җаек…

1 нче укучы.

Тукай туган ямьле яз аенда

Кырлай дигән татар авылында.

Моңлы җыры, үткен сүзе белән

Ул дөньяга шуннан танылган.

Алып баручы. Әйе, сөекле Тукаебызны без беркайчан да истән чыгармыйбыз. Аны яратабыз, зурлыйбыз. Шигырьләрен, әкиятләрен укып яшәргә өйрәнәбез.

2 нче укучы (Г.Тукайның “Бала белән күбәләк” шигырен сөйли).

 

Әйт әле, Күбәләк,

Сөйләшик бергәләп:

Бу кадәр куп очып

Армыйсың син ничек?

Ничек соң тормышың?

Ничек көн күрмешең?

Сөйләп бирче тезеп,

Табаламсың ризык?

 

 

 

 

Мин торам кырларда,

Болында, урманда;

Уйныймын, очамын

Якты көн булганда.

Иркәли һәм сөя

Кояшның яктысы;

Аш буладыр миңа

Чәчәкләр хуш исе.

Тик гомрем бик кыска:

Бары бер көн генә,—

Бул яхшы, рәнҗетмә

Һәм тимә син миңа!

 

 

Алып баручы. Менә, балалар, күбәләкләрне рәнҗетергә ярамый, аларның гомерләре бик кыска бит. 

(Шүрәле музыка  астында залга керә.)

Шүрәле. Исәнмесез, балалар. Сез мине таныдыгызмы?

Балалар. Әйе, син бит – Шүрәле.

Шүрәле. Мин кети кети уйнарга яратам, уйныйсызмы минем белән?

Алып баручы. Тукта әле, Шүрәле, бәйрәм вакытында нинди кети-кети уйнау ул. Балаларны тыңлап кара әле син, безнең балалар синең турында җыр беләләр.

Шүрәле. Кызык!!!!!!! Кая тыңлап карыйм.

(“Шүрәле” җырын башкаралар.)

Шүрәле. Ай-яй, бигрәк матур җырлыйлар. Карагыз әле, анда тагын кемдер килә, Былтыр булмасын тагы, мин качыйм.

Алып баручы. Курыкма,  Шүрәле дус, Акбай ул, ул да бәйрәм икәнен ишетеп, шуңа килеп җиткәндер.

(Мәтәлчек атып,  Акбай керә, аның артыннан малай.)

Г.Тукайның “Кызыклы шәкерт” шигырен сәхнәләштерү

Малай.

Әйдәле, Акбай! Өйрән син, арт аягың берлә тор;

Аума, аума!  Туп-туры тор, төз утыр, яхшы утыр!

Маэмай.

Ник газаплыйсың болай син, мин әле бик кечкенә;

Мин туганга тик ике айлап булыр йә өч кенә.

Юк, кирәкми, мин өйрәнмим, минем уйныйсым килә;

Шул болыннарда ятасым, шунда ауныйсым килә.

Малай.

Ах, җүләр маэмай! Тырыш яшьләй, зурайгач җайсыз ул:

Картаеп каткач буыннар — эш белү уңгайсыз ул!

Алып баручы. Балалар, һәр нәрсәнең үз вакыты бар. Әйтәләр бит, “Калган эшкә кар ява”, – дип. Кечкенәдән өйрәнергә кирәк һәр эшкә, аннан соң булырга мөмкин. Ә безнең балалар һәр эшне вакытында башкара.

Ә хәзер, сезгә Арслан Г.Тукайның “Карлыгач” шигырен сөйли.

Алып баручы. Ә менә хәзер, Шүрәле, безгә уйнасак та була. Әйдә, Шүрәле, “Кети-кети” уенын уйнамыйбыз, ә безнең яраткан “Ачык авыз” уенын уйныйбыз.

Шүрәле. Әйдәгез, әйдә, мин дә бу уенны беләм! Бергәләп уйныйк!

