Туган як табигатенә сәяхәт

№ 175

(Зурлар төркемендәгеләр өчен шөгыль)

Фирдәвес ФӘРӘХОВА,

Казандагы 170 нче балалар бакчасының югары квалификация категорияле татар теле тәрбиячесе

Максат. Балаларның табигатьтәге үзгәрешләр турында күзаллауларын киңәйтү. Табигатькә сокланырга, аның матурлыгын тасвирлап сөйли белергә өйрәтү.

Бурычлар:

табигатькә сакчыл караш тәрбияләү;

– балаларның туган як табигате, андагы үзгәрешләр, кыргый хайваннар турындагы белемнәрен баету;

– авазларны дөрес әйтергә өйрәтү.

Методик алымнар: күрсәтмәлелек, сораулар, әйтеп җибәрү, әдәби сүз, уен алымы, табышмаклар, йомгаклау.

Җиһазлау: күрсәтмә материаллар, мольберт, ковролиннан җәймәләр, фетрдан ясалган сыннар, кыргый хайван битлекләре, магнитофон, тартма, конвертлар, киселгән рәсемнәр.

Шөгыль барышы

Тәрбияче. Исәнмесез, балалар. Хәлләрегез ничек?

Мин менә ниндидер тартма таптым. Нәрсә икән анда, әйдәгез, карыйк әле, карыйбызмы? (Балалар тартманы ачалар, тартмада – конвертлар.)

Тәрбияче. Балалар, бу нәрсә?

Балалар. Конверт.

Тәрбияче. Әйе, бик дөрес, ә конвертта нидер бар, карыйк әле.

Балалар. Әйдәгез, карыйбыз.

Тәрбияче. Алайса, өстәл артына рәхим итегез балалар  һәм конвертларны ачып, анда ни барын  әйтеп бирик. (Һәрбер бала, кулына конверт тотып өстәл артына үтә. Конверт эчендә –киселгән рәсемнәр. Балалар кисәкләрне җыйгач, нәрсә килеп чыкканын әйтергә тиешләр.)

Тәрбияче. Тимур, бу нәрсә? (һәрбер баладан сорап чыга. Балалар җавабы тимераяк, чана, чаңгы, кар бабай, кар бөртеге, киез итек, пәльтә, бүрек, бияләй)

Тәрбияче. Балалар, менә бу әйберләрне без елның кайсы вакытында кулланабыз?

Балалар. Кыш көне.

Тәрбияче. Бик дөрес, кыш көне кулланабыз. Ә кыш көне урамда нинди үзгәрешләр була? Нәрсә ява?

Балалар. Кар ява.

Тәрбияче. Нинди җил исә?

Балалар. Салкын җил исә.

Тәрбияче. Без ничек киенәбез?

Балалар. Без җылы киенәбез.

Тәрбияче. Нәрсә киябез?

Балалар. Пәлтә, бүрек, бияләй һ.б.

Тәрбияче. Балалар, мин сезне кышкы сәяхәткә чакырасым килә, барабызмы?

Балалар. Әйе.

Тәрбияче. Кышкы сәяхәткә барыр өчен, безгә кыш турынла бик күп нәрсә белергә кирәк. Шуның өчен җайлап кына утырыгыз, хәзер сезнең белән хикәя тыңлап китәрбез.

«Урамда кыш. Кар ява, җир өстен, агачларны кар каплаган. Салкын җил исә. Урамда салкын. Без җылы киенәбез. Пәлтә, бүрек, бияләй, киез итекләр киябез. Кар атыш уйныйбыз, Кар бабай ясыйбыз, тауда шуабыз. Кыш көне рәхәт. Мин кышны яратам». (Ковролинда кышкы сурәт төшерелгән, тәрбияче рәсемнәрне күрсәтеп сөйли.)

Тәрбияче. Хикәя ошадымы, балалар?

Балалар. Әйе.

Тәрбияче. Ә сезнең кыш турында сөйлисегез киләме?

Балалар. Әйе.

Тәрбияче. Әйдәгез алайса, сораулар ярдәмендә сөйлибез һәм җәймәгә кыш сурәтен төшерәбез. Җәймәләрне алыгыз. Сорауларга җавап бирәбез һәм җәймәдә рәсем ясыйбыз. (Һәрбер бала алдында ковролин җәймә. Балалар сорауларга җавап бирә, кирәкле сурәтне (фетрадан ясалган сыннарны) ковролинга куя, кышкы пейзаж барлыкка килә.)

Тәрбияче. Елның кайсы вакыты?

Ксюша. Урамда кыш. (Балалар кабатлый.)

Тәрбияче. Нәрсә ява?

Тимур. Кар ява. (Балалар кабатлый, кар бөртекләрен ковролинга төзеп куялар. Балаларга сорау бирелә, алар җавап бирәләр һәм дөрес сорауны бөтенесе бергә кабатлыйлар.)

Тәрбияче. Җир өсте, агачлар нәрсә белән капланган?

Балалар. Җир өсте, агачлар кар белән капланган. (Карны, агачларны ковролинга куялар.)

Тәрбияче. Нинди җил исә?

Балалар. Салкын җил исә.

Тәрбияче. Без ничек киенәбез?

Балалар. Без җылы киенәбез.

Тәрбияче. Нәрсә киябез?

Балалар. Пәлтә, бүрек, бияләй, итекләр киябез. (Фетрдан ясалган курчакны киендерәләр, текстка туры килгән сыннарны тезеп чыгалар.)

Тәрбияче. Нинди уеннар уйныйбыз?

Балалар. Кар атыш уйныйбыз.

