Туган җирем – Татарстан!

№ 192

(Татар теле дәресе. 3 нче сыйныф. Рус төркеме)

Диләрә НОГМАНОВА,

Казандагы 187 нче күп профильле лицейның I квалификациz категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы 

Дәрес тибы: дәрес-сәяхәт/

Максат:

белем бирүдә: укучыларның туган як турында белемнәрен арттыру;

фикер сәләтен үстерүдә: укучыларның логик фикерләү сәләтен, мөстәкыйльлекләрен, иҗади активлыкларын үстерүгә ярдәм итү;

тәрбияви: аралашу һәм коллективта хезмәттәшлек итү күнекмәләрен формалаштыру. Укучыларда туган якка карата мәхәббәт, горурлык хисе  тәрбияләү.

Планлаштырылган нәтиҗәләр:

шәхескә кагылышлы:

– рус телле балаларда татар телен өйрәнүгә кызыксыну уяту,

– укучыларның иҗади сәләтләренең ачылышларына этәргеч ясау.

Метапредмет:

танып-белү:

– логик фикер йөртүне, сөйләм телен үстерү;

– диалогик-монологик сөйләмгә чыгу;

коммуникатив: әйтергә теләгән фикереңне сөйләм нормаларына китереп формалаштыру;

регулятив: әңгәмәдәшеңнең фикерен тыңлый, аның белән аралаша белү күнекмәләрен формалаштыру;

предмет: Татарстан темасына караган лексиканы дөрес әйтергә һәм сөйләмдә урынлы кулланырга күнектерү.

Җиһазлау: компьютер, проектор, экран, тема буенча мультимедиа презентация, карточкалар, рәсемнәр, дәреслек (Хәйдәрова Р.З., Әхмәтҗанова Г.М., Гыйниятуллина Л.А. Увлекательный татарский язык-Күңелле татар теле: учебник по татарскому языку и чтению для русскоязычных учащихся 3 класса четырёхлетней начальной школы. – Казань: Татармультфильм, 2013).

Дәрес барышы

  1. Ориентлаштыру, мотивлаштыру

Уңай психологик халәт тудыру (татар милли көе уйный). Сәламләү.

  1. Дежур отчеты.

– Бүген сыйныфта кем дежур?

– Дәрестә ничә укучы катнаша?

– Бүген ничәсе?

– Атнаның нинди көне?

– Көн җылымы, суыкмы?

– Нигә суык?

  1. «Кыш» темасына өйрәнелгән шигырьләрне тыңлау.

Укытучы. Кыш ул – иң матур ел фасылының берсе. Ә сез кышны яратасызмы?

Иптәшләрегез кыш турында шигырьләр ятлап килде. Әйдәгез, аларга сүз бирик.

1 нче укучы.

Урамда буран,

Мин өйдә торам.

Тәрәзә аша

Тик авыз ерам.

Әй, җил выжылдый,

Буран дуылдый,

Ачулы песи кебек мырылдый. (Гомәр Толымбай)

2 нче укучы.

Урамда нишләгәннәр?

Әллә он сипкәннәрме?

Әллә зур мичкәләрдән,

Бик күп сөт түккәннәрме?

Бөтен җирдә ак юрган…

Белдем-белдем: кар яуган!

Әй, шәп булган, шәп булган –

Без шуарбыз таулардан.

  1. Уку мәсьәләсен кую
  • нче слайдта төрле илләр күрсәтелгән карта.)

Укытучы. Укучылар, безнең туган җиребездә кыш. Бар тирә-як мамык кар белән капланган, тышта салкын, саф һава. Шушы салкын көннәрнең берсендә, бүген, безгә кунаклар килде. Алар Татарстанда яшәмиләр, башка җирләрдә яшиләр, төрле илләрдән килгәннәр.

Искә төшерик әле, без нинди илләр турында сөйләшкән идек?

Кунаклар безнең Татарстаныбыз турында берни белми икән. Әйдәгез, без аларны сәяхәткә алып барабыз һәм туган җиребез белән таныштырабыз, үзебез турында сөйлибез. Сез ризамы?

III. Уку мәсьәләсен чишү

Укытучы. Мин сезгә сүзне үзебездән башларга тәкъдим итәм: үзебез белән, лицеебыз белән таныштырып үтик. (Укытучы укучыларга сорау бирә.)

Синең исемең ничек?

– Син укучымы?

– Син кайда укыйсың?

– Ә синең исемең ничек?

– Лицеең кайда урнашкан?

