Туган як – кадерле төбәк
(Борынгы риваятьләргә нигезләнгән Арча районы Иске Му авылы тарихы)
Гөлназ НӘБИУЛЛИНА,
Арча районы
Д.Г.Хәкимов исемендәге
Түбән Мәтәскә урта мәктәбенең
татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Аннотация
В статье рассматривается история происхождения села Старый Муй | Иске Му авылы
Старый Муй (Иске Му авылы) – село в Арском районе Татарстана. Входит в состав Сизинского сельского поселения, находится в северо-западной части Татарстана на расстоянии приблизительно 14 км по прямой на восток-северо-восток от районного центра города Арск у речки Кисмесь. Село Старый Муй известно с 1616 года. В начале XX века здесь уже были мечеть и мектеб, функционировали водяная мельница, мелочная лавка. Основные занятия жителей – земледелие и скотоводство.
Туган җир… Туган авыл…
Йөрәккә нинди якын һәм кадерле бу сүзләр. Безнең һәрберебезнең газиз туган йорты, нигезебез урнашкан кадерле туган авылыбыз бар. Авыллар, авыллар… Аларда безнең үткән тарихыбызның бер өлеше, халыкның моңы, кайгысы-шатлыгы, куанычлары һәм сагышы. Авыллар яшәсә генә, милләт, халык, телебез дә яшәр.
Еллар узган саен шактый авылларның беткәнлеген беләбез, шуңа күрә дә авыллар тарихы, һичшиксез, язылырга һәм киләчәк буын вәкилләренә кадерле мирас итеп тапшырылырга тиеш. Үземнең алдыма шушы максатны куеп, хәзерге вакытта халкы азая барган, исеме дә бик кызыклы булган туган авылым – Иске Му авылы турында язарга булдым.
Беренче бүлектә: Иске Му авылы атамасының риваятьләргә нигезләнгән килеп чыгышы турында; икенче бүлектә: елгалары, чишмәләре һәм калкулыкларының кызыклы атамалары турында мәгълүматлар тупладым.
Әлбәттә, миңа әнием, әбием, бабаем да булышты. Әбием белән бабаем өлкәннәрдән ишетеп калганнарын сөйләсәләр, әнием Казанга архивка кадәр барды. Чыннан да, кызык бит: Иске Му (Иске Муй) дип тә атала ул. Нигә шулай дип аталды икән соң ул?
- Сүзем Арча районы Иске Му авылы турында.
Зур булмаган калкулыклар арасыннан Кесмәс елгасы ага. Шул елга буенда кечкенә генә бер авыл бар. Иске Му диләр аны. Нигәдер «му» дигән сүзне ишеткәч, елмаеп куялар. Кайберләре «му-му» диеп үчекли дә башлый. Сыер «му-у-у», дигәч, килеп чыкканмы әллә ул янәсе.
Беренче итеп без сезне Фирдәүс Гарипованың «Авыллар һәм калалар тарихыннан» дигән китабыннан алынган мәгълүмат белән таныштырырга булдым. Ул болай дип яза.
«Кесмәс суы буенда утырган борынгы авылларның берсе – Иске Му. Аның исеме үк сәер, аңлашылмый. Бу авыл Арча районыннан 19 чакрымда урнашкан. Му атамасы тарихи чыганакларда һ.б. төр документларда еш искә алына. Арча юлы өстендәге Иске Муй (безнең авыл), Кече Муй (хәзерге Гөберчәк), Муй (хәзерге Казаклар) авыллары Е.И.Чернышевның Казан ханлыгы чоры авыллары исемлегендә теркәлгән. Димәк, 3 Му авылы булган.
Шушы 3 Муй авылы турында А.Артемьев җыентыгында, И.А.Износков атамаларында да теркәлә.
