Туган телем – Тукай теле

(Мәктәпкә әзерлек төркемендә Г. Тукай көненә карата бәйрәм)

Сөмбел ХӨСӘЕНОВА,

Казандагы 124 нче балалар бакчасының

 I  квалификация категорияле

татар теле тәрбиячесе

 

Максат:  мәктәпкәчә яшьтәге балаларда Г.Тукайның күпкырлы иҗатына, татар теленә, мәдәниятенә, сәнгатенә, гореф-гадәтенә мәхәббәт тәрбияләү.

Техник чаралар: магнитофон, дисклар, бию көйләре.

Зал бизәлеше: зал бәйрәмчә бизәлгән. Түрдә Г. Тукай портреты, аның әсәрләренә «Безнең гаилә», «Шүрәле»,  «Су анасы»  һ.б.  иллюстрацияләр эленгән.

Бәйрәм барышы

«Әллүки» көе астында акрын гына балалар керәләр, ярымтүгәрәк булып басалар.

Алып баручы. Бездә бүген зур бәйрәм. Зәңгәр күк йөзендә кояш балкыган чакта, туган якларга матур яз килгәндә, 26 апрель көнне Кушлавыч авылында безнең яраткан шагыйребез Г.Тукай туган.

Тукай! Син милләтебезнең

Сөенече, горурлык.

Шигырьләрең дә күңелдә

Мәңгелеккә калырлык.

1 нче  бала. Буыннан-буынга күчә

Синең күпме әсәрең.

Үзең дә белгәнсеңдер

Алар күпме яшәрен.

2 нче бала. Илдә кояш, җирдә кояш,

Тукай көне канат җәйгән.

Бәйрәм бүген, бәйрәм бүген,

Тукай көне, безнең бәйрәм.

3  нче бала.  Иң кадерле, иң газиз тел,

Ул үз телең – туган тел!

Әби-бабаң, әткәң-әнкәң,

Син сөйләшә торган тел!

4 нче бала. Иң изге хисләремне мин

Туган телдә аңлатам.

Шуңа күрә туган телне

Хөрмәтлим мин, яратам.

Алып баручы. Бар күңеллелек бөтен дөньяда, бар бер ямь бүген!

Нәрсәдән бу?  Мин беләм: бәйрәм бүген, бәйрәм бүген!

«Бәйрәм бүген» җыры.

Алып баручы. Сөекле Тукаебызны беркайчан да истән чыгармыйбыз. Аны яратабыз. Шигырьләрен, әкиятләрен укып яшәргә өйрәнәбез. Тыңлап карыйк әле.

«Безнең гаилә» шигыре.

«Кызыклы шәкерт» шигыре.

Алып баручы. Ә хәзер әкияттән өзек тыңлагыз әле. Бу кайсы әкияттән?

Бервакыт, китәм дигәндә, төште күзем басмага;

Карасам, бер куркыныч хатын утырган басмада.

Көнгә каршы ялтырый кулындагы  алтын тарак;

Шул тарак берлән утыра тузгыган сачын тарап.

Балалар. «Су анасы» әкияте.

Малай (йөгереп керә). Тарак таптым! Алтын тарак!

Алып баручы. Тукта әле, аның бит иясе булырга тиеш. Бир әле монда тарагыңны.

Су анасы (керә, эзләнә). Кая китте соң тарагым, күрмәдегезме, балалар?

Алып баручы. Су анасы, кил  бирегә, бездә бәйрәм бүген.

Су анасы. Юк, юк! Чәчләремне тарыйсы бар. Таралмаган чәчләр белән ничек Тукай бәйрәмендә калыйм.

Алып баручы. Ә син борчылма, Су анасы. Без тарак таптык. Синеке түгелме?

Су анасы. Әйе, бу – минем тарак.

Алып баручы. Әйдәгез, Су анасы белән бераз шаярып алыйк. Таракны табып кара.

«Су анасы белән» уен.

Су анасы. Таракны табып бирдегез, рәхмәт сезгә! Сез бик акыллы балалар икәнсез.

Алып баручы. Менә, балалар, сорамыйча кеше әйберенә тияргә ярамый. Әгәр дә югалткан әйберне тапсаң, иясенә кайтарып бирергә кирәк. Күрәсезме? Су анасы ничек сөенде.

Су анасы. Их, бер рәхәтләнеп шигырьләр тыңлар идем.

Алып баручы. Тыңла, Су анасы, безнең балалар бик күп шигырьләр беләләр.

«Туган авыл» шигыре.

Су анасы. Ай-яй матур рәсемнәр, кайсы әкияттән икәнен беләсезме соң?

«Бу рәсем кайсы әкияттән?» уены.

Су анасы. Кадерле балалар! Сезнең янда бик күңелле. Сез миңа татар телендә матур итеп сөйләвегез белән бик ошадыгыз.  Сез ярдәмчел һәм тырыш икән әле. Тиз генә миңа алтын тарагымны табып бирдегез. Шуның өчен мин сезгә « Серле тартмада тәмле күчтәнәч» калдырам.

Сау булыгыз! (Китә.)

Алып баручы. Тукай ятим үскәнгә,

Моңлы булып яшәгән,

Күпме изге эшләр эшләп,

Шагыйрь булып яшьнәгән.

«Милли моңнар» шигыре.

(Шүрәле балеты яңгырый, ачулы кыяфәттә Шүрәле керә.)

Шүрәле. Миннән башка нинди бәйрәм үткәреп ятасыз?

Алып баручы. Ачуланма, Шүрәле, без сиңа җыр җырлап күрсәтик әле.

 «Шүрәле» җыры.

Шүрәле. Җырны матур җырладыгыз, ләкин бу балалар минем урманыма килеп тәртипсезлекләр эшләп йөрмиләрме?

Алып баручы. Юк, юк! Менә тыңлап кара әле син аларны. Безнең балалар хайваннар  һәм кошларны бик яраталар.

«Кошларга» шигыре. «Бичара куян» шигыре.

Татар биюе башкарыла.

Шүрәле. Күңел булды. Матур итеп биисез дә, шигырьләр дә сөйлисез. Тукайның яраткан уенын беләсезме?

 «Кап та коп» уены.

Шүрәле. Рәхмәт, балалар, миңа сезнең янда бик күңелле булды. Урманыма кайтырга вакыт, тагын берәр бәлагә юлыга күрмә, озак йөрмә, дип әни кисәткән иде. Сау булыгыз! (Китә.)

Алып баручы. Сау бул, Шүрәле. Балалар, Тукаебызның эшен дәвам итеп, шагыйрьләребез татар телендә дан җырлаганнар.

Зәкия Туфайлова. «Тукай абый».

Алып баручы. Нинди таныш моңлы көй бу?

Тукай җыры «Туган тел».

Истән бер дә чыкмый торган

Халык көе «Туган тел».

Бергәләп басып, «Туган тел» җырын җырлыйбыз.

Су анасы  калдырган серле тартманы карыйк әле. Балалар, сезгә Су анасы күчтәнәчләр калдырган. (Өләшү.)

Шуның белән бәйрәм кичәбез тәмам.