Туган төбәгеңнең халык кәсепчелеге
№48
(Әйләнә-тирә дөнья. VI сыйныф. «Перспектив башлангыч мәктәп»)
Мәдинә САФИНА,
Кама Тамагы районы Иске Казиле урта мәктәбенең башлангыч сыйныф укытучысы
Максат:
1) Россиядәге халык кәсепчелеге төрләре белән таныштыру аша туган төбәгеңнең халык кәсепчелеге төрләрен ачыклау һәм туган якның осталары турында мәгълүмат алу;
2) халык кәсепчелегенең гүзәл үрнәкләре нигезендә укучыларда матурлыкны күрә белергә өйрәтү, Туган илгә, аның уңган халкына карата мәхәббәт, горурлык хисләре тәрбияләү.
Универсаль уку гамәлләре формалаштыру (УУГ)
Шәхес буларак:
‒ төрле кәсепчелек белән шөгыльләнүчеләрнең хезмәтләрен, осталыкларын бәяли белү;
‒ дәрестә актив булу, танып-белү инициативасы күрсәтү;
‒ үз эшчәнлегенең нәтиҗәләрен яхшыртуга ихтыяҗ формалаштыру.
Регулятив УУГ:
‒ укытучы ярдәмендә дәреснең максатын формалаштыру;
‒ дәрес барышында үз фикереңне әйтә белү; үз эшчәнлегеңне контрольгә алу;
‒ эшләнгән эшнең сыйфатын һәм дәрәҗәсен билгеләү.
Танып-белү УУГ:
‒ дәреслектә ориентлаша белү; рәсем, карта һәм бирелгән саннар нигезендә биремнәр үтәү;
‒ алган мәгълүматны эшкәртү; сорауларга җавап табу;
‒ элек алган белемнәрне куллана белү.
Коммуникатив УУГ: дәрес барышында бер-берсен тыңлый белү.
Дәрес тибы: яңа белемнәрне үзләштерү.
Предметара бәйләнеш: әйләнә-тирә дөнья, рәсем сәнгате, әдәби уку.
Милли региональ компонент: укучылар яши торган төбәктәге кәсепчелек төрләре.
Төп төшенчә: кәсепчелек.
Материал: дәреслек («Әйләнә-тирә дөнья», 1 кисәк / О.Н.Федотова, Г.В.Трофимова, С.А.Трофимов), 140‒143 битләр), «Татар теленең аңлатмалы сүзлеге», II том;
Җиһазлау: компьютер, интерактив такта.
Интернет ресурслар: «Современный учительский портал» → видеоязма «Народные промысли России»; Электронное образование РТ → МБОУ «Старо-Казеевская средняя общеобразовательная школа» Камско-Устьинского муниципального района РТ → Виртаульный музей.
Дәрес барышы
I. Оештыру өлеше (1 минут)
‒ Исәнмесез, балалар! Кәефләрегез ничек?
‒ Әйдәгез, янәшә һәм каршы күршеләрегезгә яхшы кәеф бүләк итик! (Укучылар бер-берсенә карап елмаялар.)
‒ Ә хәзер килгән кунакларга яхшы кәефегезне бүләк итик! (Кунакларга карап елмаялар.)
‒ Хәзер «Без һәм әйләнә-тирә дөнья» клубының чираттагы утырышын башлыйбыз. Утырышның кагыйдәләре искә төшерик:
1) Иптәшеңне тыңлый бел!
2) Үз фикереңне тулы итеп аңлата бел!
‒ Балалар, үзбәя битенә һәр эштән соң тиешле тамгаларны куя барабыз.
II. Белемнәрне актуальләштерү (5‒7 минут)
«Туган төбәгеңнең терлекчелек тармаклары һәм йорт хайваннары» темасын искә төшерү.
Тест үткәрү («Туган төбәгеңнең терлекчелек тармаклары» тема буенча)
1) Укучылар мөстәкыйль эшли.
2) Эшне тикшерү (интерактив тактага җаваплар куела, балалар дөреслеген тикшерә).
Үзбәя
‒ Өй эшенең икенче өлеше безгә соңрак кирәк булыр
III. Уку эшчәнлеген мотивлаштыру (2‒3 минут)
1. Ребус чишү (кәсепчелек сүзе килеп чыга).
‒ Балалар бу сүз белән очрашкан бармы? Нәрсәне аңлата икән ул?
2. Кәсепчелек сүзенең мәгънәсен «Татар теленең аңлатмалы сүзлегеннән» табу (теләгән укучы интернеттан эзли ала).
