Туган телем – Тукай теле

 № 175

(V – IX сыйныф укучылары өчен кичә)

Зөлфия НӘҖИПОВА, Альбина ТИМЕРХАНОВА,

Казандагы 91 нче урта мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучылары

Максат. Туган телгә – ана теленә карата мәхәббәт тәрбияләү, туган телдә аралашуга ирешү, туган телнең матурлыгын әсәрләр белән аңлату, кимчелекләрне матур әдәбият аша анализлау.

Бурычлар:

тәрбияви: гаилә, мәктәп, бала күзаллавын бер максатка юнәлтү, матур әдәбиятка мәхәббәт тәрбияләү;

үстерелешле: Габдулла Тукай иҗатындагы тел, милләт язмышы турындагы әсәрләрне бергәләп өйрәнү, шәһәр мохитендә дә саф татарча сөйләшүгә, аралашуга ирешкән, балалары күңеленә туган телгә мәхәббәт сеңдергән Хәкимовлар гаиләсе тәҗрибәсе белән танышу, Сәйдә апа Аппакованың фикерләрен тыңлау;

белем бирүдә: ана телен хөрмәт итү, үз телеңдә аралашудан оялмау, телне бозып сөйләшмәү, башка милләт вәкилләренең телен дә хөрмәт итү.

Планлаштырылган нәтиҗәләр: бар милләт вәкилләре белән берлектә «Туган тел» җырын башкару; алдан өйрәнелгән шигырьләрне, мәкальләрне эшчәнлек барышында күңелдән-күңелгә җиткерү.

Интеграль белем бирү өлкәләре: танып белү, матур әдәбият, сөйләм үсеше, иҗади сәнгать, аралашу, төркемләп эшли, кеше сүзен тыңлый белү.

Җиһазлау: курай, китаплар, милли киемнәр, ноутбук, экран, мультимедия, чиккән сөлге, кульяулык, милли мохит тудыручы күренешләр.

Кичә барышы

(Залда курай моңы агыла. Шушы моң астында башларына кәләпүш һәм калфак кигән балалар, чакырылган кунаклар урын ала. Курай моңы көчәя һәм алып баручылар чыга.)

1 нче алып баручы.

Хәерле көн сиңа, Ватаным,

Хәерле көн сиңа, башкала!

Яңа көнгә изге ниятләр

Ак теләкләр белән башлана.

2 нче алып баручы.

Хәерле көн сиңа, Ватаным,

Имин йортта яшик килешеп.

Яңа көнгә ихлас куанышып,

Дус-кардәшнең хәлен белешеп.

1 нче алып баручы. Барыбызга да мәгълүм булганча, 2021 ел Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы дип игълан ителде. 21 февраль – ел саен мәктәбебездә Халыкара туган тел көне буларак билгеләп үтелә.

2 нче алып баручы. Дөньяда җиде меңгә якын тел бар. Шуларның 83е киң таралган. Ә 383 тел бөтенләй юкка чыгарга мөмкин. Татар теле – ЮНЕСКО тарафыннан бөтендөнья халыкара аралашу теле дип саналган 14 телнең берсе. Бу – туган телебез белән горурланырлык мөһим фактор.

1 нче алып баручы. Аһәңле һәм бай тел ул – татар теле. Моңлы, яңгырашлы тел. Аның турында күпме шигырьләр язылган, алар көйгә салынган. Әйдәгез, шуларның кайберләрен тыңлап үтик.

1 нче укучы (Энҗе Мөэминованың «Туган телем» шигырен сөйли).

Дөньяда иң-иң матур ил –

Ул минем туган илем.

Дөньяда иң-иң матур тел –

Ул минем туган телем.

«Балам!» – диеп, туган телдә

Эндәшә миңа әткәм.

«Әнием!» – дип, әнкәемә

Мин туган телдә әйтәм.

2 нче укучы.

Туган телемдә сөйләшеп,

Яшим мин туган илдә.

«Туган ил» дигән сүзне дә

Әйтәм мин туган телдә.

Иң изге хисләремне мин

Туган телдә аңлатам.

Шуңа күрә туган телне

Хөрмәтлим мин, яратам.

3 нче укучы (Хәкимҗан Халиковның «Былбыл сайратам» шигырен сөйли).

