Туган телебезгә сабый чактан мәхәббәт тәрбиялибез

  № 190

Вера ИЗМАЙЛОВА,

Теләче районы Үзәк балалар бакчасының I квалификация категорияле тәрбиячесе

Республикабыздагы күпмилләтле халыкларның бердәмлеге мәсьәләсенә зур игътибар бирелеп, 2021 ел Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы дип игълан ителде. Бу – юкка түгел. Чөнки яшәешебезнең иминлеге бар милләт вәкилләренең дус һәм килешеп яшәвеннән тора.

Телебезне саклау, югалтмау, төрле милләтләр арасында элемтәләр урнаштыру максатыннан безнең Үзәк балалар бакчасында да төрле чаралар уздырыла.

Ел башында ук безнең балалар бакчасында Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына старт бирелде һәм бурычлар куелды.

Бүгенге көндә иң актуаль проблемаларның берсе булып торган милли мәгариф системасын саклап калуны, киләчәк буынны ана телендә тәрбияләүне, мәктәпкәчә яшьтәге балаларга милли тәрбия бирүне изге максатыбыз дип саныйбыз.

Хәзерге көндә милли балалар бакчаларында телне өйрәтү өчен, төрле программалар һәм дәреслекләр бастырылды; методик кулланмалар һәм дидактик әсбаплар төзелде. Без, тәрбиячеләр, алардан нәтиҗәле файдаланып, бер үк вакытта традицион булмаган методлар ярдәмендә дә эш алып барабыз: театральләштерү, төрле театр геройларын кулланып, эшчәнлегебезне тагын да җанландырып җибәрдек, балаларның кызыксынуларын арттыру юлларын эзлибез.

Безнең Үзәк балалар бакчасына төрле милләт балалары йөри: барысы – 41 бала, алар арасында 28 е – татар, 5 е – рус, 7се – таҗик, берсе – урмурт милләтеннән.

Безнең төркемдә балаларны милли-төбәк компонентлары белән таныштыру өчен уңай шартлар тудырылган. Төркемдә милли почмагыбыз бар: анда балалар туган төбәгебезне тулырак күзалласын өчен төрле папкалар, күрсәтмә әсбаплар әзерләдек. Мәсәлән, Татарстан һәм Россия дәүләт символлары, башкаладагы истәлекле урыннарның фотографияләре, Татарстан Республикасындагы шәһәрләр, ул шәһәрләрдә нәрсә җитештерелүе турында мәгълүмат бирелә. Шулай ук үзебезнең төбәктә яшәүче халыкларның киемнәре, декоратив-гамәли сәнгать үрнәкләре сурәтләнгән альбомнар, татар халык әкиятләре, уеннары, балалар матур әдәбияты, аудио- һәм видеоязмалар, татарча мультфильмнар бар. Татар халкының милли бизәкләре белән таныштыруга бик күп төрле уеннар ясалды: “Түбәтәй бизәү”, ”Парын тап” (домино), “Кием бизәү”, “Эзләп тап һәм әйтеп бир” уеннары.  Балалар татар милли орнаментлары альбомы ярдәмендә бик матур композицияләр төзиләр. Рәсем кисеп ябыштыру аларның иҗади сәләтләрен үстерә. Төрле чаралар ярдәмендә халкыбызның гасырлар буена тупланган мирасын, күңел бизәкләренең матурлыгын балаларга җиткерергә, аларда милли мәдәнияткә карата мәхәббәт тәрбияләргә тырышабыз, үзебезнең төбәктә яшәгән халыкларның милли йолалары, бәйрәмнәре, аларның тарихы белән таныштырабыз.

Башка милләт вәкиленә карата хөрмәт, бердәмлек, дуслык хисләре тәрбияләү – безнең иң зур бурычларыбызның берсе. Баласында милләтенә карата уңай мөнәсәбәт тудырган, толерантлык сыйфаты булдыру өстендә эшләгән гаиләдә генә игелекле, җәмгыяткә файдалы,киләчәктә үз юлын таба алдырдай шәхес тәрбияләп була, минемчә.