Туган ягым – илһам чыганагы

 № 177

Сәрия ӘХМӘТГАЛИЕВА,

Казандагы 159 нчы «Нәүрүз» балалар бакчасының I квалификация категорияле тәрбиячесе

Тумышым белән Балтач районының Арбор авылыннан мин. «Балтач» сүзе үзе үк безнен районда элек-электән бик оста балта осталары булганга ишарә. Авылыбызның исеме исә авыл үрләр өстендә урнашканга шулай аталган. Элегрәк Үрбар булган, хәзер Арбор дип атала. Авылыбыз бер ягы белән үрләргә ышыкланып торса, икенче ягы белән урманнарга терәлеп ята. Безнең Арбор авылы иҗатка, сәнгатькә гашыйк кешеләре белән мактаулы. Шулардан шагыйрь, җәмәгать эшлеклесе, күпсанлы җырлар һәм робагыйлар авторы Гарифҗан абый Мөхәммәтшин – иң зур горурлыгыбыз һәм мактанычыбыз. Аның сүзләренә язылган «Керим әле урманнарга». «Аулак өй» җырларын кемнәр генә белми дә, яратып җырламый икән! Гарифҗан ага әле ике томнан торган «Балтач энциклопедиясе»н язган олпат авылдашыбыз да бит әле. Туган авылыбызның тирә-ягын уратып алган урманнардан илһам чыганагы алып үскән кешенең  шигъри күңелле, шагыйранә җанлы булып үсүе гаҗәп тә түгел.

Мин үзем дә – искиткеч табигатьле шушы арбор авылы кызы. Кияүгә чыккач, Казан шәһәренә күчендек. Хәзерге вакытта 159 нчы «Нәүрүз» балалар бакчасында тәрбияче булып эшлим. Эчкерсез күңелле, самими нарасыйларны яратам. Әдәбиятны, туган телемне яратам. Шушы сыйфатларны сабыйларда да тәрбияләүне изге бурычым дип саныйм. Буш вакытымда үзем дә каләм тибрәтергә яратам. Журнал укучылар хөкеменә соңгы вакытта иҗат иткән өч шигыремне тәкъдим итәм.

Тукай әкиятләре

Тукай абыебыз безгә

Әкиятләр бүләк иткән.

Су анасы, Шүрәлеләр

Биг(е)рәк кызык икән.

Әнием кичләрен сөйли

«Кәҗә белән Сарык»ны.

Төшләремдә күрәм бит мин

Әкияттәге халыкны:

Акбай белән уйнап йөрим

Кырлайдагы болында,

Шүрәле белән дуслаштым

Куе кара урманда.

Су анасынын тарагын

Мин үзем табып бирдем.

Күбәләк белән көнозын

Бергә уйнадым, көлдем.

Уянып китәм дә шулай,

Төш кенә икән бит, дим.

Чынбарлыкка әйләндереп

Булмый шул, ни хәл итим!

 

Бабайга хат

Исәнме, дип, башлыйм әле, бабай,

Сиңа язган ошбу хатымны.

Беләм инде исән түгеллегең –

Кайтарып булмый шул вакытны.

Хәтерлимен, бабай, синең йөзең,

Көлеп торган зәңгәр күзләрең.

Күпме иде синдә яшәү көче

Сызланса да җаның һәм тәнең.

Өч сугышны узып, җиңеп кайттың,

Ниләр күрде газиз башкаең?!

Еллар үткән саен онытылырмы,

Төзәлерме йөрәк сыкравың?

Снаряд тартмасының кыйпылчыгы

Уелып калган синең аркаңа.

Күңелеңә уелган хәтирәләр

Йокы бирми иде, ятсаң да.

Сугыштагы булган хәлләрне син

Сөйли идең итеп әкият.

Без өч сабый, тын алырга онытып

Тыңлый идек. Кышкы кич. Рәхәт.

Бабай, җаным, исән булсаң әгәр

Бер сөйләшер идек туйганчы!

Авылны да урап кайтыр идек –

Йөрер идек күңел булганчы.

Сау бул, диеп, тәмам итәм, бабай

Сиңа язган әлеге хатымны.

Оныкларың сине һич онытмас –

Бирәм сиңа шушы антымны!

 

Шәһәргә сәяхәт

Борын-борын заманда,

Куе кара урманда

Яшәгән, ди, җәнлекләр –

Әкияттәге кебекләр.

Куян кишер кимергән,

Бүру ауга йөрегән.

Төлке генә хәйләкәр

Хәйләләү җаен белгән.

Көн артыннан көн үткән

Берни дә үзгәрмәгән,

Һаман бертөрлелектән

Җәнлекләр туеп киткән.

Җыелганнар да алар

Иң матур зур аланга.

Киңәшләшкәннәр алар,

Килгәннәр бер карарга.

«Гел урманда яшибез,

Башка берни белмибез,

Әйдә, киттек шәһәргә,

Дөнья күреп кайтырга», –

Дигән хәйләкәр төлке,

Затлы койрыгын болгап,

«Җыеныгыз, әйдәгез,

Бер кайтыйк әле урап

Урман сукмагы буйлап».

Юлга кузгалган халык,

Этешә дә төртешә,

Буламы инде барып?

Шулай бара торгачтын

Килеп җиткәннәр алар.

Шәһәрнең иң читендә

Хәйран калып торалар.

Йортлар монда, ай, биек,

Бер җептән тезгән кебек.

Автомобильләр бик күп –

Күзләр камаша күреп.

Юлны кичәргә кирәк,

Ничек кенә чыгасы?

Озак тордылар көтеп,

Ник юл бирсен берәрсе!

Җәнлекләр бәхетеннән

Килеп чыкты бер песи.

Биг(е)рәк кәттә инде,

Күренеп тора, «шәһәрский».

Песи карап торды да:

«Сез кайдан килдегез?» – ди.

«Юл йөрү кагыйдәсен

Әллә белмисезме?» – ди.

Төлке хәлне аңлатты:

«Без килдек, – ди, – урманнан.

Урманда киң юллар юк,

Йөрибез без сукмактан.

Сукмактан йөрер өчен

Кагыйдә кирәк түгел.

Әгәр безгә булышсаң,

Булыр иде, ди, күңел.”

Песи артыннан ияреп,

Киттеләр, ди, җәнлекләр

«Зебра» белән таныштылар,

Юлны шуннан кичтеләр.

Шәһәрнен матурлыгына

Җәнлекләр таң калдылар,

Бар кагыйдәләрне үтәп,

Тротуардан бардылар.

Циркта да булдылар,

Музейларга керделәр,

Зоопаркка кереп,

Хайваннарны күрделәр.

Хәйран калып йөри торгач,

Көн дә кичкә авышкан,

Шәһәрдә ул көн дигәнең

Сизелми уза икән.

Саубуллашкан чакта песи

Бер китап бүләк итте.

«Юл йөрү кагыйдәләрен

Сез өйрәнегез», – диде.

Песине кунакка дәшеп

Җәнлекләр кайтып китте:

«Урманны бик сагындык,

Озак йөредек, җитте».

Җәнлекләрдән үрнәк алыйк,

Без дә калышмыйк, әйдә,

Һәрберебезгә кирәк бит ул,

Юл йөргәндә кагыйдә!