Кәсеп ‒ кеше даими шөгыльләнгән һәм яшәү чыганагы булган эш, хезмәт, шөгыль.
Кәсепчелек – яшәү өчен чыганак булып торган берәр һөнәр белән көн күрү.
‒ Димәк, без бу дәрестә …
Нәтиҗә (балаларның фикерләре):
‒ Халык кәсепчеләре белән танышачакбыз.
‒ Халык кәсепчеләре яшәгән төбәкләрне картадан табачакбыз.
Үзбәя
Тактага дәрес темасы языла: Туган төбәкнең халык кәсепчелеге.
IV. Яңа тема буенча эш (8‒10 минут)
1. «Народные промысли России » дигән видеоролик карау.
‒ Матурмы, балалар? (Әйе, матур.)
‒ Сезгә видеороликта күргәннәр предметлар танышмы? (Кайберләре таныш. Без алар белән рәсем сәнгате дәресләрендә таныштык.)
‒ Ә сез исемнәренә игътибар иттегезме? (Жостов, Городец, Хохлама алар шушы кәсепчеләрнең яшәү урыннарымы?)
Нәтиҗә (укучылар чыгара): Димәк, без Россиянең Европа өлешендәге кәсепчелек төбәкләре һәм төрләре белән танышычакбыз.
Үзбәя
2. Дәреслек белән эш. Туган төбәгеңнең халык кәсепчелеге тексты белән танышу.
‒ Нәрсә аңлашылмады?
Үзбәя
3. Россиянең Европа өлеше картасы белән дәреслеккә нигезләнеп эшләү.
Бирем: Россиядәге халык кәсепчелеге төрләре исемлеген һәм кәсепчелек төбәкләрен кара.
(Интерактив тактада сорауларга җавапны билгелиләр)
‒ Иң күп кәсепчеләр кайсы төбәктә?
‒ Дәү әниләрегез яратып бәйли торган мамык шәлләр кайда бәйләнә?
‒ Дымково уенчыкларының туган җирләре?
Нәтиҗә (укучылар чыгара): Россиянең Европа өлешендә яшәүче халыкларның кәсепчелеге төрле.
Үзбәя
ФИЗКУЛЬТМИНУТКА
‒ Үзегез турында күбрәк белер өчен, геометрик фигуралар белән эшләнгән шаян тест ярдәм итәр. 3 геометрик фигура ‒ өчпочмак, түгәрәк, квадрат кулланып, 10 элементтан торган кеше рәсеме ясарга. Бөтен фигураларны кулланырга. Эшнең сыйфаты әһәмиятле түгел. Тестның нәтиҗәсен ачыклау өчен, өчпочмакларны санагыз
Беренче тип (6‒8 өчпочмак). Җитәкчеләр тибы, яхшы укытучылар. Лидерлык сыйфаты бик ачык сизелә, кешеләрне бик яхшы аералар, мәгълүмат белән эш итәләр.
Икенче тип (5 өчпочмак). Җаваплы башкаручы, яхшы оештыру сәләтле. Үзенең эшчәнлеген азагына кадәр уйлап эш итүче яхшы белгеч.
Өченче тип (4 өчпочмак). Талант һәм кызыксыну төрлелеге бар. Шәхси эшкә сәләтле.
Дүртенче тип (3 өчпочмак). Галим тибы. Бер эш төреннән икенчесенә җиңел күчә ала.
Бишенче тип (2 өчпочмак). Сәнгать белән, кеше белән кызыксыну көчле. . Яңа, гадәти булмаганны бик тиз сизүчән.
Алтынчы тип(1 өчпочмак). Уйлап табучы, рәссам, конструктор. Күзаллау сәләте көчле.
‒ Бу тест сезнең төрле яклап талантыгызны күрсәтми. Ә шулай да ул үзегез, мөмкинлекләрегез, сәләтегез турында уйланырга мәҗбүр итәр. Бу сәләтегезне үстерә башларга, һөнәр сайларга ярдәм итәр.
4. Татарстандагы кәсепчелек (3‒5 минут)
«Үз почмагын тап» уены
4.1. Тактаның кырыена төрле кәсепчелек үзәкләрен ачыклый торган рәсемнәр магнит белән ябыштырыла. Укучылар, чиратлашып, рәсемнәрне үз почмакларына урнаштыралар. Беренче укучы нәтиҗә ясап утыра, эшне икенче укучы дәвам итә. Берничә рәсем артып кала.
‒ Балалар, ни өчен бу эшләнмәләрне бер үзәккә дә кертмәдегез?
Көтелгән җаваплар:
‒ Алар уенчык түгел.