“Ачык авыз” уены

(Балалар аллы-артлы парлашып түгәрәк ясап басалар. Бер кеше парсыз кала. Ул уртада басып тора. Гармунчы бию көе уйный башлый. Шул вакытта эчке якта торган укучылар түгәрәк ясап җитәкләшәләр һәм бию көенә әйләнәләр. Шулай бераз әйләнгәннән соң, көй кинәт кенә туктала һәм эчке яктагылар тышкы якта басып калган кешеләр белән парланалар. Бер кеше тагын парсыз кала. Шул кешегә җәза бирелә.)

Алып баручы. Ә хәзер уртанчылар төркеме балалары безгә шигырь сөйлиләр, әйдәгез аларны тыңлыйбыз.

Шүрәле. Ай-яй бигрәк матур уйныйсыз. Балалар, ә сезнең арада тапкырлар бармы? Сез табышмаклар яратасызмы?

Балалар: Әйе, яратабыз.

Шүрәле:

Лампа түгел – яктырта

Мич түгел – җылыта. (Кояш)

Сикереп төшә,

Бозны тишә. (Тамчы)

Ишегалдында таш була,

Өйгә керсә су була. (Боз)

Алып баручы. Г.Тукай ел фасыллары турында да шигырьләрязган. Әйдәгез зурлар төркемен тыңлыйбыз

(Алан, Данияр, Илдар,Сабина шигырьләр сөйлиләр.)

Шүрәле: Ай, балалар, бик матур сөйләдегез. Бик күп шигырьләрен беләсез икән. Ә бит, балалар, мин дә сезгә буш кул белән килмәдем, ә уен алып килдем.

“Рәсемне җый” уены

(Г.Тукайның әсәрләре буенча киселгән рәсемнәрне җыярга кирәк, 5 әр кеше катнаша.)

Алып баручы. Гаилә – һәр кеше тормышында иң кадерлеседер, әлбәттә. Г. Тукай иҗатында гаилә бик зур урын алып тора. Безнең һәрберебезне дә кечкенә чакта әниләребез бишек җырлары җырлап йоклаткандыр. Ә хәзер сезнең игътибарга Г. Тукай  язган “Бишек җырын” тәкъдим итәбез.

4 нче укучы.

Әлли-бәлли итәр бу,

Мәдрәсәгә китәр бу;

Тыршып сабак укыгач,

Галим булып җитәр бу.

Йокла, угълым, йом күзен,

Йом, йом күзең, йолдызым;

Кичтән йокың кала да,

Егълап үтә көндезең.

Әлли-бәлли көйләрем,

Хикәятләр сөйләрем;

Сина теләк теләрем,

Бәхетле бул, диярем.

Гыйззәтем син, кадрем син,

Минем йөрәк бәгърем син;

Куанычым, шатлыгым

Тик син минем, синсең, син!

– Рәхмәт. Киләчәктә дә шушы йолаларыбызны онытмыйча буыннан-буынга җиткерик, бишек җырларын балаларыбызга җырлыйк.

5 нче укучы.

Әле укый белмәсәк тә

“Туган телне” җырлыйбыз.

Бу Тукай абый бүләге –

Иң гүзәл бер җыр дибез.

(“Туган тел” җырын башкаралар.)

Шүрәле. Бик зур рәхмәт. Миңа сезнең бәйрәмегез бик ошады. Мин күп шигырьләр тыңладым, Туган телегезне яратасыз, Тукай абыегызны да онытмыйсыз икән.

Алып баручы. Шуның белән бәйрәмебез тәмам. Игътибарыгыз өчен рәхмәт. Бу бәйрәмне Гөлнур Айзатуллованың шигырь юллары белән тәмамлыйсым килә:

Мин бәхетле, әгәр балалар,

Сөйләсәләр ана телендә.

Кайгыларын, шатлыкларын бергә

Бүлешсәләр татар телендә.

Сау булыгыз! Киләсе очрашуларга кадәр.