Туган телебезне саклыйк: Тел – мәдәният көзгесе

№ 145

(Полилингваль сыйныфтан тыш чара эшкәртмәсе)

Альбина МӨХӘММӘТШИНА,

Казан шәһәре 360 нчы прогимназиясенең башлангыч сыйныф укытучысы

Ирина БАЛАХЧЁВА,

Казан шәһәре 360 нчы прогимназиясенең инглиз теел  укытучысы

Федераль дәүләт белем бирү стандартын гамәлгә ашыру шартларында балалар бакчасы һәм башлангыч мәктәп эшчәнлеге барышында дәвамчанлык

Преемственность детского сада и начальной школы в условиях реализации ФГОС

Фәнни-техник прогресс, җәмгыять тормышы, дөньяның туктаусыз үзгәреп торуы белем бирү системасының үсешенә, үзгәрешенә зур йогынты ясый. Бүгенге көндә белемле, актив, конкурентлы, ирекле аралашучан шәхесләр кирәк. Мәктәпләрдә хәзерге буын укучылары үзләренең максатларын алдан куя белүләре, күзаллаулары киң һәм тирән, үз фикерләрен ачык исбатлый белүләре белән аерылып торалар. Матбугат, интернет чаралары уз эшләрен актив алып барулары киләчәк шәхесләр формалашуына зур йогынты ясый.

Коммуникатив шәхес үстерү – бу хәзерге көн таләп итә торган күренеш. Федераль дәүләт стандартларын кулга алсак, монда 4 эшчәнлеккә өстенлек бирелә: шәхси, регулятив, танып-белү һәм коммуникатив. “Коммуникатив эшчәнлек хезмәттәшлекне оештыруга һәм гамәлгә ашыруга юнәтелгән. Ул партнерны тыңлый һәм төгәл кабул итә һәм тапшыра, үзеңнең эш-хәрәкәтеңне партнер эш-хәрәкәте белән чагыштыра белүне үз эченә ала”.

Болар барысы да укучыларның мәктәптә дәресләрнең кызыклы, мавыктыргыч, бу белемнең кайчан, ничек кулланырга мөмкин булуын ачык аңлауны  сорый…

Туган һәм чит телләр укытуның төп проблемасы – балада тел өйрәтүгә карата кызыксыну уяту, мотив булдыру. Рус һәм татар телләренең бер-берсе белән янәшә атлавы, бергә янәшә куевы, ата-аналарның туган тел фәненең сайлый алу мөмкинлеге тудырылуы, шул ук вакытта чит телләренең дә кирәклеген күзаллау полилингваль белем бирүне таләп итә.

Боларны барысын игътибарга алып, Татарстанда 2022 нче елга кадәр 6 полилингваль белем бирә ала торган балалар бакчалары һәм мәктәпләр ачылуга  дәүләт тарафыннан зур эш алып барылачак дигән нәтиҗә ясалды.

Казанның Яңа Савин районы 360 нчы прогимназиясенә күз салсак: кече яшьтән алып башлангыч сыйныф баскычында укучы балалар белән  рус, татар һәм инглиз телләрен өйрәнү  дәвамчанлык белән укытылу эше күптән бара. Сезнең игътибарыгызга полилингваль сыйныфтан тыш чара эшкәртмәсе тәгъдим итәбез.

Халыкара балалар форумы:

“Туган телебезне саклыйк: Тел – мәдәният көзгесе”

Планлаштырылган нәтиҗәләр:

Метапредмет:

сөйләм телен һәм информацион коммуникатив технологияләрне коммуникатив һәм танып – белүгә карата булган мәсьәләләрне чишү өчен актив куллану.

Регулятив универсаль уку гамәлләре:

укытучының күрсәтмәләрен аңау; анализлый  белү; уку эшчәнлеген оештыра белү; сөйләм эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала белү.

Танып белү универсаль уку гамәлләре:

-уку максатын мөстәкыйль билгеләү; тиешле мәгълүматны табу, билгеләү; сөйләм берәмлекләрен логик эзлеклелеккә салу; объектларны чагыштыру, классификацияләү өчен уртак билгеләрне  билгеләү, чагыштырып  нәтиҗә ясый белү күнекмәләрен формалаштыру.

