Тукай иҗаты – тәрбия чыганагы

Нурзия МИРХАЗОВА,

Түбән Камадагы 39 нчы балалар бакчасының югары квалификация категорияле методисты

Бөек шагыйребез Габдулла Тукайның иҗаты күпкырлы. Шуңа да үзебезнең З9 нчы балалар бакчасында ике көн рәттән бөек шагыйребез иҗаты буенча эчтәлекле чара уздырдык. «Без – Тукайлы халык мәңгегә!» дип исемләнгән методик берләшмәдә (аның инде оешканына җиде ел) тәрбиячеләргә тәҗрибә уртаклашудан тыш, викториналар, ачык шөгыльләр күрсәтү, «Гомер юлына керүчеләр» дип исемләнгән мюзиклда катнашу мөмкинлекләре тудырылса, Түбән Кама каласы балалар бакчаларында тәрбияләнүче сабыйлар «Без – Тукай варислары» дип исемләнгән, Тукай иҗатын чагылдырган зирәкләр һәм тапкырлар бәйгесендә көч сынашты.

IMG_9769 (1)

Тукай – чын мәгънәсендә педагог, балаларның дусты, киңәшчесе һәм остазы. Ә иҗаты – тәрбия чыганагы. Әкият-шигырьләрендә баланың дөньясы иркен. Аның әйләнә-тирәсендә табигать: кояш, җир, агачлар, чәчәкләр, кошлар, хайваннар һәм кешеләр. Иҗаты гүзәллек патшалыгының хозурлыгын тоярга өйрәтә, аңа карата гадел караш, киң күңеллелек тәрбияли. Шуңа да әлеге конкурсның нигезләмәсен төзегәндә дә, сценариен язганда да бернинди кыенлык тоймадым. Бәйгедә катнашырга теләк белдергән 1, 15, 27, 37, 39, 42, 49, 64, 74, 76, 88, 92, 93 нче һәм Югары Чаллы авылының «Алтынчәч» балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар да биремнәрне яратып, теләп башкардылар.

IMG_9685

«Мин – Тукай варисы» дигән беренче биремдә әти-әниләре белән берлектә үзләренең гаиләләре, гаилә тәрбиясендә Тукай иҗатының кулланылышы турында сөйләп-сәхнәләштереп күрсәтсәләр, «Мин Тукай иҗатына гашыйк…» дип исемләнгән икенче биремдә яшь артистларның сәхнәдә үз-үзләрен тотышлары, сәнгатьле сөйләмнәре исәпкә алынды. Замана стандартларына тәңгәл килгән, өченче «Тукай геройлары бүгенге көндә» дигән бирем кызыклыгы белән дә, актуальлеге белән дә аерылып торды. Нәни варислар лего-конструкторлар аша Г.Тукай әсәрләрендәге геройларны төзеп кенә калмый, әкияти персонажларны «җанландырып», алар булып уйнап та күрсәттеләр. Игътибарлыкларын барлау өчен кәгазьгә төшерелгән төрле рәсемнәр арасыннан «Су анасы», «Шүрәле», «Акбай», «Күбәләк» рәсемнәрен табып, ничә икәнен язып куярга да тиеш булдылар.  «Әкияттә – кунакта» дип исемләнгән дүртенче бирем аша зирәк, тапкыр булулары, ягъни нинди геройларның җитмәве һәм киресенчә нәрсә артык булуын ачыкладылар.

