Тукай эзләре буйлап

Марсилә ХӘЙРУЛЛИНА,

Теләче районы  Олы Тиләҗе башлангыч мәктәбе укытучысы

Кичә барышы

Зал бәйрәмчә бизәлгән.Г.Тукай  портреты,Тукай сүзләре язылган плакатлар,укучыларның Тукай әсәрләренә ясалган иллюстрацияләре. Залда музыка уйный. Ике алып баручы чыга.

1нче алып баручы:

Боз һәм кар эреде,

Сулар йөгерде,

Еглап елгалар,

яшьләр түгелде;

Көннәр озая,

Төннәр кыскара,-

Бу кайсы вакыт?-

Йә,әйтеп кара!(Яз көне (балалар җавап бирә))

2 нче алып баручы:

Әйе,дөрес.Шушындый матур яз аенда безнең яраткан шагыйребезГабдулла Тукай дөньяга килә.Ул1886елның 26нчы апрелендә Татарстан Республикасы Арча районы Кушлавыч авылында туа. Аңа биш яшь  булганда әтисе Мөхәмәтгариф үлеп китә.Әнисе Балтач районы Сосна авылына кияүгә чыга.Ул  Габдулланы Шәрифә исемле карчыкка асрамага биреп калдыра.Бу карчык аны бөтенләй  карамаган.Ул анда авыр тормышта яшәгән.

1енче алып баручы:

Яңа гаиләгә ияләшкәч,әнисе аны үз янына ала, ләкин Габдулла  өчен бу бәхетле тормыш озакка бармый.Булачак шагыйрьне бөтенләй ятим итеп әнисе  Мәмдүнә дә үлеп кит. Үги әтисе аны Арча районы Өчиле авылында яшәүче бабасына кайтара.Авыр тормышта яшәгән бу гаиләдә Габдулла артык бала була.

Синең шигырьләрең укыганда,

Күз алдыма килә үткәнең.

Кышкы бураннарда тышка чыгып,

Керә алмыйча туңып беткәнсең.

Аямаган язмыш бер дә сине,

Йөрткән сине төрле җирләрдә,

Кулдан-кулга күчкән үксез бала

Артык булган һәрбер өйдә дә.

Елагансың кайчак, ялгыз калгач,

Искә алып газиз әнкәңне.

Теләгәнсең кичен әниеңнең

“Тыныч йокла!” диеп әйткәнен.

2енче алып баручы:

Беркөнне Зиннәтулла бабай Габдулланы Казанга баручы ямщикка утыртып җибәрә. Ямщик Казанда Печән базарына килгән. “Асрарга бала бирәм, кем ала?”-дип кычкырып йөргәндә Габдулланы Яңа Бистәдән Мөхәммәтвәли абый асрарга алган. Мөхәммәтвәли абый читекче, хатыны Газизә кәләпүш тегүче була. Аларның үзләренең баласы булмаганга, Габдулланың монда өсте бөтен була.  Ләкин мондый тормыш озакка бармый, Мөхәммәтвәли абый белән Газизә апа икесе дә авырып китәләр hәм без үлсәк, бу бала кем кулына кала, ичмасам, авылына кайтарыйк, дип, Габдулланы кире Өчилегә кайтаралар.Кырлай авылының Сәгъди гаиләсенә ул асрау малай булып керә.

1енче алып баручы:

Үксез тормыш читкә типкән чакта,

Иркәләде сине киң Кырлай,

Моңлы Кырлай урманнары ничек,

Шигъриятең синең шулай бай.

Шагыйрь гаҗәеп матур табигатьле төбәктә туганга, күңеле дә, язган әсәрләре дә тирән эчтәлекле, тәрбиягә бай. Тукай үзен табигать баласы дип саный. Шунлыктан ул табигатьнең hәр җан иясенә мәрхәмәт белән яратып карый. Безне дә шул табигать байлыкларын, матурлыкларын сакларга, яратырга өнди. Шагыйрьнең туган ягы – инешле, чокырлы, урманлы Казан арты. Монда гаҗәеп зур сулар, биhисап биек таулар, кыялар да юк. Ләкин Казан артының матурлыгы Шүрәлеле калын урманнарында, ярларында тал куаклары сыгылып утырган, Су анасы яши торган елгаларында булса, төп матурлыгы тау асларыннан кеше гомерен санап, туган ягының бөек затларын тарих битләренә кертеп,  челтерәп агып яткан чишмәләрендә.

 1 укучы “Туган авыл”җырын башкара.

