Туган телне өйрәтүдә эзләнүләр һәм традицияләр
Сәлимә ЮНЫСОВА,
Биектау районы
мәгариф бүлеге
методисты
Аннотация. Мәкаләдә туган (татар) теле һәм әдәбияты укытучыларының һөнәри компетентлыгын камилләштерүгә юнәлтелгән муниципаль проектны гамәлгә ашыру тәҗрибәсе тәкъдим ителә. Проектның төп юнәлешләре булып укытучыларның цифрлы күнекмәләрен үстерү, мәгариф процессына этномәдәни эчтәлекне интеграцияләү, гаилә һәм иҗтимагый оешмалар белән партнерлык элемтәләрен ныгыту, шулай ук укучыларның туган телне өйрәнүгә мотивациясен арттыру формалары тора. Аерым игътибар укучыларга дәрес һәм дәрестән тыш эшчәнлек аша рухи-әхлакый тәрбия бирү механизмнарына юнәлтелә.
Төп сүзләр: туган тел, һөнәри компетенция, этномәдәни компонент, методик эш, рухи-әхлакый тәрбия.
Туган тел – милли үзаңның нигезе, туган тел һәм әдәбиятны укыту – милли-мәдәни кодны буыннан буынга тапшыруның төп механизмы. Укытучының бу өлкәдәге һөнәри компетентлыгы тел нормалары һәм методиканы белү белән генә чикләнми: ул дәрес эчтәлегендә һәм дәрестән тыш эшчәнлектә милли кыйммәтләрне, гореф-гадәтләрне һәм әхлакый үрнәкләрне тапшыра белергә тиеш. Бу бурыч Биектау районы өчен аеруча мөһим, чөнки район елдан-ел үсә, зурая, республиканың башка районнарыннан һәм Россиянең башка төбәкләреннән дә халыкны актив җәлеп итә. Мондый шартларда мәктәп төрле мәдәниятләрнең ихтирамлы диалогын кору мәйданчыгына әверелә, ә туган тел укытучысы – этник кыйммәтләрнең төп юл күрсәтүчесе.
Районда «Туган (татар) теле һәм әдәбияты укытучысының һөнәри компетентлыгын камилләштерү аша милли мәдәни кодны саклау һәм укучыларга рухи-әхлакый тәрбия бирү» проекты тормышка ашырыла. Проектның максат-бурычлары:
- укытучыларның предмет һәм методик квалификациясен күтәрү, шул исәптән заманча белем бирү технологияләрен һәм цифрлы инструментларны үзләштерү;
- дәресләр һәм дәрестән тыш эшчәнлек структурасына этномәдәни материалны органик рәвештә кертү күнекмәләрен формалаштыру;
- алдынгы педагогик тәҗрибә уртаклашу һәм укытучыларның инициативаларына ярдәм итү өчен шартлар тудыру;
- мәгариф оешмаларының гаилә һәм иҗтимагый оешмалар белән үзара хезмәттәшлеген ныгыту;
- укучыларны туган телне өйрәнү белән бәйле эшчәнлекнең төрле формаларына җәлеп итү аша мотивациясен күтәрү.
Педагогларның цифрлы компетенцияләрен үстерү
Проектның өстенлекле юнәлешләренең берсе – укытучыларның мәгълүмати-коммуникатив компетентлыгын күтәрү. Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты һәм Туган тел укытучылары ассоциациясе белән берлектә методик семинарлар оештырылды. Семинарлар барышында мөгаллимнәр уку процессына цифрлы ресурсларны кертү ысулларын үзләштерделәр, нәтиҗәдә методик эш мөмкинлекләре сизелерлек киңәйде. Әлеге эш тәҗрибәләре дәрес эшкәртмәләрен һәм технологик карталарны үз эченә алган электрон җыентыкка тупланды.
Белем бирү процессына этномәдәни компонентның интеграциясе
Проектның иң мөһим юнәлеше – дәресләрнең эчтәлеген һәм дәрестән тыш эшчәнлекне татар халкының тарихын, фольклорын һәм традицияләрен чагылдыручы материаллар белән баету. Бу алым укучыларның белемнәрен тулыландыру белән беррәттән, аларда үз халкы мәдәниятенә карата тирән мөнәсәбәт формалаштыруга юнәлтелгән: әхлакый идеалларны һәм сәнгать дөньясын аңлату аша шәхеснең милли үзаңын ныгыту күздә тотыла.
Бу юнәлешне үстерүдә якташ мәгърифәтчеләр истәлегенә һәм мирасына багышланган фәнни-гамәли конференция мөһим роль уйный. Ул укучыларны эзләнү эшчәнлегенә җәлеп итәргә, туган як тарихын тирәнрәк өйрәнергә мөмкинлек бирә. Мондый формат укучыларның карашын киңәйтеп кенә калмый, бәлки якташлары истәлеген саклау өчен җаваплылык та тәрбияли.
Мәктәп, гаилә һәм иҗтимагый оешмалар арасында элемтәләрне ныгыту
Проектны уңышлы тормышка ашыру район учреждениеләре һәм иҗтимагый оешмалары белән ныклы партнерлык элемтәләренә дә бәйле. Һәр оешма — башкарма комитетының архив бүлеге, «Ак калфак» татар хатын-кызларының иҗтимагый оешмасы, район төбәк тарихын өйрәнүчеләр җәмгыяте, туган якны өйрәнү музее, Иске Казан дәүләт тарихи-мәдәни һәм табигать музей-тыюлыгы – үз өлешен кертә: тикшеренү эшләре өчен материаллар тәкъдим итүдән алып оештыру ярдәменә кадәр.
Ата-аналар белән үзара бәйләнешне ныгыту аеруча мөһим. «Эхо веков в истории семьи – Тарихта без эзлебез» шәҗәрә фестивале гади конкурс форматыннан чыгып, буыннар арасында мәдәни мирас тапшыруны ныгыту чарасына әверелде. Мондый бәйгеләр ата-аналарга балаларына мәдәни мирас тапшырудагы үз ролен аңларга ярдәм итә һәм гаиләнең эчке бәйләнешләрен ныгыта.
Укучыларның мотивациясен арттыру
Дәрестән тыш чаралар, мәсәлән, Халыклар дуслыгы фестивале, Габдулла Тукай һәм Муса Җәлилгә багышланган бәйгеләр кызыксындыру чарасы да, алган белемнәрне ныгыту, киңәйтү өчен мәйданчык та. Шулай ук укучыларның уку елы дәвамында конкурслар, проектлар һәм олимпиадаларда системалы катнашуы, җиңүче һәм призёрлар санының артуы аларның шәхси казанышлар портфолиосын тулыландырырга ярдәм итә.
Үсеш перспективалары
Киләчәктә проектны үстерүнең төп юнәлешләре буларак цифрлы компетентлыкны арттыру, алдынгы тәҗрибә банкын оештыру һәм иҗтимагый оешмалар белән челтәрле хезмәттәшлекне тагы да киңәйтү күздә тотыла.