IMG_9750

«Тукай иҗатында – табигать» дип исемләнгән бишенче бирем исә, экология елын исәпкә алып, махсус рәвештә өй эше итеп бирелгән иде. Үз куллары белән тасвирлап ясаган төрле рәсем, кул эшләре, Тукай иҗатын чагылдырган табигать матурлыклары күргәзмәгә урнаштырылды, һәммәбезнең күңеленә хуш килде…

IMG_9747

Шулай итеп, Тукай варислары төрле яктан уңган-булганлыкларын, тапкырлыкларын күрсәттеләр. Әйтергә кирәк, бәйгегә сабыйлар гына түгел, әти-әниләр дә яхшы хәзерлек белән килгәннәр иде. Аларның катнашуы ямь өстенә ямь өстәде, бәйрәм эчтәлеген тагы да баетты. Шуңа да урын билгеләгәндә хөкемдарларга озак кына бәхәсләшергә туры килде. Бәйрәм төсмерен алган бәйгегә чакырылган хөрмәтле кунакларыбыз: җәмәгатьчелек оешмалары белән элемтә һәм милли мәсьәләләр бүлеге җитәкчесе Альберт Рифкат улы Дирзизов, район мәгариф идарәсе җитәкчесенең мәктәпкәчә тәрбия буенча урынбасары Гөлнара Фарил кызы Вәҗиева, Бөтендөнья татар конгрессының Түбән Кама бүлеге директоры Вәсилә Исмәгыйль кызы Исмәгыйлева, мәгариф ветераны Суфиян Минһаҗ улы Миңһаҗев, Аксакаллар шурасының җаваплы сәркатибы Мансур Корбангали улы Ганиев, Түбән Камадагы 37 нче балалар китапханәсе мөдире Резедә Рәис кызы Галиевалар, варисларыбызның эшен биш баллы система белән бәяләп, түбәндәгечә нәтиҗә чыгардылар:

Ләйлә Хәкимова (1 нче балалар бакчасы) белән Динә Низамова (№27) – «Иң сөйкемле Тукай варисы», Самир Мусин (№37) белән Раил Хәеров (№49) – «Иң зәвыклы Тукай варисы», Азалия Хәсәншина (№42) белән Әминә Закирова (№64) – «Иң мөләем Тукай варисы»; Ясминә Кәрамова (№76) белән Ләйлә Сәмигуллина (№88) – «Иң ягымлы Тукай варисы», Алберт Зарубин (№15) белән Әмир Гатиятов (№92) – «Иң күркәм Тукай варисы», Югары Чаллы авылындагы «Алтынчәч» балалар бакчасыннан Илхан Гәрәев «Иң зирәк Тукай варисы» номинацияләрендә җиңү яулап, Дипломнарга һәм истәлекле бүләкләргә ия булдылар. Сүз уңаеннан: кечкенә сандыкларны хәтерләтүче, сөекле шагыйребезнең балалар өчен иҗат иткән китапларын үз эченә алган истәлекле бүләкләр «Тукай хәзинәләре» дип атала. Ул калдырган иҗат мирасы һәм андагы рухи яктылык – безнең мактанычыбыз да, горурлыгыбыз да. Беренче урынга лаек дип табылган иң күп балл иясе –Түбән Камадагы 93 нче балалар бакчасыннан Динара Гайнетдинова «Тукай варисы – 2017» дип язылган алтын медальгә,  ә 39 нчы балалар бакчасыннан Тимур Ризаев – II урынга һәм көмеш медальгә, 74 нче балалар бакчасыннан Алинә Хәкимханова III урынга һәм бронза медальгә ия булдылар. Шулай ук аларга да Дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды. 2017 ел варислары белән бергә, бөек Тукаебызның «Туган тел» җырын җырлап, бәйгебезне тәмамладык. Тамаша кылучылар да, бәйгедә катнашучылар да барысы да канәгать иделәр, таралышырга һич тә ашыкмадылар. Димәк, мондый төр бәйгеләрне безгә һәр елны уздыру кирәк! Без – педагоглар өчен аеруча шунысы әһәмиятле: Тукайның педагогик карашлары тулысы белән хәзерге педагогика таләпләренә туры килә.

IMG_9746

Тукай иҗатына гашыйк шәкертләребез – Тукай варисларының киләчәктә дә сөекле Тукаебыз теленә тугрылыклы, мирасыбызга тап төшерми, туган илебезнең бөек уллары һәм кызлары булып үсүләрен телибез.

IMG_9776