Революциягә кадәр Иске Му авылы халкы Ташкичу, Сеҗе, Гөберчәк, Сикертән, Казаклар, Чөмә-Елга, Югары Масра, Иске Масра, Түбән Курса, Курса Почмак һәм Урта Курса авыллары белән бергә, бергәләшеп, Му җыены исемендәге җәйге бәйрәм үткәргәннәр. /Бурганова чыгарган җыентыкта языла 1982, 39/ Бу җыен уракка төшәр алдыннан үткәрелгән.
Шушы ук сорау белән элек әбием Му авылында күп еллар укытучы булып эшләгән, хәзер инде вафат булган Гөлниса апа Фәһмиева янына барган булган. Ул менә нәрсәләр сөйләгән:
“Муй – ул удмурт сүзе, безнеңчә тәрҗемә итсәң, җир дигән сүз була. Иске дигән сүзне бер телгә дә тәрҗемә итеп булмый. Иске удмуртча да, чувашча да, татарча да иске булып яңгырый. Иске җир була инде авылның атамасы.” Әйе, кайбер кешеләр фикеренчә Му түгел, ә Муй булырга тиеш икән, чыннан да, удмурт сүзе булырга мөмкин. Бик борынгы заманнарда бу җирләрдә удмуртлар яшәгәннәр /татарлар XVI нчы гасырның II яртысында күчеп килә/
Әкренләп татарлар күчеп килә башлыйлар. Бу халык удмуртлар белән бик тиз аралаша, ике арада дини-милли каршылыклар бөтенләй үк булмый кала.
Тагын менә мондый вариант бар. Му удмуртча «су» дигән сүз икән. Кесмәс елгасы буенда, су янында төзелгәнгә күрә авылга да «су» дип, ягъни Му дип исем биргәннәр, ди.
Бу авылда тагын шундый риваять йөри: Кесмәс буенда бер бай сәүдәгәр йорт сала. Аның исеме Муй була. Шуннан башка кешеләр дә килә башлый. Шулай авыл төзелә, ул «Муй» исемен ала. Шушы ук фикерне Т.И. Тепляшкина әйтә: «Элек удмуртларда Муй сүзенең кеше исеме булып йөрүенә мисал китерә: Муй Икешев, Муя Кенин, Муя Лысов һ.б. Иске Му авылына Муй кушамат–исемен йөрткән удмурт нигез салган булырга тиеш.
Әйткәнемчә, Му – бик борынгы авыл. Элек заманда Арча, Му һәм тагын
бер рус авылы гына булган, диләр. Анда яшәүчеләр игенчелек, урман эше, йорт-җир салу белән шөгыльләнгәннәр. Бик тырыш булулары өстенә алар бик зиһенле дә булганнар. Ачлык елларында да алар ит табып ашаганнар….
Бу турыда язучы Мөхәммәт Мәһдиев үзенең “Бәхилләшү” повестендә Иске Му авылын болай дип искә ала: «Бу авыл урамына кереп үлү куркыныч түгел, болар ачлык белән туклыкны нәрсә икәнен яхшы аңлаган халык. 1942 елның җәендә болар һич тә аптырап тормыйча… туп-туры анадонта ашый башладылар. Ә Кесмәстә анадонталар күп (аларның тышчаларын әле дә очратырга була, авыл халкы аны “бака кашыгы” дип йөртә). Менә шундый булган ул Иске Му халкы. Әгәр аларның, ашарга бер кабым әйбер булмаган чорда, анадонта ашарга башлары җиткән икән, бу зур акылга ия булуны күрсәтә. Анадонта ашаса ни булган? Балык, кыслалар ашыйбыз бит әле».
- Елгалары, чишмәләре һәм калкулыкларының кызыклы атамалары
Элек-электән үк бабаларыбыз үз йортларын елга ярларына салганнар, һәр урынны аерым-аерым исем белән атап йөрткәннәр. Нинди генә исемнәр юк алар арасында. Хайван, кош-корт, кеше исемнәре белән аталганнары да байтак.