2енче алып баручы:

1895 елныңбашларында әтисе белән бертуган апасы  Газизә һәм сәүдәгәр җизнәсе Галиәсгар Госмановлар Тукайны үз яннарына Уральск шәһәренә алдыралар. Анда ул “Мотыйгия” мәдрәсәсе янындагы рус классына укырга керә.Беркадәр вакыт узгач,Тукай мәдрәсәнең үзендә дә укый башлый.Ләкин1898 елда җизнәсе үлеп китеп,ул гаиләнең дә тормышы авырлаша.Шуннан соң Тукай тору өчен мәдрәсәгә күчәргә,үз көнен үзенә күрергә туры килә.Тукайның беренче иҗади талпынулары да мәдрәсәдә башлана.Ул  чәчмә белән Крылов мәсәләрен тәрҗемә итә.Кулъязма рәвешендә чыга башлаган “Әлгасрелҗәдит”журналына языша,сатирик шигырьләр язуда каләм тирбәтеп карый.

Бер укучы”Эшкә өндәү”шигырен сөйли.

1енче алып баручы:

1905ел башында Тукай рус прогрессив газетасы “Уралец”типографиясендә хәреф җыючы булып эшкә керә.1907 елда”Китмибез!”,”Шүрәле”,”Туган илемә”,”Пар ат”шигырьләрен яза.

1укучы “Пар ат” шигырен сөйли.

2 енче алып баручы:

Тукай,зур иҗади теләкләр белән рухланып,1907елда Казанга кайта. 1908 елда Тукай белән Г.Камал”Яшен”исемле журнал чыгара башлыйлар.Әмма цензура кыенлыклары аркасында журналны ябалар һәм 1910 елда алар яңадан”Ялт-йолт” журналын чыгаруга керешәләр.

    Ике укучы “Бала белән күбәләк” шигырен сәхнәләштереп башкаралар.

1 енче алып баручы:

Ачлыкта-ялангачлыкта үткән балачак еллары, Казанның салкын гостиница номерлары, мохтаҗлык – болар барысы да Тукайның сәламәтлеген бик какшаталар. 1913нче елның февраль аенда соңгы дәрәҗәгә җиткән үпкә авыруы белән ул шифаханәгә керә. 1913нче елның 15нче апрелендә шагыйрьнең йөрәге тибүдән туктый. Габдулла Тукай бары тик 27 ел яши, шуның 8 елында иҗат итә. Шушы кыска гына гомер эчендә ул гаять күп рухи мирас калдыра. Аның әкиятләрен безнең бабаларыбыз укыганнар, шигырьләрен әниләребез ятлаганнар.Тукай әсәрләре күңелне яктырта, җанны җылыта.

Р.Яхинның М.Ногман сүзләренә язылган “Тынмый моңлы сазың”җыры яңгырый:

Бик еракта балкып аткан

Бер гүзәл апрель таңы,

Бирде сине бу җиһанга

Әй, шагыйрьләр солтаны,

Саклый мәңге истәлегең

Син яшәп киткән урын,

Нур булып калды йөрәктә

Һәр синең язган җырың.

Азмы какканны вә сукканны

Күтәрдең син,ятим!

Җырладың шуңа халкыңның

Моң тулы хиссиятен!

Тынмый сазың,моңлы сазың,

Кем тыя алсын аны!

Син яшәрәсең,мең яшәрсең,

Син- шагыйрьләр солтаны.

1 укучы С.Хаҗиевның “Шагыйрьгаләме “шигырен сөйли

Шүрәледән шүрләмәдек,

Җиләк җыйдык урманда.

Су да кердек,Су анасы

Басмада утырганда.

Апушның карлыгачлары

Оя ясый кыекта.

Җен- пәриләр өркетмәде,

Селкенмәде мыек та.

Күбәләк белән серләшеп

Куыштык киң болында.

Безнең кебек чабалмады

Яңа туган колын да.

Яңгыр яуганда шәбәрдек,

Алтын бу,дип,йөгердек.

Пешкән йөзем җимешен дә

Өзәргә без өлгердек.

Эш беткәч кенә уйнадык

Кичке якта уенны.

Таз кебек хәйлә дә кордык,

Уздырмадык беркемне.

Куркак куян булмадык без,

Акбай белән дус булгач.

Сабый чакны искә алдык

Апуш туган көн булгач.

1укучы”Бүген бәйрәм” җырын башкара

2енче алып баручы:

Тукай халык иҗатына, халык теленә- туган телгә тирән мәхәббәт белән карады һәм аның бөеклегегенә дан җырлады.Шуңа күрә халкым аны үз җырчысы,үз шагыйре итеп кабул итте.

Хөрмәтле кунаклар,кадерле балалар!Бөек Тукаебыз турында тагын әле бик күп сөйләп булыр иде.Хәзер кичәбезне “Туган тел”җырын бергәләп җырлап тәмамлыйк.

“Туган тел”җырын җырлау.