Сокланып туймыйм

Сайрар кошларга:

Кайларга китми

Алар кышларга!

Тик онытмыйлар

Туган илләрен,

Саклый һәммәсе

Туган телләрен.

Мин дә телемне

Бик тә яратам,

Туган телемдә

Былбыл сайратам.

2 нче алып баручы. Чыннан да, шагыйрьләребезнең матур-матур шигырьләрен ятлап, тыңлап куанабыз, рухланабыз. Туган тел… Һәркем өчен дә газиз сүз бу. Чөнки иң кадерле, бернәрсә белән дә алыштырылмый торган «әни», «әти», «әби», «бабай» сүзләрен башлап туган телдә әйтәбез. Арабызда ике телне кушып сөйләүчеләр дә юк түгел.

1 нче алып баручы. Әйе, әйе, үзебез дә сизмәстән ике телне кушып сөйлибез шул. Без аңлашабыз да, читтән тыңлап торганда бер дә матур күренеш түгел икән. Әйдәгез, үзебезгә читтән генә күз салыйк әле!

Укучылар (Бари Рәхмәтнең «Әби белән бабушка» шигырьне сәхнәләштерә.)

Ике карчык гөрләшәләр тышта,

Берсе – әби, берсе – бабушка,

Берсе – оек, берсе чулок тоткан,

Икеседә оста бик эшкә.

Дуслар да бик: пирог пешкән көнне

Әбине дә дәшә бабушка,

Бәлеш пешкән көнне бабушканы

Дәшми калмый әби бәлешкә.

Белгән сүзен русча, белмәгәнен

Үз телендә әби сукалый,

Ә бабушка, аңлаган күк аны,

Башын селки, күзен кыскалый.

Әби көлсә, ул да көлгән була,

Белмәсә дә нигә көлгәнен,

Күгәрчен күк гөрли-гөрли шулай

Уздыралар бергә көннәрен.

1 нче алып баручы. Татарстан – күпмилләтле Республика. Анда төрле милләт вәкилләре дус һәм тату яши. Гореф-гадәтләр саклана, милли бәйрәмнәр уртак уза. Һәр милләт вәкиленә олы хөрмәт белән карасак та, үз телеңне оныту гафу ителми.

2 нче алып баручы. Вил Казыйхановның  «И родной тел» шигыре. Әйдәгез, тыңлап карыйк, сез ни диярсез? (Ике бала сөйли.)

И родной тел, и красивый тел,

Мамам-папамның теле.

Мог я узнать күп нәрсәне

Син родной тел аркылы.

Бу языкта коляскада

Мамам сказку көйләгән.

А затем төннәр буенча

Бабуля рассказ сөйләгән.

А потом ни сәбәптәндер

Өйрәткәннәр рус язык.

Якобы тик шушы телдә

Алам духовный азык.

Почему же нас детсадта

Сиңа өйрәтмәделәр?

В школе когда обучали,

Синдә өйрәтмәделәр?

И родной тел, и красивый тел,

Мамам-папамның теле,

Только я их обвиняю

Өйрәтмәгәнгә сине.

И родной тел, аңлаталар,

Можно жить и без синсез,

Мама, папа и бабуля

Оставили меня телсез.

Укытучы. Бик кызганыч! Әмма тормышта шундый хәлләр дә булгалый. Ике баланың сөйләшүе сезгә ошыймы? (Берничә укучы үз фикерен әйтә.)

Укучылар. Мин алай сөйләшә алмас идем. Чөнки нәрсә сөйләгәннәрен үзем дә аңламадым.

Мин өйдә әти-әнием белән дә, дусларым белән дә бары тик туган телдә сөйләшәм. Татар телендә аңламаучы дусларым булганда алар телендә сөйләшергә тырышам.

– Шагыйрь читтән күзәтеп торган диярсең. Ана телен бозып сөйләшү – матур күренеш түгел, хәтта көлке.

1 нче алып баручы.

Туган оясыннан аерылган кош

Канатына мәңге ял тапмый.

Туган телен яратмаган кеше

Башкаларның телен яратмый.

