Тукай иленә сәяхәт

№ 133

(Сыйныфтан тыш уку дәресе, уен-кичә)

Раушания БАЙРАШЕВА,

Казандагы Ш. Мәрҗани исемендәге 2 нче татар гимназиясенең педагог-китапханәчесе

Кичә барышы

(Уен-кичә китапханәдә уздырыла. Китапханәдә, Г.Тукайга багышлап, китаплар күргәзмәсе оештырыла. «Туган тел» көе яңгрый.

Сыйныф укучылары, ике командага (8 әр укучы) бүленеп, озын өстәлнең ике ягына утыра.)

Китапханәче (Илгизәр Солтанның «Тукай көне» шигыре белән кичәне башлап җибәрә).

Татарстан – Тукай иле,

Татарстан – безнең ил.

Бүген бездә – Тукай көне,

Кил бәйрәмгә, дустым, кил.

Тукай белән сөйләшеп ал,

Тукайдан сора киңәш.

Тукай аңлар иң мөһиме,

Татарча гына сөйләш.

Хәерле көн! Бүген без сезнең белән гимназиябез китпаханәсенә Г.Тукайның туган көненә багышланган класстан тыш уку дәресенә җыелдык.

Бу дәресебез гади генә булмас. Без сезнең белән бүген  Тукай иленә сәяхәт итәрбез. Сез белгәнегезчә, сәяхәт  вакытында тукталышлар була. Менә без сезнең белән 1нче тукталышка туктыйбыз.

I. «Танышу» тукталышы

(Г.Тукайга багышланган презентация куела.)

Китапханәче.

Эчтән генә җырлап йөрим.

Җырлыйм «Туган тел»емне –

Үз телемдә җырлыймын мин –

Зур бәхет бу түгелме?

II. «Туган тел» тукталышы

(«Туган тел» көе яңгырый.)

Китапханәче.

Нинди таныш моңлы көй бу?

Тукай җыры – «Туган тел».

(«Туган тел» җырын башкару. Барлык укучылар  басып җырлый.)

Китапханәче. Сөекле шагыйребез Габдулла Тукайга багышланган уен-кичәбезне дәвам иттереп, мәкальләр язабыз.

(Командаларга мәкальләр  язылган битләр бирелә. Мәкальләрне дәвам итеп язып бетерергә кирәк.)

Бирем. Туган тел турындагы мәкальләрне язып бетерегез.

Ана теле бер … (булыр).

Иң татлы тел – туган тел, анам сөйләп торган … (тел).

Сүз – бер көнлек, тел – … (гомерлек).

Тел – белемнең ачкычы, акылның … (баскычы).

Тел – күңел … (көзгесе).

Туган тел ул – әти-әниләрнең безгә биргән иң кадерле … (бүләге).

Тел ташны … (эретә).

Татлы тел тимер капканы … (ачар).

Китапханәче.

Хикмәтле шигырьләрен

Укыйбыз кабат-кабат.

Балачак хыялларына

Бирәләр алар канат.

Апрель җитсә, исемен

Җырына куша тургай.

Милләтемнең кояшы ул –

Нурлы Габдулла Тукай!

III. «Шигърият» тукталышы

Г.Тукай шигырен сәнгатьле итеп сөйләү. (Һәр командадан – бер шигырь.)

IV. «Зирәкләр» тукталышы

Бирем. Г.Тукай шигырьләре исемлеген дөрес итеп төзергә.

1. … йокысы.   (Җир)

2. Бәйрәм … (бүген).

3. … песи. (Шаян)

4. Ак … (бабай).

5. … куян. (Бичара)

6. Кызыклы … (шәкерт).

7. … тел.  (Туган)

8. Безнең … (гаилә).

V. «Дуслык» тукталышы

(Шигырьдә төшеп калган сүзләрне куярга кирәк.)

Карлыгач

  1. Күптән түгел безнең тәрәзә капкачын
  2. Оя итте минем сөйгән … (карлыгачым).
  3. Ул көн буе аузы берлән балчык ташый,
  4. Балчык берлән матур итеп … ясый. (оя)
  5. Күп эшләде иренмичә; бара-бара
  6. Чыгарды ул матур-матур … да. (балалар)
  7. Ачыксалар карлыгачның балалары,
  8. Чебен- … тотып кайта аналары. (черки)
  9. Карлыгачым ямьсез озын кара … (төндә)
  10. Каты йоклый оясында, алмый тын да.
  11. Бер канатының астына тыга … (башын)
  12. Уянмый ул,– бөтен кеше тавышлансын.
  13. Күк күкрәсен, ялтыр-йолтыр килсен … (яшен),
  14. Төн буена нинди каты җил исмәсен,–
  15. Ни булса да, бары да бер аның өчен, –
  16. Уянмый ул, селкетми дә … очын. (борын)

VI. «Оста куллар» тукталышы

Китапханәче. Бу тукталышта сезгә, Г.Тукайның шигырь-табышмагына җавап итеп, коллаж ясарга кирәк булачак. Эшегезгә исем бирәсез.

Исегезгә төшерәм: коллаж – сайлап алынган нигезгә бүтән фактурадагы, төстәге материаллар, рәсемнәр, сурәтләр ябыштырып ясалган әсәр, әйбер (картина) ул.

Бирем.

Боз һәм кар эрде,

Сулар йөгерде;

Егълап елгалар,

Яшьләр түгелде.

Көннәр озая,

Төннәр кыскара.

Бу кайсы вакыт? –

Йә, әйтеп кара. (Яз көне)

Ашлыклар үсте,

Башаклар пеште;

Кояш пешерә,

Тиргә төшерә.

Халык ашыга,

Китә басуга,

Урагын ура, –

Бу кайчак була? (Җәй көне)

Кырлар буш кала,

Яңгырлар ява;

Җирләр дымлана, –

Бу кайчак була? (Көз көне)

Һәр җир карланган,

Сулар бозланган;

Уйный җил-буран, –

Бу кайчак, туган? (Кыш көне)

Китапханәче. Бу – Г.Тукайның кайсы шигыре булды?

Җавап. «Елның дүрт фасылы» шигыре.

VII. «Эзтабарлар» тукталышы

Китапханәче. Түбәндәге шигырь юлларын Г.Тукай китапларыннан эзләп табарга. Г.Тукай китаплары безнең күргәзмәдә урнашкан.

Биремнәр.

  1. Алмагачның сүзенә каршы җавабында бала:

«Юк, сөекле алмагачым, уйнасам, дәресем кала».

(Г.Тукай. Тылсымлы сәхифәләр)

Җавап. «Эш беткәч уйнарга ярый» шигыреннән.

2. Ничек соң тормышың?

Ничек соң күрмешең?

                              (Г.Тукай. Тукай иленә сәяхәт) 

Җавап. «Бала белән күбәләк» шигыреннән.

3. Борын заман бер ир берлән хатын торган,

Тормышлары шактый гына факыйрь булган.

                                         (Г.Тукай. Әкиятләр)

Җавап. «Кәҗә белән Сарык» хикәясеннән.

4. Бу сәбәптән аңладым мин, и туган җирем, синең

Җанга ягымлы икәндер ялкының да дулкының!

(Г.Тукай. Сабыйга)

Җавап. «Туган илемә» шигыреннән.

(Жюри, уенга нәтиҗә ясап, командаларга бүләкләр тапшыра.)

Китапханәче. Дәресебез тәмам. Рәхмәт сезгә!