Тукай иҗатына багышланган квест-уены

(VII-IX сыйныф укучылары өчен класстан тыш чара)

Рәфия ШАҺИМУЛЛИНА, 

Арча районы 6 нчы мәктәп китапханәчесе

Мәктәп китапханәсе өчен.

Максат. Балаларда Г.Тукай иҗатын өйрәнүгә кызыксыну уяту.

Җиhазлау: Г.Тукай китаплары һәм әсәрләрендәге образлар (алтын тарак, кәбестә, бишек, чулмәк, йомгак, туп һ.б.) күргәзмәсе; Г.Тукай портреты; проектор.  экранында “Шүрәле” балетыннан өзек күрсәтелә.

Чара барышы

Укучылар мәктәп китапхәнәсендә җыелалар.

— Хәерле көн, хөрмәтле укытучылар, кадерле укучылар! Бүген без бөек шагыйребез Габдулла Тукайның туган көнен билгеләп үтәбез. Моннан 132 ел элек, 1886 елның 26 нчы апрелендә дөньяга килеп, 1913 елның 3 нче апрель иртәсендә вафат булган Тукай – үлемсез шигырьләре белән халык күңеленә мәңгегә кереп калды. Мин сезне бүген шагыйрь иҗаты буенча оештырылган квест-уенын үтәргә чакырам. Квестны үтеп чыгу өчен, беренчедән, сезгә ике командага бүленергә кирәк булачак. Моның өчен сезгә әлеге тартмадан үз номерыгыз язылган кәгазьне генә алырга кирәк. (Алдан әзерләп куелган тартмачыкта 1-2 дип язылап кәгазьләр салына.). Һәр команда да уникешәр укучы булып чыга. Командалар, тактада кайсыгыз кая барырга кирәклеген күрсәткән карта эленгән, шуңа игътибар итүегезне сорыйм. Бер үк вакытта командалар бер үк урында була алмый. Укучылар сезгә уңышлар телим, уеныбызны башлыйбыз.

Командалар билгеләнгән пунктларга таралгач, уен башлана.

I этап.

Татар теле кабинеты. Укучыларны әлеге пункт өчен җаваплы укытучы каршы ала.

Биремнәр итеп Г.Тукайның төрле әсәрләреннән өзекләр һәм сораулар китерелә:

1. “Эйт әле, Күбәләк, сойләшик бергәләп”. (“Бала белән күбәләк”).

2. – Әйдәле,Акбай! Өйрән син, арт аягың белән тор. (“Кызыклы шәкерт”).

3. Менә кәҗә карап тора тәрәзәдән. (“Гали белән кәҗә”).

4.  – Эш беткәч …. (…уйнарга ярый).

5 Качма! Качма! Тукта! Тукта и карак! Ник аласың син аны, ул бит минем алтын тарак!”- кемнең сүзләре бу. (Су анасы.)

6. Габдулла Тукайның берәр шигырен яттан сойләргә.

7. Шүрәлене хәйләләгән батырның исеме ничек? ( Былтыр)

8. Галинең дусты кем? (Кәҗә)

9. Тукай утырып йөргән траснпорт төре? ( Пар ат яки ат.)

10. Карак малайны кем куркыткан? (Су анасы)

II этап. Геогрфия. Биредә Тукай иҗаты буенча геогрфиядән сораулар бирелә.

1. Г.Тукай исеме белән бәйле нинди урыннарны беләсез? (Казан шәһәрендә урнашкан Тукай урамы, Тукай районы, Казан шәһәрендә “Тукай мәйданы”, “Кырлай парк”ы., “Печән базары”, “Тукай метро тукталышы һ.б.)

2. “Шүрәле” әкиятендә кайсы ел фасылы сурәтләнә. (Җәй, кыш, көз.)

3. Г.Тукай кайда туган? (Арча районы Кушлавыч авылы.)

4.Тукай кайларда яшәгән?. (Тактадагы экранда модель буенча кайда, ничек яшәгәненә тукталу. Татарстан картасыннан бу авылларны, шәһәрләрне табу. Кушлавыч → Сасна Пучинкәсе → Өчиле → Кырлай → Җаек (Уральск) → Казан.)

III этап. Математика кабинеты.

1 Тукай ничә ел яшәгән? (26 ел)

2. Кәҗә белән сарык әкиятендә ничә буре? (Төгәл җавап юк , әкияттә өч- дүрт бүре дип әйтелә.)

3. Тукай ничәнче елда туа? (1886 ел.)

4. 1913 ел нинди вакыйга белән бәйле? (Шагыйрь вафат була.)

5. Г.Тукайның балалар өчен һәркем белергә тиешле 10 әсәре. («Шүрәле», «Су анасы»,«Гали белән Кәҗә»,«Кәҗә белән Сарык хикәясе», «Бала белән күбәләк», «Сабыйга», «Кызыклы шәкерт», «Эш беткәч уйнарга ярый», «Бишек җыруы», «Кышкы кич», «Карлыгач», «Кышкы кич», «Сабыйга».)

IV этап. Спорт залы. Биредә укучыларны «Былтыр» каршы ала. Муенында сыбызгы.

– Димәк, укучылар, әлеге этаптагы биремнәрне спорт күнегүләре ярдәмендә үтәп бирергә тиеш буласыз. Ул эстафета рәвешендә оештырылыр, ягъни залның бер башыннан икенче башына йөгереп барып сорауларга җавап бирерсез, биремне үтәгәч, эстафетаны икенче укучыга тапшырырга кирәк.

Былтыр укучыларга саннар язылган кагәзь бите бирә. Биремне үтәү өчен 10 минут вакыт бирелә. Шул вакыт эчендэ әлеге саннарның әдип тормышында нинди роль уйнаганын ачыкларга тиешләр. Интернетны кулланырга мөмкин. Укучылар кагәзьдә язылган саннар белән танышалар, вакыт беткәч, хөкемдар биремне укучылардан ала һәм эстафетаның башлануын хәбәр итә.

1. 1886 – ( Туган елы)

2. 26 – (Туган көне)

3. 5 (5 ай булганда әтисе үлә)

4. 1892-1895 (Г.Тукай Сагди абыйларда иске Кырлайда яши.)

5. 1907 («Шүрәле» поэмасын яза)

6. 1908 ( Публицистик шигырьләрен яза башлый.)

7. 1911 (Астраханьга күчеп китә.)

8. 1913 (Шагыйрь вафат була.)

V этап (cоңгы этап). Актлар залы.

«Бәйрәм бүген» җыры яңгырый. Ике команда әгъзалары да җыелып беткәч, китапханәче аларны сәхнәгә чакыра һәм барлык катнашучылар бергә «Туган тел» җырын башкаралар.

Соңыннан бәйгенең нәтиҗәләре әйтелә. Һәрбер укучы әлеге квест уены турында үз фикерен җиткерә. Квестның отышлы һәм җитешсез яклары, кайсы этапның авыр булуы, бүгенге уеннан нинди яна информация туплаулары сорала. Барлык катнашучыларга квест-уенында катнашулары турында сертификат таратыла.