Туган як чишмәләре

№63

(Сыйныфтан тыш чара)

Зөлфия РӘҮПОВА,

Әлмәттәге Р.Фәхреддин исемендәге 1 нче гимназиянең югары квалификация категорияле башлангыч сыйныфлар укытучысы

Максат. Укучыларны эзләнергә, төрле мәгълүмат чыганаклары белән мөстәкыйль эшләргә өйрәтү, табигать турында хикәяләр төзергә өйрәтү, бәйләнешле сөйләм телен үстерү. Укучыларның танып белү активлыгын үстерү, туган төбәк табигатен тирәнтен өйрәнүгә кызыксыну уяту, халкыбыбызның гореф-гадәтләренә ихтирам тәрбияләү, табигатьтә үз-үзеңне дөрес тоту культурасы формалаштыру; сәнгатьле сөйләм, тамашачы алдында үз-үзеңне тоту күнекмәләре тәрбияләү.

Җиһазлау. Табигатьне саклау темасына плакатлар, «Бакалар» биюе өчен битлекләр, бизәкле чиләкләр, көянтә, кичәнең эчтәлегенә бәйле слайдлар, экран, проектор, компьютер.

Музыкаль бизәлеш: татар халык бию көе, «Ага чишмә», «Туган авылым», «Бакалар җыры», «Яшьлегем чишмәләре» җырларының язмасы.

Кичә барышы 

(Сәхнә артыннан Г.Тукайның «Туган авыл» шигыре яңгырый.)

Тау башына салынгандыр безнең авыл,

Бер чишмә бар, якын безнең авылга ул;

Авылыбызның ямен, суы тәмен беләм,

Шуңар күрә сөям җаным-тәнем белән.

(«Чишмә буенда» дигән бию башкарыла.)

(Бер бала чиләкләренә чишмәдән су алган хәрәкәт ясый, микрофонга килеп сөйли.)

1 нче бала.

Көянтә-чиләк асып,

Чишмәгә барам әле.

Чиләкләремне тутырып,

Суларын алам әле.

Мин килгәнгә куанамы –

Чишмә гел көлеп тора.

Аның суы яратканны

Ул кайдан белеп тора?

2 нче бала (чишмә янына килеп, юыну, су эчү хәрәкәтләре ясый).

Бер уч эчәм, ике, өч уч,

Арта бара миндә көч.

Карап торма аптырап,

Чишмә суын син дә эч!

3 нче бала.

Бик сак атлыйм,

Чайкалма да

Түгелмә, су, түгелмә!

Сак кайтсам да, суы кала

Чиләкнең тик төбендә.

Нигә түгелә икән ул,

Ис-акылың китәрлек.

Түгелсен, калган суы да

Чәй куярга җитәрлек.

4 нче бала. Хөрмәтле кунаклар, укытучылар! Бүгенге  кичәбез «Туган як чишмәләре» дип атала.

(Берничә бала сәхнәгә чыгып баса.)

5 нче бала. Чишмә – су чыганагы гына түгел, рухыбыз көзгесе. Гасырлардан-гасырларга чишмә безнең халык өчен илһам чыганагы булган. Ул туган як белән янәшә куела.

6 нчы бала. Кем дә булса, Татарстанның көньяк-көнчыгышында ни өчен вак елгалар һәм күлләр күп икән, дип уйландымы икән? Бөгелмә-Бәләбәй калкулыгында урнашкан бу төбәкне юкка гына «Татарстанның Швейцариясе» дип атамыйлар бит.

7 нче бала. Далалы яклардан аермалы буларак, биредәге елга һәм инеш өсләрендә таш кыялар калкып тора, яшел мүк белән капланган ташлар арасыннан челтер-челтер килеп көмеш чишмәләр тибеп тора.

8 нче бала. Чынлап та, республикабызның көньяк-көнчыгышында җир асты катламнары суга бик бай. Элек-электән матурлыклары  һәм чисталыклары өчен җырларда данланган Зәй, Минзәлә, Шишмә, Сөн, Ык  елгаларының башы – чишмәләрдә.

