Туган ягым чишмәләре

№ 212

(Зурлар төркеме балалары өчен шөгыль)

Гөлсинә СӘГЪДИЕВА,

Әлмәттәге Баланың сәләтен үстерү үзәге-51 нче «Салават күпере» балалар бакчасының I квалификация категорияле тәрбиячесе   

Максат:

чишмәләр белән таныштыру, аларның кайда, ничек килеп чыгуларын аңлату;

– чишмәләрнең табигый байлык икәнлеген, изге җир булуын балаларга төшендерү;

– табигатькә сакчыл караш, өлкәннәр хезмәтенә хөрмәт тәрбияләү;

– балаларда күңел күтәренкелеге булдыру;

– халык авыз иҗатына кызыксыну уяту.

Җиһазлау: интерактив такта, чишмә макеты, стаканнар, «чүпләр» (кәгазьләр, буш савытлар), мендәр, тукран уенчыгы.

Алдан эшләнгән эш: шигырьләр, уеннар өйрәнү, су һәм аның әһәмияте турында әңгәмә үткәрү.

Шөгыль барышы

Тәрбияче.

Хәерле көн, балалар,

Хәерле көн миңа!

Хәерле көн сиңа!

Хәерле көн кояшка!

Хәерле көн һәммәбезгә!

– Балалар, кәефләрегез ничек? Мин сезгә бер табышмак әйтәм әле, сез аның җавабын тапсагыз, бүген нәрсә турында сөйләшәчәгебезне аңларсыз: «Исе юк, төсе юк, аннан башка тормыш юк». Нәрсә ул?

Балалар. Су.

Тәрбияче. Бик дөрес. Ә су безгә ни өчен кирәк?

Балалар. Су безгә эчәр өчен, юыныр өчен, үсемлекләргә үсәр өчен кирәк.

Тәрбияче. Әйе, бик дөрес. Ә суны без кайдан алабыз?

Балалар. Су безнең өйләргә торбалар аша килә. Кибеттән махсус савытларда алырга була.

Тәрбияче. Әйе. Ә иң чиста, тәмле суны, балалар, без чишмәләрдән алабыз. Мөгаен, күбегезнең әти-әниләре суны чишмәдән алып кайта торгандыр. Чишмә суы – ул, балалар, җир астыннан агып чыгучы чиста, тәмле, салкын су. Әйдәгез, хәзер чишмәләр белән танышыйк. (Балалар интерактив такта янына киләләр, слайдлар карыйлар.)

Тәрбияче. Балалар, без нинди шәһәрдә яшибез?

Балалар. Әлмәттә – нефетьчеләр шәһәрендә.

Челтер-челтер чишмә ага,

Һич тә тыймалы түгел.

Ә сулары шундый йомшак –

Эчеп туймалы түгел.

Без барабыз чишмәбезнең

Салкын суын эчәргә.

Эчкәндә үзеннән-үзе

Баш иелә чишмәгә. (1 нче слайд)

Яраткан шагыйребез Р.Миңнуллин чишмәләр турында менә шундый матур шигырь язган.

(2 нче слайд) Чишмәләр җир астыннан агып чыгалар.

(3 нче слайд) Ә кешеләр су алырга уңайлы булсын өчен  аңа торбалар, улаклар куялар.

(4 нче слайд) Чишмә буенда кызларыбыз әйлән- бәйлән уйныйлар.

(5 нче слайд) Һәр чишмәнең исеме була. Бу – Зәкәрия чишмәсенә чыга торган басма. Карагыз әле, балалар, нинди матурлык!

(6 нче слайд) Чишмәгә төшү өчен баскыч та ясаганнар.

(7 нче слайд) Чишмәнең тирә-ягы нинди матур, таштан сукмак салынган.

(8 нче слайд) Тагын бер чишмә. Бу чишмәне ясауга күпме көч киткән, балалар. Таштан ничек матур итеп ясаганнар!

(9 – 10 нчы слайдлар) Бу чишмә «Тегермән шарлавыгы» дип атала. Ул бик көчле ага һәм аны тегермәнгә охшатып ясаганнар.