Тәрбияче. Нәрсә ясыйбыз?

Балалар. Кар бабай ясыйбыз.

Тәрбияче. Кайда шуабыз?

Балалар. Тауда шуабыз.

Тәрбияче. Кыш көне  рәхәтме?

Балалар. Әйе, кыш көне рәхәт.

Тәрбияче. Сез кышны яратасызмы?

Балалар. Әйе, мин кышны яратам. (Балалар сорауларга җавап бирәләр һәм дөрес җавапны кабатлыйлар.)

Тәрбияче. Булдырдыгыз, балалар. Сәяхәтебезне дәвам иттерәбез. Мин сезне тауга чакырам, барасызмы?

Балалар. Әйе.

Тәрбияче. Алайса, җылы киенәбез дә, чанага утырып, тауга барабыз. Киттек.

«Кышкы киемнәр» дигән җырлы-хәрәкәтле уен

(2 – 3 яшьлек балалар өчен «Туган телдә сөйләшәбез» аудиокушымтасыннан алынган диск №28, «Маэмай» җырының көе.)

Пәлтә,

Бүрек,

Бияләй,

Киез итек киябез.

Чанага утырабыз

Һәм тауга без барабыз.

Тәрбияче. Менә тауга килеп җиттек, җайлап утырыгыз, балалар.

Балалар, кыш турында кемнең сөйлисе килә? (Хикәяне балалар сөйли, кыенсынган балалар сораулар ярдәмендә сөйли.)

Балалар. Урамда кыш. Кар ява, җир өстен, агачларны кар каплаган. Салкын җил исә. Урамда салкын. Без җылы киенәбез. Пәлтә, бүрек, бияләй, киез итекләр киябез. Кар атыш уйныйбыз, кар бабай ясыйбыз, тауда шуабыз. Кыш көне  рәхәт. Мин кышны яратам.

Тәрбияче. Булдырдыгыз, балалар, афәрин. Балалар, менә без кыш турында сөйләштек, ничек киенәбез, нинди уеннар уйныйбыз, нинди үзгәрешләр турында сөйләштек. Ә урмандагы хайваннар кыш көнне нишли икән? Кем белә? Нинди кыргый хайваннар беләсез?

Балалар. Аю, бүре, тиен, куян, төлке һ.б.

Тәрбияче. Бик дөрес. Ә аю (бүре, тиен, куян, төлке) кыш көне нишли?

Балалар. Аю йоклый, куян сикерә, бүре йөгерә, төлке бии, тиен сикерә.

Тәрбияче. Әйе, балалар, бик дөрес. Әйдәгез, алар янына кунакка барабыз.

Балалар. Әйдәгез.

Тәрбияче. Алар янына кунакка барыр өчен безгә табышмакларга җавап табарга кирәк. Җавабын тапсак, барырбыз. Мин сезгә бер табышмак укыйм, ә сез җавабын табыгыз.

Ак төстә, йомшак, сикерә, кишер ярата, нәрсә ул?

Балалар. Куян.

Тәрбияче. Балалар, ә бәлки сез үзегез табышмаклар беләсездер? Табышмакны кем әйтә?

1. Соры төстә, урманда яши, йөгерергә ярата, нәрсә ул? (Бүре)

2. Җирән төстә, хәйләкәр, матур, урманда яши, биергә ярата, нәрсә ул? (Төлке)

3. Зур, көрән төстә, бал ашый, йокларга ярата, нәрсә ул? (Аю)

4. Кечкенә, матур, сикерә, чикләвек ярата, нәрсә ул? (Тиен)

Тәрбияче. Булдырдыгыз, балалар! Әйдәгез, инде хәзер аларга кунакка барып, алар белән  уйнап алыйк. (Җавабын тапкан бала битлекне табып кия, балалар түгәрәккә басып уйныйлар.)

«Кыш көнне хайваннар» дигән җырлы-хәрәкәтле уен (Туган телдә сөйләшәбез аудио-кушымтасыннан алынган 2 – 3 яшьлек балалар өчен диск, №20. «Куяннар һәм төлке уены»  җырының көе.)

1. Куян, куян, ак куян

Колагын ул селкетә.

Менә шулай, менә шулай

Колагын ул селкетә. (Куян битлеген кигән бала уртага чыгып бии, балалар аның артыннан кабатлыйлар, уен шулай дәвам итә.)

2. Бүре, бүре, соры бүре,

Йөгерә соры бүре.

Менә шулай, менә шулай

Йөгерә соры бүре.

3. Төлке, төлке, матур төлке,

Бии ул матур төлке.

Менә шулай, менә шулай

Бии ул матур төлке.

4. Кечкенә, матур тиен

Сикерә ул, сикерә.

Менә шулай, менә шулай

Сикерә, әйбәт тиен.

5. Аю, аю, зур аю,

Йоклый ул безнең аю.

Менә шулай, менә шулай

Йоклый ул безнең аю.

Тәрбияче. Мен, балалар, без бүген шундый матур, күңелле сәяхәттә булдык, күп нәрсәне күреп белдек, сезгә сәяхәт ошадымы? Нәрсә күбрәк ошады? (Балалар җавабы.)

Тәрбияче. Без бүген сезнең белән кыш турында сөйләштек, кыргый хавйваннар янында булдык. Икенче вакытта кемнәр янына барыр идегез, нәрсә турында күбрәк беләсегез килә? (Балалар җавабы.) Аңлашылды, балалар, ә бүгенгә сәяхәтебезне тәмамлыйбыз, төркемгә кайтырга вакыт җитте. Сау булыгыз!