2 нче алып баручы. Хәзер сүзне озак еллар татар теле укытучысы булып эшләгән Ногманова Алсу Илсур кызына бирәбез. Шәһәр мохитендә дә ул укучылар күңелендә татар теленә мәхәббәт уяткан. Шул ук вакытта үзенең ике баласы күңелендә дә ана теленә мәхәббәт тәрбияли алган. Инде хәзер оныклары да саф татар телендә аралаша.

Алсу Ногманова. Гаилә – һәр кешегә кирәкле җылы учак ул. Гаилә никадәр нык булса, аннан килгән җылылык та шул кадәр көчле була. Димәк, гаилә ул – иң олы таянычыбыз, иң ышанычлы сыеныр урыныбыз. Анда бер-берсен яраткан, бер-берсе турында кайгыртучанлык күрсәткән кешеләр яши. Әти-әни гаиләнең тоткасы булса, балалар – гаиләнең көзгесе. Безнең өйдә татарча сөйләшү гадәте. Татарча тапшырулар карыйбыз, татар җырын тыңлыйбыз.

1 нче алып баручы. Дуслар, без бүген Энҗе Мөэминова, Хәкимҗан Халиков, Бари Рәхмәт, Вил Казыйханов иҗатына мөрәҗәгать иттек. Бөек шагыйребез Габдулла Тукайны телгә алмасак, кичәбез тулы булмас иде. Аның исеме туган телебез белән янәшә йөри.

2 нче алып баручы. Тукай – өлкәннәрнең дә, балаларның да иң яраткан шагыйре. Аның шигырьләрен бабаларыбыз ятлаган, әти-әниләребез укып үскән. Хәзер без аларны өйрәнәбез. Алар җанны җылыта, күңелне яктырта, туган илгә, Туган телгә мәхәббәт тәрбияли.

1 нче алып баручы. Әйдәгез, дуслар, Габдулла Тукай иҗатын искә төшереп алыйк әле! Нинди шигырьләрен, әсәрләрен, җырларын беләсез? (Залдан җаваплар килә.)

2 нче алып баручы. Шагыйрь үзенең шигырьләре, әкиятләре аша безне туган телне, туган якны яратырга, аның табигатенең гүзәллеген күрергә, аңа хозурланырга, аны сакларга өнди. Шигырьләрендә тасвирланган табигать күренешләре аша күзәтүчәнлек тәрбияли, бай мәгълүмәт бирә. Кечкенәдән белем алырга, эш сөяргә, олыларга мәрхәмәтле, кечеләргә шәфкатьле булырга өйрәтә.

1 нче алып баручы. Тукай белем алырга тырышуның  кирәклеген һәм шул ук вакытта аның авыр хезмәт икәнен дә әйтә, хезмәт һәм белем аша тормышны дөрес аңларга чакыра. Габдуллага югары уку йортларында уку бәхете эләкмәгән, ләкин ул бик тырыш, зирәк шәкерт булган, кулына килеп эләккән һәр китапны йотлыгып укыган, үзлегеннән көнчыгыш һәм Европа әдәбияты белән танышкан, Җаектагы укытучысы Мотыйгулла Төхфәтуллин да аңа ныклы белем биргән.

Укытучы. Укучыларыбыз Тукай шигырьләрен яттан белә. (Укучылар Г.Тукайный «Бәхетле бала», «Кызыклы Шәкерт» һ.б. шигырьләрен яттан сөйләп күрсәтә.)

Укытучы. Әйе, Габдулла Тукайның әсәрләре туган илне, туган телне, халкыбызны яратырга, эш сөяргә, аң-белемгә омтылырга, табигатькә мәхәббәт аша кешелекле булырга, гадел һәм намуслы булырга чакыра. Ул күтәргән проблемалар бүген дә әһәмиятен югалтмый, игътибар үзәгендә тора. Бүген дә без Тукайның әсәрләрен яратып укыйбыз, аның бөеклеген таныйбыз. Тукай – халкыбызның теле дә, моңы да, рухы да, язмышы да. Ул – чын мәгънәсендә халыкның үз улы.  Инде бөек шагыйребезне бездән аерган XX гасыр да «узган гасыр» булып тарихка кереп калды. Әмма Габдулла Тукайның шәхесе һәм ул тудырган үлемсез әсәрләр һәрвакыт халык күңелендә, безнең гасырда калалар. Бу – шагыйрьнең рухи үлемсезлеге дигән сүз.