‒ Алар безнең Татарстаныбызда эшләнелгән.
Үзбәя
4.2. Карточка белән эш (Татарстандагы кәсепчелек төрләре турында текстлар таратыла): текстны укып, тактада бирелгән план буенча күршеңә сөйләргә.
План:
1. Кәсепчелек төре.
2. Кәсепчелек үзәге.
3. Нәрсә җитештерелә?
Үзбәя
4.3. Кәсепчелек төрләрен кәсепчелек төбәкләре белән тоташтыр
Кәсепчелек төрләре | Кәсепчелек төбәкләре |
Гжель керамикасы | Абрамцево (Мәскәү өлкәсе) |
Мамык шәлләр | Гжель (Мәскәү өлкәсе) |
Дымково уенчыгы | Жостово (Мәскәү өлкәсе) |
Металлга уеп бизәк төшерү | Оренбург |
Рус матрёшкасы | Киров |
5. Өй эшенең икенче өлешен тикшерү.
Виртуаль музейга сәяхәт (бер укучы чыгыш ясый) (2 минут)
‒ Дусларым, сезне мәктәбебезнең виртуаль музеена сәяхәткә чакырам. Безнең мәктәптә эшләп килә торган «Туган якны өйрәнү музеенда» туган төбәгебездә яшәүче осталарның кул эшләре дә саклана. Сезнең каршыгызда – озак еллар мәктәптә башлангыч сыйныф укытучысы булып эшләгән Хамидуллина Гөлфирә Варис кызының кул эшләре. Шунда ук сандык ясау остасы Яруллин Галимҗан бабайның хезмәт җимешләре. Агачны эшкәртеп, төрле бизәкләр ясау остасы Шәмсетдинов Шәрифҗан бабайның эшләренең фотолары саклана. Еллар үткән саен, төрле кәсепчеләр арта гына тора. Музей түрендә әле күптән түгел генә мәктәпне тәмамлаган Зиганшина Зөлфия апаның кул эшләре дә урын алган.
V. Рефлексия (3‒4 минут)
«Бүген дәрестә мин … кабатладым.»
«Бүген дәрестә мин … өйрәндем.»
«Бүген дәресә мин …аңладым.»
Дәрес ахырында укучылар сорауларга җавап бирәләр (дәреснең темасы, эчтәлеге, эшчәнлек төрләре).
Кире элемтә битендә үзенең дәрестәге эшенә төсле түгәрәк ярдәмендә бәя куя (үзбәя):
• Яшел төс ‒ «Дәрестә миңа барысы да аңлашылды. Барлык биремнәрне дә үзем мөстәкыйль эшләдем.»
• Сары төс ‒ «Дәрестә миңа барысы да диярлек аңлашылды. Биремнәрне үти алдым.»
• Кызыл төс – «Ярдәм итегез! Миңа күп нәрсә аңлашылмый!»
VI. Дәрескә йомгак ясау (2 минут)
1. ДЖОТ ТОТС
‒ Оста кәсепче булу өчен… (балалар үзләренә таратылган кечкенә битләрдә, оста кәсепче булу өчен, үзеңдә нинди сыйфатлар булдырырга кирәклекне язалар. Мәсәлән, сәләт, кызыксыну, тырышлык, өйрәтүче (булышучы), эшне ахырына җиткерү һ.б.)
2. Өйгә эш бирү:
1) Туган төбәгеңнең халык кәсепчелеге төрләрен тасвирла.
2) «Безнең гаилә кәсепчелеге» темасына (хикәя төзе).
3) Альбом төзү өчен фото яки кул эшләнмәсе әзерлә.
Үзбәя карточкасы
Бәяләү системасы һәи критерийлары:
«+» – биремне бик яхшы, хаталарсыз үтәдем;
«+» – биремне үтәгәндә, кыенлыклар булды;
«‒» ‒ биремне иптәшләрем ярдәме белән үтәдем яисә үти алмадым.
«5»ле – 8,9 «+»
«4»ле ‒ 5‒7 «+»
«3»ле ‒ 3,4 «+»
№ |
Эш төрләре |
Бәяләү
|
1 | Өй эше. Тест биремнәре | |
2 | Ребус чишү | |
3 | Сүзлек белән эш | |
4 | Видеоролик белән эш | |
5 | Дәреслектән текст белән танышу | |
6 | Интерактив тактада эш | |
7 | «Үз почмагын тап» уены | |
8 | Татарстанда кәсепчелек. Текст белән эш | |
9 | Туган җиребездәге кәсепчелек | |
10 | Дәрескә үзбәя |