Иске Му авылы территориясендә дә елгалар бик күп. Хәзер инде аларның күбесенең сулары да юк. Бу атамалар турында миңа исендә калган риваятьләрне бабаем – Гарифуллин Раниф сөйләде. Мәсәлән, Кесмәс елгасы кушылдыгы булган Кәҗә елгасы. Имеш, бу елга буенда кәҗәләр ярата торган үлән үскән, шуңа күрә монда кәҗәләр килгән. Исеме дә шуннан калган диләр. Кесмәс елгасының 2 нче кушылдыгы Зәрә елгасы. Аны Гәрә елгасы дип тә атап йөртәләр. Этнограф Г.К. Уразманова мәгълүматларына караганда, Зәрә-Сабан Туе алдыннан үткәрелә торган балалар бәйрәме икән. Чыннан да, халыктан ярма, май җыеп шушы елга буенда бәйрәм үткәрә торган булганнар.
Мулла елгасы – бу елга буеннан Мулла абзый печән чаба торган булган, бүтән кешегә печән чабып алырга ярамаган, шуңа күрә аны Мулла елгасы дип атаганнар.
Аракы елгасы – бу исем удмуртлар заманыннан ук калган булырга тиеш. Елга буенда удмуртлар көмешкә кайнатканнар. Күрәсең елганың суы көмешкә өчен яраклы булган.
Җеназа елгасы – анысы зират янында. Картлар дога укый торган елга.
Зират астында яңадан куян сазы дигән урын бар. Монысы әбиләр куяннар күп булганга шулай аталган диләр.
Табигатьнең нигезен, аның яшеллеген һәм матурлыгын тәэмин итә торган күп чыганакларның берсе — чишмәләр.
Чишмәләрне бабаларыбыз саклый белгәннәр, күбесен изге дип атаганнар. Иске Му авылында да бар андый чишмәләр.
Дәүләт чишмәсе – шул чишмәдән дәүләт килер дип уйлаганнар.
Чуваш чишмәсе – бик салкын, тәмле сулы чишмә. Аның кырыенда гел чүмеч торган, юлаучылар шул чишмәдән су эчеп китә торган булганнар. Чишмәне чуваш кешесе ачкан, диләр.
Сүземне йомгаклап шуны әйтәсем килә. Авыл һәм шәһәрләребезнең атамалары – безнең тарихыбыз. Бу хезмәтнең максаты Иске Му авылына кагылышлы кайбер тарихи документларга, халыктан язылып алынган риваятьләргә таянып, авыл тарихын яктыртудан гыйбарәт иде. Әлбәттә, бу Иске Му авылы тарихын язудагы соңгы сүз түгел. Алга таба мин авыл кешеләренең шәҗәрәләрен язуны күз алдында тотам, бу шулай ук киләчәк буынга бик зур мирас булып калачак.
Аларны өйрәнергә иде. “Үткәне барның, киләчәге бар” ди безнең халык. Әгәр без бүгенге көндә өлкәннәр хәтерендә сакланган бай тарихыбызны җыеп кала алмасак, тарихыбызның бер өлешен югалтырбыз.
Кулланылган әдәбият
- Гарипова Ф.Г. Авыллар һәм калалар тарихыннан,
I том.- Казан, 2001
- Кәримов Т. Гасырлар кичкән авыл.– Казан, 1999
- Низаметдинов К., Хәлиуллин И. Арча төбәге тарихы. – Казан 1996
- Саттаров Г.Ф. Татар антропонимикасы, – Казан 1990
- Татарстан милли архивы
- Фазлыйәхмәтов Р.Ә. Бөек Тукай Ватаны син, Арча. – Казан 2007
Файдаланылган башка чыганаклар
- Иске Му авылы укытучысы Фәһмиева Гөлниса апа сөйләп калдырганнар
- Гайшә әби сөйләп калдырганнар
- Фәйзриева Бибинур әби сөйләп калдырганнар
- Гыйззениса әби сөйләп калдырганнар
- Гарифуллина Фәридә сөйләгәннәр
Гарифуллин Раниф сөйләп калдырганнардан