Туган ягыбызга кыш килә

№38

(Рус төркеме. IV сыйныф)

Гүзәлия ГАТИЯТУЛЛИНА,

Казандагы 20 нче урта мәктәпнең I квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы

 

Максат:

укучыларның «Кыш» темасы буенча белемнәрен ныгыту, камилләштерү;

балаларның фикерләү сәләтен, диалогик һәм монологик  сөйләмен үстерү;

табигатьнең матурлыгын күрә белергә, күзәтүчән булырга өйрәтү;

тигез катнашып,төркемдә эшли белү.

Җиһазлау: экран, компьютер, презентация, карточкалар.

Дәрес барышы

I. Оештыру

Исәнләшү.

ТАЙМД РАУНД РОБИН (сораулар бирү)

(Һәр сорауга җавапны уйларга 20 секунд вакыт бирелә.)

Укучылар, хәзер елның кайсы фасылы? 2 нче слайд

Һәр җир карланган,

Сулар бозланган,

Уйный җил, буран,

Бу кайчак, туган? (Кыш)

(Дәреснең темасы әйтелә) 3-6 нчы слайдлар

Кыш көздән нәрсә белән аерыла?

Кыш көне сәламәтлекне ничек ныгытып була?

II. Өй эшен тикшерү (ДЖОС ТОТС)

Балалар, мин сезгә өй эше итеп «Кыш» темасына сүзләрне кабатларга кушкан идем. Хәзер шуларны, искә төшереп, кәгазь битләренә язабыз. Һәр укучы алдында 4 кәгазь бите ята. Бу эшкә 1 минут вакыт бирелә. Төркемдәге һәр укучы сүзне әйтә һәм өстәл уртасына куя. (Вакыт беткәч, укучылар, сүзләрне укып, тәрҗемә итәләр.)

ТИК-ТЭК-ТОУ (сүзләрдән җөмләләр төзү)

Җөмләләр өчәү булырга һәм һәрберсе өч сүздән торырга тиеш. Җөмләләрне диагональ, вертикаль яисә горизонталь якка төзибез. (23 минут вакыт бирелә. Вакыт беткәч, укучылар үзләренең җөмләләрен укып күрсәтәләр.)

III. Белем һәм күнекмәләрне ныгыту

МИКС ПЭА ШЭА

Балалар, кыш турында бик күп көйләр язылган. Хәзер без сезнең белән  шул көйләрне тыңлап ял итеп алабыз.

Басыгыз, урындыкларны тыныч кына этегез. Такта янына чыгыгыз. Музыка уйнаганда йөрибез, туктагач, уң кулны күтәреп, үзегезгә пар табыгыз. Пар тапкач, минем сорауны һәм бер-берегезнең җавапларын тыңлыйсыз. Беренче булып буе иң озын укучы башлый. Икенче сорауга җавапны уртача буйлы укучы башлый. (Һәр сорауга җавапны уйлау өчен, 35 секунд вакыт бирелә. Аннары укытучы әйткән укучы җавап бирә.)

Сораулар:

♦       Кошлар ашханәсе нәрсә?

♦       Кыш көне нинди бәйрәмнәр була?

♦       Кардан кыш көне нәрсә ясап була?

(Сорауларга җаваплар алынып беткәч, укучылар тыныч кына үз урыннарына утыралар.)

Табышмаклар әйтү

Укучылар, кыш турында табышмаклар да бик күп. 7‒11 нче слайдлар

Дәфтәрдә эш. 12 нче слайд

(Төшеп калган сүзләрне куеп, җөмләләрне күчереп язарга.)

Салкын … та җитте. Кешеләр … киенәләр. Кошларга да … Без аларга җимлекләр …

Сүзләр: җылы, ясадык, кыш, суык.

IV. Дәрескә йомгак ясау. Билгеләр кую. Өйгә эш бирү

Һәр төркемгә «Кыш» темасы белән бәйле биремне үтәргә (эзләнеп табып, күчереп язып килергә яисә иҗат итәргә):

♦       1 нче номерлар шигырь;

♦       2 нче номерлар мәкальләр;

♦       3 нче номерлар табышмаклар;

♦       4 нче номерлар хикәя.м

Материал (rtf).

Презентация.