– Лицейның директоры кем?

– Сыйныф җитәкчегез кем?

– Синең исемең ничек?

– Син лицейда нинди фәннәр өйрәнәсең?

– Анда тагын нәрсәләр белән шөгыльләнәсең?

– Кунакларыбызга лицеебыз турында матур итеп сөйләп күрсәтик әле.

(2 нче слайдта мәктәп фотолары куелган. Бер укучы лицей турында хикәя төзеп сөйли.)

Укучы. Безнең лицей рус мәктәбе санала. Ул чиста, матур, яңа. Лицей ике катлы. Беренче катта ашханә, йөзү бассейны, икенче катта спорт заллары, актлар залы урнашкан. Лицейда зур китапхнә бар. Анда кызыклы китаплар күп…  (3 нче слайдта Казанның күренекле урыннары рәсемнәре куелган.)

Укытучы. Укучылар, кунакларыбыз Казанга сәяхәткә чыгарга телиләр, ләкин татар телен яхшы белмиләр. Аларга урамда барганда татарча сораулар бирергә туры килергә мөмкин, кунакларыбызны татарча сөйләшергә өйрәтәбезме?

Игътибар, башлыйбыз. Мин сезгә рус телендә сораулар бирәм, ә сез аларны татар телендә дөрес итеп әйтегез.

– Это какая улица?

– Магазин где находится?

– Далеко ли до музея?

– Это улица Баумана?

– Вы говорите по-татарски?

– Дайте, пожалуйста, чай.

Укытучы. Укучылар, чит җирләрдән килгән кунакларыбыз татар халык ашларын да белми бит әле. Аларга үзебезнең тәмле ашларыбыз турында да сөйләп китик. (4 – 10 нчы слайдларда татар ашлары рәсемнәре. Укучылар үзләре теләгәнен сайлап алып, аны ничек әзерләү турында сөйли.)

Ял минуты (11 нче слайд)

Кар, кар, кар ява,

Бураннарны туздыра. (кар очу хәрәкәтләре ясыйлар)

Кулларга төшеп эри,

Үзе бик тиз туңдыра. (туңу хәрәкәте)

Йомшак карны алабыз, (иеләләр)

Аннан туплар ясыйбыз. (кар йомарламнары ясау хәрәкәтләре)

Кар атышып уйныйбыз,

Бик күңелле яшибез (хәрәкәтләр белән)

А) Сорауларга җавап бирү.

– Укучылар,  без нинди республикада яшибез?

– Татарстанның башкаласы нинди шәһәр?

– Казан нинди шәһәр?

– Татарстанда кемнәр яши?

– Мәктәпләрдә нинди телләрдә сөйләшәләр?

Ә) Диалог.

– Мин сезгә карточкалар бирәм. Диалогтагы репликаларны урыннарына куеп укыгыз. (Парлы эш)

1 нче төркем

Кичә килдем.

– Казан ошадымы?

– Дима, син Казанга кайчан килдең?

– Әйе, бик ошады. Казан – зур һәм борынгы шәһәр.

2 нче төркем

Әлбәттә, була.

Автобус яки самолет белән килеп була.

Ә поезд белән буламы?

Казанга ничек килеп була?

3 нче төркем

– Син троллейбус белән бар.

– Гафу итегез, аптекага ничек барырга?

– Сиңа кайсы аптека кирәк?

– 14 нче аптека.

4 нче төркем

Юк, ерак түгел.

– Гафу итегез, икмәк кибете еракмы?

– Миңа анда ничек барырга?

Б) Монолог.

Укытучы. Бүгенге эшебезне йомгаклап, кайсыгыз Татарстан турында матур итеп хикәя төзеп сөйләп күрсәтергә тели?

  1. Рефлексия

Укытучы. Укучылар, кунакларыбыз бүгенге сәяхәтебездән Татарстан турында нәрсәләр белделәр, ниләргә өйрәнделәр? (Әйтеп чыгу.)

  1. Үзбәя

Укытучы. Өстәлдә рәсемнәр бар, үзегезгә нинди билге куярга телисез шул рәсемне үзегезгә алыгыз.

– Кемнәр “5” ле, “4” ле, “3” ле куйды?

  1. Өй эше

“Туган як” темасына рәсем ясарга.

– “Туган як” темасына рәсем ясарга һәм – 3 җөмлә язарга.

– “Туган як” темасына 5 – 6 җөмләдән торган кечкенә инша язарга. (12 нче слайд)

Укытучы. Дәрес тәмам. Сау булыгыз!