Коммуникатив универсаль уку гамәлләре:

— фикерне төгәл итеп җиткерү; әңгәмәдәшең белән аралашу калыбын төзү; мәгълүматны туплау өчен күмәк эш башкару.

Предмет- шәхескә кагылышлы — балаларда белемгә омтылыш тәрбияләү.

Җиһазлау: мультимедиа проекторы, экран, презентация, Казан фоторәсемнәре, дәүләт әләмнәре, костюмнар.

Сыйныфтан тыш чараның алып барышы:

Рус телендә алып баручы:

Здравствуйте уважаемые гости! Мы рады приветствовать вас на международном детском форуме «Сохраним родной язык: Язык – зеркало культуры». На нашей секции присутствуют представители трёх народов: русской, татарской и английской национальностей. Встречайте, делегация из России …

Рус делегациясе…

Татарстан делегациясе…

Англия делегациясе…

Рус телендә алып баручы:  Что такое язык для народа? Народ выражает себя всего полнее и вернее в языке своем. Народ и язык, один без другого представлен быть не может. Язык народа — лучший, никогда не увядающий цвет всей его жизни писал К.Д. Ушинский. Вот что о языке народа говорят представители разных национальностей.

Укучы : Я люблю свой родной язык!

Он понятен для всех,

Он певуч, он как русский народ многолик,

Как держава наша, могуч,

Он язык луны и планет, наших спутников и ракет,

На совете за круглым столом разговаривайте на нём

Недвусмысленный и прямой, он подобен правде самой.

 Татар телендә рус укучысы:

Туган җирең Идел буе,

Һәр телнең бар туган иле.

Туган җирең кебек назлы,

Җырдай моңлы татар теле.

Кабатланмас үткәннәрең –

Гасырларның яман чире.

Кабатлар сине гасырлар,

Татар теле, дуслык теле.

Инглиз телендә укучы сөйли: English is a language of international intercourse, the language of technology, programming, contracts and negotiations, the language of radio, television and internet.

Рус телендә алып баручы укчы: Всё богатство народа отражается языком. Все народы боятся потерять язык — свою душу, зеркало культуры. Как полюбить, сказать слова любви, познакомиться с Шурале, водяным, Василисой Прекрасной, Ильёй Муромцем, Гари Потером, Питер Пенном, не зная своего родного языка. Первое знакомство ребёнка с языком начинается с семьи. Каждый ребёнок слышит колыбельную песню, которую поёт ему мама в детстве. У каждого народа есть своя колыбельная. Мама даёт почувствовать язык, его мелодичность. (звучат колыбельные песни, исполняемые дошкольниками)

Рус телендә алып баручы укучы:  Подрос ребёнок, сам начинает усваивать свой родной язык в семье. Семья — это место где вас любят таким, какой вы есть, где вам рады. Это место вашего рождения и становления. Именно в семье складываются ваши представления о добре и зле, о порядочности, о духовных и материальных ценностях. С близкими людьми вы переживаете чувство любви и дружбы.

Рус телендә алып баручы укучы:  В каждой семье есть свои интересы: кто-то любит спорт, кто-то имеет династию врачей, учителей, кто — то собирает коллекции (рассказы о семьях).

Укучылар фоторәсемнәр күрсәтеп үз гаилә гадәтләре белән  рус телендә таныштыралар.

Инглиз телендә укучы: My family is not very big, just typical family: Granny, Grandpa, Mummy and I. My Mummy is a … She is the best in the world. She is clever. She likes reading a lot but she has no time for such hobby. Mummy has a large library. Some of her books are very rare and cost much money. She enjoys collecting books. As for me, I like reading too. It’s my hobby. This is my favourite book (book).

Инглиз телендә укучы: Т have my favourite hobby, too. It is drawing. I started drawing when I was about nine years old. I mostly draw cartoons characters, but sometimes I make up my own characters, like Spiderman. Another hobby of mine is using the Internet. I like it, because it has a lot of stuff on it. I design web pages for all sorts (pictures).

Татар телендә рус укучысы:  Минем исемем… .Мин Казан шәһәренең 360 нчы прогимназиясендә 3 нче сыйныфта укыйм.

Минем гаиләдә 4 кеше: әти, әни, энем һәм мин. Минем әтиемнең исеме -… , әниемнең исеме — … . Энемнең исеме — … . Аңа … яшь. Ул безнең прогимназиянең .. нче төркеменә йөри.