9 нчы бала. Мин әниемнең туган авылы – Мөэмин-Каратай чишмәләре белән кызыксындым. Чөнки авылыбызда чишмәләр күп. Алар, берләшеп, Каратай елгасына килеп кушыла. Чишмәләр арасында аеруча тәмле сулы чишмә бар. Ул Кирәмәт чишмәсе дип атала. Чишмәгә исемне авылга нигез салган Кирәмәт бабай хөрмәтенә кушканнар. Элек авыл халкы чишмә суын тауга менеп ала торган булган. Соңрак бабайлар, торбалар сузып, чишмәне авылга кадәр китергәннәр. Шулай итеп, Кирәмәт чишмәсе авыл эчендәге колонкалардан ага башлаган.

(Слайдта Лениногорск районы Мөэмин-Каратай авылы чишмәләре күренеше.)

10 нчы бала. Безнең Миңнебай авылы тирәсендә дә чишмәләр күп: Гыйззәт, Муллаәхмәт, Дүми, Тохбый, Назыйм, Бояр, Шарлавык, Чебурашка, Таштау чишмәләре.

Гыйззәт чишмәсе янында сабантуй бәйрәме уза. Бу чишмәне Гыйззәт атлы кеше казыган. Чишмә авыл инешенә килеп кушыла. Аны авыл халкы, нефтьчеләр чистартып тора.

Авылыбызда Егор кыярлыгы дигән чишмә дә бар әле. Кайчандыр Егор атлы умартачының кыяр бакчасы булган. Ул кыярларына су сибү өчен чишмә казыган. Чишмәнең исеме дә  шуннан калган.

(Слайдта шушы чишмәләрнең күренешләре.)

11 нче бала. Нефтьчеләр, тормыш чыганагы булган чишмәләрне чистарту һәм  яңарту өчен, «Чишмә» операциясе үткәрде. Минем әтием – нефтьче. Ул да бу операциядә катнашты. Алар биш йөздән артык чишмәне тазарттылар, матурладылар.

12 нче бала. Гимназиябез укучылары да нефтьче абый-апалардан калышмый. Алар чистарткан чишмәләрнең матурлыгын сакларга булышалар. Моның өчен алар даими рейдлар оештыралар.

(Слайдта гимназия укучыларының чишмә чистарту фотосурәтләре.)

13 нче бала. Чишмә – елга башы. Зур елгаларның нинди хәлдә булуы кечкенә елга һәм чишмәләрнең сафлыгына да нык бәйле. Татарстанда 500 гә якын кече елга һәм 8 мең күл бар. Шулар арасында Шушма, Зәй, Минзәлә, Ык, Сөн кебек борынгыдан атаклы булган елгалар кушылдыклары белән бергә табигать һәйкәлләре дип игълан ителгән.

14 нче бала. Без Зәй елгасының тарихын өйрәндек. Зәй Бөгелмә калкулыгының иң югары өлешендәге берничә чишмәдән башлана һәм Камага коя.

Зәйнең озынлыгы – 240 км. Ул дала һәм урманлы җирләрне иңләп ага. Халык мәкалендә: «Зәйнең башы яланлы, Зәй тамагы баланлы», – дип юкка гына әйтмәгән икән.

Зәйнең исеме борынгы татар телендә «елга» дигәнне аңлата. Халык аны: «Дәй, Ди, Зи», – дип тә йөрткән.

Зәй тарихын өйрәнгәндә, мине гаҗәпләндергәне шул булды: Зәйнең кушылдыклары күп икән. Аларны исемдә калдырасым килде. Шуңа күрә планын ясап карадым. Сез аны экранда күрәсез.

(Слайдта укучы төзегән Зәй елгасы кушылдыкларының картасы.)                                               

(«Ага чишмә» дигән җыр башкарыла.)

15 нче бала. Татар халкында суга карата ихтирам элек-электән килгән. Борынгы бабаларыбыз: «Су кешенең тәненә сәламәтлек бирә, аны авырулардан чистарта», – дип уйлаган. Алар, су янынна килеп, күлмәк, яулык яисә кеше буе җеп салганнар һәм: «Сиңа – яулык, миңа – саулык», – дип кабатлаганнар.

16 нчы бала. Ә менә бу сүзләрне татар балалары суга чумганда әйтә торган булганнар:

Исәнлеккә – саулыкка,

Тазалыкка – байлыкка.

Бакаларга – ярлыкка,

Үзебезгә – байлыкка.

17 нче бала.