2 нче алып баручы.

Бөтен дөнья татарлары бергә

«Туган тел»не жырлый моңланып.

Тукай яши, Тукай ул мәңгегә

Йолдыз булып янар нурланып!

1 нче алып баручы.

Туган җирем – Идел буе,

Һәркемнең бар туган иле.

Туган җирем кебек назлы,

Җырдай моңлы татар теле.

(Укучылар катнашында Г.Тукайның «Бишек җыры» яңгырый.)

Укытучы. Бу урында «Бишек җыры» яңгырау юкка гына түгел. Кечкенәдән ана телендә бишек җырлары тыңлап үскән балалар үз телен онытмый. Үгет-киңәшләр дә бала күңеленә кечкенәдән салына. Менә шушы урында сүзне махсус кунагыбыз Сәйдә абыстай Аппаковага бирәсе килә. Ул милли-дини мирасыбызны, туган телебезне кайгыртып, нәсихәт-дәресләре, ялкынлы чыгышлары һәм вәгазьләре аша тәрбия орлыклары өләшә.

Сәйдә абыстай. Ана теле, гореф-гадәт, фән һәм дин тарихка нигез сала. Ә тарихыбызны үзгәртергә беребезнең дә хакы юк. Шуңа күрә дә киләчәкне алдан күреп яшәү мөһим.

Син яшәмә җирдә файдасыз бер

Түмгәк булып тигез урында.

Янып калсын гомрең маяк булып

Үзеңнән соң килгән буынга.

Муса Җәлилнең әлеге шигырь юлларын искә алуым да юкка гына түгел. Кем булып үсәбез без? Киләчәккә файдалы булып үсү өчен туган телебезгә, җиребезгә хөрмәт тә, тырышлык, әдәплелек тә кирәк.

…Балачак. Беркайчан да кабатланмас балачакиле – кеше гомерендәге серле, мавыктыргыч алан. Шул аланда – әниләрнең йөрәк җылысы белән сугарылган бишек җырлары моңы, беренче тапкыр әйтелгән әни, әти сүзләре, олы дөньяга атлап киткән тәүге адымнар. Әдипләребезнең балаларга язган әсәрләре туган халкыбызның тарихын, гореф-гадәтләрен, мәдәниятнен өйрәнергә булыша, туган җиребезгә, аның кешеләренә, әти-әниләребезгә, туганнарыбызга, дус-ишләребезгә мәхәббәт һәм хөрмәт хисләре тәрбияли. Кешелеклелек, намус, дуслык, тугрылык, әдәплелек, тырышлык, хезмәт сөючәнлек кебек төшенчәләр дә сабыйларга иң элек балалар әдәбиятыннан иңә. Китап белән дус булыгыз, әти-әниләрегезне, укытучыларыгызны тыңлагыз дип әйтәсем килә.  

2 нче алып баручы.

Тел ачылгач, үз телеңдә әйтә алсаң «Әни» дип,

Тел ачылгач, үз телеңдә әйтә алсаң «Әти» дип –

Күзләреңә яшьләр тыгылмас,

Туган телең әле бу булмас.

1 нче алып баручы.

Соң минутта үз телеңдә әйтә алсаң «Әни» дип,

Соң минутта үз телеңдә әйтә алсаң «Әти» дип –

Күзләреңә яшьләр тыгылыр,

Туган телең әнә шул булыр!

2 нче алып баручы.

Туган оясыннан аерылган кош

Канатына мәңге ял тапмый.

Туган телен яратмаган кеше

Башкаларның телен яратмый.

1 нче алып баручы.

Туган тел – иң татлы тел,

Туган тел – иң тәмле тел.

Тәмле дип, телең йотма –

Туган телне онытма!

2 нче алып баручы. Кадерле дуслар, Әлеге кичә тормышыбызның бер кисәге генә. Һәр көнебез әнә шулай файдалы, матур, үзенчәлекле үтсен иде. Туган телебездә елмаеп сәлам бирик, авыз тутырып хәл сорашыйк. Без бит – Тукай, Такташ, Туфан оныклары! (Кичә Габдулла Тукай сүзләренә җырлана торган «Туган тел» белән тәмамлана.)