Туган телебезне кадерли белик!

№ 145

Анита СИБГАТУЛЛИНА,

Казандагы 230 нчы балалар бакчасының I квалификация категорияле тәрбиячесе

Туган телем! Җанга нинди якын һәм газиз син! Синдәй күңелгә ятышлы һәм сөекле тагын ни бар икән дөньяда? Туган телем, туган илем, туган гаиләм – бу сүзләрнең барысы да бер мәгънәгә ия. Кайда тусаң – шунда синең язмыш юлларың, шунда синең телең, шунда синең яшәешең. Дөньяга аваз салу белән газиз әниең: «Балам», – дип, яратып сиңа беренче тапкыр ана телендә эндәшә. Баланың теле дә ана телендә ачыла. Чөнки буыннан-буынга ата-бабадан килгән гадәти мирас бу. Әйе, күп телләрне белү – ул зур байлык. Ләкин чип-чиста һәм дөрес итеп иң элек үз телеңдә сөйләшә һәм аралаша алу зур белемгә ия. Үз телеңдә генә син теләгән уй-фикерләреңне, кичереш-тойгыларыңны башкаларга аңлата аласын. Һәр милләт кешесенең үз туган теле бар. Һәр халык үз теле белән горурлана, аны онытмаска, аралаша белергә тырыша, туган баласына өйрәтә. Нинди зур горурлык бит ул туган телеңне белү!

Соңгы елларда кайбер яшь әти-әниләр үз туган телләрен онытып бара. Татар телендә аз сөйләшәләр, балаларына да татар телен онытырга юл куялар. Бик аяныч хәл. Әгәр әти-әни баласына туган телен өйрәтмәсә, күңеленә сеңдермәсә, җәмгыятьтә һәм кешеләр арасында моннан да зур гөнаһ юктыр ул. Сорау туа: телеңне белмисең икән – син үзеңне кайсы милләт кешесенә кертерсең соң?

Без, педагоглар, балаларга туган телне өйрәтүдә иң элек әти-әниләр ярдәменә мохтаҗ. Чөнки гаиләдә бу мәсьәләгә игътибар бирелмәсә, өлкәннәр балалары белән туган телдә аралашмаса, бала үз телен тиз онытачак. Белгәнебезчә, бала тирәлегендә көне буена башка телдә аралашу барса, ул шул телне өйрәнә. Шуның өчен дә без – өлкәннәр, педагоглар балаларга үз телләрен онытмаска, ә бәлки аны яхшылап өйрәнергә ярдәм итәргә бурычлы. Моның өчен бөтен уңайлыкларыбыз да бар. Хәзерге вакытта балаларыбыз өчен татар телендә бик күп кызыклы әдәбият бастырыла, телевизордан күңелле мультфильмнар, тапшырулар алып барыла. Үз чиратыбызда без, педагоглар, балалар бакчасында балаларга төрле уеннар, җырлар, такмак, әйтем, биюләр өйрәтәбез. Бакчабызның татар теленә өйрәтү буенча педагогы Җүәһирә Миңгали кызы Фатыйхова татар теле эшчәнлеген балаларга аңлаешлы һәм кызыклы итеп алып бара. Ул балаларга ана теленә өйрәнүнең серләрен өйрәтә, туган телгә мәхәббәт тәрбияли. Балаларыбыз мәктәпкә татар теленә өйрәнеп барса, бу – зур уңышларга ирешү дигән сүз. Балаларыбызны укырга кабул иткән мәктәп укытучылары да безгә рәхмәт кенә әйтерләр иде.

Хөрмәтле ата-аналар, балаларыбызда туган телгә мәхәббәт, аны ярату, өйрәнү, киләчәк буынга тапшыру теләге булдырыйк. Телебезне саклап калу кебек олуг эшкә көчебезне кызганмыйк.