(11 нче слайд) Менә шундый кечкенә чишмәләрдән зур елгалар, күлләр барлыкка килә. Баларлар, карагыз әле, нефтьчеләребез күпме чишмәләр ясаганнар! Аларга бик зур рәхмәт инде. Ә без чишмәләрне карап, чистартып торырбыз, әйе бит, балалар?

Тәрбияче. Бүген мин сезне бик матур урман аланына чакырам. Анда бик тәмле сулы, шифалы  чишмә бар. Барасы җиребез бик ерак, юлыбызда каршылыклар да очрар. Озын юл үткәч, сезнең эчәсегез дә килер, шуңа күрә үзебез белән стаканнар да алырбыз. Сез әзерме? Кузгалдык. (Музыка астында, бер-бер артлы тезелеп, тәрбияче әйткән төрле хәрәкәтләр ясап баралар.)

Тәрбияче. Каршыбызда – елга, аның аша тар гына басма салынган. Басма аша егылмыйча чыгарга кирәк. Алга таба барабыз. Каршыбызда –чокырлар, алар аша сикереп чыгарга кирәк. Алга таба барабыз. Яңгырдан соң, күлләвекләр җыелган, бер таштан икенчесенә сикереп чыгарга кирәк. Алга таба барабыз, менә килеп тә җиттек. (Пәрдә ачыла, анда агачлар, бөтен җирдә чүпләр таралып ята, «чишмә», агачта тукран «утыра».)

Тәрбияче. Балалар, монда нәрсәдер булган. Карагыз әле, агач башында тукран утыра, сорыйк әле аңардан,монда нәрсә булды икән? (Тәрбияче белән балалар бергәләп эндәш әйтәләр.)

Тук, тук, тукран,

Тукылдатып утырам.

Агачтагы кортларның

Барысын чүпләп бетерәм.

Тәрбияче. Тукран, әйтче, монда ни булды?

Тукран (магнитофон язмасында). Бездә бәла. Тәртипсез балалар килделәр, чишмә тирәсенә чүпләр аттылар, чишмәне ташлар белән буып  куйдылар. Чишмәбез ага алмый, чәчәкләр, үләннәр шиңделәр. Ярдәм итегез.

Тәрбияче. Рәхмәт, тукран. Балалар, карагыз әле, монда нәрсә булган? (Балалар җавабы.) Әйдәгез, чишмәгә ярдәм итик. (Чүпләрен җыялар, ташларын алалар, чишмә чылтырап ага башлаган тавыш ишетелә.) .Менә чишмәбез терелде, чишмә буе ничек матурланып, ямьләнеп китте. Балалар, чишмә буенда ял иткәч, анда чүпләр калдырырга ярыймы? (Балалар җавабы.) Дөрес, чишмә буйларна чүпләр ташланса, ул пычрана, корый. Аның суы агып төшә торган инешләр, елгалар да корый. Су булмагач, кошлар да оя кормый, табигать үлә. Карагыз, балалар, ял итәр өчен нинди матур эскәмияләр куйганнар. Әйдәгез, утырып ял итик.

Тәрбияче. Кеше сузыз яши алмый .Су – тормыш чыганагы. Чишмә – изге урын. Шуңа күрә кешеләр аны матурлый, бизи, чишмә янына матур сөлгеләр эләләр, чүмечләр куялар. Әйдәгез, без дә чишмә суы белән сыйланыйк. (Су эчәләр.) Эшләдек тә, тәмле су белән сыйландык та, уйнап алыйк.

«Без, без идек» уены

Без, без, без идек,

Бер тактага тезелдек.

Келәткә кердек – бал каптык,

Базга төштек – май каптык,

Авызыңны ач та йом. (Уен вакытында көлгән, сөйләшкән кешегә  «җәза» бирелә. Беренче тапкыр «Әпипә» көенә биетәбез, икенче тапкырында җырлатабыз, бергәләп «Яңгыр» җырын башкарабыз.)

Тәрбияче. Балалар, без бит чишмә турында шигырьләр дә беләбез, әйдәгез, сөйлик әле.

1 нче укучы.

Тау астыннан чишмә ага

Челтер дә челтер,

Аның җырыннан да җирдә

Матур җыр юктыр.

Ярга тулып акмаса да,

Чиста, саф сулы:

Эсседә дә, салкын да

Баса сусауны. (Әзһәр Габиди «Чишмә».)

