Тукай – бөек шагыйрь!

№50

Габдулла Тукайның тууына – 130 ел

Зөлфия НУРЕТДИНОВА,

Чүпрәле районы Түбән Чәке урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Наилә АБИТОВА,

Чүпрәле районы Түбән Чәке урта мәктәбе китапханәчесе

1 нче алып баручы.

И туган тел, и матур тел,

Әткәм-әнкәмнең теле!

Дөньяда күп нәрсә белдем

Син туган тел аркылы.

Үзенең туган телгә булган мәхәббәтен татар халкының бөек шагыйре Г.Тукай әнә шулай матур итеп әйтеп биргән. Бөек әдип Г.Тукай туган телне ярата белеп яраткан.

Сөекле Тукаебызны беркайчан да истән чыгармыйбыз. Аны яратабыз.

Күңелемә тәүфыйк орлыкларын

Салган әнкәм туган телемдә.

Сабый чакта «Әттә», «Әннә»не дә

Әйткәнмен мин туган телемдә.

Тукай балаларны бик яраткан һәм алар өчен бик күп шигырьләр, әкиятләр язган. Тукайның балалар өчен язган шигырьләрен балачакта безнең әби-бабаларыбыз да укыган, әти-әниләребез дә яттан өйрәнгән. Безнең бүгенге кичәбез дә Тукай иҗатына багышлана.

2 нче алып баручы. Ә хәзер сүзне 2 нче сыйныф укучыларына бирәбез. Алар безгә үз көчләре белән Тукай әсәрләрен сәхнәләштереп күрсәтерләр.

1 нче укучы.

Чуар йомшак күлмәге,

Тотсаң уңа бизәге.

Тоттырмый китә очып

Я кала җирдә посып.

(Г.Тукайның «Бала белән күбәләк» әсәре сәхнәләштерелә.)

1 нче алып баручы.

Мыегы бар, сакалы юк.

Туны бар, чапаны юк.

Файдасы өйдә булгач,

Яланга сәфәре юк.

Табышмакның җавабы – мәче. Сезнең игътибарга Габдулла Тукайның «Безнең гаилә» әсәре тәкъдим ителә.

2 нче алып баручы.

Кешенең якын дусты,

Йортның тугры сакчысы.

Аннан гел игелек көт,

Бел син аны, ул бит – эт.

Г.Тукай үзнең «Кызыклы шәкерт» шигырендә хезмәтне «Бәхет чишмәсе, яшәү шатлыгы» дип атый. Ул укучыларны армый-талмый эшләргә, кече яшьтән үк хезмәткә өйрәнә башларга чакыра. II сыйныф укучылары шуны дәлилләп күрсәтерләр.

1 нче алып баручы. Г.Тукай хайваннар турында да безгә бик күп шигырьләр язып калдырган:

Җәен соры, кышын ак.

Аңа шулай яхшырак.

Сүз куян турында бара. Сүзне III сыйныф укучыларына бирәбез. (Г.Тукайның «Бичара куян» шигыре сәхнәләштерелә.)

2 нче алып баручы. «Күп укыган, күп белгән», «Телләр белгән ил гизгән» дип юкка гына әйтмиләр. Сөйләмебез төзек һәм матур булсын өчен, күп укырга һәм белергә кирәк. Сүзне V сыйныф укучылары ала.

(Диалог төзелә.)

1 нче алып баручы.

Җир йөзендә яшәү барышында

Тырышырга матур яшәргә.

Тукай әсәрләре бик күп төрле,

Карагыз сез бүген аларга.

Тукай үзен табигать баласы итеп саный. Шунлыктан ул табигатьнең һәр җан иясенә мәрхәмәтле һәм аңа яратып карый. Безне дә шул табигать байлыкларын, матурлыкларны сакларга һәм якларга өнди.

Сезнең игътибарга VI класс укучылары «Кошларга» шигырен сәхнәләштереп күрсәтерләр.

2 нче алып баручы. Элек заманнарда кышкы озын кичләрдә әбиләр, әниләр блаларга берсеннән-берсе кызыклы әкиятләр сөйләгәннәр. Әйдәгез әле, сүзне VII сыйныф укучыларына бирик.

(«Су анасы» әкияте сәхнәләштерелә.)

1 нче алып баручы.

Туннарга киендерә,

Җылыта, сөендерә.

Тоягы була ярык,

Исеме аның – сарык.

Габдулла Тукай  Кәҗә белән Сарык турында да әкият язган. Бу әкияттә аларның зирәклекләре сурәтләнә. Сүзне VIII сыйныф укучылары ала.

(«Кәҗә белән сарык» әкияте сәхнәләштерелә.)

2 нче алып баручы. Ә хәзер шигъри тантанага күчәбез. Сүзне XI, X, XI сыйныф укучыларына бирәбез.

1 нче алып баручы.

Кичәбез бүген тәмам,

Көч тә куелган хәйран.

Нәтиҗәсе булыр тиз,

Тагын бераз гына түз.

Дүшәмбе көнне иртән

Жюридан көтәбез сүз.

Хушыгыз, хуш бүгенгә

Безнең кичәбез тәмам.

Барчагызга киләчәктә

Уңышлар теләп калам.

Хөрмәтле, укучылар. Кичәбезне мин, татар теле укытучысы буларак, Тукайга багышлап иҗат иткән шигыремне укып тәмамлыйсым килә.

Тукай – бөек шагыйрь.

Арча район җирлегендә

Бик күп шәхесләр туган.

Шулар арасында тагын

Язучылар да булган.

Язучылар безгә таныш

Исемнәрен беләбез.

Бөек шагыйрь –Тукайга, без

Шатланып баш иябез!

Бөек шагыйрь – Габдулла Тукай

Бик аз гомер яшәгән,

Шул арада безнең Тукай

Бик күп әсәр туплаган.

Мәктәпкә укырга килгәч тә,

«Туган тел»не җырлыйбыз,

Бу шигырьне язган безгә

Сөекле Тукаебыз!

Тукай язган шигырьләрне

Дәресләрдә ятлыйбыз.

Дәрестән тыш чараларда

Җырларын да җырлыйбыз.

Тукай төсле бөек шагыйрь

Булып җитлексәң иде,

Аның әсәрләрен укып

Күңел шатлансын иде.

130 ел була быел

Тукай абый туганга.

Аның җанлы әсәрләре

Таралды бар җиһанга.

26 нчы апрель мәктәпләрдә

Шигырь бәйрәме була,

Шул уңайдан күңелләрдә

Шатлыклы хисләр тула.

Тукай әсәрләре безгә

Бик күп тәрбия бирә,

Аның әсәрләре аша

Күңелгә шатлык иңә.

Дусларым, сез курыкмагыз,

Шигырьләр күп укыгыз!

Киләчәктә, бәлки, сез дә

Тукай кебек, зур язучы булырсыз!