Арулыгым, барулыгым,

Исәнлегем, саулыгым,

Пәригә – яулыгым,

Үземә – саулыгым,

Пәригә – яулыгым,

Үземә – саулыгым.

18 нче бала. Ә менә бу сүзләрне балалар су коенып чыкканда әйткәннәр:

Авырлыгым ташка,

Җиңеллегем үземә.

Су анасы, сукыранма,

Сиңа – җаулык,

Миңа – саулык.

19 нчы бала.

Тфү, тфү, әкендем,

Әкенмәдем, тәкендем.

Авырлыгым – ташка,

Җиңеллегем – үземә.

Пәригә – яулык.

Үземә – саулык.

(«Туган авыл» дигән җыр башкарыла.)

20 нче бала. Халык гомер-гомергә елгаларга, күлләргә, чишмәләргә сакчыл мөнәсәбәттә булган. Халык әйтемнәре, җырлары, дастаннар шул хакта сөйли.

Халкыбызның еш әйтелә торган мәкале бар: «Төкермә коега – суын эчәрсең». Борынгы бабаларыбыз суга төкерү, суны пычрату кебек начар гадәтләрне зур гөнаһ дип уйлаган.

21 нче бала. Ә бүгенге көндә чишмә, елга төпләре бик аяныч хәлдә. Без өйрәнгән фактлар менә шуны сөйли. Галим-экологлар бер елганың төбен чистартканнар. 5 км арадан гына да менә нәрсәләр килеп чыккан:

(Балалар плакатлар тотып сөйли.)

1 нче бала. 14 зур битон плитә. 16 зур торба.

2 нче бала. 84 рельс кисәге. 9 энәле тимерчыбык бәйләме.

3 нче бала. 27 тимер кисәге. 43 янгын сүндергеч.

4 нче бала. 18 плитә. 31 балта.

5 нче бала. 112 чана. 108 чәйнүк-кәстрүл.

6 нчы бала. 36 таба. 27 үтүк.

7 нче бала. 2486 ватык шешә. 814 ватык банка.

8 нче бала. 2214 консерв банкасы һәм башка бик күп чүп-чар.

9 нчы бала. Ә бит чишмәләр, елгалар тереклек чыганагы, дибез. Моның шулай булуын, сулыклар янында тереклек ияләренең күплегеннән дә аңлап була. Без төче сулык  бергәлегендә яшәүче үсемлекләрне, хайваннарны, алар арасындагы экологик бәйләнешләрне өйрәндек.

(Слайдта төче сулыкларда яшәүче хайван фотосурәтләре алмашынып тора. Бака сурәте чыгып кала. Бакалар» биюе башкарыла.)

(Табигатьне саклау плакатлары тотып сөйлиләр.)

1 нче бала. Бакаларны, гөберле бакаларны, аларның чукмарбашларын үтермәгез!

2 нче бала. Елга, күл, чишмә буен чүпләмәгез!

3 нче бала. Беркайчан да сулыкларга чүп ташламагыз!

4 нче бала. Су чәчәкләрен өзмәгез! Энә каракларын рәнҗетмәгез!

5 нче бала. Кыслаларны һәм ике капкачлы моллюскалаларны тотмагыз!

6 нче бала. Елга-күлләрдә велосипед, автомобиль юмагыз!

7 нче бала. Су – зур байлык. Аны саклагыз!

1 нче бала.

Челтер-челтер ага чишмә,

Һич тә тыймалы түгел.

Ә сулары шундый йомшак –

Эчеп туймалы түгел!

Эчеп туймалы түгел!

2 нче бала.

Без киләбез чишмәбезнең

Салкын суын эчмәгә.

Эчкәндә үзеннән-үзе

Баш иелә чишмәгә!

Баш иелә чишмәгә!

3 нче бала.

Чыңлый чишмә,

Җырлый чишмә –

Җилферди зәңгәр толым.

Чишмә җырын тыңлап ята

Зәңгәр толымлы болын!

Зәңгәр толымлы болын!

5 нче бала.

Тәнгә сихәт, көч-дәрт биргән су сафлыгы – яшәешебезнең көзгесе.

Чыңла, чишмә!

Җырла, чишмә!

Тынма, чишмә – чыганак!

Бергә. Чишмәләрне саклыйк!

(«Яшьлегем чишмәләре» дигән җыр башкарыла.)