Бар минем дускаем,

Иң якын сердәшем,

Һәр җирдә, һәр эштә

Киңәшчем, иптәшем.

Иң якын дускаем,  киңәшчем ул – минем әнием. Без аның белән гел бергә. Мин аңа ышанам һәм аны хөрмәт итәм. Шундый әнием булуына мин бик шат. Без аның белән бергәләшеп җырларга яратабыз. Сезгә дә бергә җырлап күрсәтмәкче булабыз.

Татар телендә  “Җырлыйм әни турында .” Фәтхерахман Әхмәдиев көе, Гөлшат Зәйнәшева  иҗат иткән җыр яңгырый.

Рус делегациясеннән  “Добрая милая мама”  (А. Бабкина сүзләре
К. Костина музкасы ) җыры башкарыла.

Рус телендә алып баручы укучы: Каждая семья имеет свои корни, свою родословную, свои традиции. Обычаи наших бабушек и дедушек передаются нашим родителям затем детям. Каждая семья уникальна. Особенность англичан: быть вежливыми, гостеприимными, воспитанными. Они любят приветствовать даже не знакомых им людей. К семейным праздникам принято готовится заранее, всем вместе, дарить подарки всем родственникам. В Рождество они кладут подарки под ёлку или в чулочек, который висит на кровати или на ёлке.

Инглиз теледә укучы: Well, we are from England. I am very glad to be here. Yes, my family likes to celebrating Halloween, Christmas, Easter day a lot. We have a lot of customs. I’m fond of getting presents very much, but I like to give them, too. Welcome to London to celebrate New Year or Christmas (song «Come to the party»), (Multimedia «London»).

Татар телендә алып баручы: Сабантуй русчага сабан бәйрәме дип тәрҗемә ителә. Ул һәр авылда, шәһәр, район үзәгендә кыр эшләре тәмамлангач уздырыла.

Сабан туе – бөтен халык бәйрәме. Анда милли көрәш, капчык киеп йөгерү, ат чабышлары, җыр-бию, төрле уеннар була. Бәйрәмгә хәзерлек алдан ук башлана: яшьләр Сабантуйга бүләк җыялар. Һәркем яңа кием, сый-күчтәнәч әзерли. Уеннар узасы мәйдан бизәлә.

Сабан туеның игътибар үзәге – милли көрәш. Аны малайлар башлый, егетләр, ирләр дәвам итә. Җиңүче Сабантуй батыры дип игълан ителә. Аҗа иң зур бүләк – тәкә һәм башка кыйммәтле әйберләр бирәләр.

«Сабантуй» ны тасвирлый торган бию.

Рус делегациясе Май кисү бәйрәмен тасвирлаучы бию башкара.  Такмаклар җырлыйлар.

Рус телендә алып баручы: Как интересно было узнать о жизни каждого народа, который представляют наши члены делегаций. Хотя говорят они на разных языках, а любовь к родине, семье. Языку у них одна. Богатство любого языка всегда Отражается в поэзии. Кто не знает таких поэтов и писателей как Пушкин , Лермонтов, Шекспир, Байрон, Джалиль, Роберт Абдулла Алиш. Члены наших делегаций знают стихи этих поэтов. (звучат стихи на трёх языках)

Рус телендә алып баручы:Как созвучны эти слова: әни, мама, mother. He важно, к какой национальности мы принадлежим, важно, что каждый любит свой родной язык. Учите английский язык — язык международного общения, язык техники, культуры.- Learn English language — It’s the language of international intercourse, language of modern culture and technology.

Рус телендә алып баручы:  Говорите на татарском языке. Это язык нашей родины. Татарстан стал известен во всём мире своими достижениями ( песня на тат.яз.).

“Мин яратам сине Татасртан” (Роберт Рәкыйпов сүзләре, Роберт Андреев көе)

Рус телендә алып баручы: Учите русский язык — язык международного общения. Богатства русского языка неисчерпаемы.

Рус телендә алып баручы: Дорожите родным, милым словом

Многоликим — большим языком!

Нашей жизни ОН!

Первооснова — всем народам планеты знаком!

Рус телендә алып баручы:Какими родными не были бы языки, народы могут вместе творить добро, дружить. Для всех нас представители наших делегаций приготовили сувениры, традиционную выпечку. А сейчас, вставайте все в круг (общий хоровод).