2 нче укучы.

Челтер-челтер чишмә ага,

Көмеш төсле сулары.

Су өстендә җем-җем итә

Көннең алтын нурлары.

–Тау астында чишмәбез,

Су алырга төшәбез.

Татлы суын без аның

Бик яратып эчәбез.

Безнең чишмә борыла-борыла

Зур инешкә коела.

Идел суы шундый бик күп

Чишмәләрдән җыела. (Ә.Исхак. «Чишмә».)

3 нче укучы.

Челтер-челтер көмеш чишмә

Яр астыннан агадыр.

Әби көндә тәмле чәйгә

Суны шуннан аладыр. (Д. Гарифуллин «Көмеш чишмә»)

(Ишектән әби керә.)

Әби. Исәнмесез, балакайларым. Менә чишмәгә суга килгән идем дә сезнең тавышыгызны ишетеп, яныгызга килергә булдым.

Тәрбияче. Әйдә, әби, рәхим ит. Без бүген чишмә янына кунакка килдек.

Әби. И шулаймени. Чишмә суы бик тәмле шул ул. Менә үзем дә краннан аккан суны эчә алмыйм шул. Бик авыр булса да, чәйгә дигән суны чишмәдән алып кайтам. Чишмә суы, балакайларым, элек тә, хәзер дә бик кадерле сыйлардан санала. Кунак килсә, чишмә суыннан чәй кайнатабыз, «Суыбыз бик тәмле», – дип, чын күңелдән горурланып, кунакларны сыйлыйбыз.

Тәрбияче. Әйе шул, әби. Хәзер чишмәләр янында бик күңелле. Менә безнең Әлмәтебез нефтьчеләре дә чишмәләрне төзекләндерүгә бик зур көч куйдылар. Юллар ясадылар, улакларын алыштырдылар, ял итүчеләргә дә, су алучыларга да бөтен уңайлыклар тудырылган.

Әби. Балалар, ә сез беләсезме: чишмәләр кайдан килә?

Балалар. Җир астыннан.

Әби. Әйе, дөрес. Чишмә суы җир астыннан агып чыга. Һәр чишмәнең исеме була. Аны каян чыкканына, кем карап торганына карап исемлиләр. Бәлки, сез дә зур үскәч, берәр чишмә табарсыз һәм ул чишмәне сезнең исемегез белән атап йөртерләр.  Без яшь чакта чишмә буйларына төшеп, уйный, җырлый , күңел ача идек. Әйдәгез, сезнең белән дә уйнап алыйк әле.

Башта санамыш белән уенны алып баручыны билгелик. (Бер бала санамыш әйтә.)

Җыелганнар кошкайлар –

Безнең нәни дускайлар:

Песнәк, чәүкә, саескан,

Күгәрчен артка поскан.

Син – карга, син – чыпчык,

Тәрәзәдән очып чык.

«Зәңгәр чәчәк» уены

Юл читендә зәңгәр чәчәк

Якты нурлар тарата.

Безнең кызлар һәм малайлар

Зәңгәр чәчәк ярата.

Якын дуслар арасыннан

Берсен сайлап ал әле.

Тезләреңә ипле булыр –

Мендәреңне сал әле.

Тәрбияче. Бик күңелле уен булды бу, әби, рәхмәт сиңа.

Әби. Бик күңелле уйнадык, үземне яшьлегемә кайткан кебек хис иттем. Балалар, ә сез чишмә турында нинди мәкаль-әйтемнәр беләсез?

Суын эчкәндә – чишмәсен онытма.

Суның кадере – чишмә корыгач.

Тәрбияче. Әйе, нәкъ шулай шул. Шуңа күрә табигатебезне сакларга, чишмәләрне карап, чистартып торырга кирәк. Балалар, без бүген нәрсә белән таныштык? Чишмә суы нинди була? Сезгә чишмә буе ошадымы? (Балалар җавабы.) Чишмәне пычратмыйк, аларны саклыйк. Шул вакытта гына безнең табигатебез яшәр, суыбыз чиста булыр.

Ә хәзер әбине дә үзебезгә кунакка чакырыйк, төркемгә кайтып, тәмле чишмә